Болгар өчен «чудовище»

30 март 2012 ел 13:35

Соңгы вакытта татар-мөселман дөньясында актив фикер алышу, бәхәсләр Даши Намдаковның “Саклаучы (Хранительница)” дип аталган сыны тирәсендә куера. Һичшиксез, сынның авторы – талантлы скульптор. Аның эше гаҗәп-хәйран калырлык, гаять тә үзенчәлекле. Мөгаен, мин Д.Намдаковны чорыбыз даһие дип атасам да, ялгышмамдыр. Ә ни өчен соң, алайса, бар мөселман җәмәгатьчелеге, сирәк була торган бердәмлек күрсәтеп, Болгарда Намдаковның 12 метрлы “Саклаучы” сынын урнаштыруга каршы рәхимсез чыгыш ясый? Әйдәгез, әлеге сорауга җавап табып карыйк.

Татарлар өчен Болгар – ул үзгә, сакраль урын. Бу татар халкын үзенә тартып торган үзәк. Безнең үзаңыбыз өчен Болгарның тел белән аңлатып бетергесез әһәмиятен билгеләү бик тә катлаулы. Ул шул хәтле тирән ки, ел саен унарлаган мең татар кешесе илебезнең төрле почмакларыннан бирегә бөек Җыенга кайта. Халкыбызның милли тормышында бу кадәр санда татар халкы омтылган бүтән бернинди чара юк. Бернинди дә!

Мин мөселманнар Диния нәзарәте институтының сакраль әһәмияте турында яздым инде, ул татар өчен халкыбызны бер төшкә беркетеп торучы милли дәүләтчелек, рухи хәлифәт фикере белән калыплашкан. Мөселманнарның Диния нәзарәте институты – ул безнең рухи “Ясриб”ебез, аның әйләнәсенә татар өммәте җыела. Гасырлар дәвамында Россиянең төрле өлкә һәм шәһәрләре буйлап таралган татар милләте ябышып торган каркас бу. Болгар үзенә сеңгән мәгънәсе буенча татар халкы аңында шул ук тирән, тектоник катламнар белән бәйле. Болгар – ул милли дәүләтчелек символы. Бу аның турында хәтер. Бу – безнең өчен рухи бозлы яңгырга тиң, бары тик ташка чокып язылган гына: ягъни, шул ук “Ясриб”ебез инде ул. Шунысын да искә алыгыз: хәтта традицион татар шәмаилләрендә дә Коръән аятьләре Мәккә, Мәдинә фонында гына түгел, шул ук борынгы Болгар фонында да язылалар. Бу юкка гына түгел. Һәм бу символлар белән уйнарга ярамый.

Татарның Мәскәүдәге Җәмигъ мәчетен җимерүгә китергән реставрациягә карата көчле реакция дә, һәм аннан калышмаган шау-шуларның берсе булган – Болгарда пәйда булачак Намдаков ясаган 12 метрлы могҗиза барлыкка килү мөмкинлегенә карата килеп чыккан көчле реакция дә – татар халкының коллектив җанындагы иң нечкә кыллар тетрәнү сәбәпләреннән булды. Мәчет сүтелү очрагында исә татар милләтенең тәнендәге бик тә әһәмиятле сөяк чатнады. Мәчет зураер, икенче бер төскә керер кебек иде. Ни өчен халык бик нык ачулы соң? Аны таяну нокталарының берсеннән вакытлыча азат иткәннәре өчен. Әмма тәнеңдәге үз сөягең “иске” булуга да карамастан, аны нинди дә булса яңасына алмаштыру – ул гел авырыксындыра торган операция. Шуңа бәйле рәвештә шундый ризасызлык дулкыны барлыкка килде дә.

Татарлар Намдаковның иҗат җимеше мисалында, нинди дә булса бер чит кеше шакшы аяк киемнәреннән өй түренә үтеп, аның кагылгысызлыгын пычраткан төсле хис итә. Теләсә кайсы татар кешесеннән сорагыз: алар Болгардагы Җәмигъ мәчет хәрабәләре белән янәшәдә торган чиркәүгә ничек карыйлар икән? Һәм алар сезгә бернинди тоткарлыксыз: “Бу – иң кадерле әйберебезнең йөрәгендә коточкыч яра эзе”, – дип әйтәчәк. Беркем дә аны сүтү-җимерү турында сүз алып бармаячак (сәяси нәзакәтлелек, үзара ихтирам, диалог), әмма монда безнең барыбызның да тәненә ниндидер чит-ят әйбер кадалгандай булуны һәр кеше дә сизә. “Саклаучы (Хранительница)” сыны белән дә шулай ук.

Бөтен хикмәт тә шунда ки, Намдаков – будда динен тотучы. Будда дине аның талантлы иҗатында киң чагылыш тапкан. Аның хезмәтләрендә будда дине нинди роль уйнавы турындагы сорауга, ул, аңа, будда динен тотучы буларак: “Минем өчен мондый сорауны ишетү хәтта сәер”, – дип җавап бирде. Кемдер әйтергә мөмкин: “Рәссамның кайсы конфессиягә каравы мөһим түгел, иң мөһиме – аның иҗаты нинди идея һәм символлар трансляцияләүдә”. Әлбәттә, шулаен шулайдыр да, әмма бу очракта түгел. Намдаков үзенең “Саклаучы (Хранительница)” сынын, болгар символизмына берничек тә яраштырмыйча, 2003 елны ук ясаган. Аның күзаллавында символик фикерләр бөтенләй юк бит! Аның хезмәте Болгар өчен дә, безнең өчен дә түгел!!! Бары тик 2011 елның җәендә, Казан Кремле әлеге бурят рәссамы күргәзмәсен кабул иткәндә генә, Канатлы барс һәм “Саклаучы (Хранительница)” сыннарының берникадәр охшашлыгы күреп алынды (ул татарның Канатлы барсы белән янәшә “Хәзинә” сәнгать галереясына керү юлындагы газонда торган иде). Шунда аны, бары зурайтып кына, Болгарга урнаштыру идеясе туды да инде. Күпләр әлеге фактларны белми. Әмма барысы да бердәм рәвештә әлеге сында кай төшедер көтелгәнчә түгел дип хис итә. Ул ничектер чит, үз түгел кебек. Скульптура традициясе үзе үк төп нигезе буенча мәҗүсилектән һәм ул сакраль Болгарның ислам символикасына берничек тә берекми.

Әмма шәхсән миңа “Саклаучы”ның Канатлы барс белән охшашлыгы уйланылган кебек тоела, ә аны Болгарга урнаштыру перспективасы миндә чирканудан башка берни дә уятмый. Һәм минем кебекләр зур күпчелекне тәшкил итә. Болгарны тынычлыкта калдырыгыз! Һәм “модный” скульпторларның мәһабәт монументларыннан башка да халкыбыз әлеге урынны хөрмәт итәчәк.

Рөстәм хәзрәт БАТЫР,

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең

Голәмәләр шурасы рәисе  

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана