Файдалы да, күңелле дә ял

21 июль 2012 ел 20:25

Яшь буынның әхлагын үстерү һәм ислам дине турындагы белемнәрен киңәйтү максатыннан Кукмара мәдрәсәсе каршында инде өч ел рәттән җәйге мөселман лагере оештырыла. Быел мондый лагерь 1 июльдән 11 июльгә кадәр эшләде. Биредә мәктәп яшендәге балалар дини белем дә үзләштерде, рәхәтләнеп ял да итте.

Дини тәрбияне максат итеп куйган лагерьның эшчәнлеген кайберәүләр ничектер берьяклы, бәлки, ялыктыргыч итеп тә күз алдына китерә торгандыр. Әмма биредәге көн тәртибе белән танышып чыкканнан соң, моның алай түгел икәнлегенә ышанасың. Төрле догаларны, гарәп хәрефләрен, ислам әхлагы кагыйдәләрен өйрәнүдән тыш, балалар футбол кебек хәрәкәтле уеннарда, викториналарда һәм башка кызыклы бәйгеләрдә көч сынашты. Һәр төркем үзенең стенгазетасын ясады, дини рәсемнәр конкурсында да катнашты. Лагерьга йөрүче балалар эшләгән рәсемнәрдән мәдрәсәдә күргәзмә оештырылды.  

Шунысы игътибарны җәлеп итте – балаларга уку һәм ял итү өчен мәдрәсә бинасында барлык шартлар да тудырылды: биредә зур, якты, зәвык белән бизәлгән уку бүлмәләре, китапханә, ашханә бар, бөтен җирдә чисталык, тәртип. Шуңа күрә дә мәдрәсәдә оештырыла торган лагерьда катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. “Кызганыч, быел теләге булган барлык балаларны да кабул итә алмадык – бу урыннар чикле булуы белән аңлатыла. Шунысы да бар: лагерь үткәрү күп чыгымнар белән бәйле. Шулай да бу эшне башкарырга  Аллаһы Тәгалә Үзе ярдәм итә”, – ди мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт Курамшин.

Быел лагерьда барлыгы сиксәнгә якын бала ял иткән. Аларны җиде төркемгә бүлеп, һәрберсенә  җитәкчеләр билгеләгәннәр. Һәр төркем өчен, балаларның яшенә, әзерлегенә карап,  дәресләр программасы төзелгән. Спорт уеннарында һәм мәдәни чараларда исә шәкертләр бергәләп катнашканнар. Шушы уен-чараларда һәм, әлбәттә инде, дәресләрдә күрсәтелгән активлыгына карап, укучыларга ниндидер сан куелган һәм мөһер сугылган “балл” дип аталучы кәгазьләр бирелгән. Сменаның ахыргы көнендә исә махсус “Ярминкә” оештырылган һәм  һәр балага җыелган  “балларына” күңеленә хуш килгән әйберләр – китаплар, уенчык-сувенирлар  “сатып алырга” мөмкинлек туган.

Ата-аналар, әби-бабайлар катнашында үткән лагерьны ябу мәҗлесендә балалар бик күңелле чыгыш ясадылар: кемдер азан әйтте, кемдер намаз укып күрсәтте, шигырь сөйләүчеләр, дини эчтәлекле җыр башкаручылар да байтак иде. Кайбер төркемнәр исә әдәп-әхлак темасына театральләштерелгән тамашалар әзерләде. Кечкенәрәк яшьтәге “шәкертләр”  чыгышы аеруча күңелле, хәтта сокланырлык иде.

Җыен ахырында төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнеп, балаларга бүләкләр тапшырылды. Әйтик, “Иң яхшы Коръән укучы”, “Иң күп ятлаучы”, “Иң яхшы спортчы”, “Иң тәртипле шәкерт” кебек җитди номинацияләрдән тыш, “Ризыкны иң тиз ашап бетерүче”, “Бер урында иң аз вакыт тыныч утырып тора алучы”, “Төркемдә иң шаян шәкерт” кебек җиңүчеләр дә тәгаенләнеп, аларга да “шаяру призлары” бирелде. Гомумән,

лагерьга килгән бер генә бала да бүләксез калмады. “Шук, шаян булганга да бүләк бирәләр икән дигән сылтау белән киләсе елга барысы да шаярмаса ярар иде”, – дип елмайды соңыннан остазлары.

Әти-әниләр дә балаларының мөселман лагерена йөргәннәренә чиксез шат иде. “Озын җәйге каникул чорында балалар күп вакытларын урамда үткәрә. Мәчет-мәдрәсә каршында оештырылган укуларда, лагерьда катнашып, алар шактый кирәкле күп мәгълүмат туплый, рухи тәрбия ала, вакытларын файдалы итеп үткәрә”, – дип уртаклашты алар фикерләре белән. Әйтик, оныгы чыгышын карарга килгән Сания апа: “Лагерьга бик теләп йөрде, Коръән сүрәләрен оныгым белән бергә мин дә ятладым”, – дип  куанычын белдерде.

Мондый әхлакый һәм дини тәрбия чаралары лагерь кысаларында гына тукталып калмыйча, дәвамлы булсын иде дип телисе килә. Ни генә дисәк тә, балачактан ук күркәм гадәтләрне күңелгә сеңдерүне кайгыртмасак, соңыннан – балаң буй җитеп, олы кеше булып формалашып беткәч кенә аны акылга утыртырга теләсәң дә, инде соң булырга мөмкин. Бу хакта җитди уйланырга вакыт инде күптән килеп җитте.

Рәсемдә: лагерьда ярминкә мизгеле.

          Зәлия ЛАТЫЙПОВА,

КФУның журналистика һәм социология факультеты студенты

 

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана