string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7606.html"
12.12.2013 15:45
Әлхәмдүлилләһ, без - мөселманнар. Аллаһыга шөкер, без – Ислам динендә, без Аллаһыга гына гыйбадәт кылып яшибез. Без сайлаган юлыбызны дөрес һәм хак дип белеп сайлап алганбыз.Үзебезнең юлыбызның хак икәнен белеп аны башкаларга да таныштырабыз. Чөнки, без үзебезгә дөнья һәм Ахирәт изгелеген теләгәнлектән башкаларга да шуны телибез. Без башка диндәге һәм башка милләттәге кешеләргә газиз динебез турында сөйли башлаганда сүзебезне: “Ислам дине – тынычлык дине, Ислам – тынычлыкка өнди”, дип башлыйбыз. Әйе, ул дөрестән дә нәкъ шулай. Ислам дине ул хак, дөрес һәм тынычлыкка-иминлеккә чакыра торган дин. 
 
Ләкин, ни кызганыч, кайберәүләр аны башкача аңлыйлар, янәсе, бу сүзләр дөрес түгел: “Ислам ул тынычлыкка 
 
өндәми, ул халыкны мәҗбүр итә, аларга мәшәкать тудыра. Кайберәүләр ислам динен тотучы мөселманнардан 
 
куркалар. Мөселманнар – экстремистлар һәм террористлар”, дип әйтүчеләр дә бар. Шулай дип әйтүчеләрне дә аңларга 
 
була. Ни өчен дисәгез, хәзерге вакытта сугыш барган Сириягә һәм тыныч булмаган атмосфера тудырылган Ирак 
 
һәм Әфганстанда барган хәлләргә карап һәм дә Татарстанда һәм Рәсәйдә террористларның гамәлләренә карап Исламга 
 
карата хаталы бәя бирәләр. Алар маңгай күзләре белән күргәннәреннән чыгып бәя бирәләр. Ә без, мөселманнар, 
 
авызыбызга су капкан шикелле хак сүзне әйтә алмыйча гаҗиз булып калабыз. Безгә бик тә кыен, җаныбыз әрни. 
 
Без үзебез хак булсак та, хак икәнебезне әйтә алмыйбыз. Әйтсәк, алар бездән көләләр генә.
 
Мөхтәрәм җәмәгать! Без – мөселманнар. Без сүздә генә “Ислам дине – тынычлык дине” дип сөйләп калмыйча, аны 
 
гамәлдә исбат итик. Әгәр дә без: “Ислам дине тынычлыкка чакыра” дип сөйләп йөрсәк, ә кайберәүләр киресен эшләсәләр 
 
мөселманнар белән башка дин вәкилләре арасындагы мөнәсәбәт кискенләшер, һәм безгә яшәү авыр булыр.
 
Мөселманнар яхшылыкка өндәп, үзләре дә үрнәк булырга тиеш булсалар да, барысы да теләгәнчә булып 
 
бетә алмыйдыр, күрәсең. Мөселманнар арасында да караклар, кеше рәнҗетүчеләр, гайбәт сатучылар, ялган 
 
сөйләүчеләр һәм кеше үтерүчеләр юк түгел. Кайберәүләр метрода, автобуста яки аэропортта үзләренә шартлаткычлар 
 
бәйләп үзләрен дә тирә-юньдәге кешеләрне дә шартлатып үтерәләр. Мондый коточкыч вакыйгалар турында мөселман 
 
иле Ирактан да, Пакистаннан да еш ишетергә туры килә. Боларны хаман саен телевизордан күрсәтеп торалар. 
 
Нәтиҗәдә, гаепсез кешеләр үлә, алар арасында мөселманнар да бар. Бу нәрсә? Ислам дине шулай эшләргә кушамы? 
 
Гаепсез кешеләрне үтергән өчен Җәннәт буламы? Хакыйки, чын мөселман андый булмас. Чөнки, бер 
 
гаепсез кешене үтерүче (бер генә кешене үтерсә дә) бөтен кешелекне үтерүчегә тиң була дип өйрәтә Ислам дине. 
 
Ислам дине хаксызга кеше үтерү түгел, хәтта ки кешене рәнҗетмәскә куша. Шулай булгач, үзенә һәм башкаларга 
 
золым итүче мөселман була аламы? Мисал өчен, кеше электростанциягә зыян салды ди 
 
(шартлаткыч куеп яисә башкача). Ул күпме кешеләргә зарар китерә. Хастаханәләр, азык-төлек промышленносте, 
 
предприятие, оешмаларда эш туктала, халык эшсез кала; авыруларга ярдәм күрсәтү тукталырга мөмкин (күпчелек 
 
операцияләрне техникасыз эшләп булмый); өйдәге техника: суыткыч, телевизор, компьютер, телефон һәм башка электр 
 
белән бәйле булган техникалар эшләми башлый. Өченчедән, метро, трамвай-троллейбус, автобус һәм 
 
башка транспортлар туктап кала.
 
Дүртенчедән, туалетлар тыгыла, краннардан су килми, аш-су хәзерләү өчен өйдә дә, гомуми туклану урыннарында 
 
(җәмәгать туклануында) да мөмкинлекләр бетә. Гомумән алганда, дөрес яшәеш туктап калгандай була.
 
Әй, мөселманнар! Ислам дине шулай эшләргә кушамы? Аллаһы Тәгалә безгә Коръәндә шуны әмер иткәнме? 
 
Ислам дине үзеңә дә, кешегә дә зарар итәргә кушмый. Ислам дине тынычлыкка һәм бер-береңә ярдәм итәргә, 
 
изгелек кылырга өнди. Тыныч илдә яшәве рәхәт, күңелле. Мөхтәрәм җәмәгать, бер-беребезне тынычлыкка 
 
өндик, тыныч-имин яшәү өчен бер-беребезне яхшы, хәерле-файдалы вәгазьләр белән нәсихәтлик! Тынычлык
 
өчен тырышканлыгыбызны сүздә генә түгел, гамәлдә дә күрсәтик! Моның өчен безгә иң элек начар уй-фикере 
 
булган, ягъни экстремизм һәм терроризм уе белән агуланган кешене белү кирәк. Икенчедән, алардагы начар 
 
фикерләрне бетерү өчен аңлату эшләре алып барырга, ягъни терроризмның афәт-бәлаләрен ул кешегә сөйләп аңлатырга
 
кирәк. Өченчедән, аңа Исламның тынычлыкка чакыруын һәм Ислам диненең тынычлык дине икәнен аңлатырга 
 
кирәк. Шушы яхшы эшләрне кылсак максатыбызга ирешербез, иншәәАллаһ. 
 
Әгәр дә без – мөселманнар: “Бу эш миңа кагылмый”, дисәк ялгышабыз. 
 
Аллаһ Тәгалә безгә Үзе тынычлыкка өндәргә кушкан.
 
Имам Идрис хәзрәт Галәветдин