string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7814.html"
14.03.2012 04:16

Кешене хайваннардан аеручы төп сыйфат – фикер йөртә алу сәләте. Әлеге сыйфат аңа матур тормыш төзергә һәм ахирәттә җәннәткә өмет итеп, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Фикер йөртә белгән кеше үз-үзен камилләштерә һәм, нәтиҗәдә, бәхеткә ирешә ала. Үз-үзеңне камилләштерүнең төп максаты булып, рухи һәм югары әхлак сыйфатларына ирешү тора. Башкача әйткәндә, кеше дөньяда нәрсә өчен яшәвен аңларга, үз урынын табарга һәм үзен камилләштерү өстендә эшләп, бәхеткә ирешергә тиеш. Безнең камилләшүебез нәтиҗәле булсын өчен, эчке көч һәм сәләтләребезне куллану ысулларын өйрәнергә, үзебезнең йомшак якларыбызны белергә һәм бу факторларны җиңәргә әзер булырга кирәк. Шуларның иң еш очрый торганнарына тукталып үтик.

Беренчедән, бу – наданлык һәм тәкәбберлек. Наданлык – кешенең эчке бушлыгының һәм аның рухи “салкынлыгы”ның төп сәбәбе. Без әйләнә-тирәгә ваемсызлык белән карыйбыз, дөньяның камиллеген күрмибез, яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә булуы турында уйланмыйбыз. Үзе яралтканнарны өйрәнү аша Аллаһы Тәгалә Үзен тану мөмкинлеген биргән. Наданнар исә Аны тану дәрәҗәсенә ирешергә теләмиләр, булдыра алмыйлар һәм үз фикерләре һәм карашлары дәрәҗәсендә генә калалар.

Тәкәбберлек. Күпме кеше шуның аркасында барысын да югалтты!.. Кеше холкының бу тискәре сыйфаты турында Коръәни-Кәримдә һәм Сөннәттә бик еш әйтелә: “Кем тәкәбберлекне үзе өстендә хаким итеп куя, шул зур газапларга ирешә”.

Коръәндә бирелгән вакыйганы искә төшерик: “Хөрмәт йөзеннән Адәмгә сәҗдә кылыгыз", – дип фәрештәләргә әйткән вакытыбызда, алар сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, тәкәбберләнде һәм кяферләрдән булды” (“әл-Бәкара (Сыер)” сүрәсе, 34 нче аять). Бу хәл тикмәгә генә Корәндә берничә тапкыр кабатланмый. Бу – бөтен кешелек өчен гыйбрәт.

“Ий мөэминнәр! Әгәр сезнең арагыздан берәү хак динен ташлап мөртәт булса, Аллаһ аның урынына үзенә сөекле һәм Аллаһны сөюче кавемне тиздән китерер, алар мөэминнәргә йомшак күңелле, кяферләргә каты күңелле булырлар. Алар Аллаһ юлында сугышырлар, ислам динен куәтләр өчен бөтен көчләрен куярлар һәм куркытып шелтә кылучыларның шелтәсеннән курыкмаслар. Аларның шундый булулары Аллаһның юмартлыгыдыр, Ул аны теләгән кешесенә бирер, Аллаһ киңлек һәм белем иясе” (“әл-Маидә (Аш яулыгы) сүрәсе, 54 нче аять).

Гыйлем алганда борынгы грек акыл иясе Сократ сүзләрен истә тотарга кирәк: “Мин бернәрсә дә белмәвем турында беләм”. Башкача уйлаганда, кеше яңа гыйлем алырга һәм аны тормышта кулланырга сәләтсез була. Гыйлемне йөрәк аша үткәргән очракта гына ул Илаһи яктылык белән яктыртыла.

 “Тәхкыйк, Аллаһы Тәгалә һәр эштә гадел булырга һәм дин вә мөселманнар файдасына яхшы эшләр кылырга вә якын кардәшләрнең хакын үтәргә боерадыр вә Аллаһ сезне тыядыр фәхеш-хәрам эшләрдән вә шәригать белән сабит булмаган бидгать гамәлләрдән һәм зураеп хактан качудан, хаксыз золым итүдән. Аллаһ сезне вәгәзьли, шаять вәгазьләнерсез!” (“ән-Нәхел (Умарта кортлары)” сүрәсе, 90 нчы аять).

Аллаһы Тәгаләне гел исегездә тотыгыз һәм Ул да сезне исендә тотар...

         Аның гафу итүен үтенегез һәм Ул да сезне гафу итәр!

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