Сатыш мәдрәсәсе яңартыла

17 июнь 2013 ел 10:27

Үз дене бар аның, үз сүзе,

Кол Галиләр белән калыккан,

Татар мәктәбенең нигезе

Гасырлардан килә...

Халыктан.

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ

 

Без, сабалылар, 2013-2016 нчы елларга исәпләнгән “Мирас – Наследие” республика максатчан программасы нигезендә Сатыш авылындагы элекке мәдрәсә бинасының яңартылачагын белеп, бик тә куандык.

Әйе, Сатыш мәдрәсәсе заманында төбәгебездәге иң эре уку йортларының берсе булган. XX гасыр башында биредә өч йөзләп шәкерт сабак алган. Әлеге белем һәм тәрбия йорты белән мәхәллә имамнары җитәкчелек иткән. 1996 елда дөнья күргән “Татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре” дип аталган китапта (авторлары – Р.Салихов, Р.Хәйретдинов) мәдрәсәдә имамлык иткән руханыйлар Мөбарәкша Яруллин (1894 елның сентябреннән имам), Мөхәммәт Мөхәммәтвәлиев (икенче мулла, указы 1872 елның 12 мартыннан) һәм аның улы Габдерахман Мөхәммәтов (1903 елның 26 августыннан имам-хатыйб) исемнәре атала.

Заманында язучы Мәгъсум ага Хуҗин белән “Яшә, Саба-Йорт!” дип аталган китапны (Яшә, Саба-Йорт!: тарихи-публицистик очерк / соавт. М. Хуҗин. – Казан: Матбугат йорты, 1999. – 247 б.) эшләгәндә бу юлларның авторына Байлар Сабасының зыялы, музыкаль нәселеннән булган мөгаллимә, күренекле композиторлар Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннарның сеңлесе Гөлзар ханым Галиева калын гына бер белешмә-китап биргән иде. Анда Казан губернасы буенча барча төр мәгълүматлар урнаштырылган. Китапның баштагы һәм соңгы битләре булмау сәбәпле, кайчан чыкканы төгәл билгеле түгел. Статистика мәгълүматлары 1914 елныкы, чөнки анда “Прошлого 1914 года” дип башланып киткән җөмләләр байтак. Димәк, белешмә 1915 елда чыгарылган була. Андагы “Мечети и магометанское духовенство Казанской губернии” дигән бүлектә мәчетләр һәм дин эшлеклеләре турында исемлек бирелеп, ул вакытта волость үзәге саналган Сатышның беренче мәхәлләсендә мәдрәсә булуы, Габдерахман Мөхәммәтовның – хатыйб, Габдулла Яруллинның имам булуы күрсәтелгән. Ә инде икенче мәхәлләдә Фәезхан Мөхәммәтовның хатыйб икәнлеге теркәлгән. Шулай итеп, ике китаптагы мәгълүматлар тәңгәл килә.

Икенче бер чыганакта мондый юллар бар: “Совет авылы ике мәхәлләгә бүленгән була. Аның берсендә Габдерахман мулла мәдрәсәдә төшкә чаклы малайларны укыткан, аннан соң Камәрия абыстай кызларга сабак биргән. Икенче мәхәллә балаларына мәдрәсәдә урын булмаганлыктан, Фәезхан мулланың такта белән урталай бүленгән өенең бер ягында малайлар, икенче өлешендә кызлар дин сабагы алган...”

1991 елда Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев “Без кемнәр?” дигән язма җибәргән иде. Андагы: “Саба районында Сатыш мәдрәсәсе булган. Бу мәдрәсә заманында Арча, Тәкәнеш, Кукмара, Мамадыш, Балык бистәсе яклары өчен шәм-лампа ролен үтәгән. Монда шагыйрь Миргазиз Укмаси (1884-1946), язучы һәм әдәбият белгече Мөхәммәт Гали (1893-1952), шулай ук минем газиз әтием – булачак имам-хатыйб Сөнгатулла укыган. Болар әле мин белгәннәре генә. Бу мәдрәсәдә белем алган шәкертләр камил рәвештә гарәп телен белеп чыккан”, – дигән юллар хәтердә уелып калган.

Әмма заманында биредә укыган олы бер шәхескә – дәүләт эшлеклесенә аерым тукталмыйча ярамас. Татарстан Дәүләт Советының хәзерге бинасына кергән кешеләр аның диварына урнаштырылган портретларга игътибар итмичә калмыйдыр: ТАССР Үзәк Башкарма комитеты, Югары Совет һәм Татарстан Дәүләт Советы рәисләре рәсемнәре алар. Шунда сулдан икенче итеп эленгән портрет Сатыш мәдрәсәсенең элекке шәкерте, районыбызның Айдар авылы (хәзер Теләчегә керә) тумасы Рәүф Сабировныкы.

Ә Рәүф Әхмәтсабир улының гомере аянычлы тәмамланганын күпләр беләдер. Азанчы (мәчеттә азан әйтүче) гаиләсендә туган малай белемен күтәрә-күтәрә, җәмәгать эшләрендә катнашып абруй казана. Беренче Бөтендөнья сугышы ветераны ул. Ә инде, алда әйтелгәнчә, 1921-1924 нче елларда ТАССР ҮБК Президиумы рәисе була. 1921 елгы ачлык вакытында Мәскәүгә (Ленин һәм Сталин янына) барып, республикага ашлык кайтарта...

Гомумән, Сатыш мәдрәсәсен тәмамлаган зыялы шәхесләрнең байтагы юкка чыгарыла, сөргенгә җибәрелә, репрессия корбаны була. Шул ук Мөхәммәт Мәһдиевнең әтисе Сөнгатулла хәзрәт тә фәкать мулла булганы өчен кулга алынып, атарга хөкем ителә.

...Миңа моннан бер-ике ел элек Сатыш мәдрәсәсенең имам-хатыйбы, мөдәррисе булып торган Габдерахман хәзрәт Мөхәммәтовның кызы, бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Суфия апа белән Лесхоз бистәсендә әңгәмә корырга туры килде. Ул Сатыш мәдрәсәсе белән бәйле бик күп тарихый ядкярләрне, нәсел шәҗәрәләрен, үзенә килгән хатларны (алар арасында СССРның халык артисты, якташыбыз Шәүкәт Биктимеров белән Мөхәммәт Мәһдиевнеке дә бар) кадерләп саклый, алга таба музейга бирергә ниятли. Унынчы дистәне ваклаган Суфия апаның хәтере искиткеч әйбәт, тавышы горур, күңеле күтәренке. Алга узып шуны искәртергә кирәк, әле менә аңа күптән түгел – гыйнвар аенда гына 95 яшь тулды. Шул уңайдан район башлыгы Рәис Миңнеханов күпне күргән мөхтәрәмә ветеранга Россия Президенты Владимир Путинның котлавын тапшырды.

– Менә шушы Сатыш мәдрәсәсенең хуҗасы, мөдәррисе булып торган Габдерахман кызы инде мин, – диде Суфия апа, үзе өчен бик тә кадерле рәсемне кулына алып. – Язучы, әдәбият белгече Мөхәммәт Гали безгә килеп укыган, дип сөйлибез бит әле. Ул да якын туганыбыз: аның әтисе белән минем әти бертуган иде. Менә бу язмада әтинең апасының улы турындагы хатирәләр тасвирланган. Мамадыш районы Баскан авылы мулласының малае Габдулла исемле иде. Алабуга техникумында татар теле һәм әдәбияты укыткан елларда аның җәйге ялы Кырымда дәваланучы күренекле язучы Галимҗан Ибраһимов белән бергә туры килгән. Очрашканнар, сөйләшеп утырганнар. Соңыннан Габдулланы “милләтче” Ибраһимов белән элемтәдә торган, дип, 15 елга хөкем иттеләр. Менә, монысы – җизни, олы апаның ире, ул да сөрелде, – дип, тагын бер рәсемгә күрсәтеп алды Суфия Габдерахман кызы. – (Аннары, икенче сурәтне кулына алып, болай сөйләп китте:) Сугышта Гатауллин Гариф атлы, ул чор өчен күренекле бай бар иде. Энесе Зариф абый Кукмарада кибетләр тотты. Шуннан куылып, юкка чыгарылды. Гариф абый үзе безнең белән Магнитогорскка сөрелде һәм шунда мәңгелеккә калды. Ә әтиебез, Аллага шөкер, кайтып үлде. Җәсәде – авылыбыз зиратында. Безнең туганнар каберлегебез кирпеч белән әйләндереп алынган иде. Төрбә шикеллерәк итеп. Шуның кирпечен сүтеп, сугыш вакытында тегеләй-болай итеп бетергәннәр. Хәзер Казандагы энебез шул каберлекне яңадан әйләндереп алып, тәртипләп тота, Аллаһның рәхмәте булсын...

Хәзер инде, язмабызның соңында төп темага – Сатыш мәдрәсәсе тарихына тагын бер тукталыйк. Әлеге дә баягы “Татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре” дигән китапта: “Мәдрәсәнең бер катлы кирпеч бинасы XIX-XX гасыр чигендә төзелгән”, – дип әйтелә. Әмма бу дөреслеккә бигүк туры килеп бетми кебек. Без, әйткәнемчә, Мәгъсум абый Хуҗин белән, “Яшә, Саба-Йорт” китабыбызда Сатыш мәдрәсәсенә, гомумән, бу авылның совет чорындагы мәгариф үсешенә хәйран зур урын бирдек. Шуның мәдрәсә өлешен кабат искә төшерим әле: “...Мәдрәсә XVIII гасыр азагында ачылган була. Ул хәзерге Кукмара районының Зур Сәрдек авылыннан Хаҗи Насыйбуллин акчасына төзелгән, дип исәпләнелә. Хаҗи үзе итек басу фабрикасы тоткан булса кирәк. Йон туплау максатыннан, Саба якларына да килеп чыга. Сатышта йон саклау склады төзетә. Биредә ялланып эшләүчеләр дә шактый булган, күрәсең. Аларга ул гыйбадәт кылу, балаларны укыту өчен мәдрәсә төзетергә була. Шушы изге йорт каршында яшәгән Габдерахман исемле кешенең әтисе 12 яшендә мәдрәсә төзелешенә кирпеч ташуда булышуы турында сөйли.

Мәдрәсә тарихына кагылышлы бер архив документының эчтәлеге белән танышу да укучылар өчен кызыклы булыр.

“1876 ел, 10 июнь. Казан губернасы, Мамадыш өязе, Сатыш авылы халкының мәдрәсәдә урыс телен укытуга каршылыгы турында “Эчке эшләр министры А.Лобанов-Ростовскийның идарәчегә мөрәҗәгате:

Идарә итүче М.Н.П.га!

Казан губернасы башлыгы М.В.Д.га!

Мамадыш өязенең Сатыш авылында 75 ел дәвамында татар мәктәбе эшли. Ул мәктәптә урыс теле өйрәтелмәгән. 1873 елның 29 сентябрендә өяз земствосында кабул ителгән карар буенча, Мамадыш өязе, шушы вакыйгага игътибар биреп, татар мәктәпләрендә урыс теле кертү өчен 300 сум акча җибәрде һәм аны өязнең өч әһәмиятле – Сатыш, Түбән Ушмы, Түбән Яке мәктәпләренә бүлде. Земство идарәсенең 1874 елда югарыда күрсәтелгән карарын гамәлгә ашыруга, ягъни мәдрәсәдә урыс грамотасын укытуга Сатыш авылындагы җирле халык тарафыннан каршылык күрсәтелде.

“Мәдрәсәләрдә урыс телен укытуны гамәлгә кертү турында” 1870 елның 25 март карарын үтәү буенча һәм крестьян-мөселманнарның моңа каршы килү очраклары өчен аерым карар булмаганлыктан, авыл халкына мәдрәсәдә урыс телен укыту халык хисабына түгел, ә бәлки земство бүлгән акчага икәнлеген аңлатырга.

1874 елның 20 ноябрь карары нигезендә, халык училищелары белән сак эш итәргә кирәклеге искәртелде. Казан губернаторының шушы вакыйга буенча күрсәтмәсенә нәтиҗә ясавыгызны сорыйм”.

Әлеге язманың өлешчә күчермәсе менә шундый. Ул XVIII гасыр ахырында ачылган мәдрәсәнең XIX гасырның 70 нче елларында Казан губернасында игътибар үзәгендә торган мәктәпләрнең берсе булуын дәлилли, мәдрәсә тормышындагы әһәмиятле вакыйганы сурәтли. Аннан соң да мәдрәсә гыйлем бирү дәрәҗәсен югалтмаган.

Тәлгать НӘҖМИЕВ,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана