string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7619.html"
28.10.2013 10:32

Бәләкәй чакта кулыма бер китап эләккән иде. Шуннан хәтергә бик куркыныч хәбәр уелып калган: бер намазын вакытыннан кичектергән кеше тәмугта 360 мең ел янар, ди. Бу хәбәрнең дөресме, түгелме икәнен белмим, бәлки бу сүз уйдырма булып, Пәйгамбәребез (с. г. в.) сүзе түгелдер, ләкин шуннан бирле намаз вакытларына игътибарлы булып киттем. Чөнки Аллаһы Тәгалә Үзе Коръәндә әйтә: “Дөреслектә, намаз мөэминнәргә билгеле вакытта кылырга дип йөкләнде” (“Ниса”, 103).

Аллаһның тәкъдире белән бабаларыбыз шушы ике Идел кушылган төбәккә килеп төпләнгән. Ислам динен кабул иткәнче күчкәннәр шул, юкса озын уразалы, соң ястүле һәм иртә таңлы төбәкне сайламаган да булырлар иде. Ләкин язмыштан узмыш юк, ди халык, һәм ул хаклы да. Намаз вакытлары белән килеп чыккан бер вакыйга турында әле ерак Багдадтан килгән Ибне Фазлан язып калдыра. Шәһре Болгар мәзиненең, иртәнге намазны йоклап калырмын дип куркып, җәй буе йокыга ятмыйча, таң атуны көтеп утыруы турында да мәгълүмат бар аның язмасында. Ул чорда бабаларыбызның исламга килүләренә күп вакыт узмаса да, күрәсең, алар бик тәкъва булган.

Безгә якынрак яшәгән бабабыз Галимҗан хәзрәт Баруди да намаз вакытларын ригайә кылу (игътибарлы булу) турында үзенең журналында болай дип яза: “Намаз торгызу – вакытларын кайгыртуны да үз эченә аладыр. Вакыт кебек бөек шарты вә хикмәте кайгыртылмаса, намаз торгызылган намаз булмый, егылган намаз булыр.

Аллаһның рөхсәте белән Җәбраил галәйһиссәлам Рәсүлүллаһка (салләллаһу галәйһи вәссәлам) биш намазның иң шәрәфәтле вә күп саваплы вә чын тиешле вакытларын белдергән вә бәрабәр укып күрсәткән, үзең вә өммәтең өчен намаз вакытлары ошбу, дип кисәткән.

Бәс, һәр мөэмин үзрә Аллаһның ризалыгын эстәүче вә Пәйгамбәргә ышанучы вә аның юлы үзрә китүче вә аның тәгълимен йөкләүче булган өчен тиештер ки намазны Аллаһ теләгән вә фәрештә өйрәткән вә Пәйгамбәр боерган вә үтәгән вакытларда үтәсен вә шул вакытлар шәрәфәтендә намаз белән күп хәер вә савап көтсен.

Хуҗасы тарафыннан ачык боерылган вә үтәүгә ашыктырылган хезмәтне кичектерү – хезмәтченең олуг гаебе вә бик оялырлык гөнаһыдыр. Әмма вакыты килү белән кичектерми тиешле вә күркәм рәвештә ул хезмәтне үтәү мактаулы вә хуҗаның ризалыгына вә яхшы бүләгенә сылтау була вә хезмәтченең үзенең дә күңеле рәхәт вә тыныч булуына сәбәп була.

Менә шул үлчәү белән генә караганда да намазның вакытын саклау тиешле икәнен вә ялкауланып кичектерү вә игътибарсызланып оныту яки калдыру вә байтак куркынычлы вә алдагы көндә олуг җәзага дучар булырга сәбәп булуы бик ихтималдыр. Намазны вакытында үтәүнең фазыйләтендә төрле хәдис шәрифләр килгән вә күп вәгъдәләр булган вә һәм кичектерүнең яманлыгында күп куркынычлы хәбәрләр сабит булган вә олуг гөнаһ икәне аңлатылган. Мин бу урында бу ике эшнең дәрәҗәсен тугры акыл буенча гына аңлатасым килде вә һәм ошбуңа кечкенә генә кувәтем вә кыска гына сүзем берлә хакны аңлыйсы килгән кеше аңлардыр дип өметләнәм”.

Шулай булса да, географик урнашуыбыз намаз вакытларына төрлечә карарга мәҗбүр итә. Казан татарларының шундый бер чоры булган – ястү намазын бөтенләй укымаганнар. Майның 19 нчы числосыннан алып 28 нче июльгә кадәр ястүне ташлаганнар. Шулай дәвам итәр иде, ярый әле Курсави һәм Мәрҗани хәзрәтләре тырышлыгы белән бу гадәт юкка чыга һәм мөселманнар биш вакыт намазларын калдырмый башлый.

Совет чорында намаз уку бик тә сирәгәя, юк дәрәҗәсендә кала. Намаз вакытларын билгеләүче календарьлар чыгарып тарату мөмкинчелеге булмаганга, мөфтият, кояш чыгуга кадәр сәгать ярымны алып, баегач сәгать ярымны кушып, намаз вакытларын билгели. Үзгәртеп кору елларында янәдән мәчетләребез ачылып, намаз укучылар күбәя. Намаз вакытларын билгеләүче календарьлар чыга башлый. Менә шул вакытта да кояш батуга сәгать ярым кушып – ястү намазын, кояш чыгудан сәгать ярымны алып иртәнге намаз вакытын билгеләү практикасы кала бирә. Нәрсәгә таянганнар, ничек санаганнар? Юкса ул чорда чыккан мәшһүр “Гыйбадәте исламия” китабында да сәгать ярым кушыгыз я алыгыз димәгән ич. “Һәр намазны вакытында уку – фарыздыр. Вакыты кермәс борын укылган намаз – фарыз намазга хисап кылынмас. Ястү вакыты – шәфәкъ кызыллыгы беткәннән башлап, таң яктылыгы җәелгәнчедер”, – дип язылган анда.

Җәй көннәрендә ястү намазына мәчеткә намазга барганда күбебез игътибар итәдер: кояш баткан туры кып-кызыл, әле шәфәкъ сүрелмәгән була, шулвакыт ястү намазына мәзин азан әйтә башлый. Ә вакыты кергәнче укылган намаз кабул булмый, ди бит Максуди хәзрәтләре! Традицион исламмы, башкасымы – намазны вакытында уку кирәк. Традицион ислам дигәннән, революциягә кадәр чыккан календарьларда хәтта гыйнвар аенда да ахшам белән ястү арасы ике сәгатьтән дә ким түгел, кайчак ун минутка артык та. Менә, мәсәлән, 1913 нче елның 14 нче гыйнвары (яңа стиль) өчен намаз вакытлары:

“Заман” календаре:

Таң беленер – 6.12;

кояш чыгар – 8.23;

төш вакыты – 12.08;

икенде вакыты – 13.20;

кояш батар – 15.55;

ясигъ вакыты – 17.55.

1895 нче елгы календарьның декабрь ае өчен булган намаз вакытларын да карыйк:

13 нче декабрь:

Таң атар – 5.59;

кояш чыгар – 8.23;

кояш батар – 15.25;

шәфәкъ батар – 17.47;

өйлә вакыты керер – 11.54;

икенде вакыты керер, бер күләгә – 13.00; ике күләгә – 13.20.

Таң ату да, күргәнегезчә, кояш чыгудан ике сәгатьтән артык алдарак булган. Бу иң кыска көннәрдә, кыш уртасында. Ә көн җәйгә авышкач, ул ара тагы да арта, төн кыскара, кыскара да, май ахырларында ястү намазы вакыты керми башлый. 1903 нче елгы бер календарьда “11 нче августта 19.16 сәгатьтә кояш бата, 22.20 сәгатьтә ястү керә” дип язылган, кайберләрендә ике сәгать кенә алынган. Бу җәй буе дәвам итә: июль ахырларына кадәр офыктан кызыллык китми һәм август башында гына төннәр башлана.

Ә бит кояш чыгу һәм бату мәсьәләсе намаз белән генә түгел, ураза белән дә турыдан-туры бәйләнгән. Әхмәдһади хәзрәтләре яза: “Рамазан аенда һәркөн рузә булу, ягъни таң яктылыгы җәелгән вакыттан башлап, кояш батканчы ашамый, эчми вә якынлык кылмый тору...” Әгәр таң аткач сәхәр дип ашап утырабыз икән, бу уразаның кабул булуы зур шик астында! Шуңа күрә элекке календарьларда август башында сәхәрне тәмамлау белән кояш чыгу вакыты арасы 3 сәгать тәшкил итә. Һәрхәлдә, Каюм Насыйри календаренда шулай. Гадәттә, астрономнар санавы буенча, таң вакыты кояшның офык астындагы почмак 18 градуска туры килгәндә башлана. Моны борынгы ислам астрономнары да шулай санаган. Мәсәлән, 929 нчы елда вафат булган әл-Бәттәни дә, 1048 нче елда үлгән Бируни һәм башка астрономнар да шул фикердә торган.

Үткән елларда рамазан айлары кыш, көз көннәренә туры килгәч, бу проблема бик сизелмәде, нәфел уразасы тотучылар аны үзләре хәл иткәндер, ләкин рамазан җәй уртасына таба бара, ничәдә сәхәр тәмам булганын төгәл билгеләргә кирәк.

Шулай итеп, инде 25 елга якын без намазларыбыз вакытына игътибарсызлык күрсәтеп килдек. Белүемчә, мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб кына бу эшне игътибар үзәгенә алды, мәсьәләне махсус өйрәнеп, аерым календарь төзегән иде. Аның бу изге эшенең дәвамчылары табылсын иде дигән теләктә калам, чөнки ирексездән астроном булып, “гражданские, астрономические, навигационные сумерки”, “зодиакальный свет”, “долгота-широта”ларны өйрәнергә һәркем булдыра алмый.

Фатыйх ХӘБИБ

"Дин вә мәгыйшәт"