string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7703.html"
27.12.2012 14:45

Коръән елы дип игълан ителгән 2012 ел да үтеп китеп бара. 70 ел дәвамында атеистик пропаганда алып барган ил башлыклары диннән башка бер генә җәмгыять тә тыныч яши алмавын аңладылар. Яңа мәчетләр төзелә, аларга белемле яшь имамнар килә. 

Берничә ел элек төзелгән Лениногорск мәчетенә бик күпләр соклана. Җомга, бәйрәм көннәрендә ул халык белән тулы була. Араларында яшьләр дә күп. Ел саен көз аенда мәчетебездә гарәп теленә өйрәтү укулары башлана, төркемнәргә бүленеп хатын-кызлар да белем ала. Җәй аенда балалар өчен махсус лагерь оештырыла. Алар анда намаз укырга өйрәнәләр, экскурсияләргә йөриләр, әхлакый тәрбия алалар. Әмма болар гына аз. Яшьләрнең күбесе актан караны аермый. Балаларга дини-әхлакый тәрбияне кече яшьтән башларга кирәк. Аның өчен әти-әнисе үзе үрнәк булырга тиеш. 

Яшьтән үк дини тәрбия алып үскәнгә, лаеклы ялга чыккач, мәчеткә йөри башладым. Бара торган юлым мәктәп яныннан уза, шуннан үтеп, “Техснаб” тукталышына чыгам. Анда нинди генә күренешләргә тап булмыйсың. Шуларның берничәсен язмыйча булдыра алмыйм. 

Мәктәптән ерак түгел йорт янында өч укучы кыз мин үтеп киткәндә гел тәмәке тартып тора. Берничә тапкыр, мине күреп, тәмәкеләрен яшерерләр дигән уй белән, дәшмичә үтеп киттем, аннары түзмәдем, яннарына туктап: “Әй кызларым, ничек оялмыйсыз, сез бит әни буласы кешеләр, ташлагыз бу начар гадәтегезне”, – дип кисәтү ясадым. Алар татар кызлары булып чыкты. “Бабай, бар, юлыңда бул, үзебез беләбез”, – дип көлешә-көлешә пыскытуларын дәвам иттеләр. 

Икенче берсендә тукталышта ике яшь хатын-кыз асларына газет җәеп эскәмиядә сыра эчеп утыра иде. Кулларында тәмәке, берсенең итәгендә яшь бала. Икенчесенең баласы зуррак, күгәрчен куып йөри. Мине күргәч, берсе миңа: “Бабай, болай утырганыбыз өчен син безне ачуланасыңдыр инде”, – дип татарча эндәште. “Сезне ачулану гына аз”, – дип әйтеп тә бетермәдем, яннарына 20 яшьләр тирәсендәге бер хатын-кыз килеп: “100 грамм гына салып бирегез әле”, дип ялварды. Тегеләр: “Туйдырдың инде, бар, әнә теге бабайдан акча сора”,– дип барлык “матур” сүзләр әйтеп куып җибәрделәр. Ул минем яныма килеп: “Бабай, үтермә, 10 сум гына булса да бир”,– дип татарча эндәште. Ул да татар кызы булып чыкты. Кибет артында аунагандыр инде, чәчләренә үлән ябышкан, битләре күгәргән, үзе калтырый. Раббым, нинди гаиләдә үскән, нинди ана тәрбияләгән боларны дип, йөрәгем ярсып китеп бардым. Акча бирмәдем.

Минемчә, әхлаксызлык, эчкечелек һәм башка начар гамәлләр, тискәре күренешләрдән котылуның юлы бер – Аллаһы Тәгаләгә ышану, ислам дине кануннарын үтәү. 

 

 
Миңнегали ӘХМӘДИЕВ, Лениногорск