string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7678.html"
01.04.2013 13:24

Имам, тарихчы, этнограф Корбангали Халидинең вафатына быелның 14 мартында 100 ел тулды. Ул, беренчедән, асыл ватаныннан еракта, мөһаҗирлектә яшәп, дин эшлеклесе буларак, төрле төрки-мөселман халкын тәүфыйк-сәгадәт юлына күндерүдә, аларга белем-тәгълим бирүдә бибәһа игелекле хезмәт куйган могтәбәр затларның берсе. Икенчедән, Урта Азиянең, Шәркый (Көнчыгыш) Төркестанның, шул җирләрдә хәят кичергән казакъ, кыргыз, уйгыр һәм башка милләтләрнең үткәндәге һәм үзе яшәгән чордагы тарихын, көнкүреш рәвешләрен, гореф-гадәтләрен тәфсилле өйрәнеп-тикшереп саллы хезмәтләр язган галим дә.

         Корбангалинең атасы – чыгышы белән Казан өязенең Орнашбаш авылыннан (ул хәзер Татарстан Республикасының Арча районы Утар-Аты җирле үзидарәсенә карый). Халид бик яшьли казакъ арасында сәүдә белән шөгыльләнә. Казакъларның Русия карамагына керәчәкләре беленгәч, ул үзенең берничә иптәше белән Ташкент якларына китә. Тиешле рөхсәт белән шәһәр янындагы Салар суы буенда җир алып, өйләр корып, иген игеп, сигез ел гомер кичерәләр. Әмма Ташкент хакиме Мөхәммәт Шәриф белән Ширали хан арасында низаг чыгып, татарлар авыр хәлдә калалар. Халиднең анда бер хатыны вафат була, икенчесе белән аерылышалар. Аннан соң алар Аягүз (Сергиополь) шәһәренә күченеп китәләр.

       Халид анда Бибигафифә исемле кызга өйләнә һәм 1846 елның 1 ноябрендә аларның уллары Корбангали туа. Малай башлангыч белемне үзләрендәге мәдрәсәдә Мөхәммәтсадыйк бине Исмәгыйль исемле мулладан үзләштерә, аннан соң, Семипалат шәһәренә барып, Гобәйдулла улы Габделҗәббар мәдрәсәсендә белем алуын дәвам иттерә. Ул анда гарәп, фарсы һәм төрек телләрен өйрәнә, ә казакъчаны, уйгырчаны камил белгән. Коръәнне яттан белеп, карыйлык дәрәҗәсенә ирешә.

       Аягүздә утыз ел гомер кичергәннән соң, гаилә башта чик буендагы Бахты авылына килеп урнаша, ә аннан Кытайның Шенҗан провинциясендәге Тарбагатай округының админстратив үзәге булган Чүгүчәк (Чәүчәк) шәһәренә күченә.

       1879 елда Халид хаҗга бара. Истанбул шәһәрендә ул солтан Габделхәмит тарафыннан кабул ителә. Мөселман өчен фарыз булган гамәлләрнең монысын үтәп кайткач, тагын җиде ел яшәп, 1886 елда вафат була.

       Ул Ташкент шәһәрендә Ишанхан, Төрехан исемле атаклы остазларның хезмәтендә булып, аларның хәер-фатыйхаларын да алган булган икән. Шәрәфи бай дигән бер дусты соңыннан, Салар буенда калган аның өен сатып, акчасын гаиләсенә җибәрә.

       1874 елда егерме сигез яшьлек Корбангали карыйны Чүгүчәк мәчетләренең берсенә имам, ә 1881 елда шәһәрдә һәм тирә-як далаларда яшәүче мөселманнарга (үзләренең аерым Җәмигъ мәчете, имамы һәм казые булган дөңгәннәрдән башка) казый итеп билгелиләр.

