string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7614.html"
07.11.2013 15:05

Чүпрәле районы Мунчәли авылында Авыл бәйрәме булып узды. Авыл мәчетенең 15 еллыгына багышлап, “Дини җыен”, II “Мунчәли укулары” фәнни-гамәли-дини конференция оештырылды. Капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты да үз ишекләрен ачты.

Дөньяда биш Мунчәли авылы бар икән. Шуларның берсе Пенза өлкәсе Каменка районында урнашкан. Бәйрәмгә Пенза кунаклары да чакырулы иде. Мунчәли укуларында шулай ук танылган галимнәр – филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов, тарих фәннәре кандидаты Рафикъ хәзрәт Насыйров, Рөстәм хәзрәт Ясәвиев һәм башкалар катнашты. Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров авыл халкына һәм килгән кунакларга хаҗ сәфәрендә алган тәэсирләре турында сөйләде.

Мунчәли укуларының әһәмияте нидә? Оештыручылар ни өчен аның нәкъ менә дини юнәлешле булуына басым ясарга тырыша? Әнә шул сорауларга җавап итеп, түбәндәге язманы урнаштырабыз.

                                                                                                                     Редакциядән                                                                                                                         

 

Соңгы елларда тарихыбызны, дин өлкәсендәге күренекле галимнәребезнең тормышын өйрәнүгә, төбәктән чыккан шәхесләребезне, алар яшәгән урыннарны барлауга зур игътибар бирелә. Истәлекле кичәләр, фәнни-гамәли конференцияләр, укулар оештырыла. Шул исәптән без Мунчәли авылында инде икенче тапкыр “Мунчәли укулары” дигән фәнни-гамәли-дини конференция оештырдык. Үткән ел аның беренчесе мәшһүр татар драматургы Туфан ага Миңнуллиның вафатыннан соң, аның туган көнендә мемориаль такта ачканда үткәрелгән иде. Анда катнашкан галимнәр, дин әһелләре бу чараны югары бәяләде һәм һәр елны үткәрергә кирәк дигән карарга киленде. Динебезне, милләтебезне һәм мәдәниятебезне үстерү үрнәкләрен күрсәтү буларак, Мунчәли укуларының дәрәҗәсе елдан-ел күтәрелә, масштабы киңәя бара.

Быел ул “Авыл халкының әхлагын һәм дөньяга карашын тәрбияләүдә дини кыйммәтләрнең мөһимлеге” дигән темага багышланды. Чарага бик күп кунаклар мәртәбәле шәхесләр, галимнәр, дин әһелләре җыелган иде.

Бүгенге көндә халкыбызның әхлагын тәрбияләүдә дини кыйммәтләргә зур игътибар бирелә. Мәчетләребездә динне өйрәнү дәресләре алып барыла. Ният-максатыбыз халкыбызның үткән тарихын белүче, аның асыл сыйфатларын дәвам итүче һәм саклаучы иманлы, җәмгыятебезгә файдалы, зыялы, мәгърифәтле, югары әхлаклы халкыбыз варисларын тәрбияләү.

Безнең Мунчәли авылы элек-электән укымышлы, дини авыл булган. Республикабызга бик күп танылган шәхесләр биргән ул. Советлар Союзы Герое Нурулла Фазлаев, Социалистик Хезмәт Герое Абдулла Сабирҗанов, Татарстаннын атказанган укытучысы Маһруй Якупова, галим, Татарстаннын атказанган фән эшлеклесе Нурмөхәммәт Хисамов, Россия Федерациясенең атказанган юристы, Татарстан Республикасының элеккеге прокуроры, Конституция суды рәисе Сәйфихан Нәфиев, артистлардан Венера Шәрипова, Алсу Гайнуллина, Алсу Әбелханова, шагыйрь Рәмис Әймәт... Барлый башласак, алар бик күп. Мунчәлидә үсеп чыккан йөздән артык авылдашыбыз бүгенге көндә республикабызда һәм Россиядә төрле оешма һәм предприятиеләрне җитәкли.

Халкыбыз: “Үгет-нәсыйхәт – бездән, әдәп белү – үзеңнән”, – дип бик дөрес әйткән. Иң асыл рухый-әхлакый кыйммәтләр, дөрес яшәү кануннары ислам динендә һәм татар авылының тәрбия тәҗрибәсендә тупланган. Шул изге мирасны – бәһасез кыйммәтләрне үзләштереп, үзенең рухый тормышын, әдәп-әхлагын, чынбарлыкка карашын һәм гамәлләрен уңай якка үзгәртсә, үзенең яшәү рәвеше, тормыш итү кагыйдәләре итеп кабул итә алса, ул яшь кеше киләчәктә үзенә дә гаиләсенә дә, әйләнә-тирәдәгеләргә дә иманлы, бәрәкәтле яшәү үрнәкләре күрсәтәчәк.

Соңгы елларда татар авылларында бигрәк тә яшьләр арасында эчүчелек, җенси азгынлык, җинаятьчелек чәчәк аткан чорда дөрес тәрбия бирү дәрәҗәсе түбәнәя бара. Вакытында дөрес тәрбия  бирмәсәк, бала тормышта үз юлын тапмаячак, аек акыл белән акны карадан аерып, дөрес итеп тормыш алып бара алмаячак. Моның өчен, әлбәттә, дини кыйммәтләргә таянган тәрбия кирәк.

Тормышыбыздагы сабырлык, ярдәмләшү, күркәм мөгамәлә, олыларны, әти-әниләрне хөрмәтләү, туган җиреңне, Ватаныңны сөю кебек сыйфатлар – болар барысы да динебезнең нигезен тәшкил итә. Пәйгәмбәребез (с. г. в.) бер хәдисендә: “Ватанны ярату ул – имандыр”, – дигән. Чын мәгънәсендә иманы булган кеше генә Ватанын, туган җирен, туган нигезен яратуның асылын аңлый ала. Дини кыйммәтләрнең иң кыйммәтлесе ул – әхлактыр. Яшьләребезнең әхлагын һәм дөньяга карашын тәрбияләү белән генә без авылларыбызның киләчәген күз алдына китерә алабыз. Ә бүгенге татар авылы чынлап та  ярдәмгә мохтаҗ. Дәүләт ярдәм кулын суза, әлбәттә, әмма авылларны саклап калу өчен ул гына җитми. Монда халыкның да активлыгы сорала. Авылның берәр өстенлекле ягын алып, аны төрле яклап үстерергә, аның әхлакый климатын, халыкның дөньяга карашын үзгәртергә кирәк. Беренче чиратта, авыл халкы үзе активлык күрсәтеп, мөмкинлеге булган хәлле якташларыбыз да аларга килеп кушылса, безнең авылларыбыз киләчәктә тагын да үсеп, чәчәк атачагына ышанам. Гомумән, бар яклап алып барырга: дини укуларны да оештырырга, авыл тарихын да язарга, авыл бәйрәмнәрен дә уздырырга кирәк. Халыкны бергә туплап, кайтмый йөргән якташларны кайтарып, авылга булган карашларын үзгәртә алсак, бергәләп авылны саклап кала алачакбыз.

Бездә бу эш инде башланып китте. Быел гына да якташыбыз мәрхәмәтле, изге җанлы мәртәбәле шәхес, олы йөрәкле ханым Дания Әсхәт кызы Тулованың матди ярдәме белән 1973 нче елда төзелгән мәдәният йорты бинасы, тарихый мирас буларак сакланып,  заман таләпләренә туры китереп яңартылды. Моннан тыш Мунчәли урамнарына 3 километрдан артык аралыкка юл күтәреп таш салынды, ике автомобиль күпере, бер җәяүлеләр басмасы төзекләндерелде, су басудан саклау максатыннан авыл аша уза торган Буштерлә елгасы агачлардан чистартылып, ярлары күтәртелде. Зират капкасы яңартылды. Әлбәттә, бу – зур хезмәт, изге эшләр һәм саллы матди ярдәм дигән сүз. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән киләчәктә дә бу эшләрне дәвам итәрбез дип ышанам.

Ә Мунчәли укуларына әйләнеп кайтып, шуны әйтәсем килә: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең еллык эш планына кертеп, республикабызның башка районнарыннан да дин әһелләрен чакырып, тагын да зуррак масштабта үткәрәсе иде аны... Форсаттан файдаланып, әлеге чараны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе булган Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншинга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Ильмир ИЗМАЙЛОВ,

Чүпрәле муниципаль  районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары

"Дин вә мәгыйшәт"