string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7817.html"
02.03.2012 14:13

Дөнья гел үзгәреп тора. Иртәгә нәрсәләр буласын беркем дә әйтә алмый. Барысы да Аллаһы Тәгалә хозурында. Әле кайчан гына без Советлар Союзында яши идек, инде аның таркалуына да 20 ел вакыт узып китте. Чирек гасыр да үтмәде, дөньяда бик күп үзгәрешләр булды: конфликт-низаглар, революцияләр, иҗтимагый-сәяси системаларның тамырдан үзгәртелүе, берләшүләр...

Дөньяның төрле нокталарында кискен үзгәрешләр барган вакытта аеруча мөһим урынны зур дәүләтләр алып барган халыкара сәясәт билгели. Төрле радикаль агымнарның вәкилләре нәрсә генә дисәләр дә, мөселманнар бу үзгәрешләрдән читтә кала алмый. Ләкин монда сүз шәхси сәяси максатларга ирешү турында бармый. Дөрес төзелгән халыкара мөнәсәбәтләр Ислам диненең дөньяга таралуына сәбәп булып тора. Моннан тыш, бу –мөселманнарны һөҗүм итүчеләр, агрессорлар буларак кабул итүне бетерүгә китерәчәк.

Соңгы 20 ел эчендә төрле террорчыл төркемнәр, ислам диненә ышыкланып, шул хәлгә китереп җиткерделәр ки, хәтта дөньяда мөселманнардан курка башладылар. Ислам – тынычлык дине. Кяферләргә каршы җиһадка бертуктаусыз чакырып торучылар ялгыша. Мөселманнарны бу, әлбәттә, яхшылыкка илтми. Кызганыч, кешеләр пәйгамбәребез Мөхәммәт (сгв) үзенең сәхабәләрен адашканнарга карата түзем булырга чакыруын оныта. Ислам динен күпсанлы дингә ышанмаучылар арасында таратыр өчен, пәйгамбәребезнең хикмәте нәкъ менә шул булган. Әгәр дә ул һәрвакыт көч кулланып торган булса, аңа ышанучылар булмас та иде.  Пәйгамбәребезнең (сгв) сыйфатлары шулкадәр гүзәл булган ки, аның белән аралашып эш иткәннән соң, кешеләр ислам динен кабул иткән. Тик хәзер кискен карашта булучылар бу турыда оныта.

Бүгенге көндә без нәрсә күзәтәбез соң? Бер илдә манара күтәрергә рөхсәт итмиләр, икенчесендә – хиҗапны тыялар. Ләкин мөселманнар гаепне үзләреннән эзләргә тиеш. Дөньядагы бар телеканал мөселманнарның үз җитәкчеләре булган Муаммар Каддафиның үле гәүдәсен ничек мыскыл иткәнне күрсәтте. Шул да булдымы инде чын мөселманнар? Менә шундыйлар өчен мөселманнар аз яшәгән илләрдә шартлар тудырылырга тиешме? Беренче чиратта, мөселманнар, шул исәптән Россия мөселманнары да, дөньякүләм аудитория алдында мөселман образының нинди булуы турында уйланырга тиеш. Юк, бу рия булып саналмас. Бу – үзебезне күрсәтү өчен түгел, ә мөселманнарга карата ихтирам тудыру өчен.

Һичшиксез, дөньяда мөселманнар турында яхшы фикер урнашсын өчен, төрле террорчыл, экстремистик оешмалар, партияләр, төркемнәр алып килүче тискәре йогынтыны бетерергә кирәк. Бу шулай ук Россиягә дә кагыла. Кавказда XX гасырның туксанынчы елларында законсыз коралланган формированиеләр (бандформирование) оештырган сугыш әле дә булса дәвам итә. Әйе, хәзерге вакытта бу актив сугыш түгел инде. Ләкин Кавказ республикаларында, хәтта Мәскәүдә дә булган шартлаулар әле дә булса хәтердә. Казанда үтәчәк Универсиада, Сочида узачак Олимпиада алдыннан террорчылардан теләсә нинди адым көтәргә мөмкин...

Без ислам диненең Россия өчен чит булмавын, аның берәүгә дә көчләп тагылмавын күрсәтергә тиеш. Болгар дәүләте чорыннан ук бу җирләрдә пәйгамбәребез Мөхәммәт (сгв) сөннәте буенча яшәгәннәр, Коръән укыганнар, ислам дине кануннарын үтәгәннәр. Без тагын бер тапкыр Россиядәге мөселман өммәтенең чит илдән тәэмин ителеп торучы террорчылар түгеллеген, ә бәлки, укымышлы, төрле дәрәҗәдә сүз алып барырлык кешеләр булуын күрсәтергә тиешбез.

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,

мөфти Илдус хәзрәт ФӘИЗ