string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7683.html"
07.03.2013 13:48

ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие фәрманы белән мөхтәсибәтләрдә хәләл ризыкларны тикшерү комиссияләре төзелде. Алар базарларга, сәүдә нокталарына рейдлар белән чыгарга һәм ялган хәләл продукцияне ачыкларга тиеш булалар. Бу нисбәттән, хәләл ризык ул нәрсә, нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

 

Без аларга җавап бирүне үтенеп нәзарәт каршындагы “Хәләл” комитетының баш эксперты Фоат хәзрәт Мөхәмәтовка мөрәҗәгать иттек. Ул аңа болай дип җавап бирде:

 

- Хәләл белән хәрамне аеру мөселман өчен бик мөһим. Чөнки белә торып хәрам белән туклану – ул инде мөселман кешегә хас сыйфат була алмый.

 

Хәләл, хәрам дигәндә безнең күбебез беренче чиратта ризыкны, мөселманча суелган яки суелмаган итне күз алдына китерә. Әмма хәләл төшенчәсе мөселман тормышының барча якларын да үз эченә ала. Ул – ризык, тормыш, бизнес, икътисад, дәвалану һ.б. Башлыйк хәләл ризыктан. Алыйк хәләл итне. Аның хәләллеге суюдан башлана. Мал ничек суела, кем кулы белән? Мал чалганда кем зекер ителә? Динебездә мал чалу биш таләпкә буйсына:

 

1. Мал чалучының мөселман булуы..

2. Ир-ат булуы.

3. Бәлигъ булуы.

4. Үз акылында булуы.

5. Аллаһны зекер итүе – бисмилләһи Аллаһу әкбәр дип әйтүе.

 

Син тавык чаласыңмы, эре малмы – шул шартлар үтәлгәндә генә суелган малның ите, тиресе, эчке органнары хәләл була. Өстәмә таләпләр: мал таза, сәламәт булырга тиеш. Мал чалганда намаз уку, дога кылу кирәклеге хакында да еш кына ишетергә туры килә. Шәригатебездә андый таләпләр юк. Болары – халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре. Шулай ук малны чалу урынына куркытмыйча алып килү, күкрәген кыйблага юнәлтү, 3 яисә 4 аягын бәйләү. Әмма бу эшләр булмаганда да, алдагы 5 шарт үтәлгәндә, ит хәләл була. Һәм “Хәләл” Комитеты шушы 5 шартка нигезләнеп эш итә. Күләмгә килгәндә, бүгенге көндә ит комбинатлары үзләренең мөмкинлекләреннән чыгып эш итәләр. Кемдер көнгә берничә баш кына мөгезле эре терлек суярга һәм эшкәртергә мөмкин, кемдер 100 башны. Ә кошчылык фабрикалары дистә меңнәр белән генә эш итәләр. Һәм аларда электр тогы кулланмыйча мөмкин түгел. Әмма ул хәлләлеккә шик тудыра алмый. Чөнки тавык яки башка кош электр шогына эләккәч йоклау хәлендә була, аның тереклек сыйфатлары югалмый. Төркиядә булдык - анда да шулай эшлиләр, бездә дә, күрше Башкортостанда да.

 

Инде шул суелган маллар итеннән төрле тутырмалар ясауга килик. Биредә инде сораулар килеп чыга. Чөнки хәләл иттән ясалган тутырмаларда башка катнашмалар, шул исәптән тәмләткечләр дә хәләл булырга тиеш. Бүгенге көндә үсемлекләрдән ясалган тәмләткечләр дә, химик юл белән алынганнары да бар. Белгечләрнең эше – аларның чыгышын ачыклау, хәләллеген раслау. Бу очракта Голәмәләр шурасы фәтвәләре бик мөһим. Ниндидер шикле әйберләр булганда, без алардан фәтва алабыз. Фәтвалар Интернет аша гарәп илләреннән дә килә. Кайберәүләр Кардави фәтвәләренә киң таяна. Безнең фикер: үзебезнең галимнәр фәтвасы буенча эш итү. Әйтик, шул ук Кардави сыйфаты, хәләте үзгәргәндә дуңгыз тиресе дә хәләл булырга мөмкин ди. Әмма күңелдә шик кала. Безнең теләк – Татарстан мөселманнары Диния нзарәте Голәмәләр Шурасының хәләллек темасына киңрәк йөз белән борылуы, Шурада хәләллек буенча аерым фәтва төркеме булдыруы. Бу безнең өчен зарури. Чөнки Рәсәй буенча шундый ситуация: 3-4 җирдә хәләллекне раслаучы ширкәтләр бар. Кем әйтә сертификат бирәбез ди, кем – шаһәдәтнамә. Сертификатны дәүләт стандарты органнары гына бирә ала. Безнең Комитет хәләллекне раслап шаһәдәтнамә бирә. Әмма безгә шундый хәлләр белән очрашырга туры килә: җитештерүченең сертификаты бар, ә күңелдә шик. Тотынабыз тикшерергә. Мәсәлән,

 

бер күргәзмәдә хәләл сарделькилар күрдем. Аның тышчасы нәрсәдән ясалуы белән кызыксындым. Миңа аның натураль булуын әйттеләр. Белүемчә, Рәсәйдә бүген беркем дә тутырмалар өчен натураль тышлыклар җитештерми. Ә алар миңа әйтәләр: “Безнең сертификат бар.” Шуңа күрә Татарстанга хәләл маркасы белән килүче һәр ризык безнең Комитет тарафыннан расланырга тиеш. Бу мәсьәлә буенча мәгълүмат чараларында халыкның да фикерен ишетәсе килә. Халыкта маргаринга, кулинар маена дуңгыз мае кушыла дигән фикер яши. Күптән түгел Түбән Новгородның зур май комбинатында булдык. Аның филиалы Самара шәһәрендә дә бар. Күрдек – искитмәле. Барлык продукцияне фәкать үсемлек майларыннан гын эшлиләр, сабынга тикле. Анда рапс мае да, көнбагыш мае да, пальма мае да бар. Бүгенге көн технологиясе шундый – көнбагыш маеннан каймак эшләп чыгаралар. Шуңа күрә этикеткалар белән яхшылап танышырга кирәк. Әгәр дә продукция үсемлек маеннан эшләнгән икән – биредә шик булмый.

 

Бүгенге көндә хәләл тортлар, башка кондитер әйберләре кулланышка керде. Аларга төп таләп – составларында исерткечләр булмасын. Икенчедән, кулланылучы май хәләл, ягъни үсемлек мае булырга тиеш. Тортларны ясаганда желатин кулланыла. Ул хайван сөягеннән кайнатып ясалган матдә. Желатин хәләл тортлар составында булырга тиеш түгел. Күп кенә җирләрдә аны хәзер диңгез үсемлекләре белән алыштыралар.

 

Ипи нигездә хәләл. Әгәр дә ипигә төрле тәмләткечләр кушыла икән – ул вакытта карарга кирәк.

 

Кайсыбер галимнәрнең фикере шундый: әгәр коньяк яки ром тәмләткечләрне эретү өчен генә кушыла һәм ул күпмедер вакыттан соң очып бетә икән, аны куллану ярый. Бу мәсьәлә буенча анык кына фикер юк. Шуңа күрә без әйтәбез: шикле әйберне кулланырга ярамый.

 

Сөт турында. Халыктан җыелган, фермалардан китерелгән сөт, әлбәттә, хәләл, без аның һәм аңардан ясалган каймакның, эремчекнең хәләллегенә берничек тә шикләнә алмыйбыз. Ә менә 6 ай әчеми торган сөткә килсәк, монда сораулар туа. Чөнки нинди генә яхшы шартларда сакланса да, 5-6 көн эчендә сөт әчи. Шуңа күрә бу очракта хәлләлекне ачыклау зарури.

 

Бүгенге көндә дөнья буенча хәләл ризыкның әйләнеше трл. долларлар белән исәпләнә. Бу бик зур күләм. Хәләл җитештерү Рәсәйдә дә кызу темплар белән үсә. Мәсәлән, “Чаллы-Бройлер” җәмгыяте 2004 елны 40 тонна тавык ите чыгарган булса, былтыр бу сан 6500 тонна тәшкил итте. Элек хәләл итне авыллардан эзләсәк, хәзер хәләл индустриясе эш итә. Чөнки хәләл ризык ул – тазалык-саулык, озын гомер. Ул халыкның исәнлеге, җәмгыятьнең киләчәге. Бүгенге көндә хәләл ризыкларны башка диндәгеләр дә ашыйлар. Чөнки хәләл ризыкның файдасын алар үз мисалларында аңлыйлар. Әмма әле Татарстанда хәләл продукция аңа булган ихтыяҗның 20-25% гына канәгатьләндерә, ә Рәсәй буенча – 1%.

 

Безнең хәләл продукция ни өчен башка илләргә чыгарылмый? Шундый сорау бирүчеләр дә бар. Әлбәттә, хәләл продукцияне чит илләргә чыгару өчен бер теләк кенә җитми, ул җитештерүчеләр өчен дә файдалы булырга тиеш. Бүгенге көндә бездә җитештерелгән тавык ите Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәгедән ике мәртәбә кыйбатрак. Чөнки алар белән чагыштырганда безгә җылылык өчен дә зур чыгымнар сарыф итү кирәк. Шулай ук башка технологик сәбәпләр дә бар.

 

Хәләл ризыкларның популярлашуы кайбер намуссыз җитештерүчеләрне хәләл булмаган продукцияләрен хәләл маркасы астында реализацияләргә этәрә. Шул сәбәп белән былтырның июнендә мөфти фәрманы белән мөхтәсибәтләрдә хәләллек буенча җаваплылар билгеләнде. Ә быел җәмәгать башлангычында эшләячәк комиссияләр төзелде. Алар базарларга, сәүдә нокталарына рейдлар уздырачак. Билгеле, алар кискен чаралар күрә, хәләл булмаган продукцияне каядыр чыгарып ташлый алмыйлар. Әмма хәләллекне раслаган документлар булмаган очракта, Комитетка хәбәр бирергә, бу хакта мәгълүмат чаралары аша халыкка җиткерергә мөмкиннәр. Минемчә, бер җитештерүче дә

 

мондый хәлдә калырга теләмәс. Чөнки мәгълүмат чаралары аша кисәтү булгач, бу сәүдә ноктасына беркем дә килмәячәк. Кулланучыларны яклау законының 10 маддәсендә ризыкка ниндидер яңа сыйфат, үзенчәлек бирелгәндә аны закон нигезендә раслату кирәклеге искәртелә. Шуңа күрә комиссия әгъзалары кулланучыларны яклау хезмәтләренә дә мөрәҗәгать итә алалар. Минемчә, мондый рейдларны Роспотребнадзор хезмәткәрләре белән бергәлектә уздыру нәтиҗәлерәк булыр.

 

Киләчәктә хәләл җитештерүчеләрне яклау, хәләл кулланучыларны яклау җәмгыятьләре дә барлыкка килер дип фараз кылам. Алар рәсми теркәлергә, үз Уставлары, положениеләре буенча эш итәргә мөмкиннәр. Бу Хөүмәт органнарына бер ярдәм булыр иде.

 

Тагын бер нәрсә - экология һәм хәләл. Алар киләчәктә бергә эш итәрләр дип уйлыйм.

 

Әмма күңелне борчыган яклар да бар. Татарстанда Агропарк ачыла. Аңа 72 оешма хәләл продукция белән керергә теләк белдергән. Сорау туа: аларның хәлләлеген кем тикшергән, раслаган. Әлегә аларның Комитетка мөрәҗәгать иткәннәре юк.

 

Рәсемдә: Фоат хәзрәт Челәбенең “Равис” кошчылык фабрикасында киңәшмә уздыра.

 

islamtatar.ru