ХАҖ КЫЛУЛАРЫМ – АЛЛАҺ РӘХМӘТЕ, ДӨНЬЯ-АХИРӘТ ГЫЙБРӘТЕ

08 октябрь 2012 ел 13:04

Меңләгән дин әһелләребез, олуг галимнәребез, зыялыларыбыз, әти-әниләребез күпме хыялланып та мөмкин булмаган, рөхсәт ителмәгән хаҗ кылулар ничек иркенәйде хәзер! Согуд Гарәбстанына – Мәккә-Мәдинәгә юллар ачылды, фарыз гыйбадәтне кылу өчен шартлар да, бару-кайтулар да елдан-ел уңайлана. Бөтен юллар ачык: малы җиткән, саулыгы булган һәр кешегә фарыз булган хаҗ гыйбадәтен кылу өчен бернинди киртәләр, чикләүләр калмады дип шөкрана кылабыз. Бу хакта еш уйланам, үткәннәрне фикерләп, чагыштырып утырам.

... 1993 ел. Ерак сәфәргә – хаҗ гыйбадәтенә кузгалырга планым да, рәтем дә юк иде әле. Шулай да күңелгә “корт” керде.

Күп тә үтми бер төркем мөселманнарыбыз ап-ак ихрамнарга кереп, хаҗга кузгалдылар. Аларны озаткач, иртүк мәчеткә килдем дә, намаз укып дога кылдым. Теләк теләдем. Я Раббым, озын, авыр сәфәргә китүче дин кардәшләребезгә җиңеллек бир, хаҗларын кабул кыл, дидем. Сәҗдәмдә киләчәктә үземә дә шушы фарыз гыйбадәтне үтәүне насыйп ит, дип сорадым. Ул елны кемнәр китүен тикшермәдем дә, күпсенмәдем дә. Фәкать Аллаһы Тәгаләдән үземә дә, китүчеләргә дә хәерлесен бир, дидем.

Икенче елны миллионнарча мөселманнар омтылган бу изге җирләргә аяк басуны насыйп итте Аллаһы Тәгалә. Беренче хаҗ! Андагы тәүге тәэсирләрне, күз яше катыш хис-кичерешләрне әйтеп аңлатып кына бетерерлекме соң?! Һәр күренеш – гыйбрәт, һәр адымың – сынау.

Танкодром бистәсендә Мәдинә мәчетебезне салып чыгып, эшләребезне матур гына алып баргач, бу юлдагы тырышлыкларым өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 1998 елда миңа Согудия Короле кунагы сыйфатында бүләк хаҗ тәкъдим итте. Ул елны Корбан бәйрәме, Олы хаҗ җомга көнгә туры килде. Фарыз хаҗ җомгага туры килгәндә хаҗ кылучылар Хаҗиәкбәр булалар. Миңа шушы бик сирәкләргә, 10-12 елга бер генә туры килгән бәхет насыйп булды.

2000 һәм 2002 елларны изге җирләрдә әти-әнием өчен хаҗ кылдым. 2007 елны 75 яшь тулу хөрмәтенә, мәчет салуларда тырышканым өчен Татарстан мөфтияте җәмәгатем белән икебезгә хаҗга юллама бүләк итте.

Һәр хаҗымны Аллаһы Тәгаләнең бүләге, рәхмәте дип кабул иттем. Ул насыйп итмәсә, беркем дә берни эшли алмый. Күпме генә теләсә дә бара алмый. Согудиягә чикләр ачылуы, ике-өч сәгатьтә илтеп җиткерүче очкычлар уйлап табылуы, кешеләрнең сәфәрләрен җиңеләйткән уңайлыклар – барысы-барысы Аллаһы Тәгалә хозурлыклары, Аның кодрәте! Әгәр дә берәр кеше көнләшеп, кемнең күпме хаҗ кылуларын санап, тикшереп, гайбәтенә төшеп кала икән, ул кеше беркайчан да бу җирләргә аяк баса алмас. Күңел тарлыгы нәтиҗәсендә Аллаһы Тәгалә аның юлларын яба.

Олы гыйбадәтне үтәп кайтучылардан гадәттә тәэсирләрен, кичерешләрен сорашалар. Хаҗ – ул сүзләр белән аңлатып бетереп булмаслык гаҗәеп күңел халәте. Анда күңел чистара, җиңеләясең. Дөнья тормышың өчен гыйбрәтләнәсең. Кыямәт көне булачагына ышанып, шуны күзалларга да

этәрә, уйландыра, тәүбә иттерә торган урын ул. Мәккәгә аяк басуга, Кәгъбәтулланы күрүгә хисләр өермәсенә чумасың. Барып урнашуга исәнләшү хаҗына – тәвафка ашыгасың бит инде. Карыйсың, Кәгъбәтулла тирәли бөтен халык намазлыгын җәеп намаз көтә. Үтә торган түгел, урамнар тулы. Шуларны күргәч, уйлыйсың: әллә Кыямәт көне җиткәнме. Бөтен әрвахлар үзләренең каберләреннән кубарылып, ак кәфенлекләрендә җир өстенә чыгып утырганнармы икән, Аллаһы Тәгалә хөкемен көтеп утыралармы икән дигән тәэсир туа. Икенче бер гыйбрәтле нәрсә: шайтанга таш атарга барасың. Шул вакытта юл кырыйларында хәер сораучы күпме гарип-гораба тезелешкәнен күрәсең. Бар да күзеңә карап, синнән ярдәм көтә. Кем кулсыз, кем аяксыз, бар кара тәнлесе, бар сары тәнлесе, бар кысык күзлесе... Күңелгә шундый чагыштыру килә: ахырзаман җитеп, хисап көне имеш. Бу гөнаһлы кешеләр миңа әз генә булса да әҗер-савабыңны бирче дип кулларын сузганнар... Үзеңне уйлыйсың, аның сәдака соравын онытасың, һәркем үзен кайгырта... Кәгъбәтуллага кергәндәге-чыккандагы тыгызлыклар мәхшәр мәйданын искә төшерә. Һәркем үз юлында, һәркайсы үз эшендә.

Сәфәр тәэсирләре хакында сорашучыларга менә шундый чагыштыруларымны вәгазь итеп сөйлим. Хаҗ – бу фани дөньябызда үзебезне ничек тотуыбызны уйлап тәүбәгә килү, Аллаһтан ярлыкауны сорау урыны. Шул ук вакытта ахирәтне күз алдына китерерлек күренешләр дә тулып ята. Үткәнеңне уйлыйсың, киләчәгең өчен кайгырасың. Иманың ныгый, Аллаһка якынаеп, тагын да шөкрана итәсең, гыйбадәттә утырып күп-күп догалар кыласың.

Гыйльмулла хәзрәт ХӘЛИУЛЛИН,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы әгъзасы,

Казанның “Мәдинә” мәчете имам-хатыйбы

 

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана