Вәсвәсә уйлардан арына алмыйм...

11 май 2012 ел 08:37

Мин үзем өчен бик тә мөһим булган бер сорау бирергә телим. Мине еш кына котчыккыч уйлар җәфалый (бу турыда хәтта сөйлисем дә килми). Алар мине чын мәгънәсендә бетереп ташлыйлар. Мондый уйлар минем бар тормышымны боза.

Кайчакта алар башымнан хәтта намаз вакытында да чыкмый, күңелемнән бер дә китми. Миңа ул уйлар турында сөйләргә бик оят. Элегрәк мин аларның нилектән минем башымда урын алырга мөмкин булуын белмәдем, белергә дә теләмәдем, үземне: «Мин бит мөслимә, бетәр әле», – дип юаттым. Гомер узган саен боларның барысы да шайтанның котыртуы аркасында икәнлеген аңлый төшәм. Мин иң әүвәл моңа охшаш уйлар бары тик мине генә борчыйдыр дип уйлап йөргән идем, әмма соңыннан шуңа да төшендем: моннан барлык күп кенә мөселманнар да интегә икән.

Минем беләсем килә: шайтанның бу рәвешле «янавы» – ул көчле иман билгесеме, әллә киресенчәме? Мин әлеге күренеш белән көрәшергә тырышып карыйм, ләкин нәтиҗәсез. Зинһар өчен, күңелемне мондый коточкыч галәмәтләрдән арындырырга ярдәм итә торган киңәшләрегезне бирсәгез иде! Алдан ук зур рәхмәтемне белдерәм.

И., Әлмәт шәһәре

 

Сезнең соравыгызга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы, республикабызның көнчыгыш төбәге казые Рафикъ хәзрәт МИҢНӘХМӘТОВ җавап бирә:

– Һәр кешенеӊ вәсвәсә кылучы шайтаны – “карин”е бар. Һәм ул адәм баласын гөнаһ эшләргә котырта. Хәтта пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сгв) дә карине булган, әмма Аллаһныӊ рәхмәте белән ул иман китергән һәм, хәдисләрдә әйтелгәнчә, пәйгамбәребезне яхшы эшләргә генә этәргән.

Имам Әбу Давыт һәм ән-Нәсәи ибен Габбастан нәкъ сез сораган әйбергә бәйле хәдис китерәләр: «Пәйгамбәребезгә (сгв) бер кеше килде һәм әйтте: Әй Аллаһныӊ илчесе! Минем күӊелемә шундый уйлар килә, аларны кешегә сөйләүгә караганда күктән егылып төшү минем өчен хәерлерәк (ягъни андый оят уйларны сөйләүгә караганда үлемне артыграк күрәм). Пәйгамбәр (сгв) аӊа әйтте: “Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Шайтанныӊ мәкерен вәсвәсәгә генә кайтарып калдырган (ягъни аны гамәлдә эшләтмәгән) Аллаһка мактау булсын!”» Бу хәдистән күренгәнчә, пәйгамбәребез ул кешене вәсвәсә өчен хурламаган, бәлки вәсвәсәдән гамәлгә әйләнмәгәне өчен Аллаһны мактарга, хәмед-сәнә кылырга өйрәтеп калдырган. Шайтанныӊ мөселман кешегә вәсвәсә кылуы табигый хәл һәм ул намаз вакытында да булырга мөмкин. Әмма мөселман кешесе ул коткыга бирелеп аны теленә һәм гамәленә чыгармаска тиеш. Шулай булганда, вәсвәсәгә каршы торганы өчен ул савапка ирешә.

Шайтан вәсвәсәсенә каршы тору өчен Аллаһны күбрәк искә алырга кирәк, чөнки Аллаһны зекер иткәндә шайтан поса, кеше күӊеленә коткы сала алмый. Коръән уку, намазлар уку, зекерләр әйтү, сәдакалар бирү, мохтаҗларга ярдәм итү, ятимнәргә, ялгызларга, юлчыларга изгелек кылу, ата-ананы тәрбияләү, олыларга хөрмәт күрсәтү кебек хәерле эшләр кешенеӊ күӊелендә вәсвәсәгә урын калдырмый. Шулай ук изге кешеләр белән, дин галимнәре белән күбрәк аралашу, явыз һәм бозык кешеләрне ташлау кирәк. «Фатиха» сүрәсен, «Ихлас», «Фәлак (Таң ату)», «Нәс (Кешеләр)» сүрәләрен, «Аятел Көрси»не («Бәкара (Сыер)» сүрәсенең 255 нче аяте) укып яту, үз-үзеӊне шуларны укып өшкерү дә бик файдалы, чөнки Коръән тән һәм җан чирләреннән шифа булып тора. Бу дөньяга адәм баласы сынау өчен җибәрелгән һәм Аллаһ һәр кешегә үзе күтәрә алырдай сынауны гына йөкләгән. Аллаһы Тәгалә сезгә ярдәмнәрен бирсен. Ул сынауныӊ, шайтанга каршы көрәшнеӊ нәтиҗәсе яки мәӊгелек җәннәт, яки җәһәннәм икәнен гел исебездә тотарга тиешлебез.

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана