Халкыбызның үзе кебек чал тарихлы бәйрәм

06 июнь 2012 ел 14:41

Һәр елны көтеп алган Сабантуйларның килеп чыгышы халкыбызның үзе кебек үк чал тарихлы, ул ерак гасырларга барып тоташа. 921 елда Идел буе Болгар дәүләтенә Багдадтан, Гарәп хәлифәтеннән илче һәм галим Ибне Фазлан килгәч, аны Яушәр елгасы буенда үткәрелгән җыенга алып барганнар. Борынгы болгарларның ничек күңел ачуларын, күп төрле бәйгеләрдә көч сынашуларны күреп, хәйран калган илче. Ул бу хакта үзенең сәяхәтнамәләрендә язып калдырган. Менә нинди ерак гасырларны тоташтыра безнең бу күркәм милли бәйрәмебез.

Сабантуй сүзенә килгәндә, “сабан” сүзе ике төрле мәгънәгә ия. Беренчесе – җир сөрү коралын аңлатса, икенчесе – яз көне чәчелгән ашлык (сабан ашлыгы) мәгънәсенә ия. “Туй” сүзе исә шатлык, өмет, шөкрана кылу, оптимизм булган бәйрәм мәгънәсенә ия. Безнең татар халкында борын-борыннан язгы киеренке кыр эшләрен тәмамлаганнан соң печәнгә төшкәнче җыйналып, сабаннан соң сайрашу йоласы булган. Аны үткәрү өчен матур табигатьле елга буе яки урман аланы сайланган. Бар халык бер җиргә, бер мәйданга тупланганга Сабан туен җыен, мәйдан дип тә йөрткәннәр. Анда оештырылган ярыш һәм уеннарның да хикмәте бар. Тарихка күз салсак, төзелгәннән бирле Идел буе Болгар дәүләтенә читтән өзлексез һөҗүмнәр булып торган. Рус кенәзләре дә, монголлар да, башкалар да еш кына яу белән килгәннәр. Дошманнарга каршы тору өчен безнең бабаларыбызга физик көч тупларга, көрәш алымнарын үзләштерергә дә кирәк булган. Сабантуйдагы бил алышуларда барыннан да бигрәк шул күздә тотылган. Дини Сабантуйларда сөңге ярышлары да оештырылу моның ачык мисалыдыр.

Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, Сабан туен элек елга ике тапкыр – язын һәм көзен үткәргәннәр. Яз көне көрәш кебек саулык өчен куркыныч ярышларга алынмаганнар, алар көздәгесенә калдырылган. Чөнки ул чакларда әле спорт ярышларының аерым кагыйдәләрен, нечкәлекләрен белеп бетермәгәннәр. Имгәнә калганда җәйге эшләрне кем башкарыр дигән уй сагайткан аларны. Элек чабышкылар бармак белән генә санарлык булганга, ат узышларында алар бик аз катнашкан. Һәр эшне төптән җигелеп тарткан атларны, ахыры аяныч тәмамланганга, ярышка кертмәгәннәр. Гомумән, эш хайваннарын ярышта узыштыру гөнаһ саналган. Кызлар Сабантуй батырларына һәм чабыш атларына бирү өчен тастымал чиккәннәр.

Элекке Сабантуйлар хәрәм ризыклар булмавы белән дә үзенчәлекле. Борынгы бәйрәмнәрдә эчеп сәрхүшләнеп йөрүчеләр күзәтелмәгән. Эсселекне басу өчен катыклы су, әйрән, салкын чишмә суы сатылган, аерым һөнәр ияләре, кәсепчеләр үз товарларын тәкъдим иткән.

Шунысы тагын да куанычлы, татар халкының ерак гасырлардан килгән күркәм чарасы бүгенге көндә интернациональ бәйрәмгә әйләнде. Ул төрле ярышлар, уеннар өстәлү белән генә түгел, бар яклап та баетылды. Бер мәйданга ничәмә-ничә төрле милләт вәкиле җыелып, бергәләп күңел ача, шатлана, бәйгеләрдә дустанә шартларда бил алыша. Аннан соң бу милли бәйрәмебез булган Сабан туе Россия киңлекләрен узып, торган саен Төркия, Сан-Франциско, Финляндия, Австралия, Америка кебек ерак чит илләрне дә колачлый. Ул шулай татарларны дөньяга таныта, дуслык җепләрен суза, ныгыта. Без моңа бик шатбыз.

Әмма әле күңелне тырнап торган мәсьәләләр дә юк түгел. Күп җирләрдә асылыбызга тугрылык сакланса да, кайбер ямьсез күренешләр милли бәйрәмебезне чуарлый. Әйтик, соңгы вакытларда бәйрәм урынында төрледән-төрле исерткеч эчемлекләр, дуңгыз итеннән әзерләнгән шашлык сату безне гореф-гадәтләребезгә каршы килә, алар кешеләрнең нәфесләрен җиңә алмауларына этәрә. Соңгы вакытларда Сабан туйларда хәләл ризыкларны пропагандалау, тантана алдыннан муллалардан вәгазьләр сөйләтеп, милли асылыбызга тартылу сизелсә дә, бәйрәм мәйданында авызына бармак буе тәмәке капкан, кендек, колак, борыннарына персинглар таккан, кулына сыра шешәсе тоткан ярымшәрә, салмыш татар милләтле кыз-кыркыннарны күрү, ни кызганыч, халкыбызга һәм бәйрәмебезгә хөрмәтне киметә. Исереп дүрт аякланган, сүгенүче ир-атлар хакында сөйлисе дә юк инде. Аларны күргәч, күңелгә ничек тә бу адәм балаларына тәүфыйк иңдерәсе, әби-бабаларыбызның гореф-гадәт, йолаларына, милли рухыбызга тугрылыкны саклап каласы иде дигән уй уза.

Ничек кенә булмасын, Сабан туе һәрберебезнең көтеп алынган милли бәйрәме. Барлык кардәшләребезне бәйрәм белән котлап, аларның һәрбарчасының да дуслары, туганнары, якыннары янәшәсендә ялларны исәнлектә-саулыкта, җан тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге белән күңелле итеп уздыруларын телибез. Бу изге бәйрәмебезгә һәрберебез дә күңел җылыбызны да өстик. Сабан туйлары мөбарәк булсын!

Айгөл НУРИЕВА

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана