string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7662.html"
23.05.2013 09:42

19 май көнне Кукмара мәдрәсендә узган ундүртенче чыгарылыш кичәсендә меңенче шәкерткә шәһадәтнамә бирделәр.

Чыгарылыш кичәсендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев, Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курамшин, Кукмара мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм чыгарылыш укучылары катнашты.

Быел Кукмара мәдрәсәсендә кичке бүлекне – 18, башлангыч бүлекне – 75, барлыгы 93 кеше тәмамлаган. Узган ел биредә 128 шәкерт чыгарылган. Мәдрәсәдә 14 елга 1091 кеше укып чыккан.

Кәлимуллиннар

Меңенче шәкерт исеменә лаек булган Рафаил Кәлимуллин Киров өлкәсенең Малмыж районы Салкын чишмә авылыннан. Хәләл җефете Шәмсенур белән алар өч ел элек гыйлем туплау өчен бирегә килгәннәр.

– Кукмара мәдрәсәсе турында туганнардан ишетеп белә идек. Уйлаштык та, килеп карарга булдык. Ә мәдрәсә – безне үз кочагына алды: укырга йөрергә шулкадәр күнектек, алга таба сагынудан нишлисе булыр, дип уйлыйбыз, – ди Кәлимуллиннар.

Рафаил абый кыр батыры да әле. Узган ел комбайн белән ашлык сугу буенча Малмыж районында беренче урынны яулаган. Быел да беренчелектән төшмәскә исәбе. Шуңа күрә дини гыйлем буенча укуын дәвам итүне дә бераз кичектереп тормакчы булган ул. Әмма беркөнне аңа урыс милләтеннән булган хезмәттәше: “Син әле ярты мулла, укы да укы”, – дип әйтеп куймасынмы?!

– Бу миңа Аллаһы Тәгаләнең шулай дәгъвәт кылуы түгел микән дип уйлап куйдым. Шәмсенур белән укуны дәвам итәчәкбез, Аллаһ кушса. Әлегә аның дин сабаклары бирү өчен үз сыйныфы бар. Мин дә Кукмара мәдрәсәсендә алган гыйлемнәр белән үз төбәгемдәге ислам үсешенә өлеш кертергә ниятлим. Безнең Салкын чишмә 60 хуҗалыклы чеп-чи татар авылы. Җомгага 13 кеше йөрибез, калган намазларга бер-ике кеше генә килә. Имамыбыз Рәшит хәзрәт Әлмәт мәдрәсәсен тәмамлаган. Хәзер яшьләр читкә китә. Күпчелек кеше колхозда эшли, үз йортларында күпләп мал-туар тота. Малмыжга сөт сатарга йөри. Әмма мәдрәсәдә укуыбызны халык бик тә сөенеп, куанып кабул итте. Авылдашларга да ислам дине буенча гыйлем алуларын телибез! Мөселман булу шулкадәр күңелле. Дөньяга караш, яшәү мәгънәсе дә үзгәрде, – дип сөйләде Рафаил Кәлимуллин.

Фатыйма абыстай

Шулай ук бүләкләү тантанасында 999 нчы санлы шәһадәтнамә алган 73 яшьлек Фатыйма апа Хәсәнованы да билгеләп үттеләр. Ул да укырга читтән – Киров өлкәсенең Сосновка шәһәреннән килеп йөргән.

– Чыгышым белән Кукмараның Ятмас Дусай авылыннан булсам да, мәдрәсә турында Наҗия абыстаебыздан белдем. Мине беренче тапкыр бирегә ул алып килде. Наҗия абыстай Сосновкада дин сабакларыннан укытты, безгә

гел: “Гыйлем алыгыз, кызлар”, – дип өндәп торды. Гомерем буе тарих укытучысы булып эшләдем. Ул заманда динсезлек көчле иде, әмма дәресләремдә балаларга ул хакта сөйләмәскә тырыштым. Чөнки күңелем белән әлеге тәгълиматларга риза булмадым. Андый чакта әбием 9 яшьтә өйрәткән догаларны, иман шартларын искә төшереп, үз-үземә көч табып килдем. Аллага шөкер, дин иреге заманында яшибез. Рәхәтләнеп, вакытында намазланырны кылырга, кулга тотып Коръән укырга мөмкин. Ә Кукмара мәдрәсәсе барыбер сагындырып торачак. Бүген мөгаллимнәребездән, монда тапкан дусларыбыздан аерылу бик авыр...

Яппаровлар

Шулай ук иң өлкән яшьтәге чыгарылыш укучысын да билгеләп үттеләр. Быел ул 78 яшьлек Рәсим абый Касыймов булды. Мамадыш районы Югары Тәкәнеш авылыннан 12 яшьлек Илшат Яппаров – ир-егетләрдән мәдрәсәне иң яшь тәмамлаучы. Хәер, Югары Тәкәнештән алар биш туган килеп укыганнар. Илшатның әнисе Гөлгенә ханым әйтүенчә, башта аның олы улы Илдар Кукмара мәдрәсәсенә укырга кергән.

– Укудан кайткач, Илдарның алган белемнәре белән уртаклашуыннан, тәэсирле сөйләвеннән Илшат та кызыгып куйды. Алар башта авыл мәчетенә дин сабакларына йөрделәр. Инде улларыма ияреп, туганнарыбыз да тартыла башлады. Улларым белән горурланам, чөнки биредә алган гыйлемнәре аларга тормышта таяныч, ахирәттә ярдәмче булачак. Үзем дә, Алла боерса, биш вакыт намазга басарга, дөньяны дин белән алып барырга ниятләп торам, – диде ул.

Илшат үзе дә шатлануын яшерә алмый.

– Кукмара мәдрәсәсенә кергәч, биш вакыт намазга бастым. Мәктәптән өйгә дәресләрне дә күп бирәләр, ләкин намазның үз вакыты, үз хикмәте бар. Вакытында укырга бер ияләшсәң җиңел ул, авырлыгы сизелми. Киләчәктә тагын да белем арттырырга язсын иде безгә, – ди Илшат.

Мөгаллимнәр

Кайсы гына чыгарылыш укучысы белән сөйләшмә, барысы да беравыздан остазларына рәхмәт укый. “Өч ел уку дәверендә укытучылардан бер авыр сүз ишетмәдек. Алар – һәрвакыт сабыр, итагатьле. Килгән саен мәдрәсә гел җылы һәм якты булды. Аның пакь, матур, нурлы торуына без шакката идек”, – ди алар. Үз чиратында мөгаллимнәр дә шәкертләренә изге теләкләрен ирештерде:

– Мәдрәсә тәмамлау – ул әле зур имтихан түгел. Иң зур имтихан Кыямәт көнендә булачак. Анда “яңадан тапшыру” дигән нәрсә дә юк... Шуңа күрә бу дөньяда дөрес юлдан барыйк, алган гыйлемнәребез белән изгелектә ярышып яшик...

Аллаһы Тәгалә каршында иң сөекле гамәл – аның дәвамлы булганы. Кукмара мәдрәсәсенең дә файдалы, саваплы эшчәнлеге озын гомерле, нәтиҗәлеләрдән булса иде.

Рәсемдә: уку йорты директоры Ришат хәзрәт Курамшин мәдрәсәнең меңенче һәм 999 нчы дипломын алучыларны тәбрикли.

 

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА,

Кукмара районы