string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7665.html"
21.05.2013 12:14

Шәһре Болгар истәлекләрен хозур кылучы һәрбер кеше Успения  чиркәве нигезендәге язулы ташларга игътибар итми калмый торгандыр. Болгар бабаларыбызны соңгы юлга озатуның шаһите булган бу ташларның гомере XVIII –XIX йөзләрдә христиан чиркәве нигезендә төгәлләнер дип кем уйлаган. Идәнгә, бусагага салынган ташларның язулары уелып юкка чыкса да,чиркәү  нигезенә салынган кайбер ташлар бүгенге көнгәчә сакланып калган. Бу ташъязмалар татар халкы тарихының бәяләп бетерә алмаслык кыйммәтле чыганагы булып тора. Билгеле булганча, борынгы акчаларны, яисә металл әйберләрдәге язуларны искә алмаганда, болгар чорының тарихый язма истәлекләре юк диярлек. Безнең шартларда кәгазьнең гомере озын түгел. Һәр татар күңелендә йөрткән Кол Гали, Әхмәт Ясәви кебек бөек шәхесләрнең әсәрләре соңгы күчермәләрдә генә сакланган. Шуңа күрә, бүгенге көнгә кадәр сакланган һәр ташъязма кыйммәтле  фәнни чыганак кына түгел, ә бабаларыбызның күз яшләре белән юылган изге ядъкәрләр  булып кала бирә.Бүген ташъязмалар белән бәйле һәр сорау бездә кызыксыну уята: ташъязмалар кую традициясе кайчан килеп чыккан, ташлар теле бугенге телебезгә ни  дәрәҗәдә якын, татар халкында ул традиция  хәзер дә дә дәвам итәме? һәм башкалар, һәм башкалар. Бу сорауларга җавап эзләп гыйбрәтле тарихыбызга күз салыйк.  

  Болгар эпитафия  (кабер ташлары) истәлекләре болгар–татар халкы тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән. Кабер ташлары җәмгыятьнең  күтәрелүен дә, түбәнгә тәгәрәвен дә ачык күрсәтүче тарихый дәлил.

  Урта Идел һәм Урал буйларында эпиграфик һәйкәлләр кую  традициясен галимнәр  ислам дине кабул ителү һәм аның таралуы белән бәйләп аңлаталар.

   Ислам дине Болгарда  рәсми рәвештә 922 елны Алмуш хан тарафыннан кабул ителсә дә, Урта Идел буенда аның күптән тарала башлавына дәлилләр бар. Х.Френ, Б.Мункачи болгарлар ислам диненә VIII гасырда ук күчәләр дип исәплиләр. Күрәсең, биредә Хазар дәүләтендәге болгарлар турында сүз барадыр. Күренекле шәрык белгече В.Бартольд болгарларга ислам  IX гасырда үтеп керә дип яза. Дин белгече, мәгърифәтче һәм тарихчы Ш.Мәрҗани дә шул ук фикердә була. Археолог А.Х.Халиков  болгар кабиләләреннән бәрәнҗарларның исламны 644 елда кабул итүе, ә әскелләрнең Идел буена мөселман булып килүләре турында яза.  Дөрестән дә, кайбер болгар  кабиләләре ислам белән гарәпләрнең төньяк яулары вакытында танышкан булуы мөмкин. Бу татарлар  арасында киң таралган борынгы тарихи риваятьләрдә дә чагылыш таба.

  Риваятьләрдә Айдар хан идарәсе вакытында  Болгар җиренә сәхабәләр килүе турында сөйләнә. XVII – XVIII нче йөзләрдә күчереп язылган һәм бүгенге көнгәчә сакланып калган  “Тарих нәмаи – Болгар”, “Тәварихе Болгария”, “Дастаны Аксак–Тимер вә хәрабәи Болгар” кулъязмаларында Болгар җиренә өч сәхабә – Талха бине Госман, Зөбәер бине Җәгъдә һәм Габдрахманның килүе бәян ителә. Бу легенданы шәһре Болгарда 1135 һәм 1155 елларда булып киткән гарәп сәяхәтчесе Әбү Хәмит әл–Гарнати Болгар казые тарихчы Ягкуб ибне Ногманның “Болгар тарихы” китабыннан күчереп ала.

   Мөхәммәт Пәйгамбәр сәхабәләрне Болгар иленә җибәргәндә “сездән могҗиза  таләп  итсәләр, бу өч әйбердән ярдәм сорарсыз” – дип Габдрахман сәхабәгә чалма, Зөбәер бине Җәгъдәгә кара савыты, хәзрәте Тальхагә таяк бирә. Сәхабәләр  Болгар җирендә үзләрен табиблар дип таныталар һәм күп авыруларны  дәвалыйлар. Ханның Бараҗ исемле вәзире гарәп иленнән килгән бу табибләрне сарайга чакыра. Ул вакытта Айдар ханның кызы Туйбикәне паралич суккан була. Ничек кенә дәвалап карасалар да, файдасы булмый. Сәхабәләр хан сараена килеп, кызны күрәләр дә, үсеп утырган каен агачыннан себерке бәйләп, мунчада чабарга кирәк, дип киңәш бирәләр. “Кыш көне андый каенны каян табарга? Бу минем бердәнбер балам,  аны терелтсәгез сезнең динегезне кабул итәрмен”,–ди  хан.

  Сәхабәләр Мөхәммәт Пәйгамбәр биргән әйберләрне  кулланып могҗиза белән каен үстерәләр: кара савытына таякны кадап куялар, аннан Габдрахман сәхабә  Мөхәммәт галәйһиссәләм биргән чалманы башына урап, ике рәкагать намаз укый. Калган ике сәхабә “Әмин”– дигәч ул таяк үсеп, яшәреп зур ботаклы каен була. Аннан себерке бәйләп, хан кызын мунчага җибәрәләр. Җарияләр аны каен себеркесе белән мунчада яхшылап  чапканнан  соң кыз савыгып, хан сараена  үз аягы белән кайта. Бу могҗизаны күреп Айдар хан мөселман була. Шуннан соң Бараҗ  вәзир һәм бөтен шәһәр халкы ислам динен кабул итәләр.

   Риваятьләр буенча сәхабәләр Болгарда өч ел яшиләр, Болгар халкына дин вә шәригать кануннарын өйрәтәләр. Өч ел үткәч, ике сәхабә Мәдинәи–Мөнәвәрәгә кайтып китә, ә  Зөбәер бине Җәгъдә хан кызы Туйбикәгә өйләнеп, Болгарда торып кала. Ул  25 ел гомер итеп, вафат булгач “изгеләр зияратына” күмелә. Хәзер бу урында Хан төрбәсе һәм Кече манара. Мөселман тарихчылары әйтүенчә, Мөхәммәт пәйгәмбәрнең иярченнәре арасында  югарыда күрсәтелгән кешеләр билгеле түгел. “Тәварихе Болгария”нең сакланып калган кулъязмаларының (бүген аның 45 тән артык нөсхәсе билгеле) кайберләрендә сәхабәләрнең берсе Ханзала дип күрсәтелә, ә ул сәхабәләр исемлегендә бар.

  Айдар хан VII гасырның икенче яртысында  идарә итә. Төрле чыганакларда аннан соң Зөбәйр, Мөхәммәт Әмин, Габдулла бине Текиннәрнең хан булулары күрсәтелә. Алар барысы да мөселман булалар.

   Урта гасыр галимнәреннән беренче Ибне Рөстә үзенең 903–913 елларга караган язмаларында Болгар илендә мәчетләр, мәдрәсәләр булуын хәбәр итә.

  Ибне Фазлан үзе дә Багдад хәлифеннән илчеләр килгәндә Алмуш ханның мөселман булуын һәм Болгарда мәчетләр һәм мөселман руханилары булуын әйтеп уза.

    Болгар җирендә ислам диненең киң таралуы археологик материалларда да чагылыш таба. IX-XIII гасыр башына караган Тәнкәй, Тәтеш, Иске Куйбышев, Әҗмәр, Биләр һәм башка болгар каберлекләрендә күмү йоласы мөселман кануннары нигезендә алып барыла: кыйбланы саклау, җиңелчә уң якка әйләндереп салынган гәүдә торышы. Ләкин каберлектә бернинди таш яисә кабер өстенә куелган бүтән билгеләр–агач казык, чардуган һәм башкаларның эзләре сакланып калмаган. Урта Азия һәм Кавказ халыклары кабер ташларын ислам дине кабул итеп, ике йөз еллар үткәч кенә куя башлыйлар. Безнең җирлектә дә шулай булуы мөмкин. Тарихта билгеле булган иң борынгы ташъязма 1244 елга карый. Академик Н.П.Рычков Биләрдә 1173 елгы таш булуы турында язса да, бу фәндә исбатланмаган бер хәбәр генә булып кала бирә.

   Югары катлам кешеләренең аерым зияратлары булырга мөмкин. Халык  арасында сакланган ханнар, морзалар, хәрбиләр зияратлары шул турыда сөйли. Бу зияратларны зәвек белән эшләнгән матур ташлар, яисә төрбәләр бизәгән. Мондый төрбәләрне, яисә аларның нигезләрен изге Болгар, Биләр җирендә дә күрергә була.

   Шәһре Болгарның үзәгендәге Җәмигъ мәчетнең төньягында һәм көнчыгышында урнашкан ике мавзолей тулысынча диярлек сакланып калган. Төньяк мавзолейда ташъязмалар күргәзмәсе урнашкан. Бу һәйкәлне  XVIII йөздә баз буларак файдаланганнар, шуңа  күрә биредә кемнәр җирләнгәнен белеп булмый. Күргәзмәдә урнашкан ташлар арасында Сәмәрканд, Үргәнч, Җәнд, Ширван, Хорасан һәм башка җирләрдә туып үскән яисә укып белем алган кешеләрнең исемнәре бар. Чыгышы белән Болгардан булганнары да егермегә якын. Болгарга килүче экскурсантлар арасында бу күргәзмә аеруча кызыксыну уята. Ни кызганыч, ни өчендер хәзер күргәзмәдән ташларның тәрҗемәләре, яктырту приборлары алып ташланды. Ташларның да кайберләрен төзәтеп, беркетеп куярга иде. Мавзолейның түбәсеннән су агуы да ташъязмаларның саклануына зур зыян сала. Музей–заповедник җитәкчелегенең бу ташъязмаларга битараф мөнәсәбәте мөселманнар арасында зур ризасызлык тудыруы гәҗәп түгел.

  Мәчетнең көнчыгышында урнашкан Бурашбәкләр мавзолеенда да берничә ташъязманы күрергә була. Бу мавзолейда табылган Сабыр–илче Бураш бәк кызына 1297 елны куелган таш  Казан университетында саклана.

   Бурашбәкләр мавзолее тулаем диярлек сакланган уникаль архитектура һәйкәлләреннән санала. Аның эчендә фәнни археологик казу эшләре үткәрелгән бердәнбер болгар архитектура һәйкәле. Казу эшләре вакытында таш табут эчендә  алтын җепләр белән төрле хайван сүрәтләре төшерелгән тукымага төрелгән җәсәдләр табылды. Әммә кабер ташларының язулары уылган, танырлык түгел. Мавзолей эченә чиркәү нигезеннән алынган ике таш урнаштырылган. Алар янына Казанга алып киткән  Сабыр–илче ташы да куелса, нур өстенә нур булыр иде. Хәзер  таралган ташларны җыярга вакыт җитте.

   Тел үзенчәлекләрен аңлар өчен ике ташъязманың текстын тулысынча китерәм. Аларның беренчесе– колоколня нигезеннән, икенчесе чиркәү бусагасыннан алынды.

  Беренче ташка болай дип язылган:  “ Егетләр күрке, күңелләр үзәге, галимләрне агырлаган, ятим, тол, үксезләрне асраган Муса углы,  алтунчы Шаһидулла зияраты торур. Тәңре тәгалә рәхмәт кыйлсын. Амин. Рәбигел–әувәлнең уртасы, тарихка 717”. Безнең исәп белән 1317 ел. Бу ташъязманың теле бүгенге татар теленнән әллә ни аерылмый.

  Икенче таш:  Голәмәсәмзә сүвәр, мәсҗетсәмзә гамәрәт тәнән акил, һәйрәтлү әлуе,  бәрәкәтлүмез Суар иле тамгачы Гали хуҗа улы,  Әтрәч хуҗа улы, Әбү–Бәкер хуҗа улы, Алып хуҗа бәлүикү.Дөньяран күчерүви тарих җиәти җүр сәкер җыл, җөмәдиэл–әүвәл айхы, җиерем икеши көөн әти (Галимнәрне сөйгән, мәчетләр  гыймәрәт кылган (төзегән), изге эшләр кылучы, бәрәкәтле Суар иле тамгачы Гали хуҗа улы,  Әтрәч хуҗа улы, Әбү–Бәкер хуҗа улы, Алып хуҗа билгесе. Дөньядан кучерелүе (үлүе) тарих җиде йөз сигезенче  ел, җөмәдиэл–әүвәл аеның егерме икенче көне иде). Безнең исәп белән 1307/1308 ел.

Икенчесендә борынгы тел  алымнары булса да, язманың мәгънәсен аңлау авыр түгел. Бу ташъязмаларга кагылышлы бер вакыйга хәтердә калган. Моннан ике–өч ел элек экскурсия вакытында укытучы кыз гафу үтенеп, мине бүлдерде һәм :“Балалар быел игәнәчелек елы. Безнең борынгы бабаларыбыз болгарлар да ятимнәргә ярдәм итеп, мәчетләр төзүгә игәнә кылып, галимнәрне олылап яшәгәннәр. Алардан үрнәк алыйк”–диде. Димәк, таштагы язмалар тәрбияви көчкә дә ия икән.

   Беренче президентыбыз М.Ш.Шәймиев шәһре Болгарны торгызу инициативасы белән чыккач бу газиз ташларны киләчәк буыннар өчен саклау мәсьәләсе дә күтәрелер дип ышанасы килә. Узган ел август аенда уздырылган җыелыш протоколында  Болгар җиренә сәхабәләр килүенә багышлап истәлек билгесе кую турында карар чыгарылды. Бу билге чын таштан болгар ташъязмаларына охшатып гәрәп графикасы белән татар телендә булыр дип уйлана. Әлбәттә, аның рус һәм инглиз телләрендә кыскача тәрҗемәсен дә бирергә кирәк.

   Мөфти Тәлгат Таҗетдин хәзрәтләренең  Болгарга килү вакытында аның урыны да билгеләнде. Ул сәхабәләрнең берсе җирләнгән Кече манара янында. Бу чара Болгар һәйкәлләрен һәм  истәлекле урыннарын торгызуда бер этәргеч булырга тиеш. Хәзерге вакытта Габдрахман сәхабә коесы янында скважинадан су суыртып, сатуга чыгарылса да кое үзе ташландык хәлдә кала бирә.

  Минемчә, ташъязмаларны саклау буенча  махсус проект эшләргә кирәк. Чөнки хәзерге вакытта  алар өч архитектура һәйкәле эчендә урнашкан һәм  бу кабер ташларын халыкка күрсәтү өчен архитектура һәйкәлләренең эчке интерьеры да торгызылырга тиеш.

 Бөтен дөньяда Болгар урта гасырларда ислам цивилизациясенең иң төньякта урнашкан форпосты булып санала. Болгар җиренә килгән һәр кеше үз күзе белән күреп, кулы белән тотып карарлык истәлекләребез ул газиз ташлар.

 

Җәмил Мөхәммәтшин,

тарих фәннәре кандидаты,

“Болгар” музей-тыюлыгы хезмәткәре