Мәгърифәт йолдызы

10 июнь 2013 ел 09:07

«Укымаган милләт байый алмый. Юкса, без һәр милләткә укыган вә баеган милләтләрнең хезмәтчеләре генә булып калачакбыз»

Әхмәтһади МАКСУДИ

“Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел”, ди татарлар. Халкыбызга бик тә якын ике шәхеснең зиратта янәшә ятуы очраклы түгел, мөгаен. Икесе дә үз халкының бөек уллары. Милләте, аның якты киләчәге өчен янып-көеп йөргән ике зат: Габдулла Тукай һәм Әхмәтһади Максуди. Ни кызганыч, Октябрь инкыйлабы әлеге шәхесләрнең милләте өчен кылган барлык гамәлләрен, хезмәтләрен оныттырырга тырышты. Ләкин татар халкы гыйлемгә, мәгърифәтлелеккә омтылучы халык. Ул үзенең зыялыларын онытмый. Шуңа да хәзерге вакытта Г.Тукай һәм Ә.Максуди исемнәрен мәңгеләштерү буенча зур эшләр алып барыла.

Быел татар җәмәгатьчелеге Әхмәтһади (Һади) Максудиның тууына 145 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Бу – галимнең татар халкы өчен эшләгән барлык изге гамәлләрен дә искә алу өчен яхшы форсат.

XVI гасырда яшәгән татар морзасы Сөендек нәселеннән чыккан бу гали (бөек) зат 1868 елның 28 сентябрендә хәзерге Татарстанның Биектау районына керә торган Ташсу авылында дөньяга килә. Ә.Максуди башлангыч белемне әтисеннән һәм бабасы Гайнетдиннән ала. 1881 елда ул Казанга килә һәм Күл буе мәдрәсәсенә (ул 1898 елдан 2 нче җамигъ мәчет имамы һәм мәдрәсәнең мөдәррисе Касыйм хәзрәт исеме белән “Касыймия” мәдрәсәсе дип атала башлый) укырга урнаша. Зирәк егет аны уңышлы тәмамлаганнан соң, 1892-1893 нче елларда шул ук мәдрәсәдә мөгаллимлек итә. Булачак галим бу вакытта Кырымда нәшер ителгән «Тәрҗеман» гәзите һәм Төркиядән килгән вакытлы матбугат, китаплар белән дә танышып бара, хосусый (үзенә генә килгән) укытучыдан урыс телен өйрәнә, бик күп нәрсәләр белән кызыксына. 1894 елда ул Төркиягә китә, анда җәдитчә (яңача) белем бирә торган мәктәпләрдәге уку-укыту тәҗрибәсен  өйрәнә, Әхмәт Мидхәт (1844-1912), Әхмәт Дәүләт (1822-1895) кебек мәшһүр төрек әдип-мәгърифәтчеләре белән аралаша, аннан кайтышлый күренекле педагог Гаспринский (Гаспралы) Исмәгыйль Мостафа улы (1851-1914) соравы буенча Бакчасарай шәһәрендә тукталып, ул мөдирлек иткән «Зынҗырлы» мәдрәсәсендә шәкертләргә гарәп әдәбияты һәм мантыйк (логика) фәннәреннән дәресләр бирә. Биредә ул И.Гаспралы белән якыннанрак таныша, аның яңача дип саналган (җәдитчә) укыту методларын һәм алымнарын өйрәнә.

Әхмәтһади Максуди 1897 елда Казан сәүдәгәре Сөләйман Мишкинның 1881 елда туган Зәйнәп исемле кызына өйләнә. Аларның биш балалары була: Фатыйма-Галия, Һарун, Шәфика, Һашим һәм Бәһрамия.

Мәдрәсәләрдә яңача уку-укыту, тәрбия тәртипләрен кертү, Евро­па, рус югары уку йортлары дәрәжәсендә белем бирү кирәклеген, ә моңа ирешү бары тик яхшы һәм заман таләпләренә туры килә торган дәреслекләр язу һәм бастыру белән генә мөмкин булачагын аңлаган мөгаллим үзе дә утыздан артык исемдә дини һәм фәнни дәре­слекләр, методик кулланмалар яза һәм аларның һәрберсе күп тапкырлар басылып чыга. Соңрак күренекле тел-әдәбият галиме Җамал Вәлиди (1887-1932) аның "Төрки сарыфы" (Морфология), "Төрки нәхүе" (Синтаксис), "Шифаһия" ("Гарәп телен өйрәнү буенча йөз дәрес") кебек хезмәтләренә югары бәя биреп: "Бу китаплар туган телебезне өйрәнү өлкәсендә чын мәгънәсендә фәнни хезмәтләр булды", – дип яза. Аның "Мөгаллим әүвәл" (“Төрки тел әлифбасы”) һәм "Гыйбадәте исламия" дәреслекләре бөтен бер тарихый чорны алып торалар, алар хәтта гарәп теленә тәрҗемә ителеп, Мисыр мәктәпләрендә дәреслек буларак та кертелгәннәр.

Мәдрәсәләрдәге уку-укыту системасын үзгәртеп коруны үзенең остазы санаган И.Гаспринскийга ияреп, беренчеләрдән булып күтәреп чыккан Ә.Максуди барлык дәреслекләрен дә үзе тәкъдим иткән принципларга (нигез кагыйдәләргә) таянып язган һәм шуңа да аның дәреслекләре аңлаешлы телдә, югары дәрәҗәдә булуы белән аерылып тор­а. Ул чыгарган китап-дәреслекләрнең гомуми тиражы миллион ике йөз данәдән дә артып киткән.

Ә.Максуди 1893 елда Төркиягә китә, андагы мәктәп-мәдрәсәләр­дәге яңача укыту системасы белән таныша, ныклап төрек телен өйрәнә. Татарча җәридә (хәзергечә тел белән әйткәндә газет, газета) чыгару уе белән янып йөргән яшь мө­галлим Истанбулда газетачылык (газет чыгару белән шөгыльләнү) серләренә дә төшенергә тырыша. Монда ул төрек язучысы Ә.Мидхәт белән таныша, "Икъдам" җәридәсе мөхәррире белән дуслаша, хәтта бераз вакыт әлеге газетта эшләп тә ала. Төркиядән кайтышлый ул, И.Гаспринский чакыруы буенча, Кырымда – Бакчасарайда туктала, андагы “Зынҗырлы” мәдрәсәсендә укыта, И.Гаспринский методикасы белән яңача уку-укыту процессы (барышы) белән таныша һәм берүк вакытта "Тәрҗеман" җәридәсендә дә эшли. Ә.Максуди бу чорда И.Гаспринский белән еш очрашып тора, алар яңача уку-укыту, тел, имла (сүзләрне дөрес язуда кабул ителгән тәртип) проблемалары, бөтен төрки халыклар өчен аңлаешлы булган уртак әдәби тел барлыкка китерү мәсьәләләре, төрки халыкларда милли аңны үстерү, милли горурлык хисе тәрбияләү, төрки бердәмлек хакында кызу бәхәсләр алып бара.

1896 елда Ә.Максуди Казанга кайта һәм Казан укытучылар мәктә­бенә экстерн (үзлегеннән укып, имтиханнарны тапшыручы) булып кереп, берничә елдан “башлангыч мәктәп укытучысы” дипломын алып чыга. 1897 елда Мөселман балалар ятимханәсендә (ул 1844 елда Ибраһим белән Исхак Юнысовлар иганәсенә төзелә) татар теле һәм татар халкы тарихы, җәгърафия (география) фәннәреннән белем бирә. Ул бу елларда яңача дәреслекләр яза һәм мөгаллимлек кыла (мөгаллим вазыйфасында була), 1903-1906 елларда Казан университетының юридик һәм педагогик (педагогикага караган) бүлекләренә ирекле тыңлаучы сыйфатында лекцияләргә йөри. 1925-1930 елларда Шәрекъ педагогия институтында гарәп теле укыта.

1892 елдан бирле татарча газета чыгаруны үзенә максат итеп куйган Ә.Максуди 1905 елга кадәр 4-5 мәртәбә "Йолдыз", "Көндез", "Казан" дип аталган газеталар һәм "Йолдыз" исемле журнал чыгарырга рөхсәт итүне сорап, Матбугат эшләре буенча баш идарәгә үтенеч хатлары яза, әмма рөхсәт ала алмый. Ниһаять, 1905 елгы рус революциясе биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, ул үзенең күптәнге хыялына ирешә. 1906 елның 15 гыйнварында "Йолдыз" газетасының беренче саны дөнья күрә. Шул көннән башлап, унике ел дәвамында: беренче елларда – атналык, аннары – атнага 2 мәртәбә, тора-бара көндәлек булып чыга башлаган газетның тиражы 5-6-8 меңгә кадәр җитә. Газет яхшы кәгазьдә, юга­ры техникалы һәм җиңел укыла торган телдә басыла. "Йолдыз"ның таралу географиясе гаҗәп киң булу – аның үз укучысын тапкан, аны кызыксындырган, борчыган сорауларга җавап бирергә тырышкан, ягьни татар халкы тормышында зур урын алып торган газет икәнен раслый торган факт (бәхәссез дөреслек). "Йолдыз" газетасын Казан, Ырынбур (Оренбург), Уфа, Самара, Сарытау (Саратов), Нократ (Вятка), Пермь, Новгород, Сембер, Томск, Владимир, Тамбов, Смоленск, Иркутск губерналарында, Екатеринослав (хәзерге исеме Днепропетровск), Санкт-Петер­бург, Спасск (хәзерге исеме Спасск-Рязанский), Әстерхан, Шуя, Ташкент, Тубыл (Тобольск), Петропавел (русча Петропавловск), Семей (моңа кадәрге исеме Семипалатинск) шәһәрләрендә, Закаспийск, Сәмәрканд өлкәләрендә дә алдырганнар.

Ә.Максудиның татар мәгарифенә багышланган эшчәнлеген "Йолдыз" газетасының нәшир-мөхәррирлеге вазыйфасыннан аерып карап булмый, чөнки "Йолдыз" битләрендә дистә елдан артык уку-укыту һәм тәрбия проблемалары киң яктыртылган, анда төрле фикердә булган һәм төрле карашны яклаган татар зыялыларының мәкаләләре чыгып барган. 1907 елдан башлап газетада Г.Камалның фикердәшләре, каләмдәшләре Г.Тукай, Г.Ибраһимов, 3.Камали, Г.Баттал, С.Рәмиев, К.Бәкер, Һ.Атласи, С.Максуди да языша башлый.

Ә.Максуди – күпсанлы дәреслекләр авторы; "Йолдыз" га­зетасы мөхәррире булу өстенә, үз заманының танылган җәмәгать эшлеклесе дә. Ул 1906 елда Казан шәһәр җәмәгать китапханәсенең мөселман филиалын – "Көтебханәи исламия"не (“Ислам китапханәсе”н) оештыра һәм 1923 елга кадәр аның мөдире була. Фондның нигезен бертуган Кәримовлар, Ә.Максуди, "Сабах”, “Мәгариф” матбагалары һ. б. бүләк иткән татар, рус, фарсы телләрендәге (315 исемдә, 1277 данә) китаплар) тәшкил итә. 1913 елдан хатын-кызларга да уку залына керергә рөхсәт ителә. 1916 елда фондта 3500 китап исәпләнә, ел саен татар, гарәп, төрек һәм рус телләрендә утызлап исемдәге газет-журнал алына.

1929 елда Казанда бердәм китапханәләр челтәре оештырылганда фондның бер өлеше Үзәк китапханәгә тапшырыла, бер өлеше мөстәкыйль булып оешкан 1 нче шәһәр китапханәсендә (Киров урамы, 57 нче йорт) калдырыла. Шул җирлектә шәһәр үзәк китапханәсендә татар бүлеге оеша һәм ул Шәрык китапханәсе тәҗрибәләренә таянып үсә. Гарәп хәрефләре белән язылган әдәбият Казан университетының Фәнни китапханәсенә тапшырыла. Бу әдәбияттан инде ничә буын галимнәр һәм студентлар файдаланып килә.

I Бөтендөнья сугышын халык өстенә килгән олы афәт буларак кабул иткән күренекле мәгърифәтче 1914 елның августында Казанда, хәзерге Санкт-Петербургтан кала икенче булып, сугышта һәлак булганнарның туганнарына һәм яралы солдатларга ярдәм итү өчен "Мөселман комитеты" төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе була. Мәшһүр мулла-шагыйрь Мөхәммәдсадыйк Иманколый белән берлектә оеш­тырылган әлеге комитет бу елларда яралы мөселман солдатларының хәлләрен җиңеләйтү йөзеннән шактый гына эшләр дә башкарган.

Шунысын да әйтеп үтик: галим 1927-1929 елларда биш мең тираж белән әле бүген дә үзенең фәнни кыйммәтен югалтмаган "Фәнни камус"ын (татарча беренче энциклопедик сүз­лек!) бастыра башлый...

Фәлсәфәне яхшы белгән мәгърифәтче сөргендә чакта көнчыгыш фәлсәфәсенә багышланган хезмәтен яза һәм аны русчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Бу – фәлсәфә буенча татар телендә язылган шулай ук беренче хезмәт. Ул Көнчыгыш һәм Европа галимнәренең фәлсәфи хезмәтләрен берләштереп язылган.

1936 елның ахырларында, сөрген (еракка җибәреп яшәтү җәзасы) срогын тутырып, Ә.Максуди Казан­га әйләнеп кайта. Ләкин ул иректә озак яши алмый. 1938 елның гыйнварында контрреволюцион эшчәнлектә гаепләп, аны кабат кулга алалар. Шулай итеп, гөнаһтан куркып балык та тотмаган, авылындагы йор­тының бакчасындагы кырмыскаларны да таптамаска тырышып йөргән, бөтен барлыгы белән алдау-ялганны яратмаган һәм кабул итмәгән, бар гомерен үз милләтенә багышлаган күренекле татар зыялы­сы, 70 яшьлек Әхмәтһади Максудига НКВД органнары тара­фыннан "халык дошманы" атамасы тагыла. Төрмәдә җәбер-золымнар күрүенә дә карамастан, ул кулга алынган татар зыялылары – үзенең фикердәшләре өстеннән язылган ялаларга (ялган гаепләүләргә) кул куймый, күрсәтмәләр бирми, үзенең намусына каршы бармый. Гомере буе хезмәт иткән идеалларына (иң бөек максатларына), намусына хыянәт итмәгән Ә.Максуди соңгы көннәренә кадәр булганына куанып яши.

1938 елның 10 гыйнварында Ә.Максудига ачылган "Эш", сәламәтлеге бик начарлану сәбәпле, туктатыла һәм 1939 елның 2 февралендә ябы­ла. Ул азат ителә. Аңа, шулай итеп, хөкем карары чыгарылмыйча кала. 1939 елның 1 гыйнварында совет лагерьларында 1317195 тоткын (мәхбүс) булган, шуларның 24994 е – татарлар һәм чак кына шуларның 24995 енчесе булмый калган 71 яшьлек Ә.Максуди, төрмәдән чыккач, инде озак яшәми. Ул 1941 елның 28 июнендә вафат була. Кабере – Казандагы Яңа татар бистәсе зиратында, Г.Тукай кабере белән янәшә.

Галимнең тормышын, иҗатын өйрәнүдә зур тырышлык куючылардан тарихчы, филолог, җәмәгать-сәясәт эшлеклесе Габделбари Баттал-Таймас (1880-1969), тарих фәннәре кандидаты Фәридә Гаффарова (1951-2006) исемнәрен атарга мөмкин. Алар тарафыннан төрле елларда Ә.Максудиның иҗатын, тормыш юлын, аның татар мәгарифе (уку-укыту, белем бирү, мәгърифәт тарату) үсешендәге ролен тасвирлаган саллы хезмәтләр басылды (соңгы тапкыр басылып чыкканнардан түбәндәге китапны мисал итеп китерә алабыз: Гаффарова Ф.Ю. “Йолдыз” кабызган Максуди. – Казан: Алма-Лит, 2006. – 186 б.).

Кызганыч, бөек галимебезнең күп кенә әсәрләре безнең көннәргә хәтле сакланмаган. Билгеле булганнарының күпмедер өлеше – республикабыз мирасханәләрендә (рухый байлыкларыбыз саклана торган урыннарда). Бу мирасханәләргә шулай ук Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә фондларын да кертеп карарга мөмкин. Әлеге фондлар Ә.Максуди тормышын һәм иҗатын өйрәнүдә төп чыганак булып хезмәт итә.

Хәер, иң сөенечлесе – XX йөз башы татар халкының милли, мәдәни, иҗтимагый тормышында тирән эз калдырган галимнең хәзер дә бик популяр булуы. Аның “Мөгаллим сани”, “Шифаһия" һәм “Гыйбадәте исламия” дәреслекләре инде ничә буын мөселманнарга дин нигезләренә төшенергә ярдәм итте. Бу дәреслекләрнең теле аңлаешлы, өйрәтү методикасы җайлы – шуңа күрә мәчет-мәдрәсәләрдә, төрле уку йортларында бу китаплар алыштыргысыз. Совет чоры тәмамланганнан соң, иң беренчеләрдән булып бу китапларны халыкка кайтару буенча эшне “Иман” нәшрияты башлап җибәрде. Хәзерге вакытта исә Татарстанда гына түгел, илебезнең башка төбәкләрендә дә “Мөгаллим сани” китабын камилләштереп (хәтта аудиоформатка китерелеп) халыкка җиткерү колач җәя бара.

            Шулай итеп, Ә.Максуди яшәгән чор белән безнең чор арасында күп кенә еллар ятса да, аның хезмәтләре һаман да актуаль булып кала бирә; алар әле дә халкыбыз тарафыннан яратылып файдаланыла торган китаплар булып хезмәт итә. Ә “Милләтем, халкым!” дип яшәгән олуг галим өчен моннан да кадерлерәк бүләк вә дога була аламы соң?

           Фото: Әхмәтһади Максудиның 1895 елда төшкән фотосы.

Гөлшан МИРДИЯНОВА,

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең гарәп теле мөгаллимәсе

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана