Замана мулласы нинди булырга тиеш?

09 ноябрь 2012 ел 11:59

7, 8 ноябрь көннәрендә Г.Камал театрында Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Мулла” спектакленең премьерасы булды. Яшәү дәверендә күпне күргән яшь кенә егет мулла булып авылга кайта. Аның кайтуының максаты – бетеп барган авылга яңа сулыш өрү. Ислам дөньясындагы ыгы-зыгылы вакытта бу спектакльнең куелуы киң җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Шул ук вакытта ул күпләрдә мулла кеше нинди булырга тиеш, дигән сорауга җавап эзләргә дә этәрде. Чыннан да замана мулласы нинди булырга тиеш? Бергәләп уйлашыйк әле. 

Мулла сүзе фарсылардан кергән, ул укымышлы кеше, укытучы дигәнне аңлата. Алар мәчеттә биш вакыт намаз укыта, дини йолаларны башкара. Мулла – җәмгыятебездә динне тотып торучы, кешеләр колагына Коръән аятьләрен ишеттерүче дә. Тормышка башы-аягы белән чумган адәм балаларына ким дигәндә никах, балага исем кушу, кешене икенче дөньяга озатуга багышланган чараларда Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен җиткерү – мулланың төп вазифаларыннан санала. Бүгенге заман кешедән бик күпне таләп итә: һәр җиргә дә җитешү, ишеткән мәгълүматларны анализлап, кирәклесен генә сеңдерү, алгарышны (прогрессны) кабул итеп өлгерү һәм аны тормышыңа кертеп җибәрү. Тормыш мондый хакыйкатьне муллалар алдына да куя. Мәгълүмати һөҗүм заманында синең сүзеңне ишетсеннәр өчен XXI гасыр мулласы нинди булырга тиеш соң? Минемчә, иң беренче чиратта, мулла вазифасын башкаручыга ихлас булу мәҗбүри. Бар җирдә ялганнан туйган адәм баласы ихласлыкны тиз тоя һәм дин әһеленә аннан берни кирәкмәгәнлекне аңлап, хәзрәт биргән киңәшләргә колак салырга мөмкин.

Икенчесе – гыйлем. Мулла вазифаларын башкарырга ниятләгән кешегә дин мәсьәләләрен бар нечкәлекләре белән белү кирәк. Һәм, әлбәттә, дөньяда барган хәлләрдән хәбәрдар булу, үз заманыннан артта калмау, дәвер белән бергә атлау, инновацион технологияләр белән яхшы таныш булу һәм үз эшчәнлегендә аларны куллана белү тиешле.

Өченчесе – кешеләр белән аралаша белү (коммуникабельность). Хәзерге вакытта хезмәткәрләр эзли торган оешмаларның игъланнарына күз салсак, мөһим шартларның берсе булып кешеләр белән аралаша белү сәләте тора. Кешегә үз фикереңне җиткерә белү дә зур роль уйный. Муллага үз вазифаларын башкарганда төрле кешеләр белән аралашырга туры килә: гади хезмәткәр, зур эшкуар, фән эшлеклеләре, тоткыннар, дәвалап булмый торган авыруга дучар булганнар... Күбесенчә, мулла янына үзе хәл итеп бетерә алмаган мәсьәләсе, я ниндидер күңел борчуы булган кешеләр килә. Андый кешегә күңеле кабул итәрлек сүзләрне кирәкле күләмдә һәм үтемле тавыш белән әйтү бик мөһим.

Әхлаклылык әйткән сүзләрең белән гамәлләрең арасында аерма булмауда ул. Тирә-юньдәгеләрдә Ислам турындагы күзаллау мөселманнарның гамәлләренә карап барлыкка килә. Муллалар һәрвакытта да динебезнең әхлаклылык күрсәткече булып торалар. Өстәвенә, мулла булу – ул һөнәр генә түгел. Дәүләт оешмаларында кеше иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр эшләсә, калган вакытында аның ниләр белән шөгыльләнүе берәүне дә кызыксындырмый. Ә муллалар тәүлекнең 24 сәгатендә дә халык күз алдында. Әгәр аның гамәлләре вәгазьләрендә сөйләгән сүзләрдән аерылып торса, кешеләр алдында әйткән фикерләренең кыйммәте калмаячак. Шул сәбәпле, үгет-нәсыйхәт бирү хокукы яшәү рәвешеннән килеп чыга. Мулла кешенең шәхси мәнфәгатьләре икенче урынга кала, чөнки тәүлекнең төрле вакытында сиңа кемнеңдер үлеме яки берәр фаҗигале хәл турында хәбәр итәргә мөмкиннәр. Дин әһелләрен мин табиблар белән чагыштырыр идем, табиблар тән яраларын дәваласа, муллалар – җанны-рухны дәвалаучылар.

Инициатив, актив, иҗади – бүгенге күңел ачу урыннары халыкның буш вакытын уздыру өчен төрледән-төрле чаралар табып кына торалар.  Исламга халыкны, бигрәк тә яшь буынны җәлеп итү өчен, муллага да үз мәхәллә халкы өчен төрледән-төрле кызыклы, шул ук вакытта файдалы чаралар уздыру лазем.

Муллага көчле рухлы булу кирәк. Аның тирә-янында нинди генә ыгы-зыгылар булуына да карамастан, ул үз максатына, үз идеяләренә тугры булырга тиеш.

Барлык муллаларга да Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә сабырлык, көч-куәт насыйп әйләсә иде.

 

Ландыш ИБРАҺИМОВА

 

Башка журналлар

Болгарда Мәүлид бәйрәме узды

Болгарның гүзәл Ак мәчетендә 23 декабрьдә республика күләмендә Мәүлид ән-Нәби үткәрелде. Бәйрәмдә...

29 декабрь 2015 ел 10:10

Йокы әдәбе

Әгәр кемдер яхшы, күңеленә хуш килгән төш күрсә, дөреслектә, бу төш Аллаһтандыр. Мондый төшне күргән...

29 декабрь 2015 ел 10:04

Казанда төзекләндерүдән соң тарихи Галиев мәчете ачылды

22 декабрьдә Казаныбызның Г. Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә зур тантана булып узды. Мәүлид...

28 декабрь 2015 ел 10:44

Рәфыйк МӨХӘММӘТШИН: “Болгар ислам академиясе – Россия өчен стратегик проект, ул белем бирүдән тыш, гражданлык позициясен ныгытуны да күз уңында тота”

Сентябрь аенда Мәскәү җәмигъ мәчетен ачу тантанасында ясаган чыгышында РФ Президенты Владимир Путин...

30 октябрь 2015 ел 16:42
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы