string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7670.html"
22.04.2013 09:45

Көннәрдән-беркөнне кеше кинәт авырый башлый... Башта тәненә дәва эзләп табибка бара, хастаханәләрдә дәвалана, дарулар кабул итә, ләкин файдасын гына күрми...

Нинди ысуллар бар – барысын да кулланып карый чир белән тәмам җәфаланган адәм баласы, тик хәле җиңеләйми. Менә шул чакта Аллаһтан ярдәм сорап ялвара башлый ул һәм... җиңеллекне Коръән сүрәләрендә таба. Мамадыш шәһәрендәге Изге нур мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Батыровның кешеләрне сихер-бозымнан, күз тиюләрдән Коръән сүрәләре белән озак еллар дәвамында уңышлы дәвалавы хакында хәбәрдар идем. Шөкер, хәзрәт укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга ихласлык белән җавап бирде.

– Хөрмәтле Мансур хәзрәт, бүген бозым, сихер, күз тиюләр хакында күп сөйләнә. Газета битләрен ачсаң да, телевизордан да “Сөйгәнеңне кире кайтарам”, “Дошманыңа бозым җибәрәм”, “Киләчәгеңне әйтеп бирәм” дигән белдерүләр күзгә ташлана... Кемнәр соң алар, кеше язмышына кысылып, үз өстенә шундый зур җаваплылык алучылар?

– Аллаһы Тәгалә каршында иң гөнаһлы кешеләр, дияр идем. Борынгы заманнарда, шәригать буенча, бозым ясаучыларның башларын чаба торган булганнар. Андыйларны авылда яшәтмәгәннәр, күмгәндә зиратта да урын табылмаган. Җеназа да укылмаган, чөнки алар – шәйтанга хезмәт итүчеләр, шәйтанга сатылган затлар. Җеннәр, шәйтаннар сихерче кушуы буенча кешегә җен кертәләр һәм аның янына барып: “Без шуны эшләдек, моны эшләдек”, – дип хисап тоталар. Пәйгамбәребез (сгв) әйткән: “Шәйтан сезнең кан тамырларыгыз аша йөри”. Бозымны шул җеннәр алып керә дә инде.

– Иманлы кешегә җен керми дисәләр дә, Пәйгамбәребезгә (сгв) дә кергән бозым...

– Беребез дә фәрештә түгел, җен адәмне сагалап кына йөри. Берәр гөнаһлы эш кылганда ул тиз генә керергә мөмкин. Ул бигрәк тә тәһарәтсез чакта һәм кеше курыккан, сөенгән вакытта да керә. Тәһарәтсез вакытта, намаз укымаганда организмның саклану көче кими, чөнки кешене саклап тора торган фәрештәләр азая.  Ләкин ул намаз укыган, дин тоткан кешедә озак тора алмый. Чөнки кеше намаз укыганда җенгә авыр... Ләкин, кабатлап әйтәм, көчле җен булса, ул укыттырмый башлый, кешене иманнан биздерә.

– Бер танышыма: “Син инде үләргә тиеш булгансың, намаз укуың гына коткарган”, – дигәннәр. Намаз үлемнән алып кала аламы?

– Һәр кешенең үз тәкъдире бар. Мөселман кешесе тәкъдиргә ышана. Аллаһтан вакыт килеп җитмичә кеше үлми. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Бәндәм, әгәр дә синең әҗәлең килеп җитсә, бер минут артык, бер минут ким дә яшәмәссең”, – ди. Шулай да диннән читләшкән кешегә яшәү авыр. Аллаһы Тәгаләгә иман китереп намаз укыган кешедән шәйтан курка. Ә гомер озынлыгын Аллаһы Тәгалә генә белә.

Бер генә мисал китерәсем килә: без бит өйдән чыккан вакытта тимер ишекләр, зур йозаклар куябыз. Күзгә күренмәгән җеннәр өйгә кермәсен өчен Аллаһы Тәгалә безгә догалар белән яклавын-саклавын күрсәткән. Без өйдән чыкканда тәһарәтләнеп, догалар укып, үзебезгә саклау куеп чыксак – берни дә, беркем дә зыян китерә алмас. Ул чакта Аллаһы Тәгалә әйтер: “И-и фәрештәләрем, бу бәндә миңа юлын тапшырды, ул шушы юлдан кайтканчы бергә булыгыз, аны саклагыз”, – дияр. Менә шуңа һәрчак Аллаһка тапшырып юлга чыгарга тиешбез: “Сезнең алдыгыздан да, артыгыздан да, уң ягыгыздан да, сул ягыгыздан да, өстегездән дә, астыгыздан да сакчы фәрештәләрем бар”, – дигән Бөек Раббыбыз. Бу – медицина теле белән әйткәндә, аура (безнеңчә фәрештәләр). Үләр алдыннан ул кешене фәрештәләр ташлый.

Пәйгамбәребез (сгв) әйтә: “Азан әйтелгән, намаз укылган өйдә фәрештәләр тулы булыр, ә шәйтанга урын булмас... Ә инде бозыклык булган йортта барысы да киресенчә булыр. Өстәлгә сыра куелса да, бу – шәйтан туе. Башны миңгерәткән һәр эчемлек – алкоголь.

– Мансур хәзрәт, күз тию, бозым, сихер нәрсәсе белән аерыла?

– Күз тию, бозым, зәхмәт – барысы да сихер. Күз тию кешегә сокланып карау белән керә. Һәм чыкканда да бик җиңел чыга. Ә бозым – ул кемгәдер көнләшеп, кешедә ул әйбернең булмавын теләп, аңа атап сихер ясап кертү. Коръән сүрәсе укып өшкергәндә бозым вакланып-таркалып чыга (тирләү, елау, косу, суык чыгу).

Күз тигән кешенең гел башы авырта, кәефе, хәле булмый, эче поша һәм йокысызлыктан интегә. Танышларның күз тиеп хәтта берничә баласы харап булган. Күршедә торучы бер хатын: “Ай, синең шундый булдыклы балаларың бармыни?” – дип кенә әйткән. Шуннан балалар тәгәрәп үлгәннәр...

Менә шулай, күз тию кешене үтерә дә. Шундый “каты күзле”, бездән ерак түгел генә яшәгән бер кеше бар иде. Әни ул килгәндә күз тиярдәй бөтен нәрсәне җыеп куя. Пәйгамбәребез (сгв): “Шундый кеше булса, үзен өшкерегез”, – дигән.  Күрәзәчеләр җен белән эш итә. Аларны өшкерсәң алар җеннәрдән чистарыналар. Һәм шулай күрәзәлек итүче кешеләрнең өшкерелү аркасында яхшы юлга басканнары булды.

– Кеше рәнҗеше төшә диләр...

– Пәйгамбәребезнең (сгв) шундый хәдисе бар: “Берәр кеше кемгәдер рәнҗесә, каргаса – ул аны тереләй кабергә күмде”. Шуңа да кешегә рәнҗергә ярамый. Әгәр бәндә берәр кешегә рәнҗедеме, ул рәнҗеш аның авызыннан чыкты – күкләргә менә, күкләр аны кабул итми, рәнҗеш җиргә төшә, җир дә кабул итми аны, дигән Мөхәммәд (сгв). Хәзер инде – кемгә рәнҗегән, рәнҗеш шул кеше янына бара. Әгәр ул кешенең гаебе булмаса – рәнҗегәннең үзенә кайтуы мөмкин. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (сгв): “Кешегә кабер казыма, үзең төшәргә мөмкинсең”, – дигән.

Күңелегезгә бик-бик авыр вакытларда да: “Мин мөселман кешесе, һичбер вакытта да кешене рәнҗетмим”, – дияргә кирәк. Рәнҗегән очракта да: “Я Раббым, шушы бәндәнең калебләрен ислам нурлары белән нурландырып, дөрес юлга күндерсәң иде”, – дип теләргә кирәк. Чөнки фәрештәләр һәрчак әйтеп торыр: “Сиңа да шул артыгы белән булсын”. Әгәр инде: “Дөрес юлга күндер”, – дип теләсәк, фәрештәләр дә: “Сине Аллаһы Тәгалә артыгы белән нурландырсын”, – дип теләр.

– Сихердән дәвалау ысулы догалар белән генәме?

– Әйе. Чөнки Мөхәммәд (сгв) әйткән: “Аның диненә карагыз”. Әгәр ниндидер күрәзәче янына барса, алар кешене шәйтан ярдәме белән дәваларга мөмкин. Пәйгамбәребез (сгв) болай ди: “Әгәр кемдер күрәзәче янына барса, хәтта аның сүзенә ышанмаса да, Аллаһы Тәгалә аның 40 көн намазын кабул кылмас. Әгәр дә инде аның сүзенә ышанса, “Ай-һай, дөрес әйтте бит”, – дисә, кяфер булып кайтыр”. Ул бәндә яңадан иман китереп ислам динен кабул итсә генә кабаттан мөселман санала.

– Догалар белән дәвалап булмаган очраклар бармы?

– Догалар уку җиңеллек бирә. Иң мөһиме – кеше өметен өзәргә тиеш түгел. Беребез дә фәрештә түгел, әгәр Аллаһы Тәгалә безгә бер авыру биргән икән, без сабыр итәргә тиешбез. Коръәндә Аллаһы Тәгалә болай ди: “Бәндәләргә төрле бәлаләр, авыртулар җибәреп карыйм. Әгәр алар шушы авыруга сабыр итеп, миннән генә ярдәм сорасалар, мин алар белән бергә булырмын”. Әгәр бәндәләр бер-берсенең бәхиллеген алмаса, Коръәнне күпме укысаң да, аның файдасы булмый.

– Ни өчен җен-пәриләр кешеләргә шулкадәр тискәре мөнәсәбәттә? Җеннәрнең иң зурысы – Иблис. Аллаһы Тәгалә сүз бирде: “Мин аларның күбесен җәһәнәмгә лаек итәрмен”. Ул шуның өчен көнне-төнне белмичә көрәшә.

– Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: “Мин җеннәрне һәм бәндәләрне яраттым бары тик үземә гыйбадәт кылыр өчен”. Җеннәрнең дә намаз укучылары, Коръән укучылары бар. Бәндәләрнең дә намаз укучылары бар. Җеннәрнең дә шәйтанга ияреп кеше үтереп йөрүчеләре бар, бәндә арасында да бар алар. Димәк, бар җен-пәриләр дә кешегә зыян китерми.

– Кешеләргә ниләр теләр идегез, Мансур хәзрәт?

– Аллаһ кушканча яшәсеннәр иде. Чөнки без бу якты дөньяга сыналу өчен яратылган. Сыналуны яхшы үтү өчен күркәм холык тәрбияләргә кирәк. Аллаһы Тәгаләнең биш баганасын үтәргә һәм җан ияләренә кешеләргә карата үзеңдә мәхәббәт тудырырга кирәк. Соңгы юлга озатканда әйтерлек булсын: “Әйбәт абый, я әйбәт апа иде, дип”.

 Әңгәмәдәш - Фирая МИҢГАЛИЕВА,

"Дин вә мәгыйшәт"