string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7647.html"
02.08.2013 15:40

Җавап. Зәкят кебек үк, фитыр сәдакасы да, Аллаһка табынуның матди чыгымнар сорый торган төре. Сәдаканың бу төре рамазан ае тәмамлангач үткәрелә торган Ураза бәйрәме белән бәйле рәвештә бирелергә тиеш. Аның исеме шуннан – бәйрәмнең гарәпчә атамасыннан алынган.

Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде!) хәдисендә килгән рәвештә фитыр сәдакасы мөселманнардан булган ирекле кешеләргә – бар ир-ат һәм хатын-кызларга, кечесенә һәм өлкәненә, гает алды көнендә, бәйрәм намазына чыгар алдыннан, бер сагъ (якынча тугыз кадак ясмык сыярлык савыт) тулысынча хөрмә, яки арпа, яки йөзем, яки ярты сагъ бодай (яисә он) бирергә кушкан. Бу мәсьәләгә халкыбызның бөек галиме, мәгърифәтче Ш.Мәрҗани дә үзенең гыйльми хезмәтләрендә тукталып үтә. Мәрҗани хәзрәтләре үзенең матди ярдәмчеләре булган кайбер байларга шөбһә һәм ихтилафтан чыгар өчен бер сагъ хөрмә яки илебездә бер сагъ хөрмә күпме торса, шулкадәр акчаны сәдака итеп бирергә кирәклеген аңлаткан.

Фитыр сәдакасы бирү ваҗиб гамәлләрдән санала.

Билгеләнгән акча һәм мөлкәт минимумына ия булган һәр мөселманга фитыр сәдакасы бирү мәҗбүри. Акча  һәм мөлкәтнең әлеге минимумы кешенең кичектергесез ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен зарур булган суммадан  (мәсәлән, бурычларны түләү, аның каравында булган кешеләрнең кичектергесез ихтыҗларын канәгатьләндерү) чыгып билгеләнә.

Зәкяттән аермалы буларак, акылга зәгыйфь булмау, балигъ булу – фитыр сәдакасы бирү өчен шарт итеп куелмый. Мәсәлән, балигъ булмаган балаларның, акылга зәгыйфь кешеләрнең тиешле күләмдәге мөлкәтләре бар икән, аларны караган кешеләр алар исеменнән фитыр сәдакасы бирергә тиешләр. Әгәр дә бу кешеләр моны эшләмиләр икән, бу бала кеше эшләнми калдырылган бу эшне үзе балигъ булгач башкарырга тиеш, ә акылга зәгыйфь булган кеше – үз акылына кире кайтса.

Үз акылында булган өлкән кешеләр фитыр сәдакасын үзләре өчен генә түгел, ә аларның тиешле дәрәҗәдәге үз мөлкәтләре булмаса, үзенең балигъ булмаган балалары өчен дә бирергә тиешләр. Балигъ булган балаларга килгәндә, алар моны, алар акылга зәгыйфь булса яки аларның тиешле мөлкәте булмаган очракта гына башкарырга тиешләр. Әгәр дә гаиләдә әти кеше юк икән, бу бурычны башкару гаилә башлыгына йөкләнә.

Гаиләдә ир кеше үзенең хатыны өчен фитыр сәдакасы бирергә тиеш түгел, чөнки хатынының финанс һәм мөлкәт эшләренә аның хокуклары юк. Шулай ук, үзенең үз акылындагы үсеп җиткән улы өчен дә ул бирергә тиеш түгел, чөнки аның бу улы өстеннән, ул балигъ булуыннан соң, хокукы тулы булып санала алмый. Шулай итеп, мөэмин-мөселман кеше үз тәрбиясендә булган һәркем өчен дә фитыр сәдакасы бирергә тиеш.

“Фитыр сәдакасы сыйфатында, гадәттә, берешәр сагъ ниндидер ризык яки берешәр сагъ коры эремчек яки берешәр сагъ йөзем җимеше бирәләр”, – дип килә Әл-Бохари сахихендә.

Ярты сагъ бодай 2-2,5 килограммга тиң. Хәнәфи мәзһәбе галимнәре фәкыйрьләргә моны, бодай урынына, аның акчалата нисбәтендә бирергә мөмкин дип исәплиләр. Алар моны сәдака бирүнең фәкыйрьләрне ифтар көнендә мохтаҗлыкта калдырмас өчен эшләнүенә нигезли, ә аларның ул  мохтаҗлыгы бер ризык кына булмаска мөмкин. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде!) әйткән: “Бу көнне аларны кешеләрдән (соранып) йөрү зарурлыгыннан коткарыгыз” (Әт-Дара Кутни; бине Ади; әл-Хәким). Менә ни өчен факиһлар мохтаҗларга фитыр сәдакасын дирһәмнәрдә бирүне яхшырак та дип исәпли.

Фитыр сәдакасы бирү – мөселманнарның гомер буе башкарылырга тиешле бурычы. Моны бәйрәм көнендә таң атканчы яки таң аткач та эшләргә була, чөнки фитыр сәдакасы өчен күрсәтмәләр, зәкят күрсәтмәләре кебек үк, абсолют характерда. Безнең көннәргә килеп җиткәнчә, Ибне Гомәр фитыр сәдакасын аны алучыларга тараткан. Алар (сәхабәләр) фитыр сәдакасын бәйрәмгә кадәр бер-ике көн алдан биргәннәр (әл-Бохари сахихе).

Фитыр сәдакасын көнендә бирә алмый калу – аны башкару бурычыннан  азат итми, ул аны соңлап булса да бирергә тиеш, тик бу юлы аның савабы азрак була.

Һәркем бер яки берничә мохтаҗ кешегә фитыр сәдакасы бирергә мөмкин, тик аларның һәрберсе дә акчалата нисбәттә тулы күләмдә булырга тиеш.

Зәкят рәвешендә җыелган финанс һәм матди кыйммәтләрдән ярдәм алырга хокуклы кешеләр фитыр сәдакасы алырга да хокуклы.

Быел рамазан аеның ахыргы көне 7 нче августка туры килә. Ураза тәмамлану белән, мөселманнар 8 нче август көнне Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Аны халык Рамазан гаете дип йөртә. Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитыр сәдакасы өләшә. Фитыр сәдакасын иртәрәк тә бирергә мөмкин.

Фитыр сәдакасының мәгънәсе – Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде!) хәдисләре буенча аңлашылганча, ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган сәдакадыр. Гадәттә, гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип сәдака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитыр сәдакасы бирү тиешле. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым гаилә булып яши икән, алар фитыр сәдакасын үзләре түли. Быел фитыр сәдакасының күләме Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 50-300 сум дип билгеләнде.

Әнәс бине Мәликтән килгән хәдистә болай диелгән: «Рамазан уразасы җир белән күк арасында эленеп тора һәм фитыр сәдакасын биргәннән соң гына ул күкләргә ашачак» (Имам Дайлами).