Аллаһ риза булсын дисәң

02 март 2012 ел 14:25

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил галәмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расүүлинә мүхәммәдиү вә галәә әәлиһи вә әсъхабиһи әҗмәгыйн.

Газиз дин кардәшләрем, әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллааһи вә бәракәәтүһү!

Ибне Мәсгуддән сорадылар:

– Иң изге гамәл нәрсә?

Ул җавап бирде:

– Иң изге гамәл – вакытында укылган намаз.

Хәзрәти Гали (рг) әйтте: “Җир йөзендәге барча галимнәрдән сорасаң да, шушы җавапны әйтерләр иде, әмма иң изге гамәл – Аллаһ аннан риза булган һәм Аллаһ каршында кабул булган гамәл”. Без нәрсә генә эшләсәк тә, нинди генә гыйбадәт кылсак та, Аллаһ ризалыгын өмет итеп, Аллаһ риза булырлык итеп эшләргә тиеш. Шуның өчен дә фарыз намазларны укыр алдыннан һәркайсыбыз нияттә “Халисән лилләһи тәгалә”, ягъни “Аллаһ ризалыгы өчен” дип ниятлибез. Аллаһ риза булсын өчен фарызларны үтәү, хәрамнардан тыелу кирәк.

Без җәмгыять эчендә, халыклар арасында яшибез. Аллаһ ризалыгын алу өчен фарызларны үтәү, мәчеткә йөрү генә җитми. Аллаһ Үзенең ризалыгын кешеләр ризалыгы аркылы да җиткерә. Һәркайсыбызның туган ил, туган җир, туган тел, милләт, әти-әни, туганнар, күршеләр, җәмгыятьтәге һәр кеше алдында бурычларыбыз бар. Табигать – Аллаһның гаиләсе, Аллаһ һәркемгә әнисенә караганда да якынрак, шуңа күрә җәмгыять каршындагы бурычларны да үтәргә кирәк. Моның дәлиле булып Галкама сәхабә вакыйгасы тора.

Галкама исемле сәхабә җан бирергә ята икән, ләкин шәһадәт кәлимәсен әйтә алмый. Үзе сәхабә, намазларын да укыган, мәчеткә дә йөргән. Рәсүлуллаһка (сгв) бу турыда әйткәч: “Әнисе бармы?” – дип сораган. Барлыгын белгәч, әнисеннән: “Улыңа рәнҗемәгән идеңме?” – дип сораган. Анасының баласына үпкәсе барлыгын белгәч, бәхиллеген сораган. Бәхиллеген бирмәгән очракта, улының тәмуг утында янасын аңлаткан, шуннан соң әни кеше бәхиллеген биргән. Галкама сәхабә дә шәһадәт кәлимәсен әйтеп, мәңгелеккә үткән.

Кайберәүләр намазга шулкадәр игътибар күрсәткән була, ә шул ук вакытта тирә-юньдәгеләрне, әти-әнине, хәтта аныңча уйламаган дин кардәшен рәнҗетүне бернигә дә санамый. Аллаһның ризалыгын аласың килә икән, фарызларыңны җиренә җиткереп үтәргә тырыш, хәрамнан тыел һәм һәркем белән яхшы мөнәсәбәттә бул, уртак тел тап. Хәтта гөнаһ кылучының да үзе түгел, эшләгән гөнаһы нәфрәт уятырга тиеш. Берәү коега төшеп китсә яисә сазлыкка бата башласа, аны күргән һәркем аңа кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша. Ни өчен соң гөнаһ баткаклыгына кергәннәргә ярдәм кулы сузарга ашыкмыйбыз? Алар да бит Аллаһ бәндәсе, алар да Аллаһка кадерле (бала анасына кадерле булган кебек). Аларны сүгеп, каһәрләп, гайбәтләрен сөйләп кенә Аллаһның ризалыгын алып булырмы икән?

Аллаһ ризалыгын алу өчен кешеләрнең ризалыгын алырга кирәк икәнен түбәндәге хәдис тә аңлата.

Хак Тәгалә хәзрәте Кыямәт көнендә адәм баласына: “И адәм баласы! Мин хаста булдым, син минем хәлемне сорамадың”, – диде. Адәм баласы: “И Раббым! Мин синең хәлеңне ничек сорый алам? Син бөтен галәмнәрне тәрбия итүчесең”, – дигәч, Аллаһы Тәгалә: “Минем фәлән бәндәм авырый иде, син аның хәлен белмәдең, әгәр белгән булсаң, аның савабын Минем хозурымда тапкан булыр идең”, – дияр. Аллаһы Тәгалә: “И адәм баласы, ашар өчен синнән ризык сорадым, син бирмәдең”, – дип әйтер. Адәм баласы: “И Раббым, мин сиңа ничек ризык бирим? Син бөтен галәмнәрне тәрбия итүчесең”, – дигәч, Аллаһы Тәгалә: “Белмәдеңмени, минем фәлән бәндәм синнән ашарга сорады, син шуны бирмәдең! Әгәр дә аңа ашарга биргән булсаң, аның савабын минем хозурымда тапкан булыр идең!” – дияр. Аллаһы Тәгалә: “И адәм баласы! Эчәр өчен синнән су сорадым, син эчермәдең!” – дип әйтер. Адәм баласы: “И Раббым, мин Сиңа эчәргә ничек бирә алыйм, Син бөтен галәмнәрне тәрбия итүчесең!” – дигәч, Аллаһы Тәгалә: “Фәлән бәндәм синнән эчәргә сорады, шуны эчәргә бирмәдең! Әгәр дә аңа эчәргә биргән булсаң, аның савабын минем хозурымда тапкан булыр идең!” – дияр.

Бирүче түгел, сорап килүче Аллаһның рәхмәтен китерүче.

Гобәйдулла Ахрар ач килеш базар буйлап барганда, аңа бер кеше килеп: “Бик тә ачыктым, ашарга бирә алмассыңмы?” – дип мөрәҗәгать итә. Гобәйдулла Ахрар янәшәдәге ашханәгә кереп, үзенең чалмасын тәкъдим итә: “Чалмам чиста, аны табак-савыт яисә өстәл сөртергә куллана аласыз, чалмамны алыгыз һәм шул хисаплык бу кешенең тамагын туйдырыгыз”, – дип үтенә, гәрчә үзе ач булса да. Аллаһ Раббыбыз аңа алдагы тормышында әүлиялек һәм бик күп байлык бирә. Ул күп байлык хуҗасы булгач та башкаларга хезмәт итүдән туктамый.

Безгә кем аркылы Аллаһның рәхмәте килә – без белмибез, һәркемгә игътибарлы һәм ихтирамлы булу кирәк.

Намаз укымауларын сәбәп итеп, әти-әнисе, туганнары белән араларын өзгән кешеләргә Ибраһим галәйһиссәлам вакыйгасын сөйләп үтмәкче булам.

Ибраһимга (гс) бер кеше килә һәм ашарга сорый. Ибраһим (гс) аның утка табынучы икәнен белгәч, ашарга бирми чыгарып җибәрә. Аллаһ Раббыбыз: “Мин җир йөзендә бар халыкка диненә, милләтенә карамыйча ризык бирәм, син нишләп минем бәндәмне борып чыгардың”, – дип шелтәли. Ибраһим (гс) урамга чыгып теге кешене куып җитә һәм өенә чакырып кунак итә. Әлеге кеше: “Нишләп әле синең фикерең үзгәрде?” – дип сорый. Ибраһим (гс) Аллаһның шелтәләве турында әйтә. Әлеге кеше: “Мин синең Раббыңа иман китерәм”, – ди. Иман китергәнбез икән, намаз укыйбыз икән, безнең үз-үзебезне тотышыбызда, холкыбызда аның әсәре булырга тиеш. Кешеләр безгә карап ислам диненә бәя бирә. Башкаларга карата тискәре мөнәсәбәттә булсак, үзебезне матур тота алмасак, башкалар аны диннең кимчелеге дип кабул итә һәм ул аларны диннән ерагайта. Бу очракта без телибезме-теләмибезме, кешеләргә Аллаһның рәхмәтен җиткерүче түгел, диннән биздерүче ролен үтибез.

