Динебезнең күрсәткече – күркәм холык

20 апрель 2012 ел 09:25

Бүгенге көндә адәм балалары, мөселманнар иман күрсәткечен төрле гыйбадәтләрдә күрә. Кайберәүләр иманлы булуны – күп итеп намаз уку, икенчеләре – ураза тоту, өченчеләре – күп итеп сәдака бирү дип саный. Юк шул, намаз укуың, ураза тотуың, сәдака бирүең дә иманның күрсәткече түгел әле. Ул – бары тик Раббың каршында үз вазифаларыңны үтәү генә. Чынлыкта, кешенең күркәм холкы иман күрсәткече булып тора.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) әйтә: «Иң камил иманлы кеше ул – иң күркәм холыклы булганыгыз», – ди. Көннәрдән бер көнне Рәсүлебез сәхабәләргә әйтә: «Кем дә кем Аллаһка вә Кыямәткә иман китергән булса, сүз сөйли икән, хәерлесен генә сөйләсен я тик торсын; кем дә кем Аллаһка вә Кыямәткә иман китергән булса, күршесенә зарар салмасын; кем дә кем Аллаһка вә Кыямәткә иман китергән булса, кунагын икърам кылсын, кадерләсен», – ди. Күрәсезме, хөрмәтле кардәшләрем, Раббыбыз иманны күркәм холык белән бәйли. Иманың булса, Раббыңның рәхмәтенә өметләнсәң, күркәм холыклы бул, начар сүз сөйләмә, кунакчыл бул, күршеңә зарар итмә, ди. Бүгенге көндә «без әһле сөннәт өммәте һәм пәйгамбәребез (сгв) шәфәгатенә өмет итәбез» дибез, шул хәдисне укуын-укыйбыз, ә бер сүзен дә гамәлгә ашырмыйбыз. Мөселманнар ислам диненең көзгесе диләр, тик нәкъ киресе дә килеп чыга. Башкаларга, күрше милләтләргә динебезнең матурлыгын, күркәм холкын күрсәтү өчен без матур сүз урынына кычкырабыз, рәнҗешкә рәнҗеш белән кайтарабыз. Безнең халкыбыз, борынгы бабаларыбыз: «Таш белән атканга аш белән ат», – дигәннәр. Хәтта гарәп халкында да элек бик матур мәкаль булган: «Әл инсән габидул ихсән (Кеше яхшылыкның колы)». Гомумән, безнең халык бөтен җирдә начарлык, катылык күреп, күнегеп беткән инде. Ул синнән дә, бәлки, үзенең каты сүзенә каты җавап көтәдер. Син шул вакытта яхшылык кылып куйсаң, каршыңда торган гафил бәндәгә йомшак сүз белән эндәшсәң, иман әһеленең күркәмлеген күрсәтсәң – ислам гадәтенең зур бер үрнәге булыр иде. Кешегә, сиңа каты итеп кылынган бәндәгә иман күзеннән карый бел, ул бит әле Аллаһның кем, Рәсүлнең кем икәнлеген белми; ул бит әле гафил, син үз үрнәгең белән Рәсүлебез шикелле кешеләргә тәрбия бирә бел. Мин мөселман дип, мәчеттә генә ятарга була ул, тик Пәйгамбәребез алай эшләдеме соң? Әлбәттә, юк. Чын Ислам, чын Пәйгамбәребез юлы ул – безгә күренгәнчә бозык, белми торган, гафил җәмгыятьтән качып яту түгел, ә шул халык арасында яшәп, аны рәнҗетмичә, кимсетмичә хикмәт белән төзәтергә, үзгәртергә тырышу.

Хәдиснең икенче кисәгендә Рәсүлебез: «Иманың булса, күршегә зарар салучы булма», – ди. Димәк, ислам дине ул – иң беренче чиратта, күршене дә рәнҗетмәү. Пәйгамбәребезнең (сгв) бик мәшһүр сорауга җавабын исебезгә төшерик әле. Берәү сорый бит: «Бер хатын бар, ул нәфел намазлар укый, нәфел уразалар тота, тик күршеләре аннан имин түгел, ул аларга зарар сала», – ди. Рәсүлебез әйтте: «Ул хатында һичбер хәерлелек юктыр, ул җәһәннәмдә». «Ә берсе фарыз булган гыйбадәтләрен генә кыла, тик күршеләре аңардан сәламәт, имин булдылар», – дигәч, Пәйгамбәребез (сгв): «Ул – җәннәттә», – дип җавап бирде. Раббыбыз кодси хәдисендә әйтә: «Әгәр бәндәм миңа карата гөнаһ кылса, соңра үкенеп тәүбә итсә, мин аны кичерәм, әгәр икенче бер колымны рәнҗетсә, рәнҗетелгән бәндәмнән гафу сорамыйча, мин аны кичермәм», – ди. Динебезнең асыл булган максаты, ул да булса, төзек, камил җәмгыять булдыру. Димәк, кеше кешене рәнҗетмәсен, хакына кермәсен, бер-берләренә Аллаһның бәндәләренә кебек карауны булдырсын. Бүгенге көндә бик күп мөселманнар зарланалар: «Безне кимсетәләр, динебезне кысалар, безгә җинаятьчеләргә караган кебек карыйлар», – диләр. Бу мөселманнарга мин болай дип әйтер идем: «Безнең мәртәбәле динебез бик күркәм, камил дин булып тора. Динебездә бик күп хикмәтләр яшерелгән бит, тик без аны күрмибез генә». Раббыбыз әйтә: «Гаепне үзегездән эзләгез», – ди. Әгәр мөселман дигән кешеләр теләсә нәрсә кычкырып, дин исеменнән бозык, әшәке эшләр эшләп йөрмәсә, мөселманнарга Раббыбыз тагын да күбрәк мөмкинлекләр ачар иде. Пәйгамбәребез (сгв) дөрес әйтте бит инде: «Мөселман өммәте бер тән кебектер, берәр әгъзасы авыртса, бөтен тән яна башлый». Ниндидер бер ахмакның дин исеменнән кылган бозык гамәле нәкъ шулай безгә тәэсир итә дә инде. Хөрмәтле кардәшләрем, шуңа күрә тагын бер мәртәбә кабатлыйм: сез «мин мөселман» дип әйткәнсез икән, ул – бик зур җаваплылык. Уйламыйча кылган  бозык гамәлегез динебезгә зур зарар китерергә мөмкин, шуны онытмагыз. Хәдиснең өченче өлешендә Рәсүлебез әйтә: «Кем Аллаһка вә Кыямәткә иман китерсә, кунакны каршы ала белсен», – ди. Димәк, кунакчыл булу ул – мөселманның сыйфаты. Рәсүлебез Мөхәммәд (сгв) гел Раббыбызга дога кыла торган булган: «Аллахуммә әхсәнтә халкы фә әхсин хулукы (И Аллам, син минем тышкы кыяфәтемне матур итеп яраткансың, минем холкымны да матур итеп кылсаң идең)». Шулай ук, Рәсүлебез бозык холыклы булудан сакланган вә бик еш Аллабызга бу доганы кыла торган булган: «Аллахуммә инни әгузубикә мин мункәратил әхляк (И Аллам, мин Синнән бозыклыктан саклавыңны сорыйм)». Аллабыз Пәйгамбәребезнең (сгв) догасын кабул иткән. Рәсүлебезнең холкы, дөрестән дә, барыбызга да туган көненнән алып үлеменә хәтле безгә бөтен яктан үрнәк булды. Күркәм холыклы булды. Аның холкы Коръән иде. Дөрестән дә, Аллабыз Пәйгамбәребезне (сгв) Үзе тәрбия кылды. Раббыбыз безгә дә әйтә: «Сезне дә тәрбия итәм», – ди, ә без әйтәбез: «Юк инде, кирәкми. Без үзебез беләбез, без инде – тәрбияләнгән бәндәләр», – дибез. Кайбер мөселманнар сорау бирә: «Нишләп соң Рәсүлебез бөек әхлаклы булды, ә безне Раббыбыз шундый итмәде икән?» – диләр. Аллабыз үз Китабында әйтә: «Лә икрахә фид дин (Диндә көчләү юк)». Әгәр без үзебез сорамасак, теләмәсәк, беркем дә күркәм холыкны безнең күңелләргә салмаячак. Ник соң Рәсүлебез әдәп-әхлакка бик зур игътибар бирде, безгә дә игътибарлы булырга кушты? Сәбәбе бу хәдистә: «Көннәрдән бер көнне Рәсүлебез сәхабәләрдән сорады: “Сез банкрот булган кешенең кем икәнлеген беләсезме?” – диде. Сәхабәләр: “Әйе, ул – акчасыз калган кеше”, – дип җавап бирделәр. Пәйгамбәребез: “Юк. Дөрестән дә, Кыямәт көнендә банкрот булган кеше ул – уразалы, намазлы, зәкятле, гыйбадәтләр белән тулы килгән кеше булыр”, – диде. Тик бер кешене рәнҗеткәне, икенче берәүнең малын алганы, өченчегә сукканы, дүртенченең гайбәтен сөйләгәне, кеше хакына керүе ачыкланыр. Бу рәнҗетелгән кешеләр Раббыбызга килеп әйтерләр: «И Аллабыз, бу кеше безне рәнҗеткән иде. Син аның гыйбадәт әҗерен безгә бир», – диярләр. Раббыбыз бу гыйбадәтле кешенең әҗерләрен гомере буе рәнҗеткән кешеләргә бирер, моның тиз арада гыйбадәтләре бетә башлар, ә рәнҗетелгән кешеләр әле һаман килә торырлар. Фәрештәләр: «Аның изге гамәлләре калмады», – дигәч, «Алай булса, безнең гөнаһларыбызны аңарга бир», – дип әйтерләр. Тиз арада гомере буена гамәл-гыйбадәт кылган бәндә бер әҗерсез калып, үзе рәнҗеткән кешеләрнең гөнаһ өеме белән харап булып, утка китәр. Менә, хөрмәтле дин кардәшләрем, нинди генә гыйбадәтләр кылма, холкың бозык булса, әдәбең булмаса, харап буласың икән. Әлбәттә, бу сүзләр: «Гомер буе әхлаклы булып гыйбадәтсез җәннәтле буласың», – дигән мәгънә бирми. Тик динебезнең күрсәткече – күркәм холык. Икенче бер хәдистә Пәйгамбәребез (сгв) әйтә: «Вә әхыббә линнәси мә тухиббу линәфсикә тәкун муслимән (Үзеңә теләгән нәрсәне башкаларга да телә, шул вакытта син мөселман булырсың)». Бу хәдискә игътибар итсәк, Пәйгамбәребез (сгв): «Башка мөселманга, дими, башка кешегә, – ди. – Бөтен кешеләргә дә яхшылык ярат, үзеңә теләгәнне бөтенесенә теләсәң генә син Раббың алдында мөселман булырсың». Бу сүзләрнең мәгънәсе үз эченә бик зур төшенчәне ала бит. Иң күркәм җәмгыять шул була түгелме соң?

Көннәрдән беркөнне Пәйгамбәребәребез (сгв) сәхабәләргә, сорау биргән кебек итеп, сөйлисе сүзләренә игътибарлы булып, истә калдырырга куша: «Сезгә мөэмин кешенең кем икәнлеген әйтимме? – ди. – Мөэмин кешедән башкалар мал ягыннан да, үзләре ягыннан да имин булырлар. Малыбызга зарар салыр, үзебезгә дә зарар салыр дип, уйлап та карамаслар. Мөселман шул булыр: аның теленнән дә, кулыннан да башка кешеләр сәламәт булырлар. Кулы белән дә, теле белән дә безгә зарар салыр дип, мөселман турында уйлап та карамаслар». Димәк, мөселман берничек тә башкаларга зарар салмас, ди. Пәйгамбәребез (сгв) дәвам итә: «Мөҗәһид ул – Аллаһның юлында үз нәфесе белән көрәшүче булыр», – ди. Менә бүгенге көндә мөселман өммәтенең авыру, чирле булуының сәбәбе икейөзлелектә: «Җиһад!» – дип кычкырып йөриләр, ә өйләренә кайткач, я ялгыз калганда, Аллаһны онытып, мине бит беркем дә күрми дип, ни кылганнарын белмиләр. Рухи тәрбия алу дигән төшенчә, гомумән, югалып бара да инде. Пәйгамбәребез (сгв) Бәдер сугышыннан кайткач: «Кече җиһад бетте, зурысы гына калды инде», – ди. Сәхабәләр әйттеләр: «И Рәсүлебез, моңардан да зуррак җиһад була аламы инде?» Әйе, ул – үз нәфесең белән Аллабызның юлында көрәшү», – диде Мөхәммәд (сгв).

Пәйгамбәребез (сгв) дәвам итеп әйтә: «Мөҗәһид кеше – ул бозык булган эшләрдән вә гөнаһлардан китүче кеше». Бүгенге көндә мөселманнар җан төшенчәсенә карата әйтелгән сүзне бер дә дөрес аңламыйлар шул. Әгәр берәрсе: «Уку ул – энә белән кое казу», – дисә, без бит энә алып кое казырга чыгып китмибез. Ә ник соң безнең яшьләребез: «Пакыстан кебек илләргә китәбез. Чын Ислам анда гына, монда Ислам юк», – дип, бөтенебезне кяферлектә гаепләп китеп баралар да, харап булалар. Соңра әти-әниләрен елатып, үз илләренә кайта алмыйча җәфа чигәләр. Рәсүлебез җиһадка барырга җыенган егеткә сорау бирә: «Әгәр син сугышка китсәң, әниең белән кем кала?» «Беркем дә калмый», – дигәч, Пәйгамбәребез (сгв): «Синең җиһадың – әниеңне карап, аның ризалыгын, хәер-догасын алу», – ди. Ә бүгенге көндә исә яшьлек белән әти-әниләреңнең ризалыкларын алмыйча үз илеңне ташлап китү, әлбәттә, дөрес түгел. Без, мөселманнар, һәрвакытта да үзебезне дөрес итеп тотарга тиешбез. Рәсүлебез әйтә: «Әл җәннәту тәхтә әкдәмил уммәхәт (Җәннәт әниләрнең аяк астында)», – ди.

Кыямәт көнендә үлчәүләрдә иң зур изге гамәлләрдән булганы – ул кешенең әдәпле булуы. Көннәрдән беркөнне Пәйгамбәребез Мөхәммәдтән (сгв) сорадылар: «Йә Рәсүлебез, нинди изге гамәлләр өчен кешеләр иң күп җәннәткә керер?» Ул әйтте: «Ике әйбер өчен: ул да булса, тәкъвалык вә күркәм холык (әдәпле булу) өчен». Тагын сорадылар: «Нинди гөнаһлар өчен иң күп кеше ут газабына керер?» Пәйгамбәребез (сгв) җавап бирде: «Ул ике төрле нәрсә өчен: теле (теләсә нәрсә сөйләү, әхлаксыз булу) вә җенес әгъзалары өчен», – диде.

Ислам дине ул – күркәм җәмгыять бар итәргә килгән дин. Бөтен гыйбадәт, иң беренче, Аллабыз каршындагы бурыч булса, икенче яктан, җан  азыгы, рухи тәрбия булып тора.

Я Раббым, барлык мөселманнарга да күркәм холыклы булып, сөйләгән сүзләре кылган гамәлләренә туры килеп, башка милләтләргә үзебезнең күркәм холкыбыз белән үрнәк күрсәтеп, аларның күңелләрендә ислам диненә карата мәхәббәт уятып, дингә керүләренә сәбәпче булып, шул сәбәпләрнең әҗерләрен күреп, җәннәтләргә кереп, шунда мәңге калырга насыйп булса иде. Раббым, барчаларыбызга да күркәм холык бир вә бозык холыклардан сакла.

Алмаз хәзрәт ШӘРИФУЛЛИН,

Татарстанның көньяк төбәге казые,

Чистай шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе

“Дин вә мәгыйшәт” газетасыннан

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана