string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7615.html"
07.11.2013 14:59

Адәм баласын тәрбияләүгә килсәк, иң элек тәрбия нигезенә – Аллаһның Коръәни-Кәрименә һәм Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) сөннәтенә әйләнеп кайтабыз. Раббыбыз безгә яшәү тәртибе итеп Коръәни-Кәримне җибәрде. Раббыбызның вәгъдәсе, Коръәни-Кәримнең хөкемнәре Кыямәткә чаклы үзгәрмәячәк. Без шул юлдан барсак, бер дә адашмабыз, иншә Аллаһ.

«Һәрбер Адәм баласы фитрый иман белән туа, аннан соң әти-әниләре аны яки яһүди, яки нәсари, яки мәҗүси итә», – дип әйтелә Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) хәдисендә. Әлбәттә, баланы әни карынында булганда ук тәрбияли башларга кирәк, чөнки Адәм баласының бөтен тереклеге шуннан башлана. Әйе, әгәр дә безнең агачыбыз яхшы җимеш бирсен дисәк, агачны утыртканчы башта урынын сайларга, җирен әзерләргә, аннан соң эшкәртергә, суын вакытында сибәргә кирәк. Шул чакта гына җимешебез тәмле булачак. Балага 6-7 яшь тулганчы үзен акыл белән идарә итүне сеңдерергә кирәк. Бу нәрсә дигән сүз соң? Беренчедән, яхшыдан яманны аера белергә өйрәтү. Икенчедән, хак белән нахакны (алдашмаска, урлашмаска) дөрес итеп аңлату. Һәрбер бала ислам динендә булган хәлдә дөньяга килсә дә, әти-әнисенең яки ялган тәрбиячеләр һәм укытучылар тәрбиясе нәтиҗәсендә аның төрле юлга кереп китүе ихтимал, шуңа күрә бу нәрсәгә бик нык игътибар бирергә кирәк.

«Кечкенәләргә хөрмәт күрсәтмәүче һәм өлкәннәрнең хакларын үтәмәүче кеше бездән түгел», ди Аллаһның рәсүле (с. г. в.). Җәмгы­ятьнең төзеклеге дә, нигездә, өлкәннәрне кадерләү һәм кечкенәләргә карата мәрхәмәтле булуга бәйле. Кечкенәләргә мәрхәмәтле булу, аларны һәрвакыт иркәләп тору дигән сүз түгел, бәлки аларга шәфкать юлы белән дөньяви һәм дини тәрбия бирү. Ата-ана үзенең баласына яхшы тәрбия һәм әдәп-әхлактан да артыграк бүләк бирә алмас. Дини гамәлләрдә тәрбияләнгән балалар һәрвакытта аерылып торалар, чөнки бала аякка басып, әз-мәз сөйләшә башлагач, шул дини гаиләдә булган хәяттә тәрбия ала башлый. Ягъни әти-әнисе намаз укуын күрсә, ул алар артыннан кабатлый. Бала 3-4 яшендәге чорда тирә-юньне игътибар белән күзәтүчән, ә аннан соң ишеткән-күргәннәрен гамәлдә дә кулланырга тырыша. Бигрәк тә сөйләм тәртибен, үз-үзен тоту кагыйдәләрен өйрәтү кирәк бу яшьтә. Бала кечкенәдән үк үзенең динен, телен, гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Бу – безнең бурыч. Милләт һәм дин-ислам тарихын белмәгән баланы камил тәрбия алган дип әйтеп булмый. Бөек рус галиме, педагог һәм психолог Константин Ушинский: «Милли тәрбия генә көткән нәтиҗәне бирә, тулы канлы шә­хесләр формалаштыра», – дигән.

