string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7702.html"
27.12.2012 16:56

Аллаһы Тәгалә Адәм баласына акыл биреп, башка тере затлардан өстен кылу белән беррәттән, аңа төзелеше буенча хайваннарныкыннан әллә ни аермасы булмаган бәдән биргән. Башка хайваннар кебек үк, кеше дә тереклек итәр өчен органик матдәләр белән тукланып торырга мохтаҗ.

Изге Рамазан аенда Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоткан чагыбызда шул “ризык” дип аталган органик матдәләргә карата уй-фикерләребез дөресләнә төшә. Уразаның тәүге көннәрендә үк күп кардәшләребез азык киштәләренә, суыткычка карауларын ачыкканлыктан түгел, ә нәрсә дә булса чәйнәү һәм йотуның бер гадәткә әверелгән икәнлеген аңлаганнары хакында фикер алмашалар. Югыйсә, организмны энергия – көч-тәкать белән тәэмин итәр өчен күп азык кирәкми бит. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам бер хәдисендә бәндәнең буй-сынын тотар өчен нибары берничә йотым ризык җитүе хакында әйтә. Хәдиснең дәвамында исә, андый аз микъдар белән генә канәгатьләнмәгән очракта, ашказанын өч өлешкә “бүлеп”, шуның бер өлешен генә ризык белән тутырырга, икенче өлешен – сыекча-эчемлеккә, өченче өлешен – һава өчен, ягъни буш калдырырга кирәклеге хакында әйтелә.

Янә дә Коръән-Кәримдә “әл-Әгъраф” сүрәсенең 31 нче аятендә: “Ашагыз, эчегез, ләкин исраф итмәгез, чынбарлыкта Ул (Аллаһы Тәгалә) исраф итүчеләрне сөйми”, – диелә.

Кирәгеннән артык ашамлык әзерләп, файдаланмыйча чүплеккә ташлау гына түгел, хәтта туйган өстенә ашауның да исраф икәнлеген онытырга ярамый.
Статистика мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә дөньяда яшәүче 7 мил-лиард халыкның 1 миллиарды чамадан тыш гәүдә авырлыгыннан, симезлектән интегә һәм, шул сәбәпле, ел саен 2,8 миллион кеше дөньядан китә икән. Шул ук вакытта ачлыктан, тиешле дәрәҗәдә тукланмаудан һәм ачлы-туклы яшәгәнлектән килеп чыккан авырулардан көн саен 24 мең кеше вафат була.

Ә дөньяда җитештерелгән азык-төлекнең 30 проценты  (2,7 миллион тонна) чүплеккә ыргытыла, АКШта җитештерелгән ризыкның 40 проценты чүплеккә озатыла. Нью-Йорк кына да көн саен 123 тонна ризыкны чыгарып ташлый икән. Бөекбритания исә ел саен 3,6 миллион тонна ашамлыкны чүплеккә озата, шуның 60 проценты төргәге дә (упаковкасы) ачылмаган хәлдә чүп контейнерына эләгә икән. Мәскәүдә сатып алынган ашамлыкның 23 проценты ташлана. Русия гражданнарының өчтән бере азык-төлекне кирәгеннән артык сатып ала. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тагын бер хәдисен искә төшерик: “Бер кешенең ризыгы – ике кешегә, ике кешенеке дүрт кешегә җитә”.

Югарыда искә алып үтелгән күңелсез күренештән чыгу юлы бары тик бер – бәндәне юктан бар иткән, аның ике дөньяда да бәхетле булуы өчен туры юл күрсәткән, илчеләрен җибәргән һәм китапларын иңдергән Аллаһы Тәгаләнең диненә әйләнеп кайту гына. Югыйсә, Аллаһ динен тотмаган кешелекнең яшәеше кем күпме эләктерсә – шул чаклы ашый торган, көчсезләрне якын җибәрми торган ерткыч хайваннар өере тормышыннан бер аермасы да калмый.

"Бөгелмә авазы"

Булат хәзрәт Әхтәмов,

имам-хатыйп