string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7622.html"
18.10.2013 09:59

“Саматов укуларының быелгысының үзенчәлеге нидә булды?” – дигән сорауны без аны оештыручыларның берсе – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм уку-укыту бүлеге баш белгече Айдар КАРИБУЛЛИНга юлладык:

– Быел без шәкертләрне күбрәк җәлеп итәргә тырыштык. “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәләреннән, Россия ислам институтыннан байтак шәкертләр катнашты анда. Ни өчен яшьләр, дисезме? Үзем дә яшь буын вәкиле буларак әйтәм, хәзерге яшьләр совет чорында динебезне саклап калучылар турында, гомумән, ул чорның бөтен фаҗигасен белеп бетерми әле. Менә әкренләп шәкертләр арасыннан шушы юнәлештә фәнни-тикшеренү эшләре алып баручылар чыга башлады.

Минем үземә беренче тапкыр 2011 нче елда Саматов укуларының икенчесен оештыруда катнашу насыйп булды. Ул эшне Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап йөргән иде. Соңгыларын инде аннан башка гына үткәрдек. Ни кызганыч, шәхесләр китә, алар белән бергә тулы бер чор китә. Габделхак хәзрәтне күреп белгән, аралашып яшәгән кешеләр, дин әһеленең өлгесе иде, дип сөйлиләр. Безнең буынга аны күреп калу насыйп булмады. Ләкин аның укучылары, таныш-белешләре белән еш аралашып торабыз. Хәзер төп бурычыбыз – шушындый хәзрәтләребезнең мирасын барлау, элеккерәк чорда ислам диненең торышын, милләтебез тарихын өйрәнү һәм аны киң катламга чыгару. Шәхсән үземнең Габделхак Саматов хезмәтләре белән танышуым Россия ислам институтының магистратурасында укыган чагымда булды. Махсус курсларда без Россиякүләм исламны үстерүдә һәм таратуда зур өлеш керткән яңа чор дин әһелләренең эшчәнлеген өйрәнеп, алар күтәргән проблемаларны анализлый идек. Шул вакытта укытучым миңа ике авторның – Вәлиулла хәзрәт Якупов һәм Габделхак хәзрәт Саматовларның китапларын укып чыгарга кушты. Баш казый чагында хәзрәт үзе нинди хөкемнәр биргән – шулар хакында тәфсилле, мавыктыргыч, аңлаешлы итеп язылган  “Шәригать” өчтомлыгын мин бик тиз укып чыктым. Аннары аның “Милләтебездә ислам дине” дигән китабын да кулдан-кулга йөрттек. Хәзрәт үзе тарихчы булмаса да, халкыбызга ислам дине ничек кергән, Россия империясендә, совет чорында ислам нинди халәттә булган – тарихый мизгелләрне кызыклы итеп тасвирлаган. Тарихта үзләреннән соң җуелмас эз калдырган мөфтиләребез турында да кыйммәтле мәгълүмат җиткергән.

– Саматов укуларының алдагыларын ничек уздыру турында да фикерләр бөреләнгәндер инде...

Алдагы елларда аны чорларга бүлеп, аерым секцияләрдә уздырырга кирәктер, бәлки. Аннары инде Россия күләменә чыгарга да вакыт җиткәндер, дип уйлыйбыз.

Мәрьямбану ХАФИЗ