Балаларыбыз – милләтебезнең киләчәге (1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне)

01 июнь 2012 ел 15:56

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (сгв) балаларга гаять зур мәртәбә һәм әһәмият биргән, үзенең хәдис-шәрифендә ул: «Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез», – дип әйтә. Димәк, пәйгамбәребезнең бу хәдисеннән аңлашылганча, ата-аналар өчен бала тәрбияләү – иң төп, иң изге бурыч булып тора. Ватаныбызның һәм милләтебезнең киләчәге дә аларның дини, милли вә әхлакый яктан яхшы кешеләр булып җитешүләренә бәйләнгән. Шул сәбәпле аларның йөрәкләрен сәламәт, дини һәм милли мәдәниятебезгә бәйле итеп, ватан һәм милләт сөюе белән тулы итеп үстерү – һәр ата-ананың иң беренче вазифасыдыр.

Ата-ана баласын кыйнамыйча-кызмыйча, сөю һәм шәфкать эчендә үстерергә тиешле. Аларның илаһи әманәт булуларын онытырга тиеш түгелбез.

Балаларыбыз, карау һәм тукландырудан да бигрәк, безнең сөю һәм шәфкатькә мохтаҗдыр. Гаиләләрнең җимерелүе, андагы кимчелекләр сабыйларның җаннарын өшетә, рухларын төшенкелеккә дучар итә. Бала гаилә хозурын­нан, ата-ананың сөюеннән һичбер заман туймас. Бу мәсьәләне инкарь итү, бу хакыйкатьне күрмәмешкә салышу төрле хәлләрнең килеп чыгуына юл ачадыр.

Әгәр сабыйлар ата-анасы белән берлектә һәм әби-бабасы янында тәрбияләнсә, бу балалар аларга бәйле булырлар. Ата-ананың сөюен, җылы бер карашын татымаган балалар үсеп җиткәч гаиләсеннән йөз чөерә, уку-һөнәр алу юлын­да да кимчелекләре була, җәмгыятебез һәм дәүләтебезнең башына бәла китереп чыгара. Һичшиксез, моның өчен иң беренче чиратта ата-ана җаваплыдыр.

Бер мәшһүр акыл иясе болай дигән: «Сабыйлыкта ныклы дини һәм милли тәрбия алмаган кешенең (үсеп җиткәч нинди генә дәрәҗәләргә күтәрелсә дә) шәхсият зәгыйфьлеге күренер».

Пәйгамбәребез (сгв) безгә: «Балаларыбызга кече яшьтән Пәйгамбәрен сөйдерегез», – дип әмер иткән. Игътибар итегез: «Балаларыгызга Пәйгамбәрне белдерегез», – димәгән, ә бәлки «сөйдерегез» дигән. Чөнки бала белгәннән, өйрәнгәннән алда сөю хисен кичерергә тиеш. Ә бу сөю аның яралгысында ук бар. Күңелдәге һәр сөюнең чишмә башы да Аллаһны һәм Пәйгамбәрне сөюдер. Әмма моның өчен балага башта ата-анасының Аллаһны, Пәйгамбәрне сөюен, аңа итагать итүен һәрвакыт күрсәтергә кирәк. Ата-ана Аллаһның кушканнары­на һәм тыйганнарына игътибарлы булмаса, үз диненә, теленә, исеменә хөрмәт күрсәтмәсә, бала Аллаһның барлыгын һәм берлеген ничек таныр?

Пәйгамбәребез, моннан тыш, җиде яшендә балага намаз өйрәтә башла­уны әмер иткән. Ә инде намаз укымаган тәкъдирдә, ун яшьтән соң шелтәләп, мәҗбүри рәвештә укытырга кушкан. Бала пөхтәлекне – госел-тәһарәтне, намаз-уразаны, яхшыны һәм яманны, хәләл вә хәрәмне бәлигъ бул­ганчыга кадәр белергә тиеш.

Гаиләбезнең, үзебезнең һәм милләтебезнең киләчәген тәэмин итәчәк балаларыбыз никадәр горур холыклы, сәламәт һәм саф рухлы үстерелсә, киләчәгебезгә дә шулкадәр өмет белән карау мөмкин булачак.

Ата-ананың балаларына хәрәм ризык ашатырга да хакы юк. Без моңа бик нык игътибар итәргә тиешле. Чөнки начар орлыктан зәгыйфь ба­шак, начар уңыш алырбыз. Шул сәбәпле бала ана карыныннан төшкәнчегә кадәр, нәселнең бозылуы мөмкин.

Хәрәм ризык һәм алкогольле эчемлекләр нәселнең бозы­луына китерүче сәбәпләр. Соңыннан Аллаһы Тәгалә бу балага хәрәм ашаткан ата-ананың башына бәла китерер.

Тагы да балага дөньясы һәм ахирәте хакындагы белемнәрне өйрәтү, аны бер һөнәр иясе итү тиешле. Хәләл юл белән мал казанырга өйрәткәннән соң, аларны тиешле вакытында өйләндерү, начар юлга басмауларына игътибар итү сорала.

Аларның үзенчәлекле рухи һәм мәгънәви тәрбияләренә нык игътибар итәргә бурычлыбыз. Аларны тормышка яхшы итеп әзерләсәк, гомер кичергәндә безне төрле авырлыкларга төшермәсләр.

Бу уңайдан Пәйгамбәребез (сгв) дә балаларга дәверегезнең спорт төрләрен өйрәтегез, дигән. Онытмыйк: яшьлекне бушка  үткәрү картлыкта үкенечләргә, төрле уңайсызлыкларга китерәдер. Балаларыбызның, яшьләребезнең һәм милләтебезнең киләчәген һәлакәттән саклау безнең бурычыбыз.

Динебездә бала тәрбиясенең асыл максаты – үз дәүләтенә, туган җиренә, гаиләсенә, гомумкешелек дөньясына бер файдалы кеше әзерләүдән гыйбарәттер. Бу максатларга ирешү өчен бала кече яшьтән үк төрле һөнәрләргә өйрәнергә вә сәнгать сәхибе булырга, шуңа омтылырга тиеш.

Имам Газәли хәзрәтләре бала тәрбиясе хакындагы әсәрендә түбәндәгеләрне язган: «Бала – ата-ана кулындагы бер әманәттер, бөек бер нигъмәттер. Шул нигъмәтнең кыйммәте беленмәсә, ул кул­дан китәр. Бала – ул шәм кебек төрле сурәтләргә керер. Бала – ул таза бер туфрак кебек. Шул таза туфракка нинди орлык чәчелсә, аның җимеше дә шулай хасил булыр. Сабыйларыбызга иман, Коръәни-Кәрим һәм Аллаһы Тәгаләнең әмерләрен өйрәтеп, ахирәт һәм дөнья сәгадәтенә кавышырга ярдәмче булырга тиешлебез».

Бу сөю-сәгадәтнең, бу бәхетнең савабы да ата-аналары белән уртак булыр. Ата-аналар өчен балаларын тәрбияләү җәһәннәм утыннан саклану, дөнья газапларыннан сакланудан да мөһимдер.

Әманәт итеп Аллаһы Тәгаләдән тапшырылган үз балаларыбызны ислам дине кушканча тәрбиялик. Балаларыбызның бәхете гаиләдә икәнлеген онытмыйк!

Раббыбыз, һәркайсыбызга да һидаят биреп, әманәтләребезне саклаучы итсә иде. Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Руслан хәзрәт МОРТАЗИН,

Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәге казые

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана