«Кол Шәриф оныклары»ның бишенче бәйгесе узды

25 май 2012 ел 13:46

Чаллы мөхтәсибәтенең актив булышлыгында шәһәрдә моннан биш ел элек “Кол Шәриф оныклары” хәрәкәте туды. Анда катнашучылар ел дәвамында берничә этап аша узалар. Алар бәйге рәвешендә оештырыла. Ел саен ошбу хәрәкәткә яңа балалар тартыла тора. Быелгы бәйгеләрдә 80 малай катнашкан. Аларның 20 се ярымфиналга, ә 6 сы финалга үткән. 16 майда шушы егетләр арасыннан иң яхшысын сайлап алу бәйгесе булды. Ул шәһәрнең “Чишмә” исемле Халыклар дуслыгы йортында күпсанлы тамашачылар катнашында барды. Милли киемнәрдә 6 егет – 84 нче Гали Акыш лицееннан 6 “б” сыйныфы укучысы Раил Сәхәбиев, шул ук лицейдан 8 “а” сыйныфы укучылары Илдар Котдусов һәм Радик Гафиятуллин, 8 “б”дан Артур Хөсәенов, 2 нче татар гимназиясенең 7 “а” сыйныфы укучысы  Булат Шәмсуров, 8 “а”дан Рөстәм Хөснуллин сәхнәгә чыктылар. Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин егетләрне җылы тәбрикләде, аларның милләтебез өчен  чын шәхесләр булып үсүен теләде. Һәм шундук сынамышлар башланды. Иң башта егетләр татар халык мәкальләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр. Аннары Габдулла Тукайның “И туган тел, и матур тел, әткәм, әнкәмнең теле..”дигән юлларына кушып, үзләре дә шушы темага шигырь юллары иҗат иттеләр. Шуннан соң викторина сорауларына җавап бирү, машина форсункасын сүтеп җыю бәйгесе булды. Егетләргә һәр дөрес җавап, җиңү өчен баллар өстәлә торды. Жюри эшләгән арада егетләр иҗат иткән видеосюжетлар, “Кол Шәриф оныклары” бәйгесендә катнашучыларның спорт ярышлары күрсәтелде. Егетләр әниләренә бүләкләр дә әзерләгәннәр иде. Аны бик җылы сүзләр белән тамашачылар алдында әниләренә тапшырдылар. Һәм менә жюри эшен тәмамлады. Хәрәкәткә нигез салучы, бүгенге көндә дә аны җитәкләүче Фәрит хәзрәт Мөдәррисов бәйгедә катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе югары булуын, аларның бер-берсеннән берничә балл белән генә аерылуын хәбәр итте. Әмма өстен бер балл да җиңүгә китерә. Һәм биредә нәкъ шулай булды да: көндәшләреннән берничә баллга гына өстен чыгып 13 яшьлек Раил Сәхәбиев абсолют җиңүче итеп табылды һәм бәйгенең иң дәрәҗәле призына – велосипедка ия булды. 

         Бәйгене тамаша итәргә егетләрнең әти-әниләре, туганнары, дуслары килгән иде. Без Раилнең әнисе Гүзәл ханым һәм бабасы Миңнефәрит ага белән сөйләштек һәм җиңүче турында өстәмә мәгълүматлар алдык. Аларның әйтүенчә, Раил лицейда “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә укый икән. Карате белән җитди шөгыльләнә, Россия беренчелегенә узган ярышларда катнаша. Былтыр көзен Казанда узган турнирда III урын яулаган. Һәм шулар белән бергә, Раил биш вакыт намазын да калдырмый. Менә нинди алар “Кол Шәриф оныклары” хәрәкәтендә катнашучылар.

Рәсемнәрдә: финалда катнашучы егетләр

Хәлил ШӘРИПОВ,

Чаллы шәһәре

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

2017 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман ай календаре буенча 1438–1439 һиҗри еллар

25 гыйнвар 2017 ел 10:30

Диндә бала имезү мәсьәләсе

22 гыйнвар 2017 ел 10:05

Мөфти: Динне тарату белән бергә, тынычлыкны саклау өчен дә хәзрәтләр зур  тырышлык куя

Бүген Казанда Диния нәзрәтенең 2017 елдагы беренче Президиум һәм Пленар утырышы булды. Чарада 2017...

11 гыйнвар 2017 ел 09:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана