Тормышта бар нәрсә адәм баласына сынау итеп бирелгән

06 июнь 2012 ел 11:50

Галәмнәрнең хуҗасы булган Аллаһы Сөбһәнәһү үә Тәгаләгә чиксез мактауларыбыз булсын. Бездән кала бу дөньяда табигатьтә үсемлекләр дөньясы, хайваннар дөньясы бар – аларны без күреп беләбез. Тагын күзгә күренми торган фәрештәләр һәм җеннәр дөньясы бар, аларны без Аллаһы Сөбһәнәһү үә Тәгаләнең Коръән китабыннан һәм пәйгәмбәребез салләАллаһу галәйһи үә сәлләмнең хәдисләреннән укып беләбез.

“Әйт: “Миңа вәһи кылынды, Аллаһыдан хәбәр бирелде, җеннәрнең бер өлеше Коръәнне тыңлаганнар һәм җеннәр кавемнәренә барып сөйләделәр: Тәхкыйк без гаҗәеп Көръән ишеттек! Ул Коръән туры юлга күндерәдер. Без ул Коръәнгә иман китердек, әлбәттә, Раббыбызга һичкемне тиңдәш кылмабыз”– диделәр.” (“Җеннәр” сүрәсе 1-2 аят).

Фәрештәләр нурдан яратылган, һәм алар Аллаһы Тагәләнең әмерен шунда ук үтәп, аңа буйсынып, мактаулар әйтеп һәрдаим гыйбәдәт кылалар. Җеннәрнең исә, бер кавеме, Иблис гаскәре, безнең  дошманнар. Аларның безгә карата кылган мәкерлекләреннән, эшләгән  начарлыкларыннан сакланыр өчен, без беренче чиратта шайтаннарның барлыгын белеп, алар  турында мәгълүм булырга тиешбез.

Җеннәр, кешеләргә караганда алдарак бар ителгәннәр, һәм җир йөзендә азгынлык һәм явызлык тарата башлаганнар. Аллаһы Тәгаләнең әмере белән фәрештәләр җиргә җеннәрне юк итү максаты белән төшерелә. Әмма берсен, Иблис исемле җенне фәрештәләр Аллаһы Тагәлә янына алып киләләр.Ул белем ала, хәтта ки фәрештәләрне укыта алу дәрәҗәсенә җитә. Аллаһы Тәгәләлә, Адәмне бар иткәч, кешегә хөрмәт йөзеннән барысына да сәҗдә кылырга куша. Фәрештәләр буйсыналар, әмма Иблис тәкаберлеген җиңә алмыйча сәҗдә кылмый: “Хөрмәт йөзеннән Адәмгә сәҗдә кылыгыз, - дип фәрештәләргә әйткән вакытыбызда, алар сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, тәкаберләнде һәм кяферләрдән булды.” (“Бәкара” сүрәсе 34 аят). Шуңа күрә ул Аллаһының ләгънәтен алып үзенең матур кыяфәтен югалта һәм бик начар кыяфәтле шайтанга әйләнә. Аллаһы Тәгаләнең әмере белән җир йөзенә кире төшерелә. Анда ул Кыямәт көненә хәтле яшәргә рөхсәт ала. Җирдә Иблис кауме тарала, динсез кешеләргә вәсвәсә кылып начарлыкка өндәргә ирекле була. Шул вакыттан башлап  Иблис адәм баласының дошманы булып кала.

Адәм галәйһиссәлләм һәм Һава галәйһиссәлләм җир йөзенә сынау үтәр өчен төшерелгәч, Иблис үзенең кавеме белән кешеләрне аздыра, Аллаһы Сөбхәнәһү үә Тәгаләгә буйсындырмаска вәгдә итә. “Иблис әйтте: “Йа Рабби, Адәм сәбәпле мине аздырганың өчен кешеләргә җир йөзендә хәрам нәрсәләрне зиннәтле һәм яхшы итеп күрсәтәчәкмен һәм барчаларын аздырырмын. Мәгәр ихлас, сиңа гыйбадәт кылучы колларыңа көчем җитмәс, аларны аздыра алмам.” (“Хиҗер” сүрәсе 39-41 аят).

Җеннәр үзләренә генә хас булган сыйфатларга ия: алар бик көчле, без кулланган уттан түгел, ә икенче, бик куатле ут-ялкыннан бар ителгәннәр. Шулай ук җеннәр тиз арада бер урыннан икенче урынга хәрәкәт кыла алалар, акылга ияләр һәм алар арасында бик көчле, үлми торганнары да, уртача  көчкә ия булып нәсел калдырып, безнең шикелле яшәп үлә торганнары да бар. Җеннәр арасында динлеләре дә, динсезләре дә бар, чөнки дин кешеләр белән беррәттән җеннәргә дә бирелгән. “Җен” сүрәсенең 11 аятендә җеннәр әйтә: “Тәхкыйк бездә мөселманнар бар һәм туры юлдан читкә чыгып адашканнар да бар.” Динлеләре Пәйгамбәребез сәлләАллаһу гәлеһи үә сәлләмдән Аллаһ сүзен ишетеп динне кабул иткәннәр.

Безнең күзгә күренмәгән әйберләр бик күп, ләкин без аларның барлыгын беләбез. Мәсәлән, электр җайланмасы күз белән күрә алмасак та барлыгын беләбез, хәтта аны үз файдабызга да кулланабыз. Шулай ук җеннәрне дә без күрмибез, әмма барлыгын белеп, алардан саклану ысулларын белергә тиешбез.  Иблис кауме, ягъни динсез җеннәр, кеше тормышын бозмакчы булалар, Аллаһы Тәгаләгә буйсындырмас өчен төрле юллар кулланалар. Мәсәлән, “Бәкара” сүрәсенең 268 аятендә әйтелә: “Садака бирү лязем булганда шайтан күңелгә коткы салыр: “Малыңны кешегә бирсәң үзең ярлы булырсың”, -дип. Дәхи фәхеш хәрам булган эшләргә өнди. Аллаһ сезгә гафу итүне һәм малыгызны яки дәрәҗәгезне арттыруны вәгъдә итә, тәүбә итеп төзәлсәгез. Коръән белән гәмәл кылучыларга Аллаһ киңлек иясе һәм белеп эш кылучы”. Шайтан үзе теләгәненә ирешсә, ягъни вәсвәсә белән кешенең акылын яулап алса, кеше  начар гамәлләр кыла башлый, Аллаһы Тагәләнең әмеренә буйсынмый һәм кушканнарын үтәми башлый.

Аллаһы Тәгалә әйтә: “ Кешеләрдән һәм җеннәрдән  күпләрне җәһәннәм өчен бар иттек, аларның акыллары бар, ләкин хакны аңламыйлар, йөрәкләре бар – алар белән бер нәрсә дә аңламыйлар, аларның күзләре бар, ләкин гыйбрәтләрне күрмиләр, аларның колаклары бар, ләкин Аллаһ сүзләрен ишетмиләр, алар хайваннар шикелле, бәлки хайваннарга караганда да, файда белән зарарны аера алмауда акылсызраклар, чөнки бер хайван да утка керми, ә динсез кешеләр утка керергә әзерләнәләр. Алар – гафил булучылар” – диелә. (“Әль – Әграф” сүрәсе 179 аят). Коръән аятләреннен күрәбез, начар гамәлләр кылып шайтанга иярүчеләр һәм үзе дә аңламый шайтан сүзе белән яшәүчеләрне нинди зур үкенеч көтә, Алла сакласын.

 Күбесенчә җеннәр тауларда (тау куышларында, тау астында), төрле күлләр янында урнашканнар, шулай ук кешеләрне азгынлыкка өндәү өчен базарларда һәм азгын йортларда яшиләр. Алар шулай ук чүп ташлаган җирдә, бәдрәфтә, мунчада һәм абзарларда булалар. Шуңа күрә шундый җирләргә кергәндә Аллаһыдан ярдәм сорап, дога кылып керергә кирәк. Алар кара мәче, кара эт һәм елан булып күренергә мөмкиннәр. Елан булып күренсә һәм сез аның зыяны тияр дип үтерергә теләсәгез, башта өч көн Аллаһ исеме белән куарга кирәк, чөнки ул мөселман җен булып чыгарга мөмкин.

Аларның ризыгы: сөякләр, мал тизәге һәм Аллаһның исемен искә алмый ашаган кешенең ризыгы. Шуна күрә, үзебезгә яхшылык теләсәк, ашарга утырганда, йокларга ятканда, йортларыбызга кергәндә  һәм яхшы гамәлләр кылыр алдыннан  Аллаһының исемен искә алып, дога кылып башларга кирәк. Өстәлләрдә калган ризыкны һәм эчә торган суны да “Бисми-л-Ләһи-р-рахмани-р-рахим” дип ябып тотарга кирәк.

Әгәр дә адәм баласы Аллаһү Сөбһәнәһү үә Тагәләгә буйсына икән, Аның рәхмәтен генә өмет итеп яхшы гәмәлләр кыла икән, Аллаһ Тагәлә аны бөтен вәсвәсәләрдән, явызлыклардан үзе саклар. Җеннәрдән курку да динне белмәүдән генә киләдер.

Шайтан вәсвәсәсе, аның мәкерлеге динсез кешеләргә, Коръән белән яшәмәгән кешеләргә генә тияргә мөмкин: “Коръән белән гамәл кылмаганнары өчен Без аларга шайтанны ирекле кылдык, шайтан аларны дөнья байлыгы белән алдады, ахирәттән мәхрүм итте, газап кылырбыз дигән сүзебез аларга лязем булды, боларда элек үтеп киткән, Без һәләк иткән кешеләр һәм җеннәр җөмләсеннәндер, инде алар барчасы мәңгегә газап белән хәсрәттә калучылардыр” (Фуссиләт сүрәсе 25 аят).

 Кайбер динсез кешеләр тулысынча шайтанга буйсынып яши башлыйлар, хәтта алар белән элэмтәгә дә керәләр. Аларны әдәми шайтан дип атыйлар. Кеше төрле китаплар укып, үзе дә аңламый шайтаннан ярдәм сорый башларга мөмкин, шуңа сакланырга кирәк. Йолдызнәмәгә ышанып, сихер белән булышып язмышны үзгәртеп була дип уйлау һич дөрес булмас. Аллаһының газабыннан куркырга кирәк. Коръәндә алар турында болай диелә: “Коръән белән гәмәл кылучыларның дошманнары булган кебек, әүвәлге пәйгамбәрләрнең дә яки аларның өммәтләренең дә дошманнары булды. Без аларга җени һәм әдәми шайтаннарны дошман кылдык, ул шайтаннар, алдана торган зарарлы сүзләрне файдалы күрсәтеп, бер-берсен вәвсвәсә кылырлар. Әгәр Раббың, җени һәм әдәми шайтаннарның вәсвәсә кылмауларын һәм кешеләрне аздырмауларын теләсә иде, әлбәттә, вәсвәсә кылмас һәм аздырмас иделәр, ул шайтаннардан һәм аларның Аллаһыга ифтира кылган ялган сүзләреннән кисел. Җени һәм әдәми шайтаннар, ахирәт көненә ышанмаган кешеләрнең күңелләрен үзләре ягына аудару өчен аларга төрле ялган сүзләрне вәсвәсә кылырлар һәм кабул итсеннәр өчен вәсвәсәне күп кылырлар, аларның бу эшләре башка кешеләрнең дә үзләре кебек үк шайтан булуларын теләгәннәре өчен” (Әнгәм сүрәсе 112-113 аят).

Бу тормышта бар нәрсә дә әдәм баласына сынау итеп бирелгән, кыенлыклар булмаса нинди сынау булыр иде инде?  Җеннәр дә, мөселманнарга сынауларның бер төре буларак бирелгән. Аларның хәйләләренә бирешми,  “Әгүүзү-би-л-Ләһи мин-әш-шайтаанир-раҗим”- дип Аллаһыдан сорап ялварырга  кирәк.

Ислам динен өйрәнеп, Аллаһ Сөбхәнәһү үә Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә тырышсак, изге Коръән китабыбызны үзебезнең юлдашчыбыз итсәк, бу сынау дөньясын Инша Аллаһ  уңышлы үтәрбез.

Җәмил Халитов,

Свердловск өлкәсе Әртә районының

Әҗегол авылы имамы,

 район иҗтимагый палатасы әгъзасы

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана