Дин безнең өчен кирәк бар нәрсәне үз эченә сыйдырган

10 май 2012 ел 12:20

Рахман, Рахимле булган Аллаһының исеме белән башлыйм. Аллаһы Тәгалә әйтте: “Шиксез, Аллаһ хозурында Ислам дине генә дин” (“Әль-Гыймран” сүрәсе, 19 аять). Динебезнең исемен Аллаһ Тәгалә Үзе биргән. Ислам дине ул – иң беренче җир йөзендә яшәр өчен җибәрелгән бердәнбер хаклык.

Ислам – ул Бер Илаһи Затның Аллаһы Тәгаләнең бөеклеген күрсәтүче, бар ителгән бар нәрсәнең һәм адәм баласының бар ителүенең мәгьнәсен күрсәтүче, дөрес яшәү рәвеше.

Ислам – ул Аллаһы Тәгаләнең адәм баласы өчен Үзе сайлап биргән дин. Дин безнең өчен кирәк бар нәрсәне үз эченә сыйдырган; анда ышану да, гыйбадәтләр дә, тәкъвалык та, яхшылык сыйфатлары да, шәригать тәртибе дә. Чын мәгьнәсендәге мөселман кеше үзенең тормышын шул тәртипкә буйсындырырга тиеш. Ислам дине адәм баласының тормышта чыккан барча сорауларына җавап бирәчәк, һәрбер адымын атларга өйрәтәчәк. Шуның өчен адәм баласы үзеңә яхшылык телисең икән, үзеңнең яхшы сыйфатларыңны арттырам ди икән, күңел тынычлыгы белән тигезлек, рәхәтлек тормышын теләсәң, Ислам динен сайла. Ислам дине – бәхетле итә торган бердәнбер юл. Икенче юл сайласаң һичшиксез адашкан һәм бәхетсез булачаксың.

Адәм баласы бар ителгәннәр арасында иң күркәм, иң төгәл бер мәхлүкаттыр. Белгәнебезчә, кеше бу дөньяга сынау үтәр өчен килә. Томыш юлында төрле авырлыклар үтеп, нинди гамәлләр кылып яши, азакта – мәңгелек җәннәт, яисә мәңгелек җәһәннәм белән бетәчәк. Кешене тормыш юлында төрледән төрле кыенлыклар, авырлыклар көтә, нәфсе азгынлыгымы, шайтанның начарлыкка өндәвеме, явыз бәндәләрнең рәнҗетүеме, барчасына сабыр булып Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә өмет итәргә тиешбез. Аллаһы Тәгалә адәм баласын бу бик авыр сынау юлында үзен генә калдырмаган. Безнең һәрбер тын алуыбыз, һәрбер адымыбыз, сүзебез, гамәлләребез, уйларыбыз, һәрбер үткән көнебез - бар нәрсәне күрүче, безгә муеныбыздагы кан тамырыннан да якынрак булган Аллаһы Тәгалә күзәтүендә. Аллаһы Тәгалә безнең уебызны, гамәлләребезне белеп тора. Аның күзәтүеннән бер кайда да качып, китеп тә, котылып та булмый. Шуның өчен, Аллаһыга ышанган мөселман кеше ятканда да,торганда да, йөрегәндә дә, утырганда да, ашаганда да, эчкәндә дә, өендәме, урамдамы – һәрчак Аллаһы Тәгаләнең күзәтүендә торганын онытмаска тиеш. Фәрештәләр безнең һәрбер гамәлебезне язып бара – моны исебездә тотсак бу дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешеп булачак.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Ул әүвәлге һәм ахыры, ачык һәм яшерен, һәм Ул – һәрнәрсәне белүче. Ул күкләрне һәм җирне алты көндә барлыкка китерде, аннан соң гарешкә истива кылды. Ул җиргә нәрсә кергәнен дә һәм аннан нәрсә чыкканын һәм аңа нәрсә күтәрелгәнен дә белә. Сез кайда гына булсагыз да – Ул сезнең белән, һәм Аллаһ сез кылганны күреп тора. Күкләрдә һәм җирдә падишаһлык – Аныкы, һәм барлык эшләр дә Аллаһка кайталар” (“Әл-Хадид” сүрәсе, 3-5 аятьләр).

Без һәрберебез аңларга тиеш, һәрнәрсә Аллаһының күзәтүендә. Безнең бу дөньяга килүебезнең төп сәбәбе һәм мәгънәсе шунда – сынау үтеп Аллаһының рәхмәтенә яисә газабына ирешәчәкбез. Һәрберебез тиешле хакын (бәясен) алачакбыз. Моны кемнәр байлыкта яшәп Аллаһының биргән нигъмәтләрен танымый, Аллаһыга гыйбәдәт кылмый яшәүчеләр ачык аңларга тиешләр. Аллаһының дине юлында яшәмәүчеләр; Ислам динен дөрес аңлап җитми үз балаларын һәм оныкларын аракы эчү, бозыклык кылудан, начар уеннардан тыймаучылар; харам һәм хәләлне аера белмәүчеләр; рөхсәт ителмәгән начар юл белән табылган акчадан, мал-мөлкәттән  курыкмый һәм башкаларны да тыймаучылар; мөселманнар арасында ялган, дошманлык һәм явызлык таратучылар Аллаһы Тәгалә барсы өчен дә җазасын бирәчәген белеп торырга тиеш.

Акыл белән Аллаһының Ислам динен аңлап кына, Ул кушкан гыйбадәтләрне үтәп, Аллаһыга чын күңелдән  ышанып кына без Аңардан рәхмәтен өмет итә алабыз.

Кадерле мөселман кардәшләр! Аллаһы Сөбхәнәһү үә Тәгалә каршысында җавап тотканда безнең балаларыбыз, туганнарыбыз һәм байлык белән дәрәҗәләребез коткарыр дип уйламагыз. Эшләгән хаталарыбыз һәм гөнаһларыбыз яхшылыкка әйләнмәс. Кыямәт көнендә хисап булмас дип ялгышмагыз. Мәңгелеккә юл токанда Аллаһы Тәгалә сорауларына нәрсә дип җавап бирәчәгебезне кайгыртыйк. Имтихан үтеп алдагы юлыбыз кайда алып барыр икән, без бит барыбыз да Аллаһының бәндәләре.

Шулай булгач, ышануыбызны, иманыбызны тагын аз гына булса да ныгытырга, көчләндерергә тырышыйк. Тормышыбызда яхшы гамәлләр кылыйк, бер адәм баласын да рәнҗетмик, телебезне, кулларыбызны явызлыктан һәм хараман саклыйк. Балаларыбызга, оныкларыбызга үрнәк булып аларны Ислам диненә өйрәтик. Ислам дине буенча яшәүче мөселманнан да өстенрәк кеше була алмый. Мөселман кеше тормышында һәрбер гамәлен Аллаһының рәхмәтен өмет итеп башкара, ул Бер Илаһи Затның, Галәмнәрнең Хуҗасы каршысына юл тотканын белә.

Җәмил Халитов,

Свердловск өлкәсе Әртә районының

Әҗегол авылы имамы,

 район иҗтимагый палатасы әгъзасы

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана