string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7666.html"
17.05.2013 11:51

Мәшһүр фикер иясе һәм дин белгече Габденнасыйр әл-Курсави – татар халкына һәм гомумән төрки халыкларга, мөселманнарга бәяләп бетергесез мирас калдырган изге затларның берсе. Аның кайда туганлыгы турында ике төрле караш яши. Танылган мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани фикеренчә, ул әнисенең туган төбәге булган Казан артындагы Югары Мәксә (хәзерге Арча районына керүче Югары Масра) авылында туа, ә күренекле фикер иясе Ризаэтдин Фәхретдин аны Курсави тәхәллүсенә бәйләп, галимнең Арча төбәгенә караган Курса авылында сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килүен фаразлый. Г.Курсавиның туган елы турында да төгәл фактлар юк. Чыганакларда ул 1771-1772 яки 1775-1776 еллар дип күрсәтелә.

Булачак галим башлангыч белемне Малмыж өязенә керә торган Мөчкәрә авылындагы (хәзерге Кукмара районы) даны еракларга киткән, Габдулла Габдессәлам улы Үтәмешев нигез салган мәдрәсәдә Мөхәммәдрәхим ахуннан ала. Г.Курсави башкалардан үзенең акыллылыгы, күп белергә омтылуы, хәтеренең яхшы булуы белән аерылып торган. Шунлыктан ул укытучысыннан алган белем белән генә канәгатьләнмичә, үзлегеннән дә күп укыган.

1991 елда әтиләре Ибраһим вафат булганнан соң, Курсавиның бертуган абыйсы Габделхалик сәүдә эше белән шөгыльләнә башлый. Әлеге эше белән бәйле рәвештә аңа еш кына Бохара шәһәренә барырга туры килә. Шунда ул шәех Ниязколый әт-Төрекмәни белән таныша, ул оештырган мәҗлесләрдә катнаша. Соңрак энесе Габденнасыйрны да, Бохарага алып барып, Ниязколый әт-Төрекмәни мәдрәсәсенә урнаштыра. Булачак галим әлеге уку йортында да тырышып укый, табигатьтән бирелгән сәләте ярдәмендә кыска гына вакыт эчендә күп мәгълүмат тупларга өлгерә, мәдрәсәдә өйрәнгәннәр белән генә канәгатьләнеп калмыйча, өлкән буын авторларының хезмәтләре белән таныша, аларның фикерләрен өйрәнә. Аннан кайткач, Мәчкәрәдәге җизнәсе һәм аның уллары Гобәйдулла, Муса һәм Мөхәммәтҗан ярдәмендә зур мәдрәсә салдырып, анда укыта башлый. Шул ук вакытта Курсада имам-хатыйб вазыйфаларын да башкара.

1808 Габденнасыйр Курсави кабат Бохарага бара һәм анда үзенең исламга карата булган реформаторлык карашларын тарата башлый, чөнки аны мәдрәсә тәртипләре, андагы уку канәгатьләндерми. “Әл-иршәде лилгыйбәд” (“Туры юлга өндәү”) дигән гарәпчә китабында ул бу мәсьәләгә кагылышлы тәнкыйди фикерләрен белдерә, кайбер руханыйларны кискен тәнкыйть итә. Аның кыю, мөстәкыйль фикерләре шул руханыйларны тәмам ярсыта. Алар  аны  динсезлектә гаеплиләр һәм Бохара әмире Хәйдәр хозурында диспут, ягъни хөкем мәҗлесе оештыралар. Әмир Курсавига үлем җәзасы белән яный. Шуңа күрә ул үз иленә кайтып китәргә мәҗбүр була һәм җәзадан шулай гына котыла ала. Туган ягына кайткач, Г.Курсави зур мәдрәсә ача һәм анда шәкертләр җыеп, аларга белем бирә башлый. Ләкин реакцион руханыйлар аңа монда да тынгылык бирмиләр, гел янап, эзәрлекләп, өстеннән донослар язып торалар. Шулай да соңыннан аңа каршы чыгучылар иман һәм шәригать мәсьәләләре буенча барган ачык бәхәсләрдә җиңеләләр.

1812 елның язында Габденнасыйр Курсави туганнары белән хаҗ сәфәренә чыгып китә. Кызганыч ки, аңа изге җирләрне күрү насыйп булмый, ул юлда барышлый ваба чире (холера яки чума. – авт.) белән авырый башлый һәм сентябрь аенда Истанбулда вафат була. Аны Төркиянең Искедар шәһәрендәге зиратка җирлиләр.

Курсавиның язма мирасы артык зур түгел, бары дистәдән артык җыентыгы гына билгеле. Татар телендә язылган “Һәфтияк тәфсире” дигән җыентыгыннан башка, барысы да гарәп телендә язылган. Шул ук вакытта аның ислам дине белән кызыксынучыларның сорауларына җавап рәвешендә язылган хатларыннан өзекләр дә саклана. Галимнең 1903 елда язылган “Әл-иршәде лилгыйбәд” (“Туры юлга өндәү”) дигән гарәпчә китабы мөселманнар арасында дан-шөһрәт казана. Әлеге җыентыктагы төп мәсьәлә иҗтиһад, ягъни фикъһе буенча мөстәкыйль фикер йөртү белән бәйле. Әлеге хокукка ия булучылар, ягъни мөҗтәһидләр дип традиция буенча Пәйгамбәребезнең (сгв) сәхабәләре, аларның дәвамчылары, ышанычлы хәдисләрне тапшыручылар, дүрт мәзхәбкә нигез салучылар саналган. Вакытлар узу белән, элеккеге мөҗтәһидләр генә иҗтиһад кыла ала һәм барлык фикъһый мәсьәләләр хәл ителгән инде, шуннан чыгып “иҗтиһад тукталды”, шушы беренче имам-мөҗтәһидләргә “тәкълид кылырга”, ягъни фикъһый мәсьәләләрдә шуларның берсенә иярергә вакыт җитте, дигән фикер барлыкка килә. Иҗтиһад һәм тәкълид мәсьәләләренә башка фикер ияләре дә еш мөрәҗәгать итә. Курсави фикеренчә, җәмгыять надан фикерле галимнәр белән пычранган һәм әгәр вакытында аларга каршы көрәшмәсәң, бу хәл мөселман өммәтен һәлакәткә китерергә мөмкин. Моның төп сәбәбен ул иманның чисталыгы һәм ислам диненең хакыйкый нигезләре бозылу белән бәйләп аңлата. Г.Курсави билгеләп үткәнчә, диннең бозылуы мөселманнар арасында наданлык таралу, Коръән һәм Сөннәткә игътибарсызлык, аны өйрәнүдә сүлпәнлек белән бәйле. Шулай да фикер иясе бидгатьне яхшы һәм начар дигән төрләргә бүлеп карый. Яхшылары шәригатькә нигезләнгән (мәсәлән: мәктәпләр төзү, китаплар нәшер итү һ. б.), чөнки алар гыйлемнең таралуына һәм шәригатьнең саклануына ярдәм итә. Шулай ук кешеләр арасындагы мөгамәләдә шәригатьтә ниндидер күрсәтмәләр булмаса, бидгать дөрес санала, дип исәпли галим. Бу, аның фикеренчә, кешеләр арасындагы сәүдә-икътисадый, сәяси һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итә. Ә инде гыйбадәткә, фарыз-вәҗебләргә кагылышлы шәргый (шәригатькә кагылышлы. – ред.) мәсьәләләргә үз белдегең белән үзгәрешләр кертү, Г.Курсави фикеренчә, начар бидгать була.

Габденнасыйр Курсави “көферлектә гаепләү” мәсьәләсен дә күтәреп чыга. Аныңча, кемне дә булса көферлектә гаепләр өчен ике шарт үтәлергә тиеш. Беренчедән, кешенең эчке ышануларын төгәл белергә, икенчедән, көферлекнең үзе турында белү сорала. Шушы ике катгый шарт үтәлгәндә генә, ул кешене көферлектә гаепләргә мөмкин, дип саный.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: Габденнасыйр Курсави – җәмгыятьне агарту өлкәсендә үзеннән зур өлеш керткән фикер ияләренең берсе. Аның рационализмны яклаган карашларын XIX гасырның икенче яртысында Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхретдин, Габдулла Бубый, Муса Бигиев кебек мәгърифәтчеләр дәвам итә. Шул ук гасырда яшәп иҗат иткән мәгърифәтче – шагыйрь Мифтахеддин Акмулла да үзенең хезмәтләрендә Габденнасыйр Курсавины зур хөрмәт белән искә ала. Әмма мәшһүр галимебез хезмәтләре бүген – XXI гасырда да үзенең актуальлеген югалтмый.

Райнур РӘХИМҖАНОВ,

Кукмара мәдрәсәсенең IV курс шәкерте