Күңелем тулып еладым...

08 июнь 2012 ел 12:54

Күптән түгел кибеткә бүләккә әйбер алырга дип кергәч, очраклы гына рәвештә 15-16 яшьләрдәге өч кызның сөйләшүләренә шаһит булырга туры килде. «Ну чё, алабызмы соң бу тарелканы?» – диде берсе. “А кто её знает, нужна микән ул аңа – юкмы, хәзер у всех такой посуды навалом”, – дип шиген белдерде икенчесе. Өченчесе исә: “Әйдәгез, лучше светильник подарить итәбез!” – дип тәкъдим итте.

Шулай әйбер сайлый-сайлый, дүрттән өче русча, дүрттән бере татарча гәпләшеп торган кызларны ирексездән кызганып куйдым: “Шушымы инде бүгенге татар яшьләре? Дөньяда яшәүче тагын нинди халык үз туган телен шундый мәсхәрәле дәрәҗәгә җиткерә икән? Татарларның туган телен мондый мескен хәлгә калдыруларының сәбәбе нәрсәдә?”

Әгәр бүген: “ Русча белми торган русны яки Ташкентта гомер итеп тә үзбәкчә аңламый торган үзбәкне, яисә туган теленнән кимсенүче японны, инглизне, французны күргәнегез бармы?” – дип соралса, күпләребез: “Әлбәттә, юк”, – дип җавап бирәчәк. Ә нигә соң әле без – татарлар – үз телебезне икенче сортлы тел кебек кабул итеп, русчага өстенлек бирәбез? Бер генә милләт тә үз телен онытып, башка телне үз итми. Ә без?!

Беренче карашка, бу сорау риторик рәвештә яңгырый. Татарларның үзләренә бүген татар теле кирәк түгел кебек. Хәтта милли мәктәбе булган район үзәкләрендә ата-аналар балаларын анда бирергә атлыгып тормый. Нигә? Әлеге дә баягы “ЕГЭ”, “балабызның киләчәген кайгыртабыз, аның югары уку йортында укыйсы, кеше буласы бар”, – дигән акланулар шушы сорауга әзер җавап булып тора кебек. Әмма... Игътибар итсәгез, җөмһүриятебездә эшләүче зур җитәкчеләр, Президенттан алып оешма җитәкчеләренә кадәр төрле дәрәҗәдәге түрәләр – нигездә, авылда татар мәктәбен тәмамлаган кешеләр. Язучылар, сәнгать-мәдәният өлкәсендәге күренекле шәхесләр, дин әһелләре һ. б., һ. б. заманында татар мәктәбендә укысалар да, Кеше була алганнар бит әле!

Ә үз туган телендә юньле-рәтле сөйләшә белмәүчене камил шәхес дип атап буламы соң? Ул нинди генә дәрәҗәле урында эшләсә дә, аралашканда ана телен ватып-җимереп аңлашса, һичшиксез, аңа хөрмәт кими.

 

“Баба ЕГЭ”

Россиянең барлык субъектларында да мәктәп укучылары (алар нинди милләттән булуына, нинди телдә укуына карамастан) чыгарылыш имтиханнарын бары тик рус телендә генә бирү хокукына ия. Бу илдә алып барылган милли сәясәтнең асылын күрсәтә торган бер мисалдыр. ЕГЭ, ягъни Бердәм Дәүләт Имтиханы кертелү нәтиҗәсендә рус булмаган халыклар үзләренең мәгариф системасына үзгәрешләр кертергә, туган телдә укытуны киметеп, төп фәннәрне русча укыта башларга мәҗбүр булдылар. Татарстанда хәзер милли мәктәпләрнең шактые тулаем диярлек русча укытуга күчте. Ә милли мәктәп бетерелә икән, бу аерым бер халыкның киләчәге, үзенчәлеге куркыныч астына куела дигән сүз, чөнки русча укыган, рус мәдәнияте

традицияләрендә тәрбияләнгән балалардан русча фикерләүче белгечләр килеп чыгачак, милләтнең талантлы уллары үз милли мәдәнияте, сәнгате өлкәсендә камил рәвештә хезмәт итә алмаячак. Дөрестән дә, барысы да русча укыса, үз милләтенең рухын, сулышын тоеп, барлык үзенчәлекләрен чагылдырып иҗат итә торган язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, рәссамнар ничек үсеп чыгар соң? Милли мәдәният-сәнгать вәкилләре булдыра алганча иҗат итсә дә, аларның әсәрләре кемгә генә кирәк булыр икән? Белүебезчә, татар китабы инде хәзер сирәк укыла, милли матбугатка халык чагыштырмача аз языла. Такмак стилендә язылган җырларыбызга гына әле ихтыяҗ зур, ләкин алга таба шулай барса, аларны да халык онытып, русча “частушкалар” тыңлый башлаячак кебек...

Аллаһыга шөкер, бүген әле татарлар үз диненә хөрмәт белән карый (аның буенча яши дип әйтә алганчыга кадәр күпме гомер-вакыт узар икән?), гореф-гадәтләрне үтәргә тырыша, хәзрәтләрне өйләренә чакыра.Кызганычка, еш кына мәҗлескә килүчеләр мулланың вәгазен аңлап бетерми , чөнки ... әйе, дөрес, чөнки татарча начар белә. Бу бигрәк тә яшьләр катнашындагы никах мәҗлесләрендә сизелә. Мулла, бичара, моны абайлап, бик гади, җайлы-аңлаешлы, хәтта рус сүзләре кушып сөйләргә тырышса да, егет белән кызның күзләрен күп мәгънәле томанлы пәрдә каплаган була. Билгеле ки, шундый гаиләдә туып үскән балалар динне, үзебезнең гореф-гадәтне генә түгел, хәтта туган милли телне дә белмичә, “әти-әни” урынына “папа-мама” дип дәшеп үсә.

Без күпме генә зарлансак та, илебезнең мәгариф системасын каплап алган “ЕГЭ” дигән “убырлы карчыкның” шомлы шәүләсе мәктәп укучыларын да, аларның ата-аналарын да өркетеп торуын дәвам итә. Котлары очкан татарлар “убырлыдан” котылыр өчен теленнән дә, гомумән, татарлыгыннан да ваз кичәргә әзер сыман...

 

Күңелем тулып, еладым...

Без – татарлар – зур санлы халык, заманында дөнья күләмендә танылган абруйлы милләт. Башка халыклар арасында безнең үз дәрәҗәле урыныбыз бар һәм үсеп килүче буынны без шуның белән горурланырга өйрәтергә тиеш. Әгәр без бүген үз телебезне, йөзебезне югалтып, руслашып, европалашып бетсәк, дөньякүләм абруй-дәрәҗәбездән дә колак кагачакбыз.

Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Мин сезне (кешеләрне) төрле халыклар итеп яраттым – сез бер-берегезне өйрәнер өчен” (“Бүлмәләр” сүрәсе, 13 нче аять). Димәк, һәр халыкка үз телен, милли йөзен, үзенчәлекләрен саклау фарыз булып чыга түгелме соң?

Әле дә исемдә, берничә ел элек Ерак Көнчыгышта хезмәт итеп кайткан бер егет белән сөйләшергә туры килде. Рус мәктәбендә укыган, татарча юньләп белми торган татар егете. Туган яктан меңнәрчә километр ераклыктагы җирдә радиодан татар җырын ишеткән бу. “Шунда, күңелем тулып, еладым”, – дип әйтте ул миңа хисләнеп...

Шулай шул, кая барсаң да, туган як үзенә тарта, олыгайган саен күңел төбендә йоклап яткан зәгыйфь милли хисләребез кем булуыбызны искә

төшерә башлый. Ләкин гомеренең көз чорына җиткән, башына кәләпүш кигән, ә татарча белмәгән картны күз алдына китергәч, күңелемне шом баса. Ник, бүген без шуңа таба барабыз түгелме соң? Мәктәп тәмамлап олы тормышка аяк басучы балаларыбыз туган телдә ни сөйләшә, ни фикерли белмиләр. Бер хикмәт иясе әйткән ди бит: “Нинди телдә уйлыйсың – син шул милләттән”. Ә сез, хөрмәтле укучылар, ничек һәм иң мөһиме – нинди телдә уйлыйсыз?

Ришат КУРАМШИН,

Кукмара мәдрәсәсе директоры

"Дин вә мәгыйшәт"

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана