Эшләр нияткә карап бәяләнә

12 август 2013 ел 14:40

Һәр эш ниятләп, киңәшеп, уртак бер фикергә килеп башкарылса, ахыры да хәерле бетәчәге һәркемгә мәгълүм. Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) дә: “Дөреслектә, эш нияткә карап бәяләнә”, – дигән бит. Рамазан аенда район администрациясенең мөселманнарга ифтар мәҗлесе үткәрүе гадәткә кереп китте. Быел ул 5 нче август көнне район үзәгендәге “Чулпан” кафесында зурлап үткәрелде. Анда авыллардагы мәчет имамнары, авыл мөслимәләре берлекләре рәисләре һәм җирле үзидарә башлыклары катнашты. Ахшам намазы укып авыз ачканнан соң, аш мәҗлесе башланып китте.

Район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Коръән сүрәләре укып, мәҗлескә бәрәкәт теләде. Рәмзи хаҗи “Йәсин” сүрәсе укыды. Сүз мәҗлес хуҗасы – район башлыгы Александр Шадриковка бирелде. Ул татар телендә, аңлаешлы итеп:

– Ай буе ураза тотып, мәчетләрдә тәравих намазлары укып, ислам динен ныгытуга сез үз өлешегезне керттегез. Инде менә сезне хөрмәтләп әзерләнгән авыз ачу мәҗлесенә рәхим итегез. Үземнең исемемнән, район башкарма комитеты исеменнән Ураза гаете белән котлыйм, бәхетле, сау-сәламәт булыгыз, – диде.

Менә икенче ел инде безгә рамазан-шәрифтә Төркиядән мөгаллим килә. Быелгы кунагыбыз – коръәнхафиз – Конья шәһәреннән Рәмзи хуҗа иде.

Ул сүзен “Төркиядәге мөселман кардәшләрдән кайнар сәләм” дип яртылаш төрекчә, яртылаш татарча сөйли башлады. Шуңадырмы, һәр сүзе аңлаешлы иде.

Быел рамазан аенда Кәкерледә тәравихлар укытып, ифтар мәҗлесләрендә катнашып, Коръәнне хәтем кылып үткәрдем.

– Гәүдәләребезгә иман нуры иңсен, дәрәҗәләрне арттырып, хәерле киләчәкләр бирсен. Ислам динен ныгытудагы хезмәтләребезне, гыйбадәтләребезне, сәдакаларыбызны кабул әйләсен. Бу дөньяда да, ахирәттә дә ярдәм итсен! Сез дә безгә дога кылыгыз! – диде ул.

Чүпрәле җирлегендә булуы һәм исламны ныгытуда куйган хезмәтләрен хөрмәтләп, район башлыгы Александр Шадриков аңа “Чүпрәле” дип чигелгән яшел түбәтәй бүләк итте. (Рәсемдә.) Киләчәктә дә тагын күрешү насыйп булуын теләде.

Мәҗлес вәгазьләр белән үрелеп барды.

Фәһим хәзрәт район имамнары белән киңәшләшеп тә алды.

– Быел Татарстанда Ш.Мәрҗани елы. Аның әнисе ягыннан нәсел җебе Иске Чокалы авылына барып тоташа. Шул уңайдан, 27 нче август көнне районыбызда дини даирә белән бергәлектә фәнни-гамәли конференция үткәрәчәкбез. Күп кунаклар көтелә, биредә бергәләп эшләрбез, иншә Аллаһ. Районда ике зур төзелеш эше башланыр дип көтелә. Берсе – чиркәү булса, икенчесе, Аллаһ боерса, район үзәгендә төзеләчәк җамигъ мәчете булыр. Әлегә Чүпрәледә ике генә дин таралган. Башка дин вәкилләре күчеп килсә, анысы өчен дә бина салырга туры килер, – диде ул.

Район хатын-кызлар берлеге җитәкчесе Энҗия Шәрәфетдинова гаиләдә бала тәрбияләү мәсьәләсенә тукталды. Иске Чокалы авылы мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт исә: “Районыбызда гомер-гомергә чуаш, татар халкы бергә яшәде, моннан соң да тату яшик, матур яшик, безгә карап соклансыннар, – диде. – Безнең яктан чыккан кешеләрне тану – зур вакыйга. Барыгызны да җыенга чакырабыз”.

Мәҗлес аш өстәле артында бик җанлы үтте.

Йомгаклау сүзен Фәһим хәзрәт әйтте:

– Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин. Я Раббым, рамазан аенда кылынган догаларыбызны кабул ит! Һәркайсыбызга җәннәтләргә раян ишегеннән керергә насыйп ит! Җитәкчеләребезгә саулык-сәләмәтлек биреп, киләчәктә дә һәр эшебезне мөбарак кыл. Динебезне алга җибәрә алсак иде.

Сания ШӘРАПОВА,

Чүпрәле районы

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана