string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7701.html"
28.12.2012 09:03

Һәрбер кеше бәхеткә омтыла. Адәм балалары бер-берсеннән яше һәм җенесе, милләте һәм акылы, зәвыгы һәм мәсләге, нияте һәм дөньяга карашы белән аерылырга мөмкин, ләкин бер максат барлык кешеләр өчен уртак булып тора. Ул да булса – бәхет эзләү: законнарга итагать кылучы һәм җинаятьче, Аллаһка ышанучы һәм кяфер – боларның һәммәсе дә бәхетле булырга тели. Ләкин нәрсә соң ул бәхет? Бу төшенчәнең асыл мәгънәсе нидән гыйбарәт соң? Моны аңлау бик тә мөһим, чөнки күпләр бәхеткә илтүче юлны сайлаганда ялгыша һәм ахыр чиктә бәхетсезлеккә юлыга. Бу мәсьәлә хакында уйлану һәр чорга, һәр милләткә, һәр кешегә хастыр. Безнең әби-бабаларыбыз да: "Бәхет бит ул гөлләр түгел, сулар сибеп үстерергә..." – дип юкка гына җырламаганнардыр.

Бүгенге җәмгыять кешеләренә килгәндә, алар еш кына күршеләренә, хезмәттәшләренә, "хәлле" танышларына игътибар итәләр һәм тышкы тәэсирләргә генә нигезләнеп уйлыйлар: «Ни өчен мин дә болай яшәмим соң? Әгәр мин дә шулай яшәгән булсам, һичшиксез, бәхетле булыр идем…»

Чынбарлыкта исә, әгәр тышкы яктан бәхетле булып күренгән кешеләрдән: "Сез тормышыгыздан канәгатьме?" – дип сорасаң, күп очракта алар тискәре җавап бирәчәкләр. Дөрестән дә, кайберәүләр бай, ләкин авыру (кайчакта зур акчага алынган дарулар һәм кыйммәтле курортлар да булышмый). Әгәр кемдер бай да, сау-сәламәт тә ди, бу әле барыбер ул бәхетле дигән сүз түгел, чөнки аның хатыны (ире) яки балалары бозыклык, фәхешлек юлында йөрергә, ә эш урынында ниндидер җитди күңелсезлекләр булырга мөмкин. Мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай да әйткән бит:

"Дөнья киңлегендә ни шатлык бар,

Аягыңны чабатаң кысса".

Аңлашыла ки, биредә "чабата" сүзен туры мәгънәдә генә түгел, киная рәвешендә дә аңлатып була: "чабата кысуы" – ул, мәсәлән, өйдә, гаиләдә тынычлык-татулык булмау, эш яки уку урынындагы проблемалар һ. б.

Шулай булгач, кайда икән соң ул бәхет чыганагы? Кайларда яшерелгән ул һәммәбезгә дә кирәк булган бәхет? Ошбу сорау-мәсьәлә буенча мин шактый күп таныш-белешләрем белән сөйләштем, төрле-төрле фикерләрне тыңладым, ләкин күңелемә хуш килердәй тулы җавапны гап-гади татар авылында, гап-гади бер карчыктан ишеттем.

 

Әбекәй нәсихәте

Мамадыш районында минем бабамның бертуган апасы яши. Олы яшьтә булуына карамастан, Нурания әби әле дә аяк өстендә, әкрен генә булса да йөри, чәйләр әзерли, саташмыйча ипләп кенә сөйләшә һәм бик еш тирән мәгънәгә ия хикмәтле фикерләр әйтеп куя. Кайчакта, шушы 92 яшьлек карчыкта шундый зиһен һәм фәлсәфи мантыйк ничек сакланган икән дип хәйран каласың. Әйтергә кирәк, Нурания әби шактый авыр һәм михнәтле гомер кичергән: сугыш, ачлык, авырулар, көчтән килмәслек эш, иң якын туганнарны югалту... Шулай да әбекәй диннән аерылмаган, намазларын калдырмаган.

Бәхет турында уйланып йөри башлагач, мин Мамадыштагы әбинең дә фикерен белергә теләдем һәм җай туры килеп, аның белән гәпләшеп алдым.

-  Нурания апай, син ничек уйлыйсың, нәрсә ул бәхет?

- Бәхетме? Кемгә ничек инде ул, – дип ерактан башлады абыстай. – Һәркемнең үз карашы, үз аңлавы. Менә минем оныгым: "Машина сатып ала алсам – бик бәхетле булыр идем", – ди, килен исә телевизордагы киноларын вакытында караса, зур бәхеткә ия булгандай "очып" йөри. Ә мин алар яшендә тормыш иптәшем Хәбибулланы сугышка озаттым һәм соңыннан көн саен: "Йә Раббым, хәләл җефетемне ярты сәгатькә генә булса да кайтарсаң иде, бик күрәсем килә", – дип ялвардым. Сорый торгач, кабул булды бит догам: ирем каядыр үтеп барышлый 20 минутка гына йортыбызга сугылып чыга алды. Шуннан соң кайтмады, бер елдан һәлак булуы турында хәбәр килде. Ләкин шуның кадәр яраттым Хәбибулламны – шул 20 минутка кереп күрешеп китүе, аның сагыш тулы күзләренә карау минем өчен аңлатып бетерә алмаслык зур бәхет булды.

Бераз уйланып дәшми торганнан соң, әби сүзен дәвам итә:

- Моны инде гыйбрәт дип, мисал өчен генә сөйлим, чөнки кешенең күбесе бәхет туклык-муллык һәм иминлек булган җирдә генә йөри дип уйлый бит, улым. И-и, чынлыкта алай булсамы...

- Шулай да, толлык, ачлык һәм юклыкны бәхет галәмәтләре дип атап булмый бит инде, әби.

- Анысы да хак, әмма хикмәт мөнбәреннән караганда, муллыкта да бәхетсезләр юк дисеңме әллә? Кайгыны, күңелсезлекне акыл-сабырлык белән тиешенчә кабул итә алсаң, Аллаһ билгеләгән тәкъдиреңә буйсынучанлык күрсәтсәң, бәхетсезлек хисе үзеннән-үзе кими, басыла ул. Аллаһы Тәгалә биргән сынауны үти алсаң, бу олы дәрәҗә инде, улым. Дөньяда ул сынау – хәсрәт, авырлык, ләкин ахирәт мәгънәсендә – бәхеткә бер адым ясау мөмкинлеге. Тагын шуны исеңнән чыгарма: Аллаһны, ахирәтне онытып, бу дөньяга һәм кешеләргә генә өметләнә башласаң, тормыш авырлыкларын  җиңүләр ай-һай... Фани дөнья өметләре – сабын куыгы кебек инде ул...

Шушы урында әби авыр итеп көрсенеп куя да, хатирәләр сандыгыннан нәрсәләрдер актарып алып, дәвам итә:

- Ирем сугышта һәлак булып кире әйләнеп кайтмады – бер өметем сүнде. Соңрак улым вафат булды – икенче өметемне җуйдым. И-их, ул юк булган өметләр...

- Әбекәй, ә шул авыр вакытларда, йөрәгеңне әрнетеп өметләр өзелгән чакта нәрсә яшәтте соң сине, нәрсә рухи көч биреп торды?

- Иман яшәү көче бирде, улым, иман... Башкаема төшкән авырлык – ул Раббым биргән сынау икәнлеген аңлау, моңа инанып сабыр итү тормыш авырлыкларын күтәрергә бик тә ярдәм итте миңа. Яшьтән үк тормышымдагы бар өметемне Аллаһка багладым, Раббыбыз вәгъдә иткән ахирәтне истә тотып, һәрбер гамәлемне Аллаһ риза булырлык итеп башкарырга тырыштым, инде кабуллардан гына булсын, йә Рабби...

Карчык чәчәкләре уңа төшкән яулык япкан башын күтәрә һәм тоныкланган  күз карашын каядыр читкә һәм бераз өскә юнәлдереп, дерелдәп торган тавыш белән җырлап җибәрә:

"Сабыр итик, сабыр итик,

Сабыр колдан шайтан качар.

Сабыр булган җәннәт ишеген

Үз куллары белән ачар...".

Тынлык. Бары тик стенадагы сәгатьнең текелдәве генә гомер агышының туктамаганлыгын искә төшерә кебек. Ә мин яшь булсам да, аңлыйм: әбинең бүгенге көндә тыныч-тавышсыз калган иске йорты заманында сәгать текелдәвен генә түгел – дәһшәтле гомер давыллары, язмыш гарасатларын да ишеткән, ләкин иман-тәкъвалыгы, гыйбадәте, сабырлыгы Нурания апаны шайтан тәэсиреннән, күңел төшенкелегеннән саклаган, тормышында нык терәк булган.

Кызганыч, динсезлектә тәрбияләнгән, хәрам белән хәләлне аермаган (һәм аерырга теләмәгән) хәзерге җәмгыять кешеләре сынау итеп бирелгән язмыш зилзиләләрен еш кына кичерә алмыйлар. Бу бигрәк тә ир-атларга хас күренеш. Алар гадәттә андый вакытларда эчүгә сабышалар, ягъни авырлыкны шайтан белән бергә "җиңәргә" маташалар, ләкин... шайтан аларны коткарырга түгел, ә киресенчә, хәрамга ияләшкән гөнаһлы хәлләрендә ахирәткә озатырга тырыша башлый һәм Аллаһтан тәмам читләшкән, якты өметен җуйган шул бичара үз-үзенә кул сала. Нәтиҗәдә, бу дөньядан ахирәткә җәһәннәм әһеле булып күчә. Ә шайтанга нәкъ шул кирәк тә инде, чөнки ул үзе – өметсез, ягъни җәннәткә мәңге кермәячәген белә һәм шундый өметсез, бозыклык кылучылар гаскәрен мөмкин кадәр арттыру – аның төп максаты. Шуңа да әбинең мөнәҗәтендә искә алынган сабырлык сыйфаты шушы аяныч, бәхетсез хәлгә дучар булмас өчен бик тә зур әһәмияткә ия. Әлбәттә, әлеге сабырлык Аллаһ ризалыгы өчен булса. Ә Аллаһы Тәгалә авырлыктан соң һичшиксез җиңеллек бирелер дип Үзе вәгъдә итә.

Шулай уйланып, бераз дәшми утырганнан соң, сөйләшүебезне дәвам итәбез.

- Нурания апай, инде гафу ит, ләкин сорыйсым килә: шушы син кичергән хәсрәт-михнәтләр язмышыңнан ризасызлык, Аллаһы Тәгаләгә карата ниндидер үпкә-рәнҗү хисләре тудырмадымы?

- И-и, кая инде ул рәнҗүләр, барысы да тәкъдир бит. Бер көнне  кояш елмайса, икенче көнне, болытлар куерып, яңгыры коеп үтә, шуның шикелле кеше гомерендә дә сөенече белән көенече алышынып торырга тиештер инде ул. Аллаһы Тәгалә бит һәр кешене сынап карый: шатлык, байлык килгәндә шөкеранә кылырмы, хәсрәт, юклык вакытында сабыр булырмы. Ничек кенә булса да, безне бар кылган Яратучыга тугрылыклы калу – һәр Адәм баласының бурычы, шуңа да мөселман өчен яхшылык та нигъмәт, авырлык та нигъмәт. Әгәр кеше Раббысы белән тиешле мөнәсәбәт булдырса, уйлары пакь, күңеле гел тыныч булыр. “Бәхет нәрсә ул?” дип сорау биргәниең бит, баксаң, бу сорауга җавап кыска гына һәм бик тә гади: күңеле тыныч булган кеше генә чын бәхетле була ала. Ә моның өчен Аллаһы Тәгаләне гел дә истә тотарга, Аның ризалыгын алырга тырышып яшәргә кирәк. Шулай булса гына кеше үзе һәм әйләнә-тирә белән килешер, күңелендә тынгылык урнашыр.   

-  Димәк, үпкәләмисең, үкенмисең дә?

- Юк, улым, юк... Гыйбадәтемне азрак кылганмын бугай дип кенә үкенсәм инде. Шөкер, Аллаһы Тәгалә миңа озын гомер биргән, тагын күпме яшисе калгандыр, шулай да үземне Раббым хозурына күчәргә әзер кебек хис итәм. Күңелем тыныч минем, улым, Аллаһка шөкер, тыныч...

Шушы мизгелдә, сәер бер дулкынлану хисе кичереп, әбекәйнең күңелендәге тынычлыкка зыян салмыйм диптер инде, мин басынкы тавыш белән, пышылдап диярлек сорыйм:

- Шулай булгач, Нурания апай, син бәхетле?

Әби бермәл уйга калып дәшми утыра, аннары исә әкрен, әмма ныклы, ышанычлы тавыш белән җавап бирә:

- Анысы, балакаем, ахирәттә билгеле булачак. Үлемне каршылау, ахирәткә күчү вакыты һәркемгә дә килеп җитәчәк, барыбер килеп җитә ул көн, килеп җитми калмас. Шуңа да Аллаһның барлыгына-берлегенә ышану, Ул риза булырлык итеп яшәү, Аңа сыену – бик зур нәрсә ул, үскәнем. Моңа инану, моның асылын, хикмәтен аңлау иман була да инде...

 

Гыйлем – офык кебек

... Һәрбер кеше бәхеткә омтыла. Әмма һәркем аны үзенчә аңлый. Нурания апа шушы төшенчәнең асылын менә ничек гади дә, тирән мәгънәле итеп тә аңлата белгән бит! Бәхет сере аның өчен фани дөнья максатларына ирешүдә түгел. Һәр нәрсәнең ахыры хәерле булуы һәм нәтиҗәдә Аллаһ ризалыгына ирештерүе мөһим, ди хикмәтле әби. “Раббың белән мөнәсәбәт булдырсаң, уйларың пакь, күңелең исә тыныч булыр...”

Шулай итеп, бәхетле булу өчен Аллаһ риза булырлык итеп яшәү, Аңа сыену, Аның барлыгына-берлегенә ихлас ышану, ягъни Иман кирәк икән бит безгә! Ә хакыйкый иман иясе булу өчен ни кирәк?..

Дөрестән дә, гыйлем ул офык кебек. Аңа якынайган саен, ул синнән ерагая башлый сыман. Әмма шунысы хак: бу дөньяның, барлык тере һәм тере булмаган мәхлукларның, шул исәптән кешенең дә Яратучысы бар. Шушы мәхлукларның һәммәсе дә шул Яратучы билгеләгән кануннарны үти, Адәм балаларына гына, сынау максаты белән ирек бирелгән. Шулай да кешеләр адашып-саташып, нәфес вә шайтанга алданып харап булмасыннар өчен, бөек Раббыбыз Үзенең әмер-тыюларыннан торган “дин” дигән олуг Канун биргән безгә. Кеше булган вакытта дин дә булачак, чөнки дин ул – бәхеткә илтүче бердәнбер дөрес юл, тормышыбызда терәк һәм шатлыклы өмет. Мәңге сүнмәс өмет...

 

Ришат хәзрәт КУРАМШИН,

Кукмара мәдрәсәсе директоры