string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7624.html"
18.10.2013 09:07

Бәләкәй чакта безне начар сүзләрдән әнкәйләр тыя, соңра психолог та аны начар ди, мулласы да гөнаһ икәнен аңлата, ләкин шуңа да карамастан, күбебез бу тел афәтенә чумган һәм аның чокырыннан чыгарга әле бер дә теләми.

Хәзер бар җирдә дә сүгенәләр: балалар бакчасына, мәктәпкә карасаң, балалар бер-берсенә башка сыймаслык сүзләр әйткәләшә, аларның укытучылары һәм тәрбиячеләре дә бик еш кына начар вә нахак сүзләр куллана. Шифаханә яки идарә йорты булсынмы – берсендә дә йомшак иттереп сөйләшмиләр. Кайвакытта минем белән сөйләшеп торганда да, яшь хәзрәт дипме шунда, тугыз катлы итеп сүгенеп куялар.

Шиксез, сүгенү ул – җан чире һәм бу чирне зур тырышлык белән дәваларга кирәк. Беребез дә үпкәләребезгә салкын тисә: “Ярар, үзе төзәлеп, рәтләнеп китәр әле”, – дип кул селкемибез бит. Киресенчә, даруханәдән иң кыйммәтле даруларны алып, телефоннарны сүндереп, тиз генә караватка чумабыз. Ә менә кайсыбыз бу тел чиреннән үзен дәваларга ашыга?

Халкыбыз арасында таралган сүгенү яки әдәпсез сүзләр белән сөйләшү хакында төрле фикерләр ишетергә туры килә. Кайсыберләре: “Бу кабахәт гадәткә каршы чыгып булмый, чөнки бу безнең канда”, – дип аклана. Икенчеләре: “Мондый кешеләр белән сөйләшмәскә вә сәламләшмәскә”, – дип катгый фикер белдерә. Өченчеләре сүгенүне закон нигезендә тыярга чакыра. Сүгенүчеләрнең башларына таяк төшсә, бәлки, туктарлар, янәсе.

Бу турыда барыбызга да уйлап карау лазем, чөнки һәрбер кешенең баласы бар, ул бала шушы сүгенүчеләр арасында яшәячәк, шуңа да һәркем үз нәселенең чиста телле һәм саф күңелле булуын кайгыртып торырга тиеш. Динебез тарафыннан сүгенүнең гөнаһ икәне билгеле, ләкин халкыбыз үзен ничек кенә мөселман итеп күрсәтергә теләмәсен, бу тел этлегеннән әле чистарынырга ашыкмый.

Ислами тормышта сүгенү булырга тиеш түгел, чөнки һәрбер сүгенү – ул кемнедер кимсетү яки кемнеңдер хакын алу булып тора. Ә инде кеше хакына керү, аның дәрәҗәсен төшерү вә мыскыллау безнең диндә тыелган. Рәсүлебез (аңа Аллаһының сәламе вә салаватлары булсын) әйткән: “Кешеләрне сүгү вә дәрәҗәләрен төшерү – яманлык һәм көферлек гамәле” (Мөслим риваяте).

Инде сүгенү сүзләре турында сөйләшеп китик, халкыбыз нәрсә һәм нинди сүзләр белән сүгенә? Ул сүзләр күбрәк кешенең җенси әгъзасын һәм ир белән хатын-кыз арасында була торган җенси мөнәсәбәтне искә алу, һәм шуларга кагылышлы гамәл вә процесслар хакында. Уйлап кына карагыз, акылы булган кеше сөйләмендә гаурәт урынны һәм кайбер җенси мөнәсәбәтләрне белдергән сүзләрне кулланырмы? Юк, чөнки андый сүзләр һәрбер юньле кешенең дәрәҗәсен төшерә һәм бер үк вакытта аны бик каты мыскыллый. Шул сәбәпле мөселман кешесенең янында торган башка берәүне сүгәргә һәм аның каршында сүгенеп холыксызланып торырга бернинди дә хакы юк.

Татар халкында иң киң таралган һәм иң кабахәт сүгенү – ул үзеңнең яки башка кешенең анасын сүгү. Чөнки шушы шакшы сүзләр артында ниндидер кешенең аналарын зина кылуда гаепләү ята. Бу бит синең каршында басып торган кешенең анасы! Ә безнең колакларыбыз гөнаһ сүздән томаланып беткән, шуңа без кайвакытта бу сүзләр үз аналарабыз турында әйтелсә дә, көлеп кенә куябыз!

Ә бит Коръәндә болай әйтелә: “Зинадан пакь булган хатыннарны зиначы дип сүгүчеләр, соңра сүзләрен дөресләр өчен дүрт шаһитны китерә алмасалар – аларга сиксән мәртәбә сугыгыз...” (“Нур” сүрәсе, 4 нче аять).

Кайбер хатыннар һәм ирләр көн дәвамында үзләре дә дистәләгән һәм йөзләгән мәртәбә шушы сүзләрне әйтергә һәм шул рәвешле җәһәннәмдә үзләренә шәп кенә чокыр казырга мөмкин. Ә бит моның хакында Аллаһның Рәсүле безне кисәткән: “Җәһәннәмгә иң күп керүчеләр авызларындагы телләрен һәм ботлары арасында булган әгъзаларын сакламаучылар” (Бохари риваяте).

Телләребезгә ирек биреп кемнедер сөйләвебез, кемнедер сүгүебез – бу тормышта безнең тарафтан кылынган зур хата.

Хәбир хәзрәт ХАНОВ,

Чирмешән мәчете имам-хатыйбы

"Дин вә мәгыйшәт"