2013 елга «ДУМ РТ ХАДЖ» ТӘКЪДИМЕ

17 июнь 2013 ел 10:31

Программаның максаты – хаҗ сәфәрен кулай (оптималь) бәядән киң катлам халык өчен уңай хәл итү, яшәү һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту. Хаҗ программасы РФ Хөкүмәтендәге Хаҗ Советы таләпләренә туры килә, ул җентекләп эшләнгән һәм ышанычлы булуы белән аерылып тора.

Әлеге хаҗ тәкъдиме башкаларга да үрнәк – ул барлык үтәлергә тиешле хезмәтләрне дә үз эченә алган.

Тәкъдимгә түбәндәгеләр керә:

1)      Казаннан Җиддәгә (Согуд Гарәбстанының көнбатыш өлешендәге шәһәр), Мәдинәдән Казанга турыдан-туры рейслар; шулай ук Мәскәүдән, Уфадан, Оренбургтан, Түбән Камадан да турыдан-туры очып китү каралган;

2)      Казаннан очу вакыты (якынча) – 2013 елның 1-8 октябре көннәрендә; Казанга кире әйләнеп кайту (якынча) – 2013 елның 19 октябреннән шул ук елның 10 ноябренә кадәр;

3)      сәфәр озынлыгы – 19-25 көн;

4)      Мәккәдәге кунакханә Әл-Хәрәм мәчетеннән 3,5 километр ераклыкта урнашкан; Әл-Хәрәм мәчете – дөньядагы иң зур һәм иң төп гыйбадәтханәләрнең берсе;

5)      кунакханә 4-8 кешелек бүлмәләрдән гыйбарәт. Хаҗәтханә (туалет) белән юыну  урыны кунакханә бүлмәләренең үзендә яки янында; барча уңайлыклар Согуд Гарәбстанының Хаҗ Вәзирлеге таләпләре кысаларында башкарыла;

6)      көненә ике тапкыр ашату; чәй белән каһвәне (кофены) тәүлек дәвамында куллану мөмкинлеге;

7)      Мәдинәдә яшәү вакыты – 3 көн. Мәдинә – Согуд Гарәбстанының көнбатыш өлешендә (Хиҗаз өлешендә) урнашкан шәһәр;

8)      медицина иминияте һәм тәүлек әйләнәсендә табиб (врач) ярдәме күрсәтелү;

9)      Согуд Гарәбстанының бер урыныннан икенче урынына (Мина-Гарәфәт-Мөздәлифә, Мәккә-Мәдинә) хәрәкәт итү өчен автобус белән тәэмин ителү;

10)  Зәмзәмнән (Мәккәи-Мөкәррәмәдә Кәгъбә янындагы изге кое) биш литр су алып кайту;

11)  хаҗ сәфәре вакытында кирәкле барлык әйберләр белән дә тәэмин ителү (китаплар, ике сумка, намазлык);

12)  һәр төркемдә имам-җитәкче булу;

13)  корбан чалу йоласын башкару;

14)  ир-атларга ихрам киеме (хаҗилар өстендәге ике ак тукыма);

15)  җирле SIM-карталар (мобиль элемтәдә абонентка куллану өчен туры килгән модуль);

16)  хаҗиларны фоторәсемгә һәм видеоязмага төшерү.

“ДУМ РТ Хадж” белән түбәндәге телефоннар аша элемтәгә керергә мөмкин: +7 (843) 524-92-10, +7 (843) 240-53-98, +7 (843) 200-93-11.

Адресыбыз: 420021 Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 3 нче йорт.

Интернеттагы сайт: www.dumrt-haj.ru.

Электрон почта адресы: 5249210@gmail.com.

 

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана