string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7634.html"
13.09.2013 11:47

Сорау. Тубыктан аска төшеп (җиргә тиям-тиям дип) торган киемнәрдән йөрергә ярамый дип ишеткәнем бар. Бу чыннан да шулаймы?

Җавап. Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) яшәгән чорда тубыктан аска төшеп (җиргә тиям-тиям дип) торган кием кию тәкәбберлек билгесе булып саналган, ә тәкәбберлек исә – белүебезчә, зур гөнаһларның берсе. Шәригатебездә киемнәрнең озынын (җиргә тиеп торганын) сайлау тәкәбберлек күренеше белән бәйләп карала, чөнки моның турыда хәдисләрдә әйтелгән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) болай дигән: “Тәкәбберлеге сәбәпле киемен озайткан кешегә Аллаһы Тәгалә Хисап көнендә хәтта карамас та”.

Әбу Бәкер (радияллаһу ганһу): “Минем киемемнең бер яртысы озыная, тик мин аны карап торам”, – дип әйткән. Шуннан соң Аллаһның рәсүле хәзрәти галәйһиссәлам аңа болай дигән: “Син моны тәкәбберлегең аркасында эшләмисең (кисеп ташламыйсың)”. Бу хәдис Бохари (Т. III. – Б. 1340) вә Мөслим “Сахих”ләрендә (Т. III. – Б. 1650) китерелә.

Димәк ки, киемне җиргә кадәр төшереп йөрү (җиргә тидерү) – үзеннән-үзе генә хәрәм гамәл булып саналмас, ләкин аның хәрәмгә илтүен истән чыгармау лазем: чөнки ул тәкәбберлеккә китерә. Киемне шул рәвешчә (ягъни, җиргә тиеп торганча) озайту, ул замандагы халыкның гореф-гадәте булганлыктан, Пәйгамбәребез (с. г. в.) яшәгән вакытта бу күренеш тәкәбберлек билгесе булып саналган. Шуңа күрә галимнәр, тәкәбберлек киемне озайтуга бәйле булу-булмауга да карамастан, аның хәрәм булуы турында гомуми бер фикергә килгән. Алар, шулай дип әйтсә дә, тубыктан аска төшеп торган киемнән йөрү буенча фәтва кабул иткәндә фикер каршылыкларына да юлыккан һәм ахыр чиктәге фикерләре түбәндәгечә булган: әгәр кием тәкәбберлек нәтиҗәсендә озынайтылса – хәрәм булыр, тәкәбберлек булмаса – мәкруһ.

Киемне тәкәбберлек сыйфаты булудан тыш озайтуның бер начарлыгы да юк, чөнки андый гореф-гадәт безнең көннәргә килеп җитә алмады һәм хәзерге вакытта озын киемнән йөрү тәкәбберлек булып саналмый. Шунысын да әйтергә кирәк: бүгенге көндә тубыктан озын киемнәрдән йөрүчеләр – тәкәбберләнергә тырышучылардан түгел.

(Мисыр мөфтие Гали Җомганың “Әл-бәян” дип исемләнгән китабы материаллары файдаланылды. – Б. 344.)

"Дин вә мәгыйшәт"