Аллаһ Раббыбыз бар кешене дә бер төрле итеп яратмаган, бар кеше дә берьюлы дингә дә килми. Кайчандыр үзебезнең дә намазсыз йөргән, ураза тотмаган вакытлар бар иде. Хәзер шуларны сәбәп итеп ара өзү, дошманлык саклау – Аллаһ ризалыгын алу түгел. Күркәм холкың, матур мөгамәләң белән кемдәдер дингә мәхәббәт уята алгансың икән, Аллаһның ризалыгын алдың дигән сүз. Вәгазь ничек кенә матур булмасын, әгәр дә аның артында гүзәл әхлаклы кеше тормаса, ул – буш сүз. Үз сүзең белән үзеңне тәртипкә китерә алмыйсың икән, сүзеңнең куәте башкаларга ничек ирешсен?.. Чиста калебтән чыккан сүзнең генә куәте бар.

Бөек татар шагыйре Г.Тукай: “Әйдә, халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә”, – дип язган.

Аллаһ ризалыгын аласың килә икән, ризыгыңны да хезмәт белән тап, башкаларга да хезмәт ит.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) дә: “Халыкка хезмәт иткән генә халыкның хөрмәтен казана ала һәм Аллаһ каршында дәрәҗәгә ирешә”, – дигән. Шәех Мәгъруф Кархи янына бик карт, зәгыйфь бер кеше килә. Шәех аны урын җәеп яткыра һәм үзе тәрбияли башлый. Авыру саташып, ыңгырашып, каты кычкырып берәүгә дә йокларга ирек бирми. Моңа чыдый алмыйча, өйдә булганнар кайсы кая таралып бетә, шәех белән хатыны гына кала. М.Кархи бернигә карамыйча, авыруны тәрбияләүне дәвам иттерә. Авыру да үзенә булган игътибарга ияләнә һәм шулай тиеш дип кабул итә башлый.

Көннәрдән бер көнне авыру янында утырган шәех йоклап китә. Әлеге авыру аның йоклап утырганын күргәч: “Бу нинди әүлия инде, тиешенчә хезмәт тә күрсәтә алмый, моның тышкы ягы гына әүлия, эче тулы пычрак икән. Авыру кешене кайгыртасы урынга, тамагын туйдыра да, йоклап утыра”, – дип кычкыра башлый.

Мәгъруф Кархиның хатыны бу сүзләрне ишетеп: “Әнә, ул синең турыда ниләр сөйли, аны куып чыгар, бу – яхшылыкның кадерен белми торган юньсез икән”, – ди. Аңа каршы М.Кархи: “Әй хатыным, ник үпкәлисең, ул сине түгел, мине сүкте бит. Күрмисеңмени, ул авырый, хәле җиңел түгел, йоклый да алмый. Аңла, Аллаһ ризалыгы килә торган хакыйкый изгелек – ул кешеләргә килгән борчу-мәшәкать, кыенлыкларны уртаклашу”, – дип җавап бирә.

Башкаларга килгән авырлыкларны уртаклашу – сәламәтлегеңә шөкрана һәм Аллаһның ризалыгын алуга сәбәп булып тора. Пәйгамбәребез (сгв): “Кешеләрнең моң-зарларын сөйләп сезгә мөрәҗәгать итүләре – Аллаһ рәхмәте килүгә бер мисал”, – дигән.

Аллаһ синнән риза икән, синең йөрәгеңдә Аллаһка мәхәббәт булырга тиеш һәм ул йөрәк һәркемгә ярдәмгә ашыгып торырга тиеш. Шул чакта гына син ихласлы мөселман булырсың. Шул вакытта гына синең белән бергә исемең үлмәячәк. Ихластан башкаларга ярдәм иткән, башкаларның борчу-мәшәкатьләрен, кайгы-хәсрәтләрен уртаклашкан, гомерен халкына хезмәткә багышлаган кеше Аллаһның ризалыгын ала һәм үлгәннән соң да башкаларның күңелендә яши.

Телләребезгә, күңелләребезгә сабырлык биреп, алдагы гомерләребезне үзеңә риза булырлык итеп үткәрергә насыйп кылсаң иде, Раббым!

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ,

Татарстанның баш казые

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан 

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана