string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7674.html"
08.04.2013 10:59

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының илаһият кануннары белән тыгыз үрелгәнлеге, бу бергәлекнең иҗтимагый-тарихи шартлар, мәдәни багланышлар белән бәйлелеге турында инде шактый күп язылды. Әмма  Тукайның җан халәте, Ходайның кодрәтенең чикләнмәгәнлеген кабул итүе, Аңа ышануы шагыйрь иҗатын күңел нечкәлеге белән сугарылган яңа бер алым – Аллаһтан сорау-ялвару, изге теләк – дога рәвешендә формалашкан әсәрләр белән баетуга өлеш керткән.

Дога – “теләк”, “теләү”, “ялынып сорау”, “үтенү” дигәнне аңлата. Дога кылучының тәне һәм калебе саф була. Шунлыктан аның күңелендәге иң яшерен теләкләренә, иң нечкә хисләренә дә ачылырга мөмкинлек туа. Ислам динендә Аллаһ белән бәндә арасында арадашчы юк. Бәндәнең кылган гамәлләрен Аллаһ Үзе күреп тора, шуңа күрә кеше дә үзен һәрвакыт Аллаһ каршында дип хис итә, теләкләрен дә Аңа үзе җиткерә. Хисле, нечкә күңелле, саф җанлы, эчкерсез, шул ук вакытта бик туры гамәлле дә булган Тукай, билгеле, үзенең һәр эшен Аллаһ хөкеменә тапшыра. Күңелендә туган ризасызлык, үкенечләрен дә, җаны гарешкә омтылырлык канәгатьлек кичергәндә дә ул Аллаһка мөрәҗәгать итә. Шунлыктан аның шигъриятендә дога жанры шагыйрьнең идея-эстетик карашларын, лирик хисләрен укучыга җиткерүнең бер алымы булып тора. Дога кылучының күңел сафлыгы, үзен Аллаһ белән икәүдән-икәү генә дип хис итүе, аңа күңелендәге иң тирән, иң садә, иң яшертен серләрен ачарга ярдәм итә. Мондый әсәрләр шагыйрьнең җан авазын укучыга җиткерергә булыша. Бу – Тукай иҗатында төрлечә гәүдәләнеш ала. Беренчедән, аның рус халкының бөек шагыйрьләре – Пушкин белән Лермонтовка бөтен гомере буена хөрмәт белән каравы, иҗатларын үрнәк итеп алып, аларның әсәрләренә иярүләр язуы белән аңлатыла. Үз чиратында А.С. Пушкин һәм М.Ю. Лермонтовның да мөселман мәдәнияте йогынтысын кичерүләре, Коръән белән рухланып иҗат итүләре мәгълүм. 1824 елда А.С. Пушкинның «Коръәнгә иярүләр»е (“Подражания Корану”) циклы басылып чыга. Үзенең остазы итеп күргән, аның истәлегенә шигырьләр багышлаган, әсәрләрен тәрҗемә иткән Тукай да Пушкинның әлеге шигъри бәйләме белән таныш булган, әлбәттә. Ә шулай да рус әдәбиятындагы дини мотивларга бәйләнешле әсәрләргә мөрәҗәгать иткәндә аның күңеле М.Ю. Лермонтов әсәрләренә тартыла. Мәсәлән, «Тәәссер» әсәре. Тукай үзе бу шигырен «Лермонтовның «Молитва» сәрләүхәле шигыренә тәкълид (иярү)» дип күрсәтә. Димәк, дога мотивын ул бөек рус шагыйреннән, аңа иярү аша кабул итә. Әмма Тукай монда да эчке сизгерлек, рухи тоемлау белән үзенчә эшкәртә, мөселманлаштыра дияргә була. Ике шигырьне янәшә куйганда бу бик ачык сизелә:

 

Гомеремнең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында,

Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,

Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗәиб сүрә Коръәннән, –

Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.

 

В минуту жизни трудную теснится ль в сердце грусть:

Одну молитву чудную твержу я наизусть.

Есть сила благодатная в созвучье слов живых,

И дышит непонятная святая прелесть в них.

 

Оча дилдән бөтен шик-шөбһәләр, һәм мин елый башлыйм:

Яңакларны мөкаддәс күз яшемлә энҗели башлыйм.

 

С души как бремя скатится, сомненье далеко –

И верится, и плачется, и так легко, легко…

 

Тукай әле моның белән генә чикләнми:

        

Бөтенләй сафлана күңелем; укыйм иман, булам мөэмин;

         Килә рәхәт җиңеллекләр: хәлас булам авыр йөкдин.

Ходайа! Син тыйган эшләр тәмам әкътагъ вә әбтәр, дим;

Иям баш сәҗдәгә: «Аллаһы хак! Аллаһы әкбәр!» – дим,

– дип, «дога» йоласының барлык таләпләрен дә сурәтләп (Коръәннән сүрә уку, күңелеңне сафландырып, барлык дөнья гаменнән аерылып сәждәгә баш ию), шигырьне изге дога сүзләре белән тәмамлый.

«Ана догасы» әсәрендә шулай ук теләк теләүченең тулы дога йоласын башкаруы сурәтләнгән. Шигырьдәге «ястүеннән соңра» дигән гыйбарә дога йоласының бөтен шартлары үтәлүенә ишарә булып тора. Димәк, теләк теләүче пакьләнеп, Коръән аятьләрен укып, тәсбих тартып башта Аллаһны олылый (намаз укый), аннан соң Аңа үзенең теләкләрен ирештерә – газиз улына бәхет сорый:

Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык

Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңелен арчып;

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз углын:

«Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз улым!»

Шунда ук шагыйрь: «Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас?» – дип, карчыкка теләктәшлеген дә белдереп куя.

Тулы дога тексты белән без шулай ук Г.Тукайның туганнарына, якыннарына язган хатларда очрашабыз. Мәсәлән, 1902 елда һәм 1903 елның 30 июнендә Уральскидан Өчилегә апасы Саҗидәгә язган хатыннан өзекләр: «…Алла риза булсын, гомерегез озын булып, байлыгыгыз һәм бәхетегез көннән-көн артып торсын» яки «Хәзер дә атам-анама һаман  Коръән укып торам, Мәүлам кабул итсен… Хәерле гомерләреңезне теләп язгучы талибел-гыйлем Габдулла». 26 апрельдә (1904 ел) туганнары Абдулловларга язган хаты тагын да үзенчәлеклерәк. Бу хат тексты эченә ул ахун Мотыйгулла хәзрәт һәм Сибгатулла хәзрәт мәхдүмнәрнең укыган дога текстын урнаштырган: «…Сезләрнең хәзер җибәргән ун рубляне күрсәткән идем, бу рәвешчә кычкырып сезләргә хәер-дога кылдылар: «Ярабби илаһи, ушбу ятим шәкертнең хәленә мәрхәмәт кыйлып, акча җибәргән Гурьев байларның күңелләрен һәрвакыт шат кыйл вә ул җумартларның дошманнарын мәкъһур әйләп, йөзләрен түбән капла, вә һәм ул байлар солтаны Абдулловларны бөтен җир йөзенә мәшһүр вә данлыклы кыйл,  вә янә һәртөрле бәла вә казалардан үзең сакла вә җирләрне җәннәт кыйл. Ярабби яүме кыямәттә кояш сөңге озынлыгы якын килеп, халыкның миләрен кайнатып, бәгырьләрен көйдердектә, бу җумартларны гарше күләгәсендә күләгәләндер!»

Хатлар турында сүз кузгалуга шуны әйтәсе килә: аларда әдип күңелендәге иң саф, садә, ихлас, шул ук вакытта ачынулы хисләр чагылыш тапкан. Шунда ук аларда Аллаһ исеме белән башлау, Аллаһка мөрәҗәгать, теләк, Коръән аятьләреннән булган өзекләрнең шактый күп булуы Тукаебызның ислам диненә булган ихласлылыгының тагын бер дәлиле булып тора.

Дога мотивы кулланылган әсәрләрнең икенче төрендә доганың кешегә тәэсире турында сөйләнә, дигән идек. Г.Тукайның «Таян Аллага» (1910) шигыре нәкъ менә шуңа мисал була ала. Биредә шагыйрь сабый балага Аллаһның кодрәте, рәхмәте чиксезлеген тасвирлап, Аның рәхмәтенә ирешү, «җиһанда якты юл» табу өчен күңелне Аңа багышларга, дога кылып ярдәм сорарга кирәклеге турында сөйли:

Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;

Ул – рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!

……………………………………………………………..

Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;

Бел аны, керсез күңелдән тугры юл бар гаршенә!

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!

Рәхмәте бик киң Аның, һәрдәм таян син Аллага!

Минемчә, «Китап» шигырендә дә Китап – Коръән. Әлеге Китапны укыганда аның дөнья ваклыкларын сөйми башлавы, мәгъсүмләнүе (гөнаһсыз саф кешегә әйләнүе) шуңа ишарә булып тора:

Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне күрәлмичә рухым төшсә,

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-тилмәш,

Күңелсез уй белән тәмәм әйләнсә баш,

……………………………………………

Шул вакытта мин кулыма Китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам;

Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,

Шунда гына дәртләремә дәрман табам…

Казанның Хәтер мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан да Тукайның әлеге шигыренең Коръәнгә мөнәсәбәтлелеген раслап: «Коръәни-Кәримнең ни дәрәҗәдә иксез-чиксез нур икәнлеген, аңа безнең дә мәхәббәтебезнең иксез-чиксезлеген тасвир кылып, изгелеккә өндәгән китапларга олуг хөрмәт белән карап «Китап» дигән шигырен язган», – ди. Үзенең фикерен раслап ул «Бәкарә» (“Сыер”) сүрәсеннән икенче аятьне («Коръәннең Аллаһтан иңдерелгән китап икәнлегендә һич шик юк, бу китап аның белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәргә хак юл күрсәтүче – һидияттер») китерә. Һәм «Аллаһымыз сүзенә таянып Тукай, «хәсрәт соңра хәсрәт килеп» тәмам башы әйләнгән бәндәнең дәртенә кайгыдан чыгу өчен изге китаптан дәрман эзли», – дип яза (Салихҗан Харис. А.Пушкин һәм Г.Тукай иҗатында Коръән аһәңнәре / Харис Салихҗан. – Казан: Иман, 2001. – 16 б.). Димәк, «Китап» шигырендә дә Коръән уку – дога уку мотивы бирелә һәм дога укуның кеше күңеленә тәэсире турында сөйләнә дип нәтиҗә ясарга була.

Дога мотивы белән бәйле булган өченче төр текстлар алдагы икесеннән шактый аерыла. Аларда ачыктан ачык дога йоласы да, доганың тәэсире дә беренче планга куелмаган. Тик Аллаһның рәхмәтенә ышану, билгеле бер эштә Аннан ярдәм сорау, Аңа мөрәҗәгать һәм сыгыну сизелеп тора. Әмма ул гадәти эндәш формасы гына түгел, монда Аллаһка өмет белән ялвару һәм бу теләкнең үтәлүенә ышану аһәңнәре тоемлана. Гадәттә, мондый әсәрләр күңел монологы рәвешендә була. Лирик герой тормыш агымыннан аерылып үз хисләренә бирелә, әйтерсең, күңеленнән генә теләк тели.

Г.Тукайның «Кичке теләк» шигырендә дә өскә калкып торган дога мотивы юк, тик эчке уйлар агымындагы фикер үстерелеше, дөнья караңгылыгыннан туйган, өметен җуйган лирик герой күңеленең иң тирән төпкелендәге теләкләрне үз-үзенә җиткерүендә «дога-теләк» мотивы бик ачык тоемлана:

Мин караңгылык эчендә уйланып яткан көйгә,

Нечкәреп күңелем, җылыйм да бер сүз әйтәм лампага:

«Ни бәхет! – дим, – иртәгә кич син тагын да янмасаң,

Бу ятыштан мин дә мәхшәр җитмичә кузгалмасам!»

Әлеге теләкнең эчтәлеге гадәти теләккә капма-каршы, ягъни лирик герой үзенә үлем сорый. Шулай итеп, шагыйрь иҗатындагы Аллаһка ышану, өметләнү мотивлары гади теләк формасыннан ялвару, сызлану һәм җир тормышының бу бәхетсезлекләреннән туеп илаһияткә күчү – мәңгелек тынычлыкка ирешүне сорау дәрәҗәсенә җиткерелә. Болар һәммәсе җәмгыятьнең шәхескә мәрхәмәтсезлегеннән, гаделсезлектән ут йотудан килә.

Г.Тукай иҗатында «изге дога» мотивы яхшылыкка җавап бирү чарасы буларак та кулланыла. Моны шулай ук Коръәндәгечә гыйбадәт, доганың  башка нәрсәләрдән дә өстен булуына игътибар иттерү дип карарга була. Мәсәлән, «Фатыйма белән Сандугач» шигырендә кошны иреккә чыгаргач, Фатыйма: «Бар, азат бул, кыйл миңа изге дога», – дисә, «Кошчык»  шигырендә:

Очып киткәндә ул шундый матурлап сайрады моңлы:

Миңа, санки, азат иткән өчен изге дога кылды,

ди.

Җирдәге кешеләр тормышының илаһият-руханият тормышыннан аерылгысызлыгы шагыйрь еш мөрәҗәгать иткән дога мотивларында аеруча ачык гәүдәләнә. Тукай Коръән тәгълиматының асылын дөрес аңлавы белән дә безнең игътибарны җәлеп итә. Аныңча, Изге Китап кешеләрне язмыштан узмыш фәлсәфәсенә генә бәйләп калдырмый, пассив, зар түгеп яшәүгә генә өндәми, иҗтиһадка, тырышлыкка, «җәсәрәт»кә, курыкмый, «ялыкмый алга барырга да чакыра. Аның: «Түкмә күз яшь: ярдәмендә һәр заманда Алла бар; Ал җәсарәт, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар!» – дигән шигъри юллары кеше күңелендә алга омтылыш, өмет Аллаһка ышану, иман ныклыгы белән бәйлелектә ачыла. Кешегә яшәү өчен көч табуда, түбәнсенеп, мәгънәсез тормыш упкынында югалмаска, димәк, иман, рухи ныклык ярдәм итә. Бу хакыйкатьне аңлау күпләребезне һәлакәттән саклый алыр иде.

Диләрия АБДУЛЛИНА,

филология фәннәре кандидаты,

Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге 

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре