Ачуланма

04 май 2012 ел 07:58

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлиһил кәрим үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.

Бөтен галәмнәрнең Раббысы, тәрбиячесе булган, безгә яшәү мәгънәсен аңлатучы Коръәнне бүләк иткән Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләгә барча хәмед-сәнә, шөкераналарыбыз булса иде. Безнең өчен иң күркәм үрнәк булган нурлы Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәләм хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһленә, сәхабәләренә, күңел түрләребездән чыккан сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.

Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмегаләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәтүһү! Бүгенге вәгазебез тискәре сыйфат – ачу турында булачак.

         Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең иң якын сәхабәләрнең берсе булган Әбү Һөрәйрә (Аллаһ аннан разый булсын) риваять иткәнчә, бер кеше Пәйгамбәр  галәйһиссәләмнән: “Миңа киңәш бирче”, – дип сораган. Аллаһның расүле галәйһиссәләм: “Ачуланма!” – дигән. Шуннан соң теге кеше үзенең үтенечен берничә тапкыр кабатлаган, ләкин Пәйгамбәребез галәйһиссәләм һаман: “Ачуланма!” – дип җавап кайтарган (Бохари).

         Әлеге кеше Әбу Дәрдә булган дип риваять ителә. Ул әйтте: “Бервакыт мин: “Әй, Аллаһның илчесе, миңа җәннәткә керергә ярдәм итәчәк эшне күрсәтсәнә”, – дидем. Ул: “Ачуланма, һәм җәннәтле булырсың”, – дип җавап бирде (Имам Табарани).

         Һәр көнне кем белән булса да аралашабыз, сөйләшәбез, кайвакыт кемдер үзенең сүзләре яисә гамәлләре белән ачуыбызны чыгарырга мөмкин. Шундый вакытларда хак мөселман хәдистә әйтелгәнчә, ачуын йотарга, ачу утын сүндерергә тырышырга тиеш, чөнки ачу кешене башка гөнаһлы гамәлләргә этәрергә мөмкин. Кеше ачуланып үзенә генә түгел, башкаларга да зыян китерә.

         Галимнәребез ачудан котылу өчен берничә юл тәкъдим итәләр:

         1) Шәйтан вәсвәсәсеннән Аллаһы Тәгаләгә сыгыну.

         Бер көнне берәү Пәйгамбәребез галәйһиссәләм янында ачуланган вакытта Аллаһның расүле галәйһиссәләм үзенең сәхабәләренә әйткән: “Мин шундый сүзләрне беләм, әгәр аларны теге кеше әйтсә, ачу китәчәк: Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Имам Маварди (Аллаһның рәхмәтендә булсын) үзенең “Әдәб әд-дөнья вә әд-дин” дигән китабында әйткән: “Ачу вакытында Аллаһны искә алырга кирәк. Шул вакытта кеше Аллаһтан курка башлар һәм ачуын эчтә калдыра алыр. Бөек Аллаһ изге Коръәндә болай дип әйтә: “Аллаһны оныткан вакытта, Аны искә алыгыз” (“Кәһеф (Мәгарә)” сүрәсе, 24 нче аять).

         2) Дәшмичә тору.

 Ачуыбыз килгәндә, үзебезгә һәм башкаларга зыян китермәс өчен, бернәрсә дә әйтмәскә тырышырга кирәк. Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм бу турыда әйткән: “Әгәр берәрегез ачуланса, эндәшмәсен”, – дигән (Әхмәд бин Хәнбәл, Тирмизи).

         3) Гәүдә торышын үзгәртү.

Пәйгамбәребез: “Берәрегез басып торганда ачуланса, утырсын; ачуы басылмаса, ятсын”, – дип әйткән (Әхмәд бин Хәнбәл, Әбу Давыд). 

         4) Тәһарәт алу.

Аллаһның расүле Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Дөреслектә, ачу – шәйтаннан. Ә шәйтан уттан яралтылган. Берәрегезнең ачуы чыкса, тәһарәт алсын”, – дип әткән (Әхмәд бин Хәнбәл, Әбу Давыд).

         5) Ачуланган вакытта үз ачуын йота алган кеше зур әҗер вә савапларга ирешә. Шуны һәрвакыт истә тоту.

Аллаһ Раббыбыз хак мөселманнарны мактап, Коръәндә болай дип әйтә: “Ул мөэминнәр бай чакларында да, ярлы чакларында да Аллаһ күрсәткән урыннарга сәдака бирәләр, ачулары килгәндә ачуны йоталар, гаепле кешеләр гафу сораганда гафу итәләр. Яхшылык кылучы әнә шундый мөэминнәрне Аллаһ сөядер” (“әл-Гыймран (Гыймранның гаиләсе)” сүрәсе, 134 нче аять).

         6) Хак көч – физик көч түгел, ә рухи көч.

  Аллаһның расүле галәйһиссәләм  әйткән: “Сугышта үз дошманнарын җиңгән кеше чын батыр булмас, ә ачу килгәндә ачуын йота алган кеше чын батыр булыр”, – дигән (Бохари).

         7) Аллаһның расүле Мөхәммәд галәйһиссәләмнең күркәм әхлагын һәрвакыт истә тоту.

Искә төшерик әле, мөхтәрәм җәмәгать! Пәйгамбәребез галәйһиссәләм, үзенә пәйгамбәрлек иңгәннән соң, ун ел Мәккә шәһәрендә кешеләрне иманга чакырды, ләкин иманга килүчеләрнең саны гаять дәрәҗәдә аз иде. Аны рәнҗеттеләр, төрле авыр сүзләр әйттеләр. Шулар өстәвенә, пәйгамбәрлекнең 10 нчы елында, Пәйгамбәребез галәйһиссәләмне тәрбияләп үстергән, аңа таяныч булган агасы Әбу Талиб үлеп китте. Аңа терәк, таяныч булган хатыны Хәдичә (Аллаһ аннан разый булсын) вафат булды, шуңа күрә пәйгамбәрлекнең унынчы елын – кайгы елы дип атадылар. Шуннан соң да Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә бик күп авырлыклар күрергә туры килде. Аллаһның расүле галәйһиссәләм Мәккә шәһәрендәге кешеләрне иманга өнди-өнди гаҗиз булгач, кешеләрне дингә чакырыр өчен Зәед бин Харис (Алла аннан разый булса иде) исемле сәхабәсе белән Мәккәдән ерактарак булган Таиф шәһәренә барды. Анда да аны бик начар каршыладылар, ташлар атып, куып җибәрделәр. Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең аяклары ярылып, канап бетте. Шәһәрдән чыккач, Пәйгамбәребез галәйһиссәләм болай дип дога кылды: “Йә Раббым, мин үземнең көчсезлегемнән, гаҗизлегемнән Сиңа сыенам. Йә Раббым, миңа золымлык кылган кешеләрнең зарарыннан сиңа сыенам. Йә Раббым, миңа дөрес юлларны күрсәт. Әллә мин өндәгән дин дөрес түгелме? Әллә минем берәр гаебем бармы?” – дип Аллаһы Тәгаләдән сорады. Аллаһ Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең шушы догасын ишеткәч, Җәбраил фәрештәгә ияртеп, тау фәрештәсен җибәрде. Тау фәрештәсе болай дип әйтте: Йә, Мөхәммәд, мин – тау фәрештәсе. Аллаһы Тәгалә синең янына җибәрде. Әгәр теләсәң, Таиф халкын тау астында калдырам, һәлак итәм, – диде. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм моңа ризалык бирмәде: “Алар иманга килерләр әле, алар өметсез түгел, һәлак итмик”, – дип әйтте. Бу – безгә зур үрнәк. Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм шундый авыр чакта сабыр булып калды, ачуын йотты.                                                                                                                                               

         8) Ачуның зыянын истә тоту.

Әгәр ачуланган вакытта Аллаһ күреп һәм ишетеп торганын истә тотсак, үзебезне ничек тотар идек? Яки яныбызда сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм басып торса, нәрсә эшләр идек? Ачу – кешеләр сыйфаты түгел, ә хайваннар сыйфаты.

         Бер көнне Гайсә галәйһиссәләм яһүдиләр яныннан үткәндә, үзенә карата әйтелгән начар сүзләр ишетте. Ул аларга изге сүз белән җавап бирде. Гайсә галәйһиссәләм янында булган кешеләр гаҗәпләнеп сорадылар: “Ничек инде син     үзеңә начар сүзләр әйткән кешеләргә изге сүзләр белән җавап бирдең?” – диделәр. Гайсә галәйһиссәләм болай диде: “Һәр кеше үзендә булган нәрсәне сарыф итә”.

Мөхтәрәм мөселманнар! Бер риваять сөйләп үтәм.

Начар холыклы бер егеткә әтисе бер капчык кадак бирә һәм:

– Әй, улым, ачуың килеп, яки кем белән булса да ачуланышканда бакча диварына бер кадак кагып куй, – дип әйтә.

         Улы беренче көнне үк утыз җиде кадак кага, әмма көннән-көн кадак кагу күпкә кими бара, ягъни егет әкренләп ачу хисләрен тыярга өйрәнә, чөнки ул кадак кагуга караганда ачу хисләрен тыеп калуның җиңелрәк икәнен аңлый башлый. Шулай итеп, бу егет ачуын тыярга өйрәнә һәм кадак кагудан бөтенләй арына. Әтисе янына барып, шушы яңалыкны хәбәр итә. Атасы аңа:

– Әй улым, хәзер инде, киресенчә, ачуың килгәндә барып, каккан кадакларыңны берәмләп кире суырып ал, – дип әйтә. Күпмедер вакыт үткәч, егет әтисенә:

– Син кушканнарны эшләдем. Диварда бер кадак та калмады, барысын да суырып алдым, – дип әйтә. Атасы аны дивар янына алып барып:

– Улым, син, әлбәттә, сүземне үтәдең, ләкин диварда күпме тишек калганын күрәсеңме? Нәрсә генә эшләсәң дә, ул беренче халәтендәге кебек яңа булмаячак инде. Әгәр син сабыр итә алмыйча, берәрсе белән ачуланышып, аңа авыр сүзләр әйтәсең икән, бу гамәл аның йөрәгенә  шул кадаклар кебек тәэсир итәчәк. Соңыннан күпме генә гафу үтеңсәң дә, (кадакларны кире суырып алган кебек) әйткән сүзләрең өчен гафу үтенсәң дә, барыбер күңелеңдә яралары калачак. Авыр сүз белән берәрсенең күңелен яралау кайвакыт кул белән яра ясауга караганда да авыррак, шуңа күрә, улым, якыннарың, туганнарың, дусларың һәм, гомумән, кешеләр белән аралашкан вакытыңда, авыр сүз әйтер алдыннан бик нык итеп уйла син. Кадак кагу белән күрсәткән мисалны беркайчан да онытма, улым, – дип әйтә.

Пәйгамбәребез үзенең бер мәшһүр хәдисендә әйткән: “Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм Ахирәт көненә иман китергән булса, кунагын хөрмәт итсен. Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм Ахирәт көненә иман китергән булса, күршесенә игелек итсен. Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм Ахирәт көненә иман китергән булса, хәерле сүз сөйләсен яисә дәшмичә торсын”, – дигән (Бохари, Мөслим).

Аллаһ Раббыбыз барчабызга бары тик файдалы, кирәкле сүзләр сөйләргә, ачу килгәндә ачуны йотарга һәм сабыр булырга насыйп итсә иде.

 

Нияз хәзрәт САБИРОВ     

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана