string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7671.html"
18.04.2013 12:03

Татарстан Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте президенты Мөхәммәт ага Әюповны республикабызда белмәүчеләр сирәктер. Тынгысыз, олпат зат ул. Бар гомерен техник иҗатка багышлаган Мөхәммәт ага (исеменә тугры калып) һәрчак иманына тугры калды, Ислам дине кануннары белән яши. Үз белгәннәрен яшьләребезгә дә төшендерү нияте белән дәртләнеп йөри ул.

Моннан берничә ел элек мәдрәсәләрнең кичке бүлеге шәкертләре өчен «Сарф гыйлеме» исемле китап язып, күпләрне сөендергән иде инде. Һәм менә күптән түгел М.Әюповның «Гарәп теленнән татар теленә алынма сүзләрнең аңлатмалы сүзлеге» дигән яңа китабы дөнья күрде. Бу китапның язылуы очраклы хәл түгел. Телебезгә гарәп теленнән кергән сүзләрне өйрәнүе — Мөхәммәт аганың күптәнге мавыгуы, хоббие, һәм бик тә кызыклы нәтиҗәләргә дә килгән ул. Чыннан да гарәп теле сүз байлыгының искиткеч нәфис һәм камил булуы, җырлап торуы белән башка телләрдән аерылып тора. Юкка гына изге Коръәнебез дә нәкъ менә гарәп телендә иңмәгәндер. Шуңа да гарәп теле һәрвакыт галимнәребезнең игътибар үзәгендә булды. Бу җәһәттән, Җ.Зәйнуллинның «Шәрык алынмалары сүзлеге» һәм А.Тимергалинның «Миллият сүзлеге» (аларда, гарәптән кергән сүзләрдән тыш, фарсы һәм төрки сүзләр дә китерелгән) аерым игътибарга лаек.

М.Әюпов төзегән сүзлек исә бары тик гарәп сүзләреннән һәм аларның аңлатмаларыннан торуы белән үзенчәлекле. Әлеге китапта гарәп теленә кагылышлы 1100 дән артык сүз һәм гыйбарә урын алган. Шунысы игътибарга лаек: гарәптән кергән һәр сүзгә тәфсилле аңлатма бирелгән. Алардан гарәп теленең татар теленә тәэсире никадәр зур булганлыгын чамалыйсың. Әйе, халкыбызның фикерләве дә, гореф-гадәтләре дә, яшәү рәвеше дә, бәйрәмнәре дә Ислам диненнән аерылгысыз. Болгар җирендә Ислам дине рәсми төстә кабул ителгәннән соң узган мең елдан артык чор эчендә татарлар гарәп телен генетик яктан да яхшы ук үзләштергән икән. Соңгы 20 — 25 елда дәүләтебез дингә карата йөз белән борылгач, халкыбыз Коръәнгә, ислам нигезләренә таянып яши башлады. Коръән гарәп телендә иңдерелгәнгә күрә догалар да гарәпчә укыла. Менә шул гарәп сүзләренең асылына азмы-күпме төшенергә алынучылар өчен М.Әюпов төзегән «Гарәп теленнән татар теленә алынма сүзләрнең аңлатмалы сүзлеге» үзе бер ышанычлы компас инде. Шуңа да бу сүзлек дин кардәшләребезгә, мәдрәсәләрдә гыйлем эстәүче шәкертләргә, IV сыйныфларда «Россия халыкларының дини мәдәнияте нигезләре» дигән курсны алып баручы укытучыларга, гарәп телен өйрәнүчеләргә зур ярдәмлек булыр, дип саныйм. 

Таһир САБИРҖАНОВ, «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире