string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7692.html"
01.02.2013 09:54

Россия дәүләте барлыкка килү процессындагы көнүзәк мәсьәләләрне караган вакытта, без еш кына тарихи үткәнебезгә мөрәҗәгать итәбез. Күпмилләтле һәм күпконфициональ Россия өчен андый проблемаларның берсе – үзара тыныч юл белән милли һәм дини мөнәсәбәтләрне саклау.

 Борынгы заманнардан башлап бүгенге көнгә кадәр Россия территориясендә, славяннар күчеп килгәнгә кадәр күп еллар элек үк, күп кенә халыклар, кабиләләр яшәгән. Һун державасы, Борынгы Төрки, Кимәк, Уйгыр, Хәзәр каганлыклары һәм башка дәүләтләрнең тарихы шул җирләрдә үткән. Димәк, киләчәк Россия дәүләтенең күпмилләтле булуы – тарихның үзе тарафыннан билгеләнгән. Ә күпмилләтле Борынгы Русь дәүләте Хәзәр каганлыгы, Кыпчак ханлыклары, һәм дә, әлбәттә, Идел Болгарстаны, Алтын Урда һәм ул таркалгач барлыкка килгән башка татар ханлыклары белән янәшә, күрше булып яшәгән. Боларның барысын да без беләбез. Ләкин еш кына, хәтта рәсми дәреслекләрдә дә бу фактларга игътибар аз бирелә яки алар хакында бөтенләй сүз алып барылмый. Борынгы һәм Мәскәү Русе тарихындагы күп кенә бәрелешләр хакында языла, күп вакыт алар кара буяулар белән тасвир ителә. Күпкырлы үзара тыныч мөнәсәбәтләр, шул исәптән дини багланышларга да урын аз бирелә. Ә бит алар бүгенге көн өчен сабак була алалар. Борынгы һәм урта гасырлар Россиясендә дини сугышлар булмаган дип әйтерлек. Өлешчә, татар ханлыкларын яулап алулар хакында гына сүз алып барып була. Ләкин аларны да “чиста” дини сугышлар дип атап булмый.

Күпмилләтле төрки-татар (күп кенә тарихчылар тарафыннан, шул исәптән инкыйлабка кадәр үк кулланылган шартлы термин) җәмгыятьләренең характерлы үзенчәлеге – аларның бар диннәргә дә сабыр карашта булулары. Борынгы төрки каганлыклар вакытында ук рәсми тәңречелек дине белән бергә буддизм, брахманчылык, мани дине (манихейлык), Борынгы Кытай диннәре таралыш алган булган. Хәзәр каганлыгында да ислам, православие, яһүд диннәре, тәңречелек үзара тыныч яшәгәннәр.

Идел Болгарстанында, ислам рәсми дин буларак кабул ителгән булса да, христиан, аннан соң  Әрмән  бистәсенә дә урын табылган. Мәсәлән, Биләрдә безгә рус гәрәбәче-зәргәрчесенең кярханәсен (мастерской. – ред.) өйрәнергә туры килде. Ул башкаланың үзәгендә үк урнашкан булган. Анда Владимир Олы Ояның (Владимир Большое Гнездо) асылмалы мөһере табылды. Бары тик бу йортта гына дуңгыз сөякләренең калдыклары бар иде. Болгарда, христиан бистәсеннән тыш, үзенең чиркәве белән Әрмән бистәсе дә булган. Галимнәр аны, ни өчендер, шартлы рәвештә “Грек пулаты” дип атыйлар. Әрмән зиратында әрмән телендә, әрмән графикасы белән язылган каберташлар бүгенге көндә дә бар. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ташлардагы текстларда болгар сүзләре дә кулланылган. Әрмәннәр монда килеп монгол яуларыннан сыену урыны тапканнар. Казан ханлыгы чорында да хәзерге Сукно бистәсе урынында Әрмән бистәсе булган.

Озакламый Алтын Урда төрки-татар дәүләтенә әйләнә. Бу төркиләр, нигездә, болгарлар һәм кыпчаклардан торган. Алтын Урдада ислам дәүләт дине буларак кабул ителсә дә, анда башка диннәргә дә – православие, католицизм, буддизм, мәҗүсилеккә дә урын  табыла. Бу илнең башкаласы Сарай әл-Җәдидтә 13 җәмигъ мәчете, 5 православ чиркәве, католик костелы, будда гыйбадәтханәсе һ. б. дини йолалар үтәү йортлары була. Православие метрополиясе эшләп килә. Алтын Урданың күп кенә шәһәрләрендә – Кырымдагы, Кара диңгез буендагы, Төньяк Кавказ шәһәрләрендә мөселманнар белән бергә православлар, ә хәзерге Саратов шәһәре янында урнашкан Үкәк шәһәрендә католиклар тормыш кичергән. Башка диннәргә карата андый сабыр мөнәсәбәт Урта гасырларның башка илләрендә булганмы икән? Алтын Урдада барлык дини руханилар да салымнардан азат ителгән. Дәүләт ханы Мөхәммәд Үзбәк фәрманы буенча, православ руханиларга карата әйтелгән бер начар сүз өчен генә дә – җирле халык вәкилләре – мөселманнар үлем җәзасына тартылган.

Үзара имин дини мөнәсәбәтләр урнашуның икенче нигезе булып, төрки-татарларның бар дөньяга, башка цивилизацияләргә ачык булулары тора. Борынгы төрки заманнарда үзара файдалы, аеруча тыгыз мөнәсәбәтләр Кытай, Иран, Юнан-Византия цивилизацияләре белән урнаша. Бөек Болгар һәм Хәзәр каганлыгы чорында Юнан-Византия, Иран мәдәниятләре белән тыгыз мөнәсәбәтләр саклана. Гарәп-мөселман  цивилизациясе белән дә нәтиҗәле элемтәләр урнаштырыла. Шул вакытлардан башлап һәм алга таба да болгар-татарлар славян – борынгы рус дөньясы белән даими багланышта тора.

Рус-болгар мөнәсәбәтләренең тирән тарихы бар. Болгарлар, алдан күрүчән сәясәт йөртеп, 986 елда ук Владимир кенәзне һәм бөтен Русьне ислам диненә өндәп караганнар. Владимир, үз чиратында, болгарларның дини  йолалары белән танышу өчен Болгарга илчеләр җибәрә. Күп санлы фактлардан күренгәнчә, диннәрдәге аермалыклар болгар – борынгы рус мәдәни багланышларына җитди киртә була алмаган. Үзара мондый йогынтылар күп өлкәләрдә – халык белемнәрендә, шул исәптән метрология, математика, география буенча карашларда һәм рухи мәдәниятнең башка өлкәләрендә дә сизелә. Мәсәлән, христиан чиркәве төзү өчен болгар остасын Руська чакыру гадәти хәл булып саналган. Һәм ике ил арасында сәүдә килешүләре төзелә. Ике дәүләт башкалалары арасында даими, куркынычсыз, уңайлы сәүдә юлы корылган (Биләр-Киев юлы).

Болгар-татар җәмгыятенең мәгърифәтле кешеләре өчен чит телләр белү хас. Борынгы чорда кытай теле алгы планга чыга. Төрки каганлык яшьләре Кытайга барып югары белем алган. Идел Болгарстанында шәрык илләреннән (һәм бер мөселман илләреннән генә дә түгел) килүчеләр – дингә дәгъват кылучылар, сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр һ. б. яшәгән.

Шик юк ки, Болгарстанга чит ил кешеләренең күпләп килүе гарәп, фарсы һәм Шәрыктагы башка телләрнең болгар халкы тарафыннан үзләштерелүенә ярдәм итә. Ул заманның зыялы кешеләренең гарәп һәм фарсы телләрен яхшы белүләре аларның әсәрләрендә дә күренә. Шәрык телләрен һөнәрчеләрнең дә бер өлеше белгән, эпиграфик һәйкәлләр һәм һөнәрчеләр эшләгән күп кенә кайбер башка әйберләр моңа дәлил булып тора. Мәсәлән, Әбу Бәкер ясаган йозакта (1147 ел) гарәп телендә әйбер иясенә матур теләкләр теләнгән. Халыкның телләр белүгә булган омтылышы аның фольклорында да чагылыш тапкан. Мәсәлән, татар мәкалендә: «Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел”, – диелә. Болгар чоры поэмасы “Кыйссаи Йосыф”тагы төп геройга хас иң яхшы сыйфатларның берсе – аның 72 тел белүе. Без әле фактларны, фикерләрне генә җиткердек. Тарих – чын мәгънәсендә сабак ул! Нәкъ менә чит телләрне белмәү, башка мәдәниятләрдән изоляциядә булу, укымышлылыкның, мәгърифәтлелекнең түбән дәрәҗәдә булуы, Исламны аның культурасыннан аерып карау бүгенге көндә экстремизм идеологиясенә нигез булып тора да инде.

