string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7680.html"
26.03.2013 10:37

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Тарихыбыз күгендә якты йолдыз булып кабынган, якты йолдыз булып янган, халкыбызның хәтере күгендә якты йолдыз булып хатирәсе сызылып калган затларыбыз байтак, Аллага шөкер. Аларга Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!

Шундый каһарман бабаларыбыздан Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләре мөфти буларак та, тарихчы буларак та, мәгърифәтче буларак та аеруча әһәмиятле урын били. Бу затның яшәеше, саф әхлагы, һәм тарих галиме булуы, һәм мулла, имам-хатыйб булуы, килеп кичкән мөфтиләр арасындагы иң намуслы, иң мәгълүматлы шәхесләрдән булуы, казый буларак та гаделләрнең гаделе булып милләтебезгә хезмәт итүе буыннардан-буыннарга риваять ителерлек бер якты үрнәк хасил итәдер.

Ризаэтдин Фәхретдин 1859 елның 4 гыйнварында (ягъни 17 гыйнвар көнне) элеккеге Самара губернасының Бөгелмә өязенә керә торган Кичүчат авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Бу авыл хәзер Татарстанның Әлмәт районына карый. Нарасый Ризаэтдин әнисе Мәхүбә белән атасы Сәйфетдин хәзрәттән сабак ала. Башлангыч белемне алганнан соң, аны Түбән Чыршылы авылына илтеп куялар. Менә шушы вакытларда ук инде аның белем куәсе, галимлек куәсе ачыла бара: ул китаплар күчереп язу эше белән бик нык мавыгып китә. Аның ул кулъязмалары Уфа архивларында саклана. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗанинең “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” китабының әүвәлге нөсхәсе дә бар. Ихтимал, менә шушы китапны кулдан күчереп язганда Ризаэтдин шәкерт Шиһаб хәзрәтнең шәхесенә, аның иҗатына гашыйк була. Һәм Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләре әнә шул шәкертлек елларыннан алып үзе остаз дәрәҗәсенә менеп җиткәнче бөек аксакалыбыз Шиһабетдин хәзрәтләренең йогынтысында иҗат итә. “Шәкерт остазын узып китә алмаса, остазның остазлыгында шик бар” ди халык мәкале. Дөньякүләм шөһрәт казанган остаз Шиһабетдиннең иҗаты да чиксез мактауларга лаек, ул калдырган мирасны өйрәнеп, өйрәтеп чыгу үзе генә дә бер университет булыр иде. Эшләгән эшләренең нәтиҗәлелеге, күләме һәм каләме белән яктырткан хезмәтләре, ислам дине фәлсәфәсе буенча, мәгърифәт өлкәсендә, мөгаен, Ризаэтдин Фәхретдингә тиңнәр юктыр да. Аның каләме аша узган һәм һичкайчан да әһәмиятен югалтмый торган әсәрләр дистәләгән томнар тәшкил итә. 1887-1888 елларда гына да ул бая санап киткән кулъязма китапларыннан тыш “Әттөхфәтел-әнсия”, “Китабәт-тәсрыйф”, “Китабе мөкаддимә”, “Китаб-ел игътибар” исемле китаплар яза.

1887 елда остазыбыз, уңышлы рәвештә имтиханнар тапшырып, имам дәрәҗәсенә күтәрелә. Бу вазыйфаларын үтәгән вакытта Ризаэтдин хәзрәт галим-голәма, имамнар, мөселманнар каршысында абруй казана, һәм 1891 елда аны Диния нәзарәтенә казый итеп куялар. Бу гамәл Ризаэтдин Фәхретдинне бәхетле итә. Монда ул фән белән иркенләп шөгыльләнә башлый. Шушы елларда ул “Сәлимә” һәм “Әсма” кыйссаларын яза. Шуннан соң инде аның исемен мәңгеләштерә торган әсәрен башлый. “Асар” исемле бу энциклопедик хезмәт Болгар чорыннан алып XX гасырга кадәр яшәгән, иҗат иткән, падишаһлык кылган каһарман бабаларыбыз турында бәһаләп бетергесез күп мәгълүматны үз эченә ала. Монда меңнән артык шәхеснең тәрҗемәи хәлләре һәм башка кыйммәтле хәбәрләр тупланган. Бу хезмәте Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләрен дөнья тарихчылары рәтенә куя.

Тарихчыбыз Риза казый ислам нигезләрендә төзелгән мәгариф, тәрбия китаплары да иҗат итә. “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле ата”, “Нәсыйхәт”, “Шәкертлек әдәбе”, “Коръән вә тәбакать”, янә тарихка кагылышлы “Мәшһүр хатыннар”, “Исмәгыйль сәяхәте” һәм башка бик күп әсәрләрен дөньяга чыгара.

Ризаэтдин Фәхретдин киң эрудицияле галим була. Ул Шәрекъ ислам тәгълиматына гына ябышып ятмый, аның иҗатында Сократ та, Аристотель дә, Дәрдемәнд тә, урыс халкының алдынгы фикерле шәхесләре Бартольд та, Крачковский да, Карамзин да урын алган. Ул алардан өйрәнгән һәм кирәк чакта аларның җитешсез, хәтта гөнаһлы хаталарын да тәнкыйть уты астына алган. Фәхретдин хәзрәтләре намуслы, саф, гадел тарих ясарга күп көч куйган бабабыз.

Шулай итеп, Риза казый, күрсәткән олуг хезмәтләренә күрә, 1922 елда мөфти вазыйфаларына чакыртыла. Бу вазыйфаның никадәр җаваплы, никадәр кыен булуына карамастан, Ризаэтдиннең галимлеге аңа тынгылык бирми, ул төннәрен йокламаса да, ял көннәрендә ялын кисеп булса да фәнгә хезмәт итә. Ислам дине галиме буларак та, тарихчы буларак та эшен туктатмый, Ибн Фадлан, Батута кебек сәяхәтчеләрнең сәяхәтнамәләрен рәткә сала, үзенең энциклопедик әсәре “Юаныч”ны тәмамлый.

Олуг шагыйребез Габдулла Тукай Ризаэтдин Фәхретдиннең дин өлкәсендәге эшчәнлегенә югары бәя биргән. Ул 1912 елда болай ди: “Әгәр Русиядә Коръән тәрҗемә ителергә кирәк булса, мөтәрҗимлеккә иң муафикъ кеше – Риза казый. Чөнки ул “Әсма”, “Сәлимә” кеби китаплары белән куә-и тәхрия вә хәтта шигъриясен күрсәткән вә гомумән ифадәсе ачык, язу тарызы садә вә гүзәл бер язучыдыр”. Ни аяныч ки, бу изге эшкә, Коръәнне татарчага тәрҗемә итәргә, Ризаэтдин Фәхретдиннең вакыты җитми.

Беренче тапкыр казый булып торганында, 1890 елларда, Р.Фәхретдин янына мәшһүрлек казанган шагыйрь Акмулла килә. Атаклы сәйях, казакъ арасында да, башкортларда да, татарлар янында да мәшһүрлек казанган Акмулла бу юлы Риза казый янына шигырь бәйгесе, акынлык, чичәнлек ярышы узгару максаты илә килми. Күп җәфалар, зинданнар кичкән остаз олы кайгы күтәреп килә казый янына. Аның сөекле хатыны талак та көтмәенчә ире Акмулладан аерылып китә. Сәяси яктан да, дошманнары тарафыннан да күп кыйналган шагыйрьгә сөекле кешесез калу бик тә хәтәр ялгызлык була. Ялынулар, үгетләр дә ярдәм итмәгәч, Акмулла Риза казый янына олы өметләр белән килә. Хатынымны кайтарырга фәтва язып бир дип ялвара. Казый кешегә, ир кешене яклап, талак алмаган көенчә качып киткәне өчен җәзага тарту, хатынны кире ир йортына кайтару өчен фәтва язып бирү кыен да булмаган булыр иде. Ләкин Риза казый коры казый гына түгел, ул – тәрбияче, ул – мәгърифәтче, ул – психолог, ул – философ. Бөек остазыбыз коры хокукчы гына булмаган, ул бөтенләй башка карар чыгара. Кискән икмәк кире ябышмас, бу кайгыны син ирләрчә күтәр, ир-җегет булып йөрәк җәрәхәтеңне кысып түз, үзеңне сөймәгән хатынны ирексезләмә дигән кебек киңәш бирә. Кайгы баскан, өмете өзелгән шагыйрьнең күңелен күтәрер өчен, Риза казый Уфада шагыйрьләр, чичәннәр, акыннар бәйгесе оештыра. Бу бәйгегә бирелеп, Акмулла кайгысын оныта кебек. Һәм бу киңәшләре, бу изге теләктәшлеге өчен Акмулла Риза казыйга рәхмәт йөзеннән үзенең яңа китабын җибәрергә вәгъдә итә. Ләкин бу китап казыйга килеп ирешә алмый, озакламый Акмулла катилләр тарафыннан юлда үтерелә. Авыр туфрагы җиңел булсын, урынын җәннәттән әйләсен!

Шушы вакыйгадан Риза казыйның никадәр дә олы җанлы, демократик хокукчы икәнен без ап-ачык күрәбез.

Ризаэтдин Фәхретдин дин кагыйдәләрен, мөселманнарның яшәү рәвешен аңлатканда хәдисләр белән генә чикләнми, ул үз тәҗрибәсеннән, үзе шаһит булган вакыйгаларны кулланып, савап казануны аңлата. Сәдаканы, хәерне сорап алу, биргән сәдакадан канәгатьсез калу, хәтта: “Миңа сәдаканы аз бирде”, – дип карганып йөрүчеләргә карата остазыбыз менә ничек яза: “Мөҗавирләрнең олугларыннан булган бер адәмнең: “Бәлки, Әби патшаны яудырыр (йөзлек кәгазьдән киная кыла) дип фәлән кешегә барган идем, бары егерме бишлек бирде, кызармады вә игътизар да (гафу үтенү) кылмады”, – дип сөйләве риваять ителә...”

Ягъни, бу мөҗавир бер байдан Екатерина патшабикә бастырган йөзлек акча өмет итеп, бары тик егерме бишне генә ала алган икән дә, шуңа канәгатьсез булып, сәдака бирүчене хурлап йөри икән.

“Без укыган урында, – дип яза остаз, – мәдрәсә өйләрендән беренең миче җимерелгән сәбәпле, шәкертләр салкында торып җәфаландылар. Октябрь башлары булып, көннәр салкын иде. Бер-ике сум акча юклыктан шәкертләрнең салкында торуларын аңлаучы мосафир бер карт, чишенеп, үзе мич чыгарырга кереште. Шәкертләр кайсы ком, кайсы балчык, кайсы су китерделәр, вә һәрбере бер хезмәт белән йөгереп йөриләр иде. Тәүлек ярым дигәндә морҗага яктылар, күбесе күпер башларыннан вә чүплекләрдән җыелып алган кирпеч ватыкларындан өелгән мич могҗиза кабилендән бик килеште вә кыза торган булды. Шәкертләр шатландылар вә: “Бабай, сиңа нинди дога кылыйк?” – диештеләр. Бабай: “Минем максудым бер генә нәрсә – улдыр кем дөньядан иман берлә үтү, шуны сорасагыз булды!” – диде. Шәкертләр беравыздан кычкырып дога кыла башладылар, бабай үксеп-үксеп елый иде.

Егерме биш сум кәгазьне акчага санамаган кешегә игелек итеп, җәннәтне сатып алуга күрә бер тәңкәлек мич бәрабәренә сатып алу өмидлерәк”. Мисал тәмам.

Нинди гүзәл хикәя! “Сәдака ничек бирелергә тиеш?” дигән сорауга үтемле җавап. Ризаэтдин Фәхретдиннең иҗаты әнә шулай зиһен белән гүзәллек үрелеп барган бер иҗаттыр.

Сүзләремә ышандырыр өчен, мин бөек остазның, һич югында, ике китабын – “Болгар вә Казан төрекләре” һәм “Җәвамигуль-кәлим” әсәрләрен укып чыгуыгызны үтенәм.

Менә шундый ул безнең асыл зат, акыл иясе Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләре.

Шәмнең яктысы шәмдәлнең төбен яктыртмый, шәмнең яктылыгы үзеннән ерак араны яктырта. Ризаэтдин Фәхретдин иҗатының нуры да вакытлар узган саен яктырак булачак.

Мәрхүм остазыбыз, тарихчы-галим, мәгърифәтче-имам, акыллы мөфти, гадел казый, саф әхлак иясе Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләренең гүре нур булсын, урынын җәннәттән әйләсен! Аңа Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм сәламнәре булсын! Амин!

Рабит БАТУЛЛА,

Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе,

Татарстанның халык язучысы

 

P.S. Язучы, җәмәгать эшлеклесе, “Коръән аятьләренең татарча мәгънәләре”н бастырып чыгаручы Рабит (Роберт) Батулланың 26 мартта туган көне – 75 яшьлек юбилее. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте республикабызның барлык мәчет-мәхәлләләрендә хезмәт куючы дин әһелләре исеменнән сезне гомер бәйрәмегез белән тәбрик итә һәм исәнлек-саулык, шатлык-куанычлар, иҗади уңышлар тели. Татар-мөселман өммәте өчен башкарган хезмәтләрегез Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булып, милләтебезнең тарихи язмышын сурәтләүдә, халкыбызның бөек уллары турында истәлекләр язуда Аллаһ Раббыбыз сезгә көч-куәт биреп, дәвамчыларыгызны калдыруны да насыйп вә мияссәр кылса иде. 

"Дин вә мәгыйшәт"