string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7607.html"
12.12.2013 09:16

Шушы көннәрдә Балык Бистәсенең үзәк мәчетендә имамнар җыелышы үтте. Җыелышта Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район имам-мөхтәсибе Сәүдәхан Гайнетдинов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Җиһаншин, хакимият вәкилләре һәм башкалар катнашты. Рөстәм хәзрәт мөфти исеменнән дин әһелләренә шәһадәтнамәләр тапшырды. Сәүдәхан хәзрәт алдагы 4 елга имам-мөхтәсиблек вазыйфасына расланды.

         Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН әлеге язмасында шушы эшлекле сәфәреннән алган тәэсирләре белән уртаклаша, имамнар алдында торган бурычларга туктала.

        Балык Бистәсе районыннан, әлхәмдүлилләһ, бик рухланып кайттык. Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов үзенең ярдәмчеләре итеп яшьләрне үстерә белә. Имам-мөхтәсиб буларак, аның үзенә дә, бөтен имамнарына да шәһадәтнамәләр тапшырылды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан да, шәхсән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан да, һәрбер мөхтәсиб янында ярдәмчеләр үстерсен, дигән теләк белдерелгән иде. Әйтик, аларның берсе социаль якны карый, икенчесе яшьләр белән мөнәсәбәтләр урнаштыра, өченчесе уку-укыту бүлеген алып бара. Имам-мөхтәсиб ул – җитәкче һәм ахыргы сүз, әлбәттә, аныкы. Яшьме ул, картмы – аның янында ярдәмчеләре булырга тиеш. Балык Бистәсендә, Аллага шөкер, аерым бер имам бөтен документ эшләрен алып бара. Сәүдәхан хәзрәт аны, бу – минем урынбасарым, ди. Икенче имам яшьләр эшләрен алып бара. Кеше бит авырып та китәргә мөмкин, аларның теләсә кайсы мөхтәсиб урынына басып эшли ала. Ә кайбер җирләрдә башка хәлләр дә күзәтелә бит. Мөхтәсиб урындыкка утыргач, як-ягына карый, әһә, миңа көндәш үсә башлаган икән, дип яшь имамга төрле келәймә тагып куя да, тегене “ашап” бетерәләр. Юкса яшь, укымышлы, тырыш егет бит инде, тегесен оештыра, монысын барлый. Нишләтәсең, көнчелек... Мөхтәсиб шуны аңламый: бөтен эшкә берүзенең барыбер вакыты да, физик мөмкинлеге дә җитмәячәк бит инде аның. Аннары инновацион технологияләр, интернет заманында яшибез, аларны да яшьләр өлкәннәргә караганда тизрәк үзләштерә. Әгәр дә эшләтмәсәк, энергияләрен кирәкмәгән җирләргә сарыф итә башларга мөмкин бит.

        Мөхтәсибләрнең күбесе, Аллага шөкер, моны аңлыйлар, яшьләргә эшләргә ирек бирәләр. Берәр ярдәмчесе яшьләрне туплап, алар белән эш алып бара, йә шунда яшел җомга оештырып, бергәләп агачлар утырталар. Әти-әниләр көне икән – әти-әниләрне җыеп, аш үткәрәләр. Улым әллә нинди сектага эләкмәгән, мәчеткә йөри, хәзрәт кул астында эшли икән бит, дип алар да шатланып китә. Менә шушы эшне җәелдерергә кирәк безгә. Әлбәттә, зур, көчле булган районнарда – Чаллыда, Түбән Камада, Балык Бистәсендә бу эш яхшы бара.

        Шәһадәтнамәләрнең бирелү-бирелмәве дә менә бу эшләрнең ничек оештырылуының бер күрсәткече инде. Эш шунда ки, имам-хатыйб һәм имам шәһадәтнамәләре документлары регистрация узган, документлары тәртиптә булган мөхтәсибәтләргә генә бирелә. Имамнарга бирмичә, мөхтәсибләргә генә шәһадәтнамә бирелгән районнар да бар. Бу нилектән шулай килеп чыга соң? Чөнки әлеге мөхтәсибнең документ эшләрен алып барырлык ярдәмчесе юк. Шуның аркасында авыл имамнары зыян күрә. Ягъни мөхтәсибнең эшен дөрес оештырмавы аркасында без аларга шәһадәтнамә бирә алмыйбыз. Җыелышларда күрәм инде – кайбер авыл имамнарының гарьлектән күзләреннән яшьләр чыга. Мөфти хәзрәтнең иң беренче вәкиле – мөхтәсиб. Ул дәрәҗә дә, шул ук вакытта җаваплылык та дигән сүз. Син Алла каршында да, мөфти каршында бөтен имамнарың өчен җавап бирүче. Корольне яраннары тота, диләр бит әле. Ярдәмчеләр үстермәгән  мөхтәсибләрнең бүген үзләренә бик авыр. Кызганыч ки, алты районда бары тик мөхтәсибләргә генә шәһадәтнамә бирелде. Ә шәһадәтнамәсез калган имамнарның хәзер юридик яктан вәкаләтләре юк.

        Аллага шөкер, хәзер безнең хөкүмәт белән мөнәсәбәтләр яхшы. Районнарга баргач, хөкүмәт вәкилләреннән дә, сездә бит юристлар бар, булышыгыз инде мөхтәсибегезгә, дип сорыйм. Районда район хакимите башлыгы хуҗа, ә мөхтәсиб аның ислам дине буенча ярдәмчесе. Район хакимияте башлыгы шуны аңлап эш итсә, кирәк чакта мөхтәсибкә ярдәм итсә (әйтик, шул ук теркәлү мәсьәләсендә), бик уңай булыр иде.

        Элек татар халкы мәхәллә системасы белән яшәгән. Үзем шушы темага кандидатлык диссертациясе язып утырам. Революциягә хәтле имамнарыбыз бер-берсе белән аралашып, бер-берсенә кунакка йөрешеп, тәҗрибә алмашып яшәгәннәр. Менә без дә, Диния нәзарәтендә утырып сөйләшеп, бер карарга килдек әле. Ниятебез – бөтен районнардан мөхтәсибләр урынбасарларын, юнәлешләре буенча аерым-аерым җыеп, конференцияләр үткәрү, уңай тәҗрибәле районнарга алып барып күрсәтү, өйрәтү. Бер кварталда, әйтик,  Бөгелмәдә җыелсыннар алар, икенчесендә Чаллыда, Казанда, менә шулай гөрләп торсын ул. Әлхәмдүлилләһ, Аксакаллар шурабыз даими рәвештә үзара аралашып яши бит. Шулар үрнәгендә яшь имамнарны, мөхтәсибләрне дә аралаштырасы иде. Әйе, устав нигезендә болай да елына ике тапкыр пленум уздырабыз, әмма бу рәсми чара. Мин хәзер рәсми булмаган очрашулар турында әйтәм.

        Мөфти хәзрәтебез, башка кайбер хәзрәтләребез кебек үк мин дә имам вазыйфаларын эчтән беләм. Кая барсак та, иң беренче күтәрелгән мәсьәлә ул – газ мәсьәләсе. Без юридик зат буларак теркәлгәч, газ өчен түләү дә ике мәртәбә кыйммәтрәк. Язын торбаларны кисеп китәләр, көзен ялгыйлар – аның өчен дә акча кирәк. Менә, әлхәмдүлилләһ, мөфти хәзрәт бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләште. Президент тарафыннан Мәскәүгә Төбәкләр үсеше министрлыгына хат китте. Бүгенге көндә мәчет-чиркәүләрнең газ өчен түләвен физик затларныкы дәрәҗәсенә калдыру буенча РФ Премьер-министры Д.Медведевтан җавап көтәбез. Газга түләү өчен авыл мәчетендә ай саен 6 мең сумны берничек тә җыеп булмый. Хәзерге вакытта имам булып торган бабай аны пенсия акчасыннан чыгара, яшь имамнар шабашкада эшләп түли, Аллаһ разый булсын.

Икенче мәсьәлә – мәчет каршындагы курсларда белем алучыларга дәреслекләр җитми. Бала рәхәтләнеп тотып укырлык, төсле, сыйфатлы, заманча китаплар кирәк безгә. Бу хакта мөфти хәзрәтләребезгә мәгълүм. Шундый дәреслекләр чыгару буенча “Хузур” нәшрият йортына инде әмер бирелде. Укыту бүлеге төзегән исемлекне бүгенге көндә Голәмаләр шурасы карый. Бу урында бер күркәм башлангыч турында әйтәсем килә: мөфти хәзрәт һәрбер мәчеттә бәләкәй генә булса да китапханәләр булдыру буенча тырыша. Шәһадәтнамәләр белән бергә Коръән тапшыруыбыз да шул нияттән. Аның янына башкалары өстәлер, Аллаһ теләсә.

Бездән еш кына: “Авылларны укымышлы имамнар белән тәэмин итү буенча ниләр эшләнә?” – дип сорыйлар. Менә Алланың рәхмәте белән яшь имамнарга грантлар бирә башладык. Әгәр дә ислам уку йортын тәмамлаган яшь кеше авылга укытучы, имам, яисә мөәзин булып кайтырга ниятли икән, белемен тикшереп, имтихан алып, аңа грант бирәбез. Өйләнәме ул бу акчага, өй җиһазы аламы – аның эше. Ул кимендә бер ел шунда эшләргә тиеш. Быел да йөзгә якын кеше грант алып, авылда эшли башлады. Әмма, бер нәрсәне әйтми кала алмыйм: авыл мәчетләрен кадрлар белән тәэмин итү Диния нәзарәте эше генә түгел. Районнарга баргач: “Сезнең районнан мәдрәсәләрдә ничә шәкерт укый?” – дип сорыйбыз. Берәү дә укымый, диләр. Аксакаллар да, ун-унбиш елдан соң минем эшемне кем дәвам итәр, дип уйларга тиеш. Тырыш балаларны мәдрәсәләргә җибәрү турында кайгыртырга кирәк. Бүгенге көндә республикадагы 1523 мәчетнең йөз иллесе җомгага да ачылмый, бик тә күңелгә тия торган сан. Бу хакта байларыбыз да уйласын иде. Мәчетне салдыру белән генә эш бетми. Ул буш тора, азаннары әйтелми икән, иң газиз кешеләр рухына атап салдырган булсак та, аларга савабы бармаячак...

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Мулла” пьесасын карарга тагын муллаларны сүгәрләр инде, дигән уй белән барган идем. Туфан абый ул әсәрен үз авылына багышлап, ничек итеп шәкерт кайтартуы, аңа һөҗүмнәр булуы турында язган икән. Әйе, башлап җибәргәндә яшь имамнарга бүген дә җиңел түгелдер. Байларыбыз да, барыбыз да менә шул турыда уйлансын иде. Һәр мәчет гыйлемле хәзрәтләр белән тәэмин ителеп, мәчет манараларыннан азан яңгырап торганда гына динебез үсештә булыр.