Безне совет чорында милләтсез, динсез кавем итеп тәрбияләргә тырышып карадылар, тик нәтиҗәсе булмады, чөнки татар-мөселман гаилә тәрбиясе бетмәде – әлхәмдүллилләһи шөкер, әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз безне тәрбиядән ташламады. Кызганыч, бүген дә милләткә, исламга каршы булган кайбер тар фикерле адәмнәр: «Ислам­да милләт юк, милли үзенчәлекләргә, гореф-гадәтләргә урын юк», - дип акыл сатарга ярата. Ә бит милләтләр кирәк булмаса, Аллаһ аларны яралтмас, аңлатып аятьләр иңдермәс иде. Милли үзенчәлекләрне санга сукмау, гореф-гадәтләрне инкарь итү Аллаһка каршы килү була. Аллаһ Раббыбыз Коръәни-Кәримдә («Хөҗүрәт (Бүлмәләр)» сүрәсе, 13 нче аять): «Йәәәә әййүһәннәәсү иннәә халәконәәкүм миң зәкәриү үә үңсәә үә җәгәлнәәкүм шүгүүбәү үә кабәәәә илә литәгәәрафү, иннә әкрамәкүм гиңдәллааһи әткаакүм», ягъ­ни: «Әй, адәм балалары! Хактыр ки, Без сезне бер ир, бер хатын итеп яралттык. Бер-берегез белән аралашыгыз дип, сезне кавемнәр вә кабиләләргә аердык. Хактыр ки, гөнаһ кылудан курыккан кеше Аллаһ каршысында иң олы абруй казаныр. Шөбһәсездер ки, Аллаһ барысын да белеп, барысыннан да хәбәрдар булып тора», – диде. Төрле дин, милләт халыкларның Җир йөзендә күплеге, төрлелеге, бер-берсен хөрмәт итеп яшәүләре генә гармония тудыра. Милли тәрбия, милли аң, милли горурлык башка халыкларны кимсетү хисабына булыр­га тиеш түгел. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә: «Йәәәә әйүһәлләзиинә әәмәнүү ләә йәсхар каүмүм миң каүмин гәсәәә әй йәкүүнүү хайрам минһүм» (“Хөҗүрәт” сүрәсе, 11 нче аять), ягъни: «Әй, мөэминнәр. Бер төркемегез икенчесен мыскыллап көлмәсен (кимсетмәсен). Бәлки алар (мыскыллаучыдан) күпкә яхшыдыр», диде. Гарәп, төрек, европалы, йә руска охшарга тырышып, үз милләтебезгә түбәнсетеп карасак, телебезне, динебезне хөрмәтләми инкарь итсәк, әлеге илаһи аятькә каршы килүчеләр булмабызмы? Шул ук вакытта башка бер милләтне кимсетеп карау да дөрес түгел. Аллаһ Раббыбыз безгә бу аятьтә: «Мөэминнәр», дип эндәште, димәк, иманлы тәрбияләнгән кеше үз миллә­тенә дә түбәнсетеп карамас, башка милләтне дә кимсетмәс. Менә боларны ул-кызларыбызга ныклап җиткерергә кирәк, җәмәгать.

Җир йөзендә бик күп булсак та, башка күпсанлы, мәсәлән, рус халкына караганда  Россиядә без бик аз. Безнең кебек милли һәм дини азчылыкны тәшкил итүче халыкка үзебезнең милли үзенчәлекләрне, динебезне һәм мәдәниятебезне саклау аеруча мөһим. Бу мәсьләгә җитәрлек игътибар бирелмәсә, халык югалыр. Шундый аяныч хәлгә калмас өчен һәрберебез хәлебездән килгән кадәр динебез вә милләтебез өчен тырышып файдалы эшләр эшләргә тиешбез. Аларның иң мөһиме – бала тәрбияләү. Бу – милләтебезнең иң олуг вазыйфаларының берсе.

“Сөй халыкның дөньясын!” – ди шагыйрь, ягъни аның яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен, әдәбиятын, сәнгатен кабул итәргә, буыннан-буынга күчеп килгән традицияләрне саклап яшәргә өнди сөекле ша­гыйребез. Үз халкыңнын дөньясын яратыр өчен иң элек аны белергә, шул мохиттә үсәргә, тәрбияләнергә кирәк. Халыкның язылган һәм язылмаган кануннары, гореф-гадәтләре кечкенәдән баланың канына, аңына сеңдерелергә тиеш, шул рәвешчә һәр милләтнең, халыкның үз мәдәнияте, милли йөзе барлыкка килә.

Хәзерге заман яңа шаукым алып килде. Соңгы елларда яшьләрнең күпләп шәһәрләрдә төпләнеп калуы, шәһәрләрдә генә түгел, авыл мәктәпләрендә дә ана теле дәресләренең кыскартылуы, укытылмавы, балалар саны аз булган мәктәпләрнең ябылуы, озак еллар ил күләмендә алып барылган атеистик тәрбия, имамнарның тәрбияләнмәве, мәчет-мәдрәсәләрнең эшләмәве берничә яшь буынны ислам диненнән, татар теленнән, әдәбиятыннан, милли мәдәнияттән читләштереп өлгерде. Ә соңгы елларда, кызганыч ки, татар балалары бер-берсе белән рус телендә аралаша башлады, әби-бабайларыбыздан килгән гореф-гадәтләргә игътибар ки­меде. Элек гөрләп торган авыллар бетүгә таба бара, авылларда инде элек уздырыла торган халык бәйрәмнәре, өмәләре үткәрелми, яшьләр мәчеткә йөрми. Әле күптән түгел бер имам күз яшьләре белән ачынып та, оялып та: “Быел, хәзрәт, зират өстен чабып булмады”, – ди. Ә бит бу, безнең якта, элек-электән килгән гореф-гадәт. Иншә Аллаһ, яңадан торгызылган гореф-гадәтләребез дә җитәрлек. Монда шул ук гошер сәдакасын җыеп, аннан өлеш чыгару, зиратларга барып өлкәннәрнең каберләрен барлау кебек дини дә, милли дә булган матур йолаларыбызны мисал итеп китерергә була.

Телебезне, гореф-гадәтләребезне оныту безне руслаштыруга, поляклаштыруга, литвалаштыруга, шуның белән бергә динебездән ваз кичүгә дә китерә. Үз заманында Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре дә: «Өч төрле әйбер диндә булмаса да, дин­не саклый, алар: милли тел, милли кием, милли гореф-гадәт», - дип язды. Әби-бабайларыбыз руслардан аерылып тору өчен яулыкны да үзләренчә бәйләгәннәр, түбәтәйләрен дә сал­маганнар, сакалны да матур итеп кыркып, үзләренчә йөрткәннәр. Ул вакытта: «Татарның башта башы төшә, аннан соң гына түбәтәе», - дигән әйтем йөргән. Никадәр горурлык һәм үз-үзеңне хөрмәт итү бу гадәттә. Татар кешесе элек түбәтәен бер дә салмаган. Әле дә бу гадәт бетмәгән, аны тагын да яңартырга кирәк. Берәр бәйрәм, туй булса, безнең халык башына түбәтәйне киеп куя. Бүген түбәтәй кияргә оялучы яшьләре­безгә мисалны үзебез күрсәтик, мөхтәрәм имамнар, алар бу турыда белми йөрмәсеннәр, түбәтәйне искелек калдыгы дип кенә санамасыннар. Әгәр баланы кечкенәдән түбәтәй киертеп үстерсәк, ул олыгайгач та аны салмаячак. “Искелек калдыгы” дип онытылган, ташланган традицияләребезне яңадан көндәлек тормышка кайтарсак, балаларга шуны өйрәтсәк, ничек яхшы булыр иде, чөнки үз халкының рухый һәм матди мирасын сакламаган милләт беркайчан да алдынгы була алмый, үткәнен, ата-бабай мирасын калдырмаган халык алга бармый.

Бала бит ул ак кәгазь кебек, аңа тәрбия ярдәмендә төрле нәрсә язарга була. Шуңа күрә ул яхшы тәрбияне дә, яман юлга алып бара торган бозык тәрбияне дә кабул итәргә мөмкин. Вакытында чарасын күреп, балага яхшы тәрбия бирү, аны яман юллардан саклау – әти-әнинең баласына бирә ала торган бүләкләрнең иң кыйммәтлесе.

Аллаһының рәхмәте белән динебезнең ишекләре ачылып киткәнгә ике дистәдән артык ел булса да, кызганыч, балаларга караганда әти-әниләрнең дингә якынаюы бик акрын бара әле. Туксанынчы еллардан соң күп кенә әти-әниләр балаларын мәчетләр каршында оешкан дини укуларга йөртә, мәдрәсәләргә бирә башладылар. Балаларын намазга, ураза тотарга әти-әниләре түгел, киресенчә, күпчелек очракта балалар үзләре аларны Аллаһының юлына өндәделәр. Бүген мәдрәсәләргә килгән шәкертләрнең әти-әниләренең 90 проценты намаз, сәҗдә әһелләре түгел. Ә мәдрәсәләргә теләп китерүләренең максаты – балаларын урам йогынтысыннан саклап калу.

Әгәр әдәп-әхлак, милли аң, ислам диненә хөрмәт, ихтирам орлыкларын ихлас мәхәббәт белән чәчсәк, киләчәктә файдалы җимешләрен үзебез үк мул итеп җыеп алырбыз. Халкыбыз: «Ни чәчсәң, шуны урырсың», – дип бик акыллы әйткән. Халык әйтсә, хак әйтә ул.

Ильяс хәзрәт Җиһаншин,

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры