string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7704.html"
27.12.2012 10:32

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Бөтен планета халкы билгеләп үтә торган Яңа ел якынла­шып килә. Нинди бәйрәм соң ул һәм ничек хи­саплана? Без, мөселманнар, аны каршылар­га тиешме? Каршыласак, ничек каршыларга тиеш?

Милади ел белән исәпләнә торган Яңа ел көне - ул Гайсә галәйһиссәләмнең тууына туры килгән бәйрәм көн. Коръәндә «Әл-Бәкара» сүрәсендә (285 нче аять) Аллаһ Тәгалә әйтә:

-«Әәмәнә-ррасүүлү бимәәә үңзилә иләйһи мир-раббиһи үәл-мүэминүүүн, күллүнә әмәнә билләәһи үә мәләәәәи-кәтиһии үә күтүбиһии үә русүлиһ ләә нүфәррику бәйнә әхәдим-мир-русүлиһ».

 Пәйгамбәрләрнең барысына да, бер-берсеннән аермыйча, ышаныгыз, ди. Чөнки барлык пәйгамбәрләргә дә Аллаһның кануннарын җирдә кешеләргә аңлату өчен илаһи кодрәт бирелде. Алар барысы да Аллаһка хезмәт итүчеләр. Шуңа күрә без,барлык пәйгамбәрләрне дә бертигез күреп, хөрмәт итәргә тиеш.Барлык пәйгамбәрләргә дә иман китерергә тиешбез. Чөнки аларга иңгән хакыйкать - Аллаһныкы. Алар Аллаһының хакый­катен бәндәләргә җиткерделәр.

Әгәр шушы халык, пәйгамбәрләрнең сүзләренә колак салмаса, шушы туры юлны сайламаса, бу кавем Җир йөзеннән теге яки бу һәлакәт белән юкка чыга. Шушы кавемне Аллаһ Тәгалә юкка чыгара. Бу турыда «Әл-Мүлек» сүрәсендә (18 нче аять):

«Үә ләкаде кәззәбә-лләзиинә миң кабелиһим фәкәйфә кәәнә нәкииир».

 Аллаһ Раббыбыз: Үзен танымаган бер генә кавемне дә Җир йөзендә калдырмабыз, - ди.

Гайсә галәйһиссәләм дә - Аллаһның илчесе. Әмма Гайсә галәйһиссәләм - ул аерым бер, башка халык өчен җибәрелгән пәйгамбәр. Мөхәммәд галәйһиссәләм - барлык халыклар өчен җибәрелгән Пәйгамбәр. Коръәндә дә шулай диелгән. Әмма Гай­сә галәйһиссәләм яклаган кануннар да-Аллаһ кануннары. Бүген христианнар яши икән, аларның гадәтләре мөселманнарныкыннан аерыла икән, бу - Гайсә галәйһиссәләм исеменнән әйтелгән кануннар Аллаһныкы түгел, дип әйтеп булмый. Бу - Гайсә галәйһиссәләмнән соң кемнәрнеңдер теләве белән аның өйрәтүе үзгәртелгән, дигән сүз. Менә мин шушыңа берничә мисал ките­реп китәм. Иң беренчесе - Библия, Иске Васыять (Старозаконие, 4 нче бүлек, 16—19 нчы бүлекчәләр): «Сез бозыклык кыл­магыз һәм ирләр-хатыннар рәсемнәрен табыну нияте белән яса­магыз һәм сурәткә табынмагыз, сурәткә хезмәт итмәгез». Биб­лия бу. Моны теләсә кем шул китаптан табып укый ала. Инде икенче мисал - Библиядә 10 нчы бүлек, 9 нчы бүлекчә: «Аракы яки башка исерткечләр эчмә, бу - барлык буыннар өчен мәңге­лек канун». Бу да Библиядә язылган.

Шулай ук өченче мисал. 14 нче бүлек, 8 нче бүлекчә: «Ир балаларны сөннәткә утыртыгыз, бу сезнең белән Минем арада килешү булсын. Бу сүзнең тәнегездә Миннән риза булуыгыз­ның билгесе булсын.

Шулай ук – Библия. Иске Васыять, 4 нче бүлек, 8 нче бүлекчә: «Дуңгызлар сезнең өчен нәҗес итеп яратылды, аша­магыз һәм кагылмагыз». Инде карыйк: Коръән кагыйдәсенә кар­шы килә торган канун бармы? Коръәндә дә: аракы да, дуңгыз да хәрәм, диелгән, рәсемгә табыну да хәрәм, байлыкка табыну да хәрәм, һәм Гайса галәйһиссәләмнең вәгазе: (5 нче бүлек, 17—18 нче бүлекчәләр): «Сез мине Аллаһ кануннарын үзгәртергә җибәрелгән, дип уйламагыз, үзгәртергә түгел, үтәргә килдем мин...» Аллаһ сүзе бар: бүтән бөтен нәрсә дөньядан үтә. Дөнья да бетәчәк, җир-күкләр дә бетәчәк, Аллаһ калачак, аның сүзе булган Коръән калачак. Шушы канун калачак. Әллә нинди хөкүмәтләр төзелер, әллә ничә төрле конституцияләр кабул ителер, Коръәндә язылган кануннар үзгәртелмәячәк, җир, күкләр беткәннән соң да бу канун булып калачак. Без ахирәттә дә шу­шында язылган канун буенча яшәячәкбез. Моннан без беребез дә котыла алмыйбыз. Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иңгәннән соң 14 гасыр үтте, Коръән һаман канун булып кала бирә, 15 нче га­сыр бүген. 1400 елдан артык шул канун гамәлдә кала. Җир ша­рында миллиард ярым халык өчен ул бүген дә канун булып тора. Әле бер генә илнең конституциясенә дә, миллиард ярым халык буйсынып, аңа канун дип карамый. Гайсә галәйһиссәләм дә Аллаһның кануннарын үтәр өчен, аларны безгә җиткерер өчен җибәрелгән пәйгамбәр, шуңа күрә без аны хөрмәт итәбез. Пәйгамбәрләр арасында Гайсә галәйһиссәләм иң ярлысы бул­ган. Мин бик ярлы идем, минем байлыгым юк иде, минем мәчетләргә йөрерлек, намазлар укырлык мөмкинлегем юк иде, дигән кешегә кыямәт көнендә Гайсә галәйһиссәләмне үрнәк итеп китерерләр, ди. Аның өстенә кигән бер кат күлмәге белән атла­нып йөри торган ишәгеннән башка бернинди байлыгы булмаган. Тора торган өе дә, бүтән бернәрсәсе дә. 33 яшендә Аллаһ Тәгалә күккә күтәргән. Яһүдиләр Гайсә галәйһиссәләм диеп бүтән ке­шене җәзалаганнар. Идрис галәйһиссәләм белән алар - тере килеш күккә ашкан ике пәйгамбәр.

Гайсә галәйһиссәләмгә суда батмыйча йөрү, авыруларны савыктыру, үлекләрне терелтү сәләте бирелгән. Шушындый мог­җизаларга ия булган, һәм ул 33 яшенә кадәр халыкны дингә, Аллаһ канунына өндәп яшәп, үзеннән соң 12 шәкерт калдырган. Бүген кайвакыт безнең йөрәкләребез сыкрап куя: тырышабыз, ә дингә килүче аз, шәкертләребез аз, мәчетләребезгә күп кеше йөрми, дибез. Рухулла дип исеме аталган, суда батмыйча йөргән, үлекләрне терелтеп сөйләштерә алган, авыруларны-савыкты­ра, сукырларның күзен ача алган Гайсә галәйһиссәләм артын­нан ияреп, аның сүзенә ышанучы нибары 12 шәкерте булган. Дингә килү юлы җиңел түгел. Дингә кеше авырлык белән тартыла. Бер аңлагач, ул шушы диненә тугры булып кала. Коръәндә Аллаһ Тәгалә берничә урында: җәннәткә керүне сез әллә җи­ңел, дип белдегезме, җәннәткә керү бик читен, дип кисәтә.

Димәк, дөнья билгеләп үтә торган Яңа елны итагатьле итеп бәйрәм итүдән гөнаһ юк, моннан курыкмаска кирәк. Әмма ничек билгеләп үтәбез без аны? Менә монысы - икенче мәсьәлә. Үзе­без: Яңа елны ничек каршыласаң, ел буе шулай була, дибез. Бар кеше шушындый бер юрама белән яши. Хәзер күз салыйк: без ничек каршылыйбыз?

Яңа елның беренче көненнән баш төзәтү кайгысы яңара. Димәк, ел буе без исерек булырга тиеш, чөнки исереп каршылыйбыз бит. Менә бу дөресме? Бу икейөзлелек булмыймы? Һәм без бүген шуның ачы җимешләрен татыйбыз. Хәтта хәзер ирләрен эчермәскә тырышкан хатын-кыз­ларыбыз да, ирләре белән чәкештереп, исерткеч эчеп утыра. Шушылай хәрәм белән Яңа ел каршылыйбыз. Без Яңа елны гаиләдә бер-беребезне котлап, Аллаһның бер кичәсен бәйрәм иткән кебек каршыларга тиешбез. Хәрәмсыз, матур иттереп. Аллаһ Тәгалә каршысында йөзебез кызарырлык булмасын. Һәр яңа туа торган көн, һәр яңа туа торган ел, бәндәгә мөрәҗәгать итеп килер, ди. Йә, бәндәм, син мине бүген ничек каршыларсың икән? Һәр көн безгә мөрәҗәгать итеп, куркып килер, ди. Йә, бәндәм, син менә яңа көнне башлыйсың, яңа елны башлыйсың. Ничек иттереп син аны башларсың икән? Ничек иттереп үткәрер­сең мине? Аллаһ Тәгалә кушканча үткәрерсеңме? Аңа каршы килеп үткәрерсеңме? Кыямәткә кадәр яңадан без синең белән очрашмыйбыз бит инде, бу соңгы көн була бит инде, дип әйтә икән. Чөнки без үткән көнебезгә кире кайта алмыйбыз. Менә бүген төшкә кадәр вакыт үтте, без аны кире кайтара алмыйбыз, нинди генә үкенечле эш эшләсәк тә. Яңа елны шәраб, аракы эчеп каршыласак, бу ник эчә, теге ник эчә, балаларыбыз ник эчә, дип кешегә үпкәләр урын калмый.

Кыямәт көнендә адәм баласыннан биш төрле нәрсә турында сорамыйча, аягы баскан уры­ныннан купмас, ди. Беренчесе–Аллаһ Тәгалә биргән вакытың­ны ничек үткәрдең? Чөнки Аллаһ тарафыннан бирелгән иң кыйм­мәтле нәрсә - вакыт. Аңардан да кадерле нәрсә юк. Менә бере­гезгә 70 тулган. Икенчебезгә - 68, 67, 60... Күпме гомер үткән бит. Хак түләп кайтарып алып буламы? Әллә нихәтле байлык­ларың булса да, үзгәртер идем шул көнне, дип булмый. Кодрә­тебездән килми. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә безгә вакытны әманәт итеп, бернинди байлыклар белән кайтарып алып булмый тор­ган итеп бирде, һәм инде без яңа елны исереп башларга тиеш түгелбез. Чөнки кеше кулына хәмерле стакан алу белән, иман әйтер, ди: «Ии, бәндәм, синдә мин - Иман утырадыр идем, син хәрәм саласың, миңа монда урын калмый, мин чыгып торыйм әле», - дип, китеп барыр, ди. Һәм менә без - моннан 1100 ел элек Ислам динен кабул иткән татар халкы, 44 буыныбыз мөселман, диеп горурлана торган халык, шушылай иттереп бүген яңа елны каршылый. Безгә нәрсә булыр, анысын Аллаһ Тәгалә генә белә.

Икенчедән, Аллаһ Тәгалә биргән сәламәтлегеңне нинди җирләргә сарыф иттең? Аллаһ Тәгалә безгә сәламәтлекне дә әманәт итеп бирде. Димәк, әманәт итеп бирелгән саулыкны без сакларга тиеш. Аракы эчү сәламәтлекне саклауга керәме? Без, бердән, акчабызны исраф итәбез, икенчедән, якыннарыбызның тынычлыгын алабыз; өченчедән, сәламәтлегебезне исраф кы­лабыз, һәм шушы рәвештә яңа елны каршылыйбыз. Шуннан соң бәхетле киләчәк өмет итеп яшибез. Кайчан үзгәрер икән бу дөнья, кайчан рәтләнер икән, дибез. Дөнья без рәтләнгәч рәтләнә. Дөнья - Аллаһ Тәгаләнеке. Заман үзегезгә карап бире­лер, диде Ул. Без бүген үзгәрәбез икән, дөнья да үзгәрер. Бүген без һаман әшәкелектән ваз кичмибез икән, бу дөнья шушылай начарлыкка барачак һәм без һәлак булачакбыз. Бу - Коръәндә язылган, ачык итеп язылган.

Һәм, өченчедән, Аллаһ Тәгалә биргән гыйлемеңне нинди җирләргә сарыф иттең? Берәү машина уйлап таба, икенче берәү кеше үтерә торган әйбер әмәлләп чыгара. Акылыңны нәрсәгә сарыф иттең? Һәм, дүртенчедән, байлыгыңны нинди юллар белән җыйдың? Инҗилдә: бай кешегә, җәннәткә керүгә кара­ганда, дөягә энә күзе аркылы үтү җиңелрәк булыр, дип языл­ган. Әмма Коръәндә алай дип язылмаган: син байлыгыңны ти­ешле юл белән җыйсаң һәм тиешле зәкятеңне бирсәң, байлык­ның сиңа зыяны тими. Байлык турында сорау ике төрле. Әгәр дә без байлыкны хәрам юллар белән җыйсак, әлбәттә, ул безгә хәсрәт китерер. Булган байлыгыңны нинди урыннарга сарыф иттең? Тиешле садәкаләрыңны бирдеңме? Сорап килгән мох­таҗларга ярдәм иттеңме? Күршеләрең бер тиенсез тилмереп, бурычка ризык эзләп йөргәндә, син, акчаң була торып, аларга ярдәм итмичә калмадыңмы? Аллаһ Раббыбыз әйтер ди: «Ии, бәндәм, менә Мин ач идем, син Миңа ашарга бирмәдең». Бәндәләр әйтерләр ди: «Йа, Раббым, Синең бит ашау ихтыя­җың юк бит,” дигәч, “Минем бер колым сиңа су сорап килгән иде, син аңа бирмәдең. Йә булмаса, минем бер колым синнән, акчап сорап, бордың”, -дияр ди. Һәм безнең һәркайсыбыздан шушылай сорау булачак. Яңа елны каршылыйбыз икән, без узган бер еллык гамәлебезгә нәтиҗә ясарга тиеш: дөрес яшәдекме, әллә ялгышмы? Дөрес гамәлләрне күп кылдыкмы, начарынмы? Һәм инде начар гамәлләр кылган булсак, без, әлбәттә, шулар өчен тәүбәгә килергә тиешбез шушы кичәдә.

Яңа елда шушы ялгышлыкларыбызны, йа, Раббым, кабатламаска сабырлыклар бир, дип, Аллаһтан сорарга кирәк. Үзебезгә, якыннарыбызга, гаиләбезгә хәерле теләкләр әйтергә кирәк. Ул кичтә аракы эчеп, исереп беткәч, нинди теләк әйтә алабыз инде? Яңа елның беренче ки­чәсе гүзәл, матур, истәлекле, күңелле кичә булуга караганда, бер бозыклык кылу кичәсенә әверелергә бик мөмкин. Чөнки ара­кы булган җирдә бозыклык тамыр җәя. Әйткәнемчә, аракы керсә, кешедән иман кача. Иман киткәч, кешенең гүзәл холкын, күркәм әхлагын тотып торган чылбыр өзелә. Этнең чылбыры өзелгәч,теләсә кемгә, теләсә нинди зыян сала бит. Аракы эчкән кеше дә шундый. Ул якыннарыннан башлап, таныш булмаган теләсә кемгә зыян китерергә мөмкин. Ә бит яңа ел барыбер килә. Ул кичне, үзара талашып, көнләшеп, бер-береңнең гайбәтен сөйләп, бер-беребезнең нервысында уйнап та үткәреп була. Аны матур иттереп, бер-беребезгә булышып, бер-беребезне хөрмәт итеп, бер-беребезне яратып, якыннарыбызга, дусларыбызга, күршелә­ребезгә ихлас матур итеп үткәрсәк, ул ел безне җәннәткә якы­найта торган ел була. Әгәр начар итеп үткәрсәк, бу ел тәмуг­ка якынайтыр. Безнең һәр үткән көн, һәр үткән ел - үлемгә таба бер адымыбыз ул, шуны онытмаска кирәк. Бер ел үтте - үлемгә бер ел якынайдың. Әмма үлем артында җәннәт белән җәһәннәм тора, шушы җәһәннәмгә бер ел якынайдыкмы, әллә җәннәткәме? Аллаһ Тәгалә, кешеләрнең хисап көне җитсен өчен, елларны алыштырып тора. Елларны Аллаһ Тәгалә алыштырмаса, без яңа көнне күрмәс идек. Яхшы гамәл белән яшәгән кешенең күңеле саф, нияте изге була. Үлем аңа - җәннәт дигән бакчага керүгә бер ишек. Җан биргәндә андый кешеләргә Аллаһ Тәгалә әйтә («Әл-Әхзәб» («Фиркәләр» сүрәсе, 44 нче аять):

- «Тәхиййәтүһүм йәүмә йәл каүнәһүү сәләәәм,, үә әгәддә ләһүм әҗераң кәриимә».

- “Алар җан биргәндә, - ди. - Минем фәрештәләрем, алар янына килеп, Минем сәламемне иреште­рерләр, - ди. Беренче олуг бүләгем шул булыр - аларга, җәннәткә керерсез, дигән сөенечле хәбәр әйтерләр, - ди”. Шуңа күрә андый кеше җиңел күңел белән җан бирә. Ә инде елын, көнен, гомерен заяга үткәргән кеше, күңелен хәрәмга салган кеше, аның җанын шулай алырбыз, - ди Аллаһ Тәгалә, - ул сулы йон­нан тигәнәк алган кебек булыр. Һәм ул кеше үз-үзенә ләгънәт укыган хәлдә җан бирер. Аңа бик авыр булыр, - ди. Хәтта җан биргәндә үк без бу дөньяда елларыбызны, көннәребезне ничек үткәрүебезне беләбез икән. Әҗәл төрлечә килә икән. Шуңа күрә һәр яңа килә торган елны без матур иттереп каршылыйк. Гаилә­без белән, хәләл ризыклар белән, бер-беребезгә ихлас сүзләр әйтеп, бер-беребезгә әйбәт бүләкләр биреп. Кыямәт көнендә Аллаһ Тәгалә хозурына барганда, шушы елны каршылавыбыз өчен йөзебез кызарырлык булмасын.

Инде Аллаһ Тәгалә безгә шушы яңа елларыбызда хәерле нигъмәтләрен бирсен иде. Төрле афәтләр, төрле бәла-казалар белән Хак Тәгалә безне сынамасын иде. Шуңа күрә без әхлагы­бызны төзәтергә тиешбез. Бүген безнең әхлагыбыз бик түбән, бозык, начар. Елыбыз хәерле булсын, дисәк, әлбәттә, менә шушы яңа елны каршылау безнең әхлагыбызны төзәтүнең бер кичәсе булсын иде.

Җәлил хәзрәт Фазлыев