       Танылган тюрколог Н.Ф. Катанов (1862–1922) 1891 елда Шәркый Төркестанга гыйльми сәфәре вакытында, Чүгүчәктә булып, Корбангали хәзрәт белән дә очраша, аңардан үзенә кирәкле мәгълүмат язып ала. Соңыннан ул матбугатта бастырган “Йоклаган җиде әүлия турында татар хикәятләре” дигән мәкаләсендә К.Халидинең “Тарихы җәридәи җәдидә” (“Яңа тарихи язмалар”) дигән китабында китерелгән вариантка да берникадәр анализ ясый. Аерым алганда, Н.Катанов болай дип яза: “Ул (Корбангали. – Р.И.) йоклаган җиде әүлиягә зиярат кылырга барган һәм юлда төрле, шул җөмләдән, әлеге йоклаган җиде әүлия турында да хикәятләр җыйган. Китабында ул Чүгүчәктән Торфанга һәм Кара хаҗига сәяхәтен бәян итә. Ул нәкъ Коръәндә әйтелгән шул йоклаган җиде әүлиягә зиярат кылуына бик нык ышана”.

       Корбангали хәзрәт Чүгүчәкнең абруйлы байларыннан берсе Рамазан Чанышев белән 1897-1898 елларда егерме ай хаҗ сәфәрендә була. Юл уңаенда Истанбулда махсус тукталып, танылган төрек галим-голәмасе белән очрашалар. Алар арасында, мәсәлән, Әхмәт Мидхәт тә була. Ауропа дәүләтләрендә булып, андагы күп кенә шәһәрләр белән дә танышалар.

       Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә яшәп, мәгърифәт тарату эше белән шөгыльләнгән якташларыбыз турында да яза ул. Мәсәлән, Мөхәммәтзариф ибне Ясин исемле бер ватандашыбыз Пәйгамбәребез (сгв) мәчетендә байтак еллар балаларга сабак укыткан икән. Ә Спас өязендәге Яңа Чаллы авылында туган Габделсаттар хаҗи Мәдинәдә “Казанлы” дигән мәдрәсә төзеттергән.

       Корбангали хәзрәтнең беренче китабы, инде алда әйтелгәнчә, “Тарихы җәридәи җәдидә” дип атала. Ул Казан сәүдәгәре Шәмсетдин Хөсәен углының матди ярдәме белән 1889 елда Казан университеты табыгханәсендә нәшер ителә. Әлеге хезмәт автор тарафыннан Шәркый Төркестанның эчке төбәкләренә – Көһнә-Торфан шәһәренә кадәр ясалган сәяхәтләре вакытында тупланган юлъязмаларга, материалларга нигезләнеп язылган. Анда төрле, аерым алганда, Манас, Санчы, Өремче, Дөнче, Торфан, Астана, Лучен шәһәрләре, изге урыннар, хуҗалар, шәехләр турында кызыклы мәгълүмат китерелә. Әүвәл Коръәндә әйтелгән, соңыннан төрки язма истәлекләрдән Насреддин Рабгузыйның “Кыйссасел-әнбия”сендә (XIII гасыр) урын алган һәм, ниһаять, XIX йөз татар әдибе Закир Һадига (1863-1933) «Яңа әсхабе кәһәф» (Әсхабе кәһәф – тау тишеге, мәгарә) (1908) дигән әсәр язарга  нигез булган “Әсхабе кәһәф”, ягъни йоклаган җиде әүлия турында кыйсса шулай ук китапта аерым урын алган.

       Автор үзе күргәннәрне зур игътибар, төгәллек белән теркәп барган. Менә ничек яза ул: “Торфандан түрт таш, ягъни утыз вёрстлар чамасында улыр Астана шәһәре вар...”

       Шунысын да әйтергә кирәк, Корбангали хәзрәтнең абруе үзеннән алда йөргән. Чөнки аны һәр урында төрле милләт халыклары хөрмәтләп каршы алганнар, аңа мөкатдәс эшендә теләп ярдәм иткәннәр һәм зурлап озатып калганнар.

       Галимнең икенче китабы “Тәварихы хәмсәи Шәркый” (“Шәрекънең биш иле тарихы”) дип атала. 799 битле бу хезмәт 1910 елда Казанның “Үрнәк” басмаханәсендә нәшер ителгән. Аның ничек язылуын Корбангали хәзрәт болай тасвирлый: “...екерме йылдан зиядә буңа даир әхбар вә буңа мөтәгалликъ асәрләре җәмегъ вәҗем кыйлыб, җөмләсенең зөбдәсене бу китабчада дәреҗ әйләдем...” (...егерме елдан артык моңа караган хәбәрләр һәм моңа бәйләнешле әсәрләрне җыеп, барысының иң яхшысын бу китапчада теркәдем...). Китап ахырында гарәп телендә ул, тагын да конкретлаштырып, бу китапны үзенең имам вазыйфасында утыз алтынчы, ә казыйлык итеп сайлануына егерме сигезенче елында – һиҗри 1327 (1905 милади) елның 28 шәгъбанында тәмамлавын яза.

       Корбангали хәзрәт әлеге хезмәтен үзе күреп-белгәннәргә, язма чыганакларга һәм төрле катлау кешеләрдән ишеткән хәбәрләргә нигезләнеп язган. Бу хакта ул менә ничек белдерә: “Ошбу әхбарның (хәбәрләрнең) бер рависе (бәян итүчесе) Мәргыйнәни карый Хәмид әфәнде хикәя әйтер ки...” Язма чыганакларга килгәндә исә, болай ди: “Хытай тәварихындан тәрҗемә улынан әхбар әгәрчә  ихтисар (сөземтә чыгару) үзрә язылмышдыр. Ләкин безем әһле ислам арасында Чин әхвалендән бәхәс идән буйлә бер мәҗмуга бу ан кадәр күрелмәдекдән буңа бераз мобаһат итсәм (мактансам) җаиздер (ярый торгандыр). Хытай тәварихын Өремче бәлдәсендән (шәһәреннән) кәтүрән тиҗар (сәүдәгәр) Әшрәф Хөсәен углы Чанышев иде ки, бер лөгать китабы илә бәрабәр безә һәдийә итмешде. Бундан  мөкаддәм (элек) дөңгәне имамнарыннан вузурган, ягъни мәхкәмә кешеләреннән сорап-белеп хәйле (күп) хәбәрләр язмыш исәм дә, хөрмәтле Хөсәен әфәнденең кәтүрдеге тәварих ул хәбәрләрнең масадакы улдыгычөн (туры килгәне өчен) мәзкүр Хөсәен әфәндиә зийадә (артык) шөкеранаме мәүҗеб әйләмешдем (нигез итәм)”. Ә “Үзбәк иле” дигән төшенчә турында сүз алып барганда, “Мөстәфадел-әхбар сахибенең ифадәсендә будыр” дип, үзенең фикерен танылган дин реформаторы, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1889) “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) дип аталган биобиблиографик характердагы фундаменталь хезмәтендәге мәгълүмат белән дәлилли.

       Бу китапта Корбангали хәзрәт, казакълардагы туй йолаларын тасвирлауга зур урын биреп, төрки халыкларда киң таралыш алган “Яр-яр” җыры турында кызыклы мәгълүмат белән бергә, аның төрле акыннар тарафыннан әйтелгән вариантының текстын да урнаштырган. Шулай ук казакъларга гына хас “Бит ачар” җырының бер үрнәген дә тәкъдим иткән.

       Анда шулай ук күп кенә шигырь үрнәкләре дә урын алган. Биредә без аларның берсенә генә игътибарны юнәлтү белән чикләнәбез:

                   Көфер вә ислам бәрабәр гадел-инсафдыр нәкый,

                   Бәндәйә зәмман кафидер фәгълидә золым-шәкый.

                   Бәс буныңчөн өммәтенә диде ул насих Рәсүл:

                   “Көфер илә бакый улыр мөлек, золым илә улмаз бакый”.

       Бу мотивны без XVI йөз татар шагыйре Мөхәммәдьярның “Нуры содур” (“Күңелләр нуры”) поэмасында да очратабыз. Ул анда болай яңгырый:

                   Көфер берлә мәмләкәт булмас харап,

                   Золым берлә йыкылыр улус йөдәп.

       Димәк, биредә әдәбиятчыларга да тикшеренү өчен кызыклы материаллар бар икән.

       Күренекле дин галиме, тарихчы, педагог, язучы, журналист Ризаэтдин бине Фәхретдин (1859-1936) әлеге хезмәтне болай бәяли: “Бу китапта бәгъзе бер әкият вә хорафатлар истисна иделсә (чыгарма ителсә), әлхак, гүзәл бер әсәрдер. Бик файдалы вә бу китаптан башка йирдә күрелмәячәк мәгълүмат күптер. Мөәллифнең гыйлем вә фазыйленә, зиһен вә хатере саф вә иркен-легенә дәлаләт кылыр...”

       Автор үзе белдергәнчә, әлеге китапның дәвамы буларак тагын бер хезмәт язу уйланылган булган. Хосусан, ул бу хакта болай ди: “Имди бу китабымызы бурада (монда) тәмам идеб туктадык. Йукарыда вәгъдә идийән бәгъзе сүзләр булса, бундан соңрагы китабымыза дәреҗ иделеб иншаэ Аллаһ Тәгалә Раббел-галәмин”.

       Әлеге китапның аерым өлешләрен Б.Төтенаев һәм А.Жолдасов, хәзерге казакъ теленә тәрҗемә итеп, “Тауарих хамса (Бес тарих)” исеме белән 1992 елда Алматыда нәшер иттеләр.

       Борынгы язма истәлекләрне өйрәнүче Габит Зүлкаровның “Бiлiмдiден шыққан сөз” (“Белемледән чыккан сүз”) дип исемләнгән мәкаләсендә (“Ақиқат” журналы, 2012 ел, № 3) Корбангали хәзрәтнең дүрт улы һәм дүрт кызы булуы әйтелә. Аның варислары хәзерге вакытта Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан республикаларында гомер итә. Аягүз шәһәрендә генә дә өч оныгы һәм тугыз оныкчыгы яши икән. Каланың 58 нче урта мәктәбендә укытучы булып эшләгән (инде мәрхүм) Рәхилә Халидовада әтисе белән бабасының төрле елларда алдырылган сурәтләре сакланган булган. Ә Алматыдагы Республика китапханәсендә баш библиограф булып эшләгән оныкчыгы Сания Теңизбаева исә үз вакытында олы бабасы файдаланган ике фарфор тәлинкәне Аягүздәге борынгы тарихи ядкарьләр музеена бүләк иткән.

       Академик Миркасыйм Госманов (1934-2010) үзенең хезмәтләрендә бәян иткәнчә, ул 1987 елда Ташкентта булганда Корбангали хәзрәтнең оныгы Мәсгут абзыйның хатыны Рәйханә апа, Фрунзе (хәзерге Бишкәк) шәһәреннән махсус килеп, аңа бабасының кайбер мөһим кулъязмаларын тапшыра. Аннан күренгәнчә, имамның нәсел башы булган Төрекмән баба тумышы белән Хива ханзадәләреннән булып, язмыш аны Казан якларына, ягъни Сәрдә авылына китергән һәм ул анда өйләнеп, төпләнеп калган. Ә Корбангали Халидинең бертуган апасы Бибизаһидәнең әнисе Бибихәдичә Миркасыйм аганың әтисе ягыннан бабасы Габделбари хаҗиның җәмәгате булган икән...

       Үткән ел Аягүз шәһәренең бер урамына Корбангали Халиди исеме бирелде. Аның исеме рус телендә нәшер ителгән “Татар энциклопедия сүзлеге”нә (1998) дә кертелгән.

       Корбангали Халидинең югарыда аталган китапларын, Казакъстан Фәннәр академиясендә һәм шәхси кулларда саклана торган башка хезмәтләрен гамәлдәге татар хәрефләренә күчереп, аларны тиешле аңлатма-шәрехләр белән тулыландырып нәшер итү татар гуманитар фәнендә кичекмәстән хәл итәсе мәсьәләләрдән саналырга тиешле. Чөнки алар үткәндәге гомумтөрки тарихны өйрәнүдә кыйммәтле чыганакларның берсе булып тора.

Рәмил ИСЛАМОВ,

филология фәннәре докторы