string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7623.html"
18.10.2013 09:15

Олуг галимебез Шиһабетдин Мәрҗани яшәгән йортлы урамнан атлыйм. Бик күп еллар инде ул урамнан Мәрҗани мәчетенә намазга йөрибез. Мәрҗани мәчете төзекләндерелгәннән соң, икенче катындагы зур мәһабәт залында без «Мөслимә» иҗтимагый оешмасының Мөхлисә Буби исемендәге Зыялылар клубы әгъзалары бик күп чаралар, очрашу-күрешүләр, кичәләр уздырабыз. Аллага шөкер! Минем бу урамнан йөрүемә дә байтак еллар инде. Буыннар алышынды, мәчеткә йөрүче бабайлар, әбиләр алышынды, яшәрде. Өзелмәс бер корыч җеп булып, буыннар дәвам итә.

 

Мәрҗани мәчете, Мәрҗани йорты! Болар хәзер дә, гасырлар буена да татар халкының йөзек кашыдай кадерле вә зиннәтле булыр, иншә Аллаһ! Боларны Мәрҗани исеменнән аерып карап булмый.

Әйе, быел Универсиада алдыннан, Каюм Насыйри урамы танымаслык булып үзгәртелде. Урам юлларын бүген танырлык та түгел. И-и-и, уйлый китсәң, дыңгыр-дыңгыр трамвай йөрде бит әле бу урамнан. Ул узган саен мәчет нигезе дерелди иде. Шунлыктан безнең мөселман хатын-кызларының да мәчеткә ярдәмебез булды. Без дә, мәхәллә кешеләре дә бу хакта республика җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттек, Мөселман хатын-кызлары берлеге исеменнән –  махсус үтенечебезне дә яздык. Нәтиҗәдә, трамвай юлы алынды, трамвайлар дыңгырдаудан, мәчет нигезе дә дәрелдәүдән туктады. Аллага шөкер!

Мәрҗани яшәгән йорт төзекләндерелде, элеккеге кыяфәте кайтты. Ул йорт яныннан узган саен йөрәгебез әрни иде. Йә тәрәзә рамы каерылган, йә рамдагы пыялалар коелган. Боларны күргән саен җитәкчелеккә үтенечләр белән чыктык, әмма җаваплары ышанычлы булмады. Ул йорт Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Мәдәният министрлыгы, музей карамагында булуын да хәбәр иттеләр. Язып та чыктык, зәңгәр экраннар аша да фикеребезне җиткердек. Берсендә капка астыннан үрмәләп кереп, бүлмәләрен карап чыгыйм әле дип, икенче катка менә торган баскычтан күтәрелмәкче идем, такталары сүсәргән, сыгыла һәм шытырдый башлады, аска карадым, баз шәйләнә. Төшеп китсәм, кемнең сөяге череп ятуын да белмәсләр, дип кире чыктым...

Мәрҗани йорты булган урам – хәзер танымаслык. Татарстан урамыннан керүгә, бер могҗизаи урынга эләккәндәй хис итәсең үзеңне. Хыялымда мин галим белән бергә атлыйм кебек. Әнә, уң якта, яңа сәхифәне ачкандай, ышанычлы куллар Казан сурәтен тотып тора, могҗиза арты могҗиза дигәндәй, иске алачык урынына яңалары төзекләндерелгән. Урам диварларында гаҗәеп биек баганаларда фонарьлар яна. Арырак китүгә сулда тарихый Мәрҗани колледжы урнашкан. Арырак колледжның яңа бинасы балкый, рәттән үк остазларның һәм шәкертләрнең яшәү тулай торагы сафка баскан. Боларны Мәрҗани үзе күрсәме, бөтен мөритләрен, шәкертләрен, хәзрәтләрне җыеп, моңарчы яшәп киткәннәр рухына догасын юллар иде. Ә каршыда Мәрҗани паркы, гаҗәеп, тарихы шулай ук сине җитәкләп үткәннәргә алып китә. Бик кадерле, кадерле дә соң бу урыннар, әнә, Мәрҗани мәчете! Ишегалды мәйданына аяк басабыз. Тагын да мәгърурланган. Арырак, җәмәгать, Апанай мәчете. Үзе бер хозурлык!

Бу хакта да аерып язарбыз әле. Ә бүгенге сүзебез Мәрҗани хакында.

…Шиһабетдин Мәрҗани хәзерге Әтнә районына керә торган Ябынчы авылының указлы мулласы гаиләсендә туган. Башлангыч белемне әтисенең Ташкичү мәдрәсәсендә ала. Аннары ун ел дәвамында Бохараның Күкелташ, Мир-Араб, Сәмәркандның Ширдар мәдрәсәләрендә укый. Ул елларда Мәрҗани ислам дөньясы корифейларының хезмәтләре белән таныша. Аның фикерләве планетар югарылыкта, киң масштаблы тирәнлектә алып барыла. Гарәп һәм фарсы телләренең нечкәлекләрен өйрәнә, фәлсәфә, тарих фәннәре асылын белүне үз итә. Математика, геометрия, астрономия белән шөгыльләнә, дөньякүләм мәшһүр галимнәрнең мирасын өйрәнә. Җиребез куенындагы руда катламнарыннан «энҗе-мәрҗәннәр»не эзли һәм таба. Гомере буе аларны халкына аңлатып, бүләк итү белән мәшгуль була. Казанга кайткач, беренче мәчетнең имамы һәм мәдрәсәнең мөдәррисе була.

Мәрҗанине дөньяның бик күп галимнәре белгән. Ул алар белән аралашкан, әңгәмәләшкән. Танылган рус галиме, академик Василий Бартольд аны: «Татарлар арасында прогрессив агымга нигез салучы…» – дип атаган. «Шиһабетдин Баһаветдин углы Мәрҗанинең китабы энтография һәм тарих материалларына байлыгы ягыннан рус теленә генә түгел, Европадагы башка телләргә дә тәрҗемә ителергә лаек», – дип яза Казан университеты профессоры, галим Н.Ф. Катанов. Галимнең хезмәтенә татар әдибе Галимҗан Ибраһимов та зур бәя бирә: «…Милли тарихыбызның нигезе», – ди.

Ә татар халык шагыйре Габдулла Тукай болай дип яза:

Чыкты ахры бездән дә бер бөтен кеше,

Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше,

Татарда да гыйрфан уты кабынганны

Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.

 

Кирәк булса, әйтеп бирим: ул шәп хәзрәт,

Тулган ай күк балкып чыккан Шиһап хәзрәт,

Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,

Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.

 

Бер җан белән тиздән милләт итә бәйрәм,

Шәрафәтләп, туган көнне бу мөхтәрәм;

Җисме үлек, исме терек бу хәзрәтне

Мәхшәргәчә телләр сөйләр, язар каләм.

 

…Галимнәр язуынча, Мәрҗани – тарихчы, дини реформатор, этнограф, археограф, көнчыгыш белгече, педагог. Аның һәрьяклы мәгърифәтлелеге, энциклопедик белеме галимне дөньякүләм остазлар дәрәҗәсенә күтәрә. Аның хезмәтләре – олы мирас. Ул руханый офык даирәсен киңәйтеп, гафләт-гамьсезлектән, ваемсызлыктан котылырга, милли, әхлакый аңга, дини мәгълүматка ия булып, бергәлеккә, бердәмлеккә чакырды. Галим милли мирасның дөньякүләм мирастан аерылгысызлыгын аңлатты. Менә шундый җәүһәри мирас, хәзинә калдырган галим Шиһабетдин Мәрҗанинең олуглыгын, аның халкыбыз, динебез һәм киләчәгебезнең өметле, акыллы булуы өчен тырышуын яшьләргә тапшырырга тиешбез.

Безнең әле, Мәрҗани йорты Казанның дини һәм әхлакый тәрбия, мәгърифәтчелек үзәге булса иде, дигән теләк-максатыбыз да бар. Мәрҗани укулары да узар, аның музее яшь галимнәрне тәрбияләү үзәге дә булыр, анда дини укулар, ачык дәресләр, очрашулар да узар, иншә Аллаһ. Галимнең музеенда үзе яшәгәндәгечә урындыклар, өстәл, этажерка, тәсбихләр, энциклопедияләр, китаплары булыр дип уйлыйбыз.

Аның акыл хәзинәсенең кадерен белсәк иде. Быелны гына түгел, бу елларыбызны мин Мәрҗани унъеллыгы дип атар идем. Әйе, Мәрҗани елы кысаларында галимнең бөеклеге байтак ачылды. Әмма, әле җитәрлек түгел. Минем аны өйрәнү җәһәтеннән Мәрҗани оныкларының иң нәниләре өчен дә бәйге-ярыш, конкурс оештырасым килә. Яшьләребезнең бәхетен Мәрҗани хәзрәтләре калдырган мирасны ныклап өйрәнүдә күрәм мин.

P.S. Ш.Мәрҗанинең үзе тарафыннан безгә бүгенге көндә үтә дә мөһим мәсьәлә күтәрелгән булган. «Мәржани һәрнәрсәдә мөселманлык вә татарлыкны күрергә сөйдегеннән (сөйгәнлегеннән), һәрнәрсәнең милли булуына әһәмият бирә икән. Мәсәлән, берәр эшне башкалардан эшләтергә ту(г)ры килсә яки берәр нәрсә мөселман кибетләрендә табылмаса: «Моны мөселман эшләргә ярамыймы икән? Ул нәрсәне мөселман сатарга ярамыймы икән?» – диеп, күп вакыт әйтә; бигрәк тә ашамлык, кондитер нәрсәләрен мөселманнар пешермәвенә бик тәэссеф итә (көенә) икән. Кибетләргә өелеп куелган ләүхәләр (вывескаларга) мөселманча язылмаса яки мөселманча түбән генә язылса, эче поша: «Ник мөселманча язмыйсыз? Хөкүмәт тарафыннан манигъ (тыючы) булмадыктан (булмастан) соңра мөселманча язарга һәм мөселманчаны түбән-кечкенә генә түгел, ачык итеп өскә язып куерга кирәк», – дип әйтә икән. Ислам тарихына әһәмият бирдекеннән (бирүе сәбәпле), исемнәр ахырына «-ов/-ев, -ин» тоташтыруны мәкрүһ (килешсез, сөйкемсез) күрдегеннән (күрүе сәбәпле), «Гомеремдә Бәһаветинов диеп кул куйганым юк. Тарих миляди истигъмаль иткәнем (христиан ел исәбен кулланганым) вә язганым юк» дип әйтә икән. Китапларында да һичкемнең фамилиясен «-ов/-ев, -ин» кушымчасы илә язмый вә һәр вакыйганы һиҗри тарих илә язадыр» (Мәрҗани. – II том. – Б. 168-169).

Мин бу юлларны сезнең игътибарга тәкъдим итмичә, соңгы ноктаны куярга җөрьәт итмәдем.

Халкыбызның үзенең тирән катламнарыннан күтәрелгән шәхес – Мәрҗаниле халыктан вә токымнан без.

Әлмира ҺӘДИЯ,

«Мөслимә» газетының баш мөхәррире, “Халкыбызга хезмәте өчен” медале иясе,

җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре