string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7818.html"
17.02.2012 10:43

“Идеология” сүзе грек теленнән кергән (ιδεα – прообраз, идея; λογος – сүз, аң, өйрәтмә). Бу система төрле социаль сыйныф, төркем, җәмгыятьнең мәнфәгатьләрен белдерүче концептуаль булган караш һәм идея; биредә кешеләрнең чынбарлыкка һәм бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре чагылыш таба һәм бәяләнә, шулай ук җәмгыятьтә хакимлек итүче власть һәм идарә итү формаларына (консерватив идеологияләр) яки аларның барлыкка килүләренә нигезләнәләр (радикаль, революцион идеологияләр).

Безгә дөньядагы бик күп идеологияләр билгеле. Алар сәяси дә, дини дә булырга мөмкин. Исламга килгәндә, бу идеология галәм, кеше һәм яшәештәге бар нәрсәне Тудыручы – Аллаһы Тәгалә торуын раслый. Шуңа күрә, ислам дине нигезенә Аллаһның барлыгына ышану ята. Мөселманнар өчен дин һәм шәригать – ул Аллаһ тарафыннан билгеләнгән закон һәм кодекслар җыелмасы, аны кулланып, кеше бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхеткә ирешә. Ислам – ул билгеле бер яшәү рәвеше.

Аларның чыганагы – хакыйкатьне ачу дип раслаучы идеологияләр берничә сынау үтәргә тиеш була, аның беренчесе һәм иң мөһиме – эзлеклелек. Эчке эзлеклелек китаптагы бер раслау шушы ук китаптагы икенче раслауга каршы килмәскә тиеш булуын белдерә. Гомумбилгеле фактларның психология, физика, химия, тарих, география, биология һ.б. өлкәләрдән булуларына карамастан, китаптагы фактларга  каршы килмәскә тиеш. Бу тышкы эзлеклелек була.   

Бүгенге көндә төрле секталар һәм диннәрнең саны шулкадәр күп ки, аларның төп билгеләрен һәм хакыйкатькә туры килүләрен аңлавы кыен. Чамасызлык һәм җитешсезлек һәрвакыт гаеп саналган: зирәк кешеләр дөнья эшләрен артык куучыларны, табиблар даруларны артык яки бик аз куллануны, спорт тренерлары күнекмәләрне аз яки бик күп башкаруны, диетологлар витаминнарны чамадан тыш күп яки кирәгеннән аз куллануны начар дип исәплиләр. Ислам дине урталык (“васатыя” – гарәпчә “урталык”) дине булуы турында хәбәр иткән күп кенә хәдисләр бар. Урталык – пәйгамбәрләребез юлы. Урталык югалган очракта түземсезлек һәм фанатизм барлыкка килә. Аллаһы Тәгалә урталыкны – “васатыяне” – рухи һәм җәмгыять тормышында мөселманнар өчен кулланма итеп биргән, шуңа күрә динебез һәр вакыт, һәр урын, һәр ил һәм һәр кеше өчен ачык. Васатыя – кешеләрнең аермаларына һәм ихтыяҗларына карамастан, бер-берсе белән дус яшәргә булыша торган ислам диненең урталык  юлы.

Нәтиҗәләр ясау һәм тышкы дөнья белән дөрес мөнәсәбәтләр урнаштыру өммәтебез өчен бүгенге көндә бик тә мөһим.

Чөнки нәкъ менә бүген мөселман өммәте җәмгыятьтә лаеклы урынын алырга, йогынтысын көчәйтергә һәм уңышларга ирешергә тиеш. Урталык юлын сайлау – ислам диненең асылына төшенү ул.

Васатыя берничә мәгънәне белдерә: яхшылык, урталык, түземлелек, толерантлык, башкаларга дустанә мөнәсәбәттә булу, башка кешенең фикерен хөрмәт итү, шәфкатьлелек.

Васатыя – кешене чамасызлыктан һәм дини йолаларны үтәүдә, дин хокукы сорауларына җавап биргәндә, шәригатьне үтәгәндә, фәтвалар чыгарганда гамьсезлектән, ваемсызлыктан саклаучы юл ул.

Үзәкләшкән дини оешма –

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти                                                                             Илдус хәзрәт ФӘИЗ