string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7700.html"
09.01.2013 12:13

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү ниятеннән  Татарстанның көньяк төбәге казые, Чистай районы имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт ШӘРИФУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.

Изге Коръән мөэмин-мөселманнарга күрсәтмә, шифа, рәхим-шәфкать һәм җитәкчелек буларак иңдерелгән. Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!): “Кем Коръән укый, аның мәгънәсен аңлапмы-аңламыйчамы, һәрбер укылган хәреф өчен – ун савап, ә Коръәнне уку үзе үк гыйбадәт”, – булыр дигән. Ә аны мәрхүмнәргә Аллаһның рәхим-шәфкатен һәм Коръән шифасын җиткерү өчен укырга буламы соң? Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) яки сәхабәләрнең бу турыда ни дә булса әйткән сүзләре яки гамәлләре бармы? Әллә инде бу гамәлләр, кайберләрнең әйтүе буенча, уйлап чыгарылганмы?

Хәнәфиләр “кабердә һәм башка урыннарда мәрхүмнәр рухына Коръән уку дөрес, кирәкле гамәл” дип исәплиләр, ә мәрхүм рухына юнәлтелгән бу гамәлнең савабы аңа барып ирешә дип раслыйлар. Хәнәфи мәзһәбе буенча язылган фикъһе китапларында әлеге мәсьәләдә болай дип әйтелә: “Әгәр дә кеше намаз, зәкят, ураза, хаҗ, Коръән уку кебек гыйбадәтләр кылып, моны башкаларга багышлый икән, ул нинди ният белән генә моны эшләсә дә, болай багышлап гыйбадәт кылу – хак гамәл һәм ул кемгә багышлап кылынса да, ул кешегә моның савабы барып ирешәчәк. Ул кеше исән булса да, мәрхүм булса да моның зур әһәмияте юк”. Моңа дәлил итеп Пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) үз өммәте өчен корбан китерүе һәм мәрхүмнәр исеменнән хаҗ кылырга һәм сәдака таратырга, ә мәрхүмнәрнең кабере өстендә “Йәсин” һәм “Ихлас” сүрәләре укырга мөмкин булуы турындагы хәдисләрне китерәләр. Факиһ һәм хәдисләр белгече Айнидан (855/1451 елны вафат) башлап, бине Абидинга (1252/1836 елны вафат) кадәрге бар хәнәфи мәзһәбе факиһлары да шундый фикердә тора.

Бу мәсьәлә буенча кире, капма-каршы позициядә торган беркем дә юк. Алар арасында беренчеләре дә (мөтәкаддимун) һәм аннан соңгы буындагылары да (мөтәәххирун) бу уңайдан гел бер үк карашта торганнар. Бу галимнәрнең сүзләренә караганда, хәнәфи мәзһәбенең карашы шундый: әгәр дә кеше намаз, ураза, сәдака, хаҗ, Коръән уку кебек изге гамәлләр кылып, аның савабын мәрхүмнәр рухына багышлый икән, бу гамәлләрнең савабы мәрхүмнәргә барып ирешәчәк.