21 июньдә "Иман" мәркәзе "Болгар-татар ташъязмалары" темага багышланган түгәрәк өстәл оештырды. Ул чара кысаларында яңа чыккан Нурулла Гарифның шул ук исемдәге китабы да тәкъдир ителде. Түгәрәк өстәлдә төп чыгышны профессор Фаяз Хуҗин ясадыю Аның фикеренчә, эпиграфика татар тарихы өчен бик тә мөһим чыганак булып тора, чөнки татар тарихчылары язмалары сакланмаган, ә шушы кабер ташларыннан күп материал туплап була. Мәсәлән, кабер ташларында гарәп телендәге аять-хәдисләрдән кала бер өлеше татар телендә языла, димәк, филологлар ул текстларны өйрәнә алалар, ул гыйбарәләрдә күмелгән кешенең дәрәҗәсе, профессиясе дә язылырга мөмкин: бәк, морза, хан, ишан, алтын остасы һ.б. Бизәлешләре исә сәнгать өлкәсенә карый.
Фаяз әфәнде Нурулла Гарифның шушы китапны чыгарып зур тырышлык куйганын ассызыклады. Тарихчы-галим Рәшит Галләм Нурулла Гарифның уникальлеген ассызыклады, чөнки ул һәм тарихчы һәм язучы да, димәк язган әсәрләрендә тарихи дөреслекне бәян итә алырлык ул. Ул Нурулла әфәнденең тырышлыгы турында әйтте, чөнки шушы басылган китабы инде 29-чысы! Вәлиулла Якупов китапта чыккан мәгълүматны Татарстанның изге һәм истәлекле урыннарын билгеләү эшендә файдалы булуын әйтте, республикабызда дини туризм тармагын үстерергә кирәк, Нурулла Гариф тасвирлаган изгеләр каберләре киләчәктә зиярәт объектларына әйләнергә тиеш әлбәттә.
Әле шушы елларда гына мәрхүм Туфан Миңнуллин инициативасы белән Зур Әтрәчтәге борынгы болгар каберстаны көймә белән уратып алынды, анда ел саен зиярәтләр, ә быелдан башлап укулар да оештырыла. Шундый ук рәвештә башка каберләр янында да андый чаралар уздырылуы халкыбызны тарихына якынайтыр иде, бәрәкәтне хәятебезгә өстәр иде. Галимә Резидә Сафиуллина Нурулла Гариф хезмәтен РИУда дәрес үткәргәндә куллануы тәҗрибәсе турында сөйләде, республикабызда эпиграфикага игътибарны күбрәк җәлеп итү кирәклеге турында да әйтте. Ахырда катнашучылар авторга иҗатында яңа уңышлар теләп калды.