string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7636.html"
09.09.2013 13:19

Үз-үзенә кул салган ке­шегә җеназа намазы уку дө­ресме?

Сорауга ТР мөселманнары Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җавап бирә.


– Имам Әбү Хәнифә, әгәр кеше, Лә илаһы илаллаһ, Мөхәм­мәдүр-Рәсүлүллаһ, дип әйтә икән, ул мөселман, башкасын тикшермәгез, дигән. Берзаман хариҗилар имам Әбү Хәнифә янына ике мәет китереп куя. Шунда имамның җанын кыярга уйлый болар. “Менә боларның берсе аракы эчкәндә, ризыгына тончыгып үлгән. Икенчесе зина кылган да балага узган. Ке­шеләр­гә фаш булмыйм дип үз-үзенә кул салган. Боларга җе­н­а­за укыргамы, юкмы?” – дип сорыйлар. Имам Әгъзам укырга дип әйтсә, үтерергә исәпләре. Имам Әгъзам болардан, алар христианмы, яисә яһүдиме, дип сораган. Юк, дигәннәр. Болар Аллаһны кире какканмы, дәһ­риме – юк. “Лә илаһы”ны әйткән­нәрме – әйткәннәр. “Лә илаһы” иманның 80, 50 яки 20 процентымы, дип сораган. Юк, дигән­нәр. Шулай булгач, алар мөсел­манмы дип ник сорау бирәсез, дигән. Пәйгамбәребезнең: “Бе­рәү зур гөнаһ кылган булса да, аны җеназа укып җирләү вә­җиб”, – дигән хәдисе бар. Хә­нәфи мәзһәбе буенча намаз укымау, аракы эчү, үз-үзеңә кул салу – зур гөнаһ, әмма имансызлык булып саналмый.

 

Бу – аның фаҗигасе. Шул ук вакытта имам Әгъзам хәзрәтләре, минемчә намаз укымый, минемчә фи­керләми, дип үтерелгән бик күп кешеләрне күргән. Гамәлне без­неңчә кылмый, дип бик күп кешеләрне үтерергә сәбәп тапканнар. Шуннан соң хариҗилар, бу мәетләр җәннәтлеме, җәһән­нәмлеме, дип икенче сорауны биргән. Имам Әгъзам, мин Коръәндәге Аллаһы Тәгалә сүзе белән җавап бирәм, дигән. Анда Ибраһим пәйгамбәр: “Миңа ияргәннәр – миннән, миңа ияр­мәгәннәрне Аллаһ белүче һәм гафу итүче”, – дип әйтә. Шуңа күрә Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча кыямәт көне җитмичә,    бе­рәү–җәннәткә, икенчесе җәһән­нәмгә кермичә, син – мөселман, син – кяфер, дип әйтергә берәүнең дә хакы юк. Бу Аллаһ хөкеменә калдырыла. Аллаһ – Хөкем итүче. 
 

 

Һәркем – кемнеңдер якыны, абыйсы, энесе яки әтисе ул. Үлгән икән инде аны җеназа укып җирләргә кирәк. Гаепләр өчен бүтән җир бар. Авыр вакытта, кешенең күңеле болай да әрнегән чакта тоз салырга кирәкми. Әгәр фетнә чыкмаслык булса, мондый очракларда имамның үз ярдәмчесенә намаз укытуы күркәм санала. Анда да, ике золымның кечкенәрәген сайлагыз, дигән пәйгамбәребез. Барасың, юасың, кәфенлисең, Коръән укыйсың, тәһлил әйтә­сең. Җеназа уку бит әле ул, Аллаһы Тәгаләне узып, җәннәт­кә билет бирү дигән сүз түгел.

 


Гөнаһ


Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм – зур гөнаһ­ларны кылмаган зат. Аның артыннан сәхәбәләр, күркәм табигыйннәр, олы үрнәкле зур галимнәр, шәехләр, олы мөгаллимнәр зур гөнаһ­лар­дан тәүбә иткән, ваз кичкән. 
Адәм баласының иман ки­тергәннән соң иң зур вазыйфасы – зур гөнаһлардан саклану. Ал­лаһы Тәгалә Коръәни Кә­римдә: “Олы гөнаһлардан сак­лансагыз, кечкенә гөнаһларны Мин үзем гафу итәрмен”, – ди. Кечкенә гөнаһ дәвамлы булса, олы гө­наһка әйләнә, һәрбер зур гөнаһ кечкенәдән башлана. Гөнаһ­ларны булдырмый калу өчен ныклы ышаныч, иман кирәк.


Иманны зәгыйфьләндерә торган сәбәпләр бик күп. Аны арттыра торган сәбәпләр дә бар. Һәрнәрсә адәм баласының үзеннән тора. Әгәр дә син дөнья белән генә чикләнмичә, кайта торган йортың Җәннәт дип уйласаң, җәннәтле булам дип өзгәләнсәң, бу гөнаһлардан сак­ланырга мөмкин.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 145, 06.09.2013/)