 

Ислам һәм мәгърифәт-тәрбия хакында

Ислам кабул ителү белән мәгърифәтчелек тә киң таралыш ала. Халыкның киң катламнары арасында укый-яза белүчәнлекнең таралыш алуына мөселман дин эшлеклеләре дә кызыксыну белдерә. Чөнки гарәп телендә укый-яза белү турыдан-туры Коръәнне, дини китапларны өйрәнү, нигездә, мәҗүси традицияләргә каршы юнәлдерелгән дидактик әдәбиятны үзләштерү өчен мөмкинлек бирә. Димәк, болгар җәмгыятендә элементар укый-яза белүчәнлек һәм исламлашу параллель рәвештә бара. Шул хәрефләр белән язылган Коръәннең үзе кебек үк изге санала торган гарәп хәрефләре догалар кебек ятланганнар. Элеккеге мәҗүси бөтиләргә Коръән сүрәләрен яза башлаганнар. Әле X гасыр башында ук фарсы сәяхәтчесе Ибне Рөстә: “Болгарларның шактый өлеше ислам динендә, аларның кала-салаларында имам һәм мөәзиннәре белән мәчетләр һәм башлангыч дини мәктәпләр бар”, – дип язып калдырган. Бу – мәктәпләрнең түбәнге баскычы һәм ул, сәяхәтче сүзләренә караганда, “башлангыч” мәктәп булган. Анда гарәп графикасы нигезендә укырга-язарга өйрәткәннәр, Коръән, хәдисләрне һәм дини китапларны уку өчен кирәк булган гарәп теленең кайбер кагыйдәләрен өйрәнүгә игътибар юнәлткәннәр.
IX гасырда мөселман илләрендә барлыкка килгән беренче мәдрәсәләр урта һәм югары дини уку йортларыннан саналган. Алар, гадәттә, бу илләрнең башкалаларында яисә зур шәһәрләрдә урнашкан. Идел Болгарстанында белем алган Шәрык галимнәре турындагы мәгълүматлар шул хакта сөйли.

Мөселман мәгарифенең икенче баскычы булып, Шәрыкның фәнни һәм мәдәни үзәкләрендә – Бохарада, Сәмәркандта, Нишабурда, Бәлхта, Багдадта, Мәрвтә, Газнәдә  белем алу тора. Монда укып чыккан болгарлар ул вакытлар фәне, Шәрык мәдәнияте казанышлары белән турыдан-туры танышалар. Күп кенә галимнәр бу Шәрык мәдрәсәләренең атаклы гыйлем ияләре кул астында махсус белемнәр ала.
Бу дәвердә бар ислам дөньясында да “укытучы-укучы” (дин гыйлемендә – “мөршид-мөрид”. – Г.Д.) институты киң таралыш алган. Никадәр тирән белемнәргә ия булуың – укытучың кем булуында. Атаклы, югары квалификацияле укытучы-остаз эзләп гыйлем алучылар бик күп илләрне гизгән. Алар үзләре укыган укытучыларның исемнәрен һәм титулларын зур ихтирам һәм горурлык белән искә алган. Танышканда да, горурланып: “Мин фәлән остазның шәкерте булам”, – дигәннәр. Укытучылар да үзләренең талантлы укучылары белән горурланган. Мөгаллимлек эше, остазлык еш кына нәселдән-нәселгә – атадан-улга тапшырылып барган.

Мөселман мәгарифе һәм педагогикасында бөек китап Коръән үзе булган. Идел Болгарстанында шулай ук тирән әхлак һәм тәрбия корылмасы йөртә торган мөселман илаһияте фәне дә нык үсеш алган.

Болгар җәмгыятендә төрле фәннәргә зур әһәмият бирелгән. Мондый хөрмәт белән карауның нигезендә ислам тәгълиматы ята. Коръәндә “гыйлем, голамә” сүзләре һәм аннан чыгышлы башка сүзләрнең 750 тапкыр очравын санап чыгарганнар. Үз сөйләмендә бу сүзләрне Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) дә бик еш кулланган. Гыйлемлелек, укымышлылык, белемгә омтылу – һәр мөселманның изге бурычы дип игълан ителгән. Әлбәттә, бу очракта дини гыйлем бирү дә, дөньяви гыйлем бирү дә күз алдында тотыла. Төгәлрәк әйткәндә, ул вакытларда алар арасында әллә ни аерма күрмәгәннәр һәм алар бер-берсенә каршы куелмаган.

Әдәби әсәрләр дә тәрбия-педагогиканың, дини/дөньяви/фәнни белемнәрнең, мораль-этик нормалар таралуның тәэсирле чарасы булган. Төрки-татар җәмгыятьләрендә яшьләр туган җиргә, ата-бабага, аларның мирасына, өлкәннәргә карата мәхәббәт һәм ихтирам рухында тәрбияләнә. Болгар җәмгыятендә аеруча зур хөрмәт өлкәннәргә булган. Ибне Фадлан: “... (кемнең дә булса бер) кешенең баласы туса, “Аның әтисе җитлеккән ир булмыйча торып, баланы тәрбияләү өчен минем хокукларым күбрәк”, – дип, ул баланы аның бабасы (үзенә) тәрбиягә ала”. «Картлар сүзен ишеткәндә, бүркеңне куеныңа куй», – диелә татар мәкалендә. Бу мәкаль болгарларда киң таралган булса кирәк, чөнки анда, болгарларның, аеруча ихтирамга лаек кеше белән очрашкан вакытта, бүрекне салып, култык астына кую гадәте чагылыш тапкан. XII гасырда яшәгән Урта Азия галиме, шагыйрь, фикер иясе Йосыф Баласагунлының “Котадгу белег”е (“Бәхетле булу белеме”) мораль-этик һәм әхлакый идеаллар белән сугарылган. “Котадгу белек” – үз заманының үзенчәлекле әхлак кодексы. Бәхетле булу – ул гыйлемле, тәрбияле булу дигән сүз. Автор үзенең даһи әсәрен шул мәгънәдә атаган да.

Борын-борыннан нинди асыл сыйфатлар алга сөрелгән соң? Кол Гали фикеренчә, камил кешегә түбәндәге сыйфатлар хас:

Беренчедән, буе зифа, чибәр үзе,
Икенчедән, якты чырай, күркәм йөзе,
Өченчедән, теле төзек, туры сүзе,
Җитмеш ике телне тәмам белә имди.
Дүртенчедән, алып йөрәкле һәм гайрәтле,
Алтынчыдан, күп кешедән ул куәтле,
Кырык ирдән куәте аның артык имди.
Бишенчедән, дине бөтен, диниятле,
Сигезенче, хаин түгел, әманәтле,
Тугызынчыдан, холкы йомшак, теле татлы,
Унынчыдан, пәйгамбәрләр нәсле имди.

Казан ханлыгында да мөселман мәгарифе һәм педагогикасы буенча бөек китап булып Коръән исәпләнә. Хафиз мөгаллимнәр Коръәнне дөрес итеп, яттан сөйләргә өйрәткәннәр. Казан  мәгърифәтчеләре әлеге Изге Китапка үз тәфсирләрен дә язганнар. Безнең көннәргә кадәр килеп  җиткәннәреннән 1508 елда язылган “Коръән тәфсире” китабы һәм 1508 елда Мөхәммәд Әмин вакытында төзелгән “Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) хәдисләре” дип аталган җыентык бар.

Казан ханлыгы чорында мәгърифәт эшчәнлеген дин әһелләре алып барган. Мәчете булмаган бер мөселман авылы да күзәтелмәгән. Ә һәр мәчеттә мәктәп-мәдрәсә эшләгән. Бар кеше дә укырга-язарга өйрәнгән, белемгә тартылган. Дин әһелләре дә мөгаллимлек эше белән шөгыльләнгән, эш кәгазьләрен төзи белүчеләрне, каллиграфик юл белән китап күчерүчеләрне, ясак җыючыларны, галимнәрне, шагыйрьләрне дә алар әзерләгән. Казан ханлыгының зыялы кешеләре, гадәттә, берничә тел белгән. “Татарга тылмач кирәкми” дигән әйтем шул чорларда урнашып калган булса кирәк. Казан ханлыгы кешеләренең югары мәдәниятлелеген, укымышлылыгын ул вакытларда ханлыкта булып киткән чит ил вәкилләре дә билгеләп үтә. Австрия илчесе Сигизмунд Герберштейн үз сәяхәтнамәләрендә: “Бу татарлар башкаларга караганда алга киткәнрәк, укымышлырак, алар җир эшкәртәләр, өйләрдә яшиләр һәм төрле сәүдә эшләре белән шөгыльләнәләр”, – дип язып калдырган.

“Укытучы – укучы” институты бу дәвердә дә яшәвен дәвам иттерә. Мөгаллимлек, остазлык еш кына нәселдән-нәселгә күчеп бара. Мәсәлән, Биектау районындагы Тимерче авылында табылган кабер ташында: “Миргали мөгаллимнең улы Шаһимәрдән мөгаллим 1534 елны вафат”, – дип язылган. Казан ханлыгы чорында Болгар шәһәре (Шәһре Болгар) хәрабәләрдә яткан. Шуңа да карамастан, ул Казан ханлыгы мөселманнарының дини-агарту үзәгенә әйләнә. Болгар археологлары билгеләве буенча, “мөселманнарның изге урыннары (Болгар шәһәре. – Г.Д.) янында сакланып калган хәрабәләрне кадерләп торучы диндар кешеләр булган”. Кече манара янындагы каберләргә зиярәт кылучылар аеруча күп булган. Анда Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) сәхабәсе Әхтәм, изге Балым хаҗи, изге кыз җирләнгән дип уйлаганнар. Шундый мактаулы эш белән Казан ханлыгының бөек шагыйре Мөхммәдьяр да шөгыльләнгән, ул Мөхәммәд Әмин төрбәсенең мөҗәвире (карап торучы, сакчы, мәрхүм хакында хәбәр бирүче) хезмәтен үтәгән. Болгар шәһәреннән тыш, изге урыннарны  шул рәвешле саклап торуны XVIII гасыр сәяхәтчесе Н.П. Рычков Биләр шәһәре янындагы Балынгуз тавында да очраткан. Анда борынгы мәчет калдыклары, төрбәләр, ташъязмалы каберләр булган. Җимерелгән шәһәрләргә һәм андагы каберләргә татар халкы зур ихтирам  күрсәткән. Аларга барып зиярәт кылу – саваплы эш булып исәпләнгән һәм ата-бабаларыбызның тарихына һәм батырлыгына тиешле хөрмәт күрсәтү булып саналган. Болар барысы да милли үзаң, милли горурлык хисләрен саклап калуда, аны үстерүдә һәм, гомумән, халыкны милләт буларак саклап калуда гаять зур роль уйнаган. Татар халкының рухи тарихында әле дә булса суфиларның роле тиешле бәясен алмаган. Безнең якларда суфилар исеме белән бәйле андый урыннар аз түгел. Алар, чынлап та, халкыбыз тарихының караңгы чорлары – XVI гасырның икенче яртысыннан башлап һәм XVII-XVIII гасырларда татар рухи тормышында алыштыргысыз, бәяләп бетергесез зур роль башкарганнар.

Өлкәннәрне ихтирам итү, вафат булганнарга хөрмәт белән карау – төрки-татарлар өчен борын-борыннан ук табигый күренеш. Болгар-татар кабер ташларындагы язмаларның бик борынгы заманнардан ук юл алган тирән тамырлары бар. Кабер ташларына текстлар язу мәдәнияте Болгар чорларыннан Казан ханлыгына да күчкән. Алар сәнгатьчә эшләнелешләренең югары формада булуы белән аерылып тора, аларның күбесенә вафат булучы белән мәңгелеккә аерылышырга туры килгән кешеләрнең зур кайгысы урын алган шигырьләр язылган. Бу язмалар Аллаһы Тәгаләне һәм мәрхүмнәрне  данлыйлар. Бу дөньяда игелекле эшләр эшләп калырга өндиләр. Алар ата-бабаларыбызга, тарихыбызга тирән ихтирам, хөрмәт белән сугарылганнар.

Бу язуларда һәм археологик табылдыкларда бәхетле кешене характерлый торган төп сыйфатлар тасвирланган. Бу җәһәттән, ташбилгеләр (кабер ташъязмаларының элекке исеме) күпкә үзенчәлекле. Ташбилгеләр, нигездә, бар болгар-татар аксөякләре каберләренә куелсалар да, алар арасында аермалыклар юк түгел. Кабер ташларында халыкның югары даирәсе вәкилләрен  характерлау өчен бик бөек, атаклы, данлы, затлы нәселне күрсәтә торган, җиңелмәс, диннең һәм нәселнең горурлыгы, зәгыйфьләрнең терәге кебек эпитетлар кулланылган. Алардан түбәнрәк булган урта һәм башка катлам вәкилләренең сыйфатлары итеп: дингә тугры; галимнәр тәрбияләүче, ятим, тол ир, ярлыларга ярдәм итүче; мәчетләр төзүче; саваплы гамәлләр кылучы кебек сыйфатлар күрсәтелгән. Каберташлардагы язуларда хатын-кызларга хас тыйнаклык, гыйффәтлелек, сабырлык, диндарлык, игелеклелек, гөнаһлардан саклану, кайгыртучанлык, яхшы вә игелекле гамәлләр кылу кебек сыйфатлар мактала.

Шулай итеп, болгар-татар кабер ташъязмаларында бик барынгы заманнардан ук килгән күркәм кеше идеалы тасвирлана. Җучи Олысы чорындагы кабер ташларына язу төшерү сәнгате Казан ханлыгына да күчкән. Бу вакытларда аларның эчтәлеге һәм бизәлеше тагын да зәвыклырак була бара. Алардагы язулар Аллаһны һәм мәрхүмне данлыйлар, бу дөньяда изге эшләр эшләп калырга өндиләр. Алар ата-бабаларыбызга һәм тарихыбызга зур хөрмәт һәм ихтирам белән сугарылганнар. Кайбер кабер ташларында якыныңны югалту ачысы шигъри юллар аша бирелгән. Мәсәлән, 1552 елда вафат булган бер кешенең кабер ташында күңелне тетрәндерә торган шундый юллар уелган:

1. Газраилгә менә шатлык
2. Килде. Бездән шатлык
3. Китте. Мәкерле лачын кебек булып
4.Очты. Табылмас шул сөеклебез
5. Саг(ыш салып) өзде өметебез
6. Мәрхүм хәт(та)
7. Сагышка ба(тып) кит-
8. (Те). Оглан, минем җаным хәсрәт-
9. (тә). Сагышлы мәрхүм,
10. Минем дә, оглан, җанымны ал”.

Бу юллар үлемне бер дөньядан икенче дөньяга күчү итеп аңлата торган, суфичылык белән сугарылган башка язмалардан аерылып тора. Кабер өсләренә куелган ташлар һәм һәйкәлләр изге әйберләр кебек кадерләп сакланганнар. Каберләр өстенә язулы һәйкәлләр кую традициясе безнең көннәргә кадәр килеп җиткән.

Казан ханлыгы вакытында да әдәби әсәрләр тәрбия бирүнең, педагогиканың нәтиҗәле  чарасы булуын дәвам иттерә. Әдәби әсәрләр шулай ук дини, дөньяви һәм фәнни  белемнәр таралыш алуның тәэсирле чарасы булып кала. Ул вакытта иҗат ителгән поэмаларның кереш өлешләрендә ислам тарихы бәян ителә. Аларда пәйгамбәрләр, беренче тәкъва хәлифәләр, ислам дөньясының күренекле шәхесләре, астрономия, геграфия, тыйб (медицина) фәннәре турында кыскача мәгълүматлар бирелә. Әлеге әсәрләрнең төп максаты – бу җәмгыятьтә бар кеше дә яхшы булырга тиеш, алар гаделлек яклы булырга тиешләр. Гаделлек – барысыннан да өстен. Мөхәммәдьярның “Нуры содур” (“Күңелләр нуры”) поэмасында иң мөһим әхлакый сыйфатлардан рәхим-шәфкатьлелек, юмартлык, тыйнаклык, оялчанлык, гаделлек, эчкерсезлек, тугрылык, батырлык һ. б. күрсәтелә. Болардан башка кешене интеллегент итеп күз алдына китерү мөмкин түгел. Монсыз бер генә җәмгыять тә яши алмый.

Мөхәммәдьяр югарыда телгә алынган поэма структурасын тулысынча әхлакый һәм педагогик мәсьәләләргә буйсындыра. Поэманың беренче бабы (бүлеге) гаделлеккә, икенчесе – рәхим-шәфкатьлелеккә, өченчесе – сәхагә (юмартлылыкка), дүртенчесе – хәягә (ояла белүгә), бишенчесе – газаватка, алтынчысы – сабырлыкка, җиденчесе – вафага (әйткән сүзеңдә тора белүгә), сигезенчесе – сыйдыйкка (тугры сүзле булуга), тугызынчысы – самитка (аз сүзле булу, телеңне тыя белүгә), унынчысы – гафу (кичерә) белүгә багышланган.

Әлеге сыйфатлар укучыларга тизрәк барып ирешсен һәм тәэсирлерәк булсын өчен, алар поэмада мөселман дөньясына яхшы билгеле булган тарихи образларда күрсәтелә. Ә “Төхфәи мәрдән” (“Егетләргә бүләк”) поэмасында кеше сыйфатлары уйлап чыгарылган образларда чагылдырыла: Чынбил (гаделлек, тугрылык, хакыйкатькә ирешү; дөреслекне белүче); Тойгысун (мәкерлелек, комсызлык, гыйсъянчы-фетнәче; ач күз, комсыз кеше); Гөлруй (тышкы матурлык символы; гөл йөзле); Хушхун, Хушнәва (эчке күркәмлек, вөҗдан матурлыгы символы; матур тавышлы); Безбаз (тупаслык, дорфалык, тәкәбберлек символы; лачын). Яки Тәүрат/Коръән образлары: Карун (чиксез байлыкка омтылу, комсызлык символы) һ. б. кулланыла.

Төп сыйфат – гаделлек. Калган бар сыйфатлар да гаделлеккә ирешү чаралары гына булып тора. Шулай ук хәя (ояла белү) сыйфаты булу да зарури. Ул иман белән тыгыз  бәйләнгән.

Мөхәммәдьяр поэмаларына үгет-нәсыйхәтләр, күрсәтмәләр бирү, зирәк сүзләр әйтү хас. Автор, ораторлык сәнгате сыйфатларын кулланып, укучыларга еш мөрәҗәгать итә, төрле чыганаклардан (шул исәптән фольклордан – афоризмнардан, канатлы сүзләрдән дә) файдалана. Мәкаль-әйтемнәр куллану аеруча еш очрый. Мөхәммәдьяр “Нуры содур” поэмасында ышандыру көчен, тәэсирлелекне арттыру өчен Коръән аятьләрен һәм хәдисләрне нигез итеп ала. “Нуры содур” поэмасының хәягә (ояла белүгә) багышланган дүртенче бүлегендә шагыйрь Мөхәммәд пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) хәдисләрен турыдан-туры шигъри юлларга күчереп, тәрҗемә итеп бирә. Ягъни, ояла белү, оялчанлык Аллаһка чын күңелдән инанганнарда гына була. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә кешегә иман бүләк иткән икән, бу кеше оят дигән нәрсәне гомеренең азагына кадәр саклаячак.

Шулай итеп, болгар-татар җәмгыятьләре тәрбиянең, әхлакый-мораль нормаларның, һәрбер конкрет кешене акылга сыймаслык адымнардан, шул исәптән экстремистик характердагы гамәлләрдән дә аралап тора торган тулы бер система төзегән булганнар.

Гамирҗан ДӘҮЛӘТШИН,

тарих фәннәре докторы,

Казан (Идел буе) федераль университетындагы

Тарих институтының төрки халыклар тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы профессоры