string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7613.html"
11.11.2013 10:02

МЕДВЕДЕВНЫҢ УҢАЙСЫЗ ХӘЛДӘ КАЛУЫ

2009 нчы елның августында Россия мөфтиләре белән очрашкан вакытта Дмитрий Медведев уңайсыз хәлдә калды. Ул вакытта Дмитрий Анатольевич Россия Президенты иде, һәм традицион исламны яклап чыгыш ясады. Илнең дини лидерларының берсе дәүләт башлыгыннан бу гыйбарәне кулланмавын үтенгәч, Президентка да, очрашуда катнашучыларга да уңайсыз булган иде.

“Традицион ислам” төшенчәсе Россия мөселманнарының бүгенге хәле контекстында иң күп тикшерелә торган төшенчә. Бу турыда телсезләр һәм ялкаулар гына үз фикерен әйтми калды бугай инде. Ләкин, төп парадокс шунда: бу төшенчәгә аларның һәрберсе үз мәгънәсен сала. Кайбер дин эшлеклеләренең бу төшенчәдән, гомумән, баш тартырга теләве аңлашыла да, чөнки бу төшенчәне кулланган вакытта семантика болганчыгына кереп батарга мөмкин.

“Нәрсә ул традицион ислам?” соравы – бүген иң күп бирелә торган сорауларның берсе. Шушы мәкалә кысаларында бу сорауга җавап бирергә тырышып карыйк әле.

 

ТРАДИЦИОН ИСЛАМ НӘРСӘ УЛ?

«Традицион ислам» төшенчәсен мөселманнарның дини мохитендә беренче тапкыр 1990 нчы еллар башында Тәлгать Таҗетдин тәкъдим иткән дип исәплиләр. Аңа кадәр бу төшенчә кулланылмаган, ә бәлки, гомумән булмагандыр да. Ләкин эш Тәлгать хәзрәттә түгел. Әгәр дә концепт чамасыз зур популярлык ала икән, димәк, җәмгыятьтә аңа зур ихтыяҗ бар, ул чынбарлыкта булган иҗтимагый процесс һәм карашларны чагылдыра.

Күп кенә басмаларында мөселманнар үзләре бу терминның барлыкка килүен, тимер пәрдәләр җимерелеп, чит ил эмиссарларының идеологик экспансиясе өчен шлюзлар ачылгач, гасырлар дәвамында безнең җирләрдә сакланып килгән чын исламны, Россия чынбарлыгына ташкын кебек агылган төрле сектант аңлатулардан, ә иң беренче чиратта, исламның “ваһһабилык” яки “сәләфилек” кебек (аларның бу атамаларны куллануларының никадәр корректлы булу мәсьәләсе аерым бер сөйләшүне сорый. – Автор искәрмәсе) сәясиләштерелгән формаларыннан аралап алу өчен зарурлык килеп чыгуы белән аңлаталар.

Чын ислам дип бар дөньяда да сөнни күпчелекнең ортоксиясен атыйлар. Аутенистик ислам әдәбиятында бу ортодоксия – Әһле сөннәт вәл җәмәгать дип билгеләнә. Совет чорыннан соңгы күп россиялеләр өчен бу әйтеп тә булмый торган катлаулы бер гыйбарә булып кабул ителә. Бу – “традицион ислам” төшенчәсе барлыкка килүнең икенче сәбәбе. Россия җәмгыятенә, исламның читтән кертелгән төрле аңлатулары белән дискуссияләр алып бару өчен җиңелрәк аңлашыла, үзләштерелә торган нинди дә булса яңа бер термин тәкъдим итәргә кирәк иде. Башка сүз белән әйткән вакытта, «традицион ислам» – чарасызлыктан кабул ителгән төшенчә, һәм ул иң беренче чиратта Россия аудиториясенә ориентлашкан.

«Традицион ислам» төшенчәсенең рус телле килеп чыгышы һәм шартлылыгы, аның турында татарча фикер йөртергә тырышкан вакытта аеруча сизелә.  Мәсәлән, 2012 нче елның  азагында “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы «Кара-каршы» тапшыруы кысаларында шул теманы карады. Тапшыруга чакырылган экспертларның берсе дә программаның төп темасы булган “традицион ислам” төшенчәсенә татарча төгәл тәрҗемә бирә алмады. Нәтиҗәдә, тапшыруда катнашучы ун кеше татар теленә тәрҗемәсез калдырылган “традицион ислам” сүзен кулланырга мәҗбүр булды.

 

ИГЪТИБАР ҮЗӘГЕ

Бу гыйбарә үз тормышы белән яшәп китте, аны, баштагы антисектант мәгънәсеннән читкә китеп, башлангыч вакытындагы “Әһле сөннәт вәл җәмәгать” төшенчәсенең тиңе итеп түгел, ә аерым бер мәгънәле төшенчә итеп файдалана башладылар. Ә гыйбарәнең семантикасы аны төзүче сүзләр белән билгеләнә башлады. «Традицион ислам» гыйбарәсендәге игътибар үзәге әкренләп “ислам” һәм «традицион» сүзләре мәгънәләренә күчте. Интеллектуаль баталияләр хәзер нәкъ менә шул өлкәдә бара да инде. Дискуссияләрдә катнашучылар хәзерге вакытта традиционлык критерие булып нәрсә тора, бу вакытта  нинди традиция күз алдында тотыла, динне традицион һәм традицион булмаган диннәргә бүлү дөресме һ. б. сораулар өстендә баш вата.

Юк урында килеп чыккан бу дискуссия нәтиҗәсендә традицион ислам төшенчәсенең берничә интерпретациясе барлыкка килде. Ислам чынбарлыгын аңлауны җиңеләйтергә тиешле неологизм, шулай итеп, киресенчә, барысына да буталчыклык кертте.

 

«ТРАДИЦИОН ИСЛАМ»НЫҢ ДҮРТ МӘГЪНӘСЕ

Төрле текстларның бу проблема уңаеннан каралган анализлары «традицион ислам» төшенчәсенең дүрт төп мәгънәдә кулланылуын күрсәтә. Бу семантик мәгънәләр бер-берсенә салынган сфералар кебек өлешчә үзара кисешәләр һәм, нигездә, аларны гомуми бер күренешнең төрле яклары, аерым бер элементлары итеп карарга була. Әмма, дискуссияләрдә катнашучылар үзләре алай дип исәпләми. Әйдәгез, бу гыйбарәнең шул мәгънәләрен карап китик.

“Традицион ислам” төшенчәсенең беренче мәгънәсен Россия исламы дип аңлатырга була. Гыйбарәне бу мәгънәсендә дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре куллана. Алар өчен, иң беренче чиратта, Россия мөселманнарының үз дәүләтчелекләрен яклавы, башка конфессия вәкилләре белән үзара дус һәм тату яшәүләре мөһим. Алар “традицион ислам” дигән вакытта нәкъ менә шуны күз алдында тота.

“Традицион ислам”ның икенче мәгънәсен халык исламы дип аңлатырга була.  Кагыйдә буларак, гыйбарәне бу мәгънәсендә номиналь, этник мөселманнар куллана. Аларның исламы диндар әбиләре турындагы истәлекләреннән ерак китми. Башка сүзләр белән әйткәндә, бу очракта тәгълимати ислам, ислам кануннары буенча ул ничек булырга тиешлеге турында сүз бармый, ә мөселманнарның дәһрилек чорларыннан соң өлешчә деформацияләнеп сакланып калган элеккеге реаль дини практикасы калдыклары турында сүз бара. Халык исламы белән этнографлар нык кызыксына, ул традицион ислам дошманнарының ярсулы һөҗүмнәренә дучар була, алар аны кимсетергә тырышып “бабайлар исламы” дип атарга тырыша, гәрчә бу сүзләрдә бернинди дә тискәре мәгънә булмаса да.

Традицион исламның өченче мәгънәсе – милли ислам (татар исламы). Татар исламы милләт казанышы буларак карала, ул, бер яктан, татар халкының тарихый мирасының бер өлеше булып тора, ә икенче яктан, аның алга таба яшәп калуының шарты буларак карала. Бу вакытта татар милләтчеләре “татар исламы”на төрлечә акцент куя. Кайберләре өчен (беренче чиратта дөньяви милләтчеләр өчен), бу – җәдитчелек, ә икенче берләре (беренче чиратта диниләре) өчен, бу – кадимчелек, ягъни, консервативлык.

Һәм ниһаять, традицион исламның дүртенче мәгънәсе – йолаларны башкарып  барган мөселманнарның үзләре аңлавындагы мәгънәсе. Мондый аңлауда традицион ислам – бар ислам дөньясында борынгы вакытларда ук булган ортодоксаль ислам. Башка сүзләр белән әйткәндә, бу Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булса иде) үзенә үк барып тоташкан өч дини фән – кануни хокук, догматик илаһият һәм дини этика белән вәкаләтләнгән ислам. Ислам ортодоксиясенең мәгънәсе һәм асылы да шунда, “Әһле сөннәт вәл җәмәгать”тә.

Традицион исламның төп дошманнары булган сәясиләшкән ислам тарафдарларын сектантлар дип нәкъ менә шуңа атыйлар да, чөнки алар исламның ортодоксальлеген юкка чыгарырга тырыша. Беренчедән, алар ислам хокукындагы кануни мәктәпләрне (мәзһәбләрне) танымый, гәрчә кайвакыт ниндидер бер конъюнктур ниятләр белән, күз буяр өчен тышкы яктан хәнәфи мәзһәбе тарафдарлары булып күренергә тырышсалар да. Икенчедән, алар исламның Коръән һәм Пәйгамбәр (с. г. в.) өйрәтүләрен бар тулылыгында ача торган догматик мәктәпләрен катгый инкарь итә, шул исәптән аеруча дини толерантлыгы белән аерылып торган мәтуриди мәктәбен дә. Ә татарлар һәрвакыт шул мәктәп тарафдары булган. Һәм, өченчедән, алар исламның рухый этикасы белән аяусыз көрәш алып бара, ә рухый этиканы йөртүче булып традицион рәвештә суфыйчылык чыгыш ясаган. Шулай итеп, сәясиләшкән ислам бернинди дә чиста ислам түгел (ә алар үзләрен чиста ислам тарафдарлары дип атый), ә гади бер дини секта.

 

ВИНОГРАД ТУРЫНДА ХИКӘЯТ

Традицион ислам тирәсендәге мәгънәви күптөрлелек төрле буталчыклыклар китереп чыгара һәм бу турыда дискуссия алып баруның бернинди дә мәгънәсе калмый. Семантик бу буталчыклык Җ.Руминың виноград турындагы билгеле хикәятендә бәян ителгән вакыйганы көзгедәге кебек төгәллек белән чагылдыра. Бу хикәяттә төрле халык вәкилләре бер җимеш турында уртак фикергә килә алмаган, чөнки алар бер-берсен аңламаган, гәрчә аларның һәрберсе шул бер үк җимешне үз телендә әйткән булган. Бу мәкаләдә каралган очракта да без бер үк аталышның җилпәзә кебек төрле мәгънәләргә таркалуын күрәбез. Ләкин бу очракта да шул ук нәтиҗә – уртак фикергә килү мөмкин түгел.

Әлеге терминологик экскурс илебезнең иҗтимагый-дини вәзгыятен төшенергә теләгән кешеләргә ярдәм итәр дип өметләнәм. Предметны белмәү аркасында күп спекуляцияләр килеп чыга. Иң аянычы шунда – монда традицион ислам – чын ислам, Пәйгамбәр (с. г. в.) исламы төшенчәсе үзе дискредитацияләнә. Ә бит бары тик шул ислам гына бар мөселманнарны да берләштерә һәм безнең җәмгыятебезгә тынычлык һәм татулык бүләк итә алачак. Моңа безнең һәрберебез дә мохтаҗ.

Рөстәм БАТЫР,

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары