Фикъһе белгечләре (факиһләр) нинди төркемнәргә бүленәләр?

11 май 2012 ел 08:30

Рәхмәтле вә рәхимле Аллаһ исеме белән. Бөтен галәмнәрнең, барча халыкларның гадел хуҗасы, тәрбиячесе Аллаһка шан-шәрәфләр, дан вә мактаулар булсын!

         Хәнәфи мәзһәбе галимнәре фикере буенча, фикъһе белгечләре (факиһләр) 7 төркемгә бүленәләр:  

         1. Мүҗтәһид фи иш-шәргый. Башкача әйткәндә, бу – мүҗтәһид мотлак (камил, тулы). Моңа охшаш мүҗтәһидләр Коръән һәм Сөннәт нигезендә билгеле бер ысуллар һәм кагыйдәләр чыгаралар, ә аннан соң аларга нигезләнеп шәригать мәсьәләләрен ачыклыйлар. Мондый галимнәр күп булган. Аларның иң күренеклеләре түбәндәгеләр: Әгъзам – Әбу Хәнифә, имам Мәлик, имам Шәфигый, имам Әхмәд ибн Хәнбәл, Суфьян әс-Сәүри, Суфьян ибн Үяәйни, Сәиид ибн Мүсайяяб һ. б.  

         Кайбер галимнәрнең мәзһәбләре халык арасында таралмаган, кайберсенеке таралып та, озак яшәмәгән. Мәзһәбләрнең бер өлеше безнең көннәргә кадәр килеп җиткән һәм бу барыбызга да билгеле 4 мәзһәб – хәнәфи, мәлики, шәфигый, хәнбәли мәзһәбләре.  

         2. Мүҗтәһид фи ил-мәзһәб. Болары – шәригать дәлилләре нигезендә иҗтиһад кылу (шәригать кануннарын чыгару) дәрәҗәсенә ирешүчеләр. Аның мүҗтәһид мотлактан аермасы шунда: ул үзе генә ысул һәм кагыйдәләр чыгармый, ә бәлки мәзһәб имамы (ягъни мүҗтәһид мотлак) тәкъдим иткән әзер ысул-кагыйдәләргә буйсына. Мисал өчен, мүҗтәһид фи ил-мәзһәб булып Әбу Йүсеф, имам Мөхәммәд Шәйбәни, имам Мүзәни тора.   

         3. Мүҗтәһид фи ил-мәсаил. Болары – мүҗтәһид мотлак чыгарган ысул-кагыйдәләргә туры китереп, кайбер сорауларга үзе җавап бирү дәрәҗәсенә ирешкән кеше. Ул бары тик мүҗтәһид фикере билгеле булмаган сорауларга гына иҗтиһад кыла ала (әлбәттә, аның ысул-кагыйдәләре кысасыннан чыкмаган хәлдә). Мүҗтәһид фи ил-мәсаилнең иң танылганнары – Тахәви, Сәрахси һәм Кәрхи.  

         4. Мүхәрриҗ. Әлеге төркемгә кергән галимнәр иҗтиһаҗ кыла алмыйлар, ләкин алар мүҗтәһиднең тышкы яктан ике төрле мәгънә белдергән сүзләренә ачыклык кертә алалар. Мәсәлән, имам Разый һәм Җүрҗәни мүхәрриҗ булган.  

         5. Мүраҗҗиһ. Әлеге төркемгә кергән галимнәр шулай ук иҗтиһаҗ кыла алмыйлар, ләкин, дәлилләргә таянып, мүҗтәһид тарафыннан әйтелгән ике фикернең берсен сайлап ала алалар. Мисал өчен, имам Кудури һәм Һидәи авторы – имам Мәргинәни кебек галимнәр мүраҗҗиһ булганнар.   

         6. Мүмәйиз. Бу төркем галимнәре алда саналган биш төркем башкара алганга сәләтле булмасалар да, “заһир үль-мәзһәб”, “заһир ур-риуәя” һәм "ривая ән-нәдира” кебек төшенчәләрне яхшы беләләр. Башкача әйткәндә, көчлене (кауи) көчсездән (зәгыйфь) аералар. Мәсәлән, күпләргә билгеле “Мүхәтара” һәм “Кәнз” исемле китап авторлары кебек мөселман галимнәре шундыйлардан.  

         7. Мүкаллид. Сез үзегез аңлаганча, болары алда саналган алты төркем эченә кермәгән факиһләр. Димәк, мәзһәб мәсьәләләрен яхшы белгән һәм аларны үз хезмәтләрендә ышанычлы куллана алган галимнәр. Мисал өчен, имам Хәскафи ибн Габидин шушы төркемгә карый.  

         Ә шәфигый мәзһәбендә исә фикъһе белгечләре (факиһләр) 3 төркемгә бүленә:

1)    мүҗтәһид мотлак;

2)    мүҗтәһид фи ил-мәзһәб;

3)    мүҗтәһид фи ил-мәсаил яки мүраҗҗиһ.

Аллаһ бөтенесен дә төгәл белүче.